Мәдәни җомга

Яшәү мәгънәсе

Олы галимебез - Әбрар Кәримуллинның арабыздан китеп баруына да егерме елга якын вакыт үткән икән

Энергиясе ташып торган, һәр көнне милләт язмышын кайгыртып җир селкетеп эшләп йөргән олы галимебезнең арабыздан китеп баруына да егерме елга якын вакыт үткән икән инде. Ул вакытта без Әбрар Кәримуллинның 75 яшьлек юбилеен билгеләп үтәргә әзерләнеп йөри идек...

Журналист булып эшләү чорында миңа Ә.Кәримуллин белән күп тапкырлар очрашырга, киңәшләшергә, иң принципиаль проблемалар буенча бәхәсләшергә туры килгәне бар. Аның төрле фәнни конференцияләрдәге, җыелышлардагы дәлилле чыгышларын да шактый тыңладым. Әбрар ага милли хәрәкәт оештырган митингларга да барып чыкты, йөрәге түзми, үзенең сүзен башкаларга ошаса-­ошамаса да кистереп әйтте. Ләкин шунысы бар: ул һәрвакыт гаделлекне яклый иде.

Ә.Кәримуллин “Шәһри Казан” газетасының редколлегия әгъзасы итеп сайлангач, безнең очрашулар тагын да ешая төште. Баш мөхәррир Хәлим Гайнуллин редколлегия утырышларын алдан төзелгән график буенча даими үткәрде. Әбрар ага, кырык эшен кырык якка ташлап булса да, утырышларга килә, милли басмабызны тагын да үтемлерәк, тирән эчтәлекле итеп чыгаруга үзеннән өлеш кертә иде. Ул бай тормыш тәҗрибәсе аша киңәшләрен бирде, укучыларыбыз игътибарына актуаль мәсьәләләрне тәкъдим итте. Аларда моңарчы тузан катламнары астында басылып яткан безнең тарихыбыз, бүген үк хәл ителергә тиешле проблемалар бөтен кискенлеге белән куелды.

Әлбәттә, бер үк кешегә төрле адәми затлар төрлечә бәя бирә. Ә.Кәримуллинны бик үк өнәп бетермәүчеләрне дә хәтерлим. “Ул кырыс, кызып китә, үзсүзле кеше”, – диючеләрне дә очратканым бар. Ихлас күңелле, һәрнәрсәне йөрәгенә кабул итүчеләрдә кайнарлык булмый калмыйдыр ул. Кайнарлык белән тупаслыкның икесе ике нәрсә булуын да истән чыгарырга ярамый. Әбрар абый вакыты белән газета битләрендә басылган кайбер материалларны да туздырып ташлады. Хәтерлим: мин Татарстан Югары Советы депутаты Иван Грачев белән интервью үткәргәч, аның кәефе китте. Ул чагында Ә.Кәримуллин: “Әгәр андый шовинистларга киләчәктә газетагызда урын бирсәгез, мин монда аяк басмая­чакмын”, – дип ярып салды. Кемнең кем икәнлеген халык­ка җиткерүнең бик зыянлы булмавын дәлилләгәч кенә, бераз тынычлана төште, муеныннан тирләрен сөртеп куйды.

Әбрар абыйның иң үткен мәкаләләре дә ул чорда нәкъ менә “Шәһри Казан” битләрендә дөнья күрде дисәм, хакыйкатькә әллә ни хилафлык китермәм кебек. “Кая китә бу татар?” (интернациональ тәрбия белән мавыгу, катнаш никахлар), “Казан урамнары ни сөйли?” (1493 урамның 67 се генә татар эшлеклеләре исемен йөртә иде), “Йомшак сөйләп катыга утырту” (С.Шахрай, Р.Хасбулатов, Г.Старовой­това кебек сәясәтчеләрнең Татарстан мөстәкыйльлегенә каршы көрәше), “Тарих тәгәрмәче кирегә әйләнмәячәк!” (мөстәкыйльлек юлында киртәләр), “Тел язмышы – милләт язмышы” һәм башка дистәләрчә мәкаләләре халыкка тарихыбызны, бүгенге хәлебезне ныграк аңларга ярдәм иткәндер, дип уйлыйм. Аларның күпчелеге әле бүген дә актуальлекләрен югалтмый.

Ә. Кәримуллинның “Татарстан Конституциясе, яки Империя арбасына тагылган дегет чиләге” мәкаләсе (1992, 18 ноябрь) шактый тавыш куптарды. Хәер, мәкаләне газетада урнаштырыр алдыннан без үзебез дә бераз икеләнеп калган идек. Әмма матбугат турындагы закон нигезендә укучыларыбызның төрле фикерләр белдерергә хокукын искә алып, аны чыгарырга карар кылдык. Газетаның оештыручысы булган шәһәр җитәкчеләренә үзебезнең позицияне шулай аңлаттык. Әлбәттә, инде чәчләребезгә чал кергән башларыбыздан да сыйпамадылар, рәхмәт тә әйтмәделәр. Шунлыктан алга таба кайбер кискен материалларга “Шәхси фикер” дигән түбәтәй киертеп чыгарырга туры килде.

Олпат гәүдәле, бераз бөкрәя төшеп йөрүче бу кеше килеп керүгә бүлмәм ничектер яктырып киткәндәй тоела иде. Аннан җылылык, зыялылык бәреп торды. Миңа ул ничектер тере энциклопедия, феномен кебек тоелды. Аның белән очрашканда, үзем бераз шикләнгән мәсьәләләрне ачыкларга, иң катлаулы сорауларга җавап табарга тырыштым. Шәхсән үзем, журналист буларак, наданнар белән очрашуны авыр кичерәм. Дөньясы шундый: наданнар адым саен очрап тора. Түрәләр арасында да, тегеннән-моннан күчереп, бернинди ачыш ясамаган диссертацияләр әвәләгән, үзләрен галимгә санап йөрүчеләр арасында да андыйлар аз түгел.

– Мин гомерем буе һәр кеше миннән акыллы, булдыклы дип санап килдем. Мөгаен, бу минем иң йомшак ягымдыр, – диде икәүдән-икәү сөйләшеп утырганда Ә.Кәримуллин. – Кешеләргә гаять дәрәҗәдә ышанам. Шуның аркасында бик күп авырлыклар кичерергә туры килде. Бер вакытта да кешегә авыр сүз әйткәнем юк. Ләкин бер нәрсә бар: гаделсезлеккә түзә алмыйм. Әгәр тарихыбызны, үткәнебезне бозалар, алдашалар икән, һичнәрсә каршында да туктап кала алмыйм. Андый чакта мин бунтарь да, эмоциональ да була алам. Хәтта кулыма таяк тотып, ул кешене кыйнар дәрәҗәгә җитәм. Бәлки бу миңа геннар ярдәмендә бирелгәндер. Бабам Истанбул университетын бетергән. Урта Тигәнәле бәете бар бит. Халык санын алу вакытындагы шул чуалышларда катнашкан ул. Аны чыбык белән суктырганнар, муллалыктан алганнар. Шуңа карамастан безнең якта земский мәктәпләр ачып, шунда укытып йөргән. Гражданнар сугышы вакытында Урта Азиягә китеп, басмачы үзбәкләр ягында сугышкан. Бунтарьлык, бәлки, бабам каны аша килгәндер.

1995 елда Әбрар абыйга багышлап чыгарылган “Библиографик күрсәткеч” белән танышып утырам. Гаҗәеп катлау­лы, авыр тормыш юлы, милләтебезгә, аның мәдәниятенә керткән өлеше таң калдыра. Китапханәләрдә казынып язган китапларын, кулъязмаларын арбага төясәң, мөгаен, иң нык ат та аны бик авырлык белән тартыр иде.

Ә. Кәримуллин – авыл малае. Саба районының Чәбия-Чүрчи авылында туып- үскән. Тормышның бөтен авырлыкларын яшьтән үк үз җилкәсендә татыган. Ләкин күренекле академигыбыз Камил Вәлиев әйтмешли, авылдан чын кешеләр күбрәк чыга шул. Җитмәсә, ятимлек. Әбрар аганың әнисен, авыл укытучысын, колхозлашу чорында кулаклар үтерә. Әтисе фронтта алган яраларыннан 1948 елда дөнья куя. Ятимлекнең нәрсә икәнен бары үз башына төшкән кеше генә аңлый­дыр. Дөньяда берүзең тыпырчынып, максатыңа ирешеп кара син! СССР – иң демократик дәүләт, бездә барысы да кеше өчен эшләнә дип озак еллар лыгыр­дасалар да, дәүләтнең эткә ыргытылган сөяктәй ярдәме ятимнәрнең йөрәк яраларын дәвалый да, алар кичергән газап­ларны җиңеләйтә дә алмый. Мин моны үз тормышымнан чыгып та һичнинди икеләнүсез раслый алам. Андый кешегә типкәләүләр чагыштыргысыз күбрәк эләгә шул.

Әбрар ага да тормышка, халык арасына ялгышулар, югалтулар аша килеп чыккан. Юл күрсәтүче, киңәш бирүче булмаган аңа. Җитмәсә, җиде ел гомере армия хезмәтендә үткән. География укытучысы булырга хыялланган егет 1943 елның 7 гыйнварыннан фронтта. Солдат буларак Румыния, Чехословакия, Венгрия, Польша, Германияне җәяүләп үтә. Аннары Ә.Кәримуллинны Япон сугышына китереп тыгалар. Монголиядә, Кытайда кан коюларның шаһиты була ул. Яраланулар, госпитальләр һәм яңадан сугыш... Менә шул чорда дөнья географиясен өйрәтәләр аңа.

1948 елда ул, күптәнге хыялын тормышка ашыру максатыннан, Казан дәүләт университетының география факультетына керү өчен гариза бирә. Ләкин татар мәктәбендә алган белемнәр инде шактый онытыла төшкән. Абитуриентның рус теленнән язган сочинениесе “2”легә бәяләнә. Шулай да бу юлы тормыш Әбрар агага мәрхәмәтле була. Кабул итү комиссиясе секретаре Е.Бусыгин татар теле бүлегенә керергә тәкъдим итә. Әле анда имтиханнар башланмаган була. Күрәсең, бу галим фронтовикны кызгангандыр, аның хәленә керергә теләгәндер. Бәлки анда талантны сиземләү сәләте дә булгандыр.

Укуын тәмамлагач Ә.Кәримуллин университет китапханәсендә эшли башлый.

– Үземне нәкъ менә китапханәгә килгәч кенә таный башладым, – дип искә алган иде Әбрар ага ул елларны. – Андагы китапларны күргәч шаккаттым. Нинди зур байлык тупланган. Югыйсә, без укыганда татар телендәге китаплар бик аз иде бит. Биредә китаплар, журналлар тау-тау өелгән. Мин гарәп шрифтындагы китап­ларның һәрберсен рус графикасына күчердем. Шул чагында, теләсәм-теләмәсәм дә, китап дөньясына кереп чумдым. 30 яшемдә генә үземне таптым. Их, әгәр иртәрәк миңа ярдәм итүче булса, тагын никадәр эш башкара алыр идем.

Китап дөньясы Ә.Кәримуллинны фәннең башка тармакларына да алып керә. Мәгариф, мәдәният, иҗтимагый фикер тарихы һәм, гомумән, татар халкының үз тарихы да китап белеме белән тыгыз бәйләнгән. Кыска гына вакыт эчендә Әбрар абый гаҗәеп бай материал туплап өлгерә. Ул аларның бер өлешен дөньяга чыгара алмавына борчылып яшәде. Китапханәдән университет галимнәре һәм студентлары гына файдаланды. Башкалар өчен ул ябык булды. Җитмәсә, революциягә кадәр татарлар укый-яза белмәгән, аларга мондый мөмкинлекне бары Совет власте гына тудырды дигән ялгыш караш алга сөрелде.Тарихыбыз бозып күрсәтелде. Татар телендә бары тик Коръән һәм дини китаплар гына чыгарылган дигән фәлсәфәнең халыкның башын бутау икәнлегенә Әбрар ага китапханәдә эшли башлаган көннәрендә үк төшенә.

1954-1960 елларда директор урынбасары Ә.Кәримуллин җитәкләгән бер төркем китапханәчеләр тырышлыгы белән иске татар китаплары укучылар алдына яңа язылышта килеп баса, татар китап продукциясенең бөтен байлыгыннан, күп гасырлар буе тупланган рухи мирастан файдалану, аны фәнни өйрәнү мөмкинлеге туа. Шушы ук максаттан чыгып, Ә.Кәримуллин татар теле һәм тел белеме, татар әдәбияты, әдәбият тарихы, фольклор, Татарстан тарихы буенча библиографик күрсәткечләр төзи. Аларның күпчелеге аерым китап булып басылып та чыга. Галимнең университет тарихы буенча да библиографик хезмәтләре байтак. 

Совет хакимияте чорында гарәп шрифтындагы китапларны саклау куркыныч эшкә әверелә. Моның өчен бер дә баштан сыйпамыйлар. Ләкин кайберәүләр аларны чоланнарга һәм башка урыннарга яшерергә батырчылык итә. Археографик экспедицияләр оештыру, матбугат аша халыкка мөрәҗәгать итү нәтиҗәсендә иске шрифттагы меңнәрчә китаплар, кулъязмалар университет китапханәсенә тапшырыла.

Китапханәнең фәнни эшләр буенча директор урынбасары булып эшләү чорында Ә.Кәлимуллин төрле илләрнең 200 дән артык фәнни учреждениеләре, уку йортлары белән китаплар алмашу буенча элемтәләр урнаштырды. Бер үк вакытта татар филологиясе тарихы, СССР һәм дөнья әдәбиятының татар әдәбияты белән элемтәләре турында уннарча фәнни мәкаләләр, рецензия­ләр, китап белеме буенча хезмәтләр яза. 1954-1963 елларда студентларга китапханә тарихы, аның фондын комплектлаштыру принциплары, каталог­лар системасы, китаплар белән эшләү кагыйдәләре хакында лекцияләр укый.

Өлкән буын хәтерлидер, Хрущев заманында бераз демократия җилләре исеп киткәндәй булды. Моңарчы сер булып сакланган кайбер нәрсәләр халык­ка җиткерелде. Нәкъ менә шушы чорда Әбрар Кәримуллинның “Әдәби җыентык һәм альманахлар библиографиясе: 1917-1960” дигән китабы басылып, аның мәҗбүри нөсхәләре тиешле оешмаларга җибәрелә. Әбрар аганың бу хезмәтенә репрессияләнгән адәмнәрнең хезмәтләре дә кертелгән була. Галимнең бу хезмәте зур идеологик хата дип табыла, КПССның ХХ һәм XXII съездлары карарларын тупас бозу дип бәяләнә. Мәсьәлә партия өлкә комитеты бюро утырышында карала. Ә.Кәримуллинны озаклап пешекләгәннән соң, эшеннән алып ыргыталар. Китапның барлык тиражы юк ителә. Нәтиҗәдә халкыбыз тарихы өчен зур кыйммәте булган китап дөнья күрми кала. Бу эшкә бернинди катнашы булмаган университет ректоры М.Нужин, аның фәнни эшләр буенча урынбасары М.Абдрахманов, китапханә директоры А.Гурьянов, университет типографиясе директоры Г.Щелывановка да шелтә белдерелә. Главлит башлыгы Г.Рябковны эшеннән очыралар. Чын законсызлык, кеше хокукларын аяк астына салып таптау дими, тагын ничек бәялисең моны! Комсомолда, партиядә чыныгу алган күп кенә җитәкчеләрнең эш стиле озак еллар дәвамында шундый ук булды.

Ләкин Ә. Кәримуллин системага ияреп үзенең кыйбласыннан тайпылмый. Күрәсең, намусы кушмагандыр. Берничә ай эшсез йөргәннән соң, ул Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм тарих институтына кече фәнни хезмәткәр булып урнаша. Биредә ул фән белән ныклап шөгыльләнә башлый. 47 яшендә “Татарларда матбагачылык туу һәм татар филологиясе буенча яңа чыганаклар” дигән темага кандидатлык диссертациясе яклый. Шунысын да әйтергә кирәк: ул аспирантурада да укымый, фәнни җитәкчесе дә булмый, институтның фәнни эшләр планына кертеп тормыйча буш вакытларында яза. Ике елдан соң ХХ гасыр башында татар китабы тарихына багышланган докторлык диссертациясен тәмамлый. Ләкин аны яклау өчен Ә.Кәримуллинга тагын җиде ел чиләнергә туры килә. СССР Фәннәр академиясенең Казан филиалына кереп оялаган партия функционерлары юл бирми. Диссертация якланганчы ук аерым китап булып чыга. Академиклар А.Кононов, М.Мәхмүтов, И.Баренбаум, А.Мыльников, профессор Г.Рамазанов кебек күренекле галимнәрнең югары бәясен ала.

Ә.Кәримуллин карашынча, чын галим башта формалашырга, тормыш тәҗрибәсе туплап өлгерергә тиеш. Бәлки, сүз тезмәләре, иҗекләр, теге яки бу әсәрдә пейзаж, КамАЗда социалистик ярыш кебек темалар буенча уку йортын тәмамлауга ук диссертация якларга буладыр. Әмма алар фәнне алга этәрә алмый шул. Әбрар ага исә гомере буе “әгәр моны мин эшләмәсәм, кем эшләр соң” дигән принциптан чыгып эш итте.

Соңгы елларда галимнең китап тарихы, нәшрият эшчәнлеге, чит илләрдә яшәүче милләттәшләребез турында, халкыбыз тарихына, мәдәниятенә багыш­ланган күпсанлы мәкаләләре, китап­лары чыккан иде. Югары уку йортлары студентлары әле дә ул әзерләгән дәрес­лекләр буенча белем ала.

Олыгая төшкәч, Әбрар аганың сугышта алган яралары, контузиясе нык сиздерде. Ул шактый вакытын урын өстендә үткәрде. Аны эндоартрит, ревматизм, остеохондроз битәрләде, урамга да таякка таянып кына чыкты. Галимнең беренче катта урнашкан фатиры астында дүрт метр бушлык иде. Аста – салкын подвал. Кышкы көннәрдә идәндә су ката. Гомере буе халкына хезмәт иткән өлкән яшьтәге бу кеше сугыш елларындагыча киенеп йоклый. Төннәрен сызланып үткәрә. Әбрар ага фатирын алмаштыруда ярдәм сорап Президентка, Президент аппараты җитәкчесенә, Фәннәр академиясенә язган хатларының копияләрен миңа да күрсәткән иде. Бу җитәкчеләр ул хатларның барысын да шәһәр Советы башлыгы К.Исхаковка җибәрәләр. Ә ул җавап бирми. Югыйсә, Бөек Ватан сугышында җиңүнең 50 еллыгын бәйрәм итүгә әзерлек һәм аны үткәрү турында Татарстан Президенты Указының өченче пунктында сугыш ветераннарының социаль-көнкүреш шартларын яхшырту, аларга медицина һәм матди ярдәм күрсәтүне көчәйтү чаралары билгеләнгән иде. Ә бездә указлар да, законнар да үтәлми шул.

Бу язманы әзерләгәндә Әбрар абыйның архивымда сакланган бер хатына игътибар иттем: 

“Кадерле дустым, Әгъзам туган! Синең алда гаепсездән гаепле булып калдым. Туган көнеңә, 60 яшьлек юбилееңа чакырдың, хөрмәтең өчен мең рәхмәт, бара алмадым, аяктан егылдым. Айдан артык больницада ятып чыктым. Ой, өзә үзәгемне бу аяк авырулары.

Хәзер бераз рәтләндем. Өйдә ятам. Күптән уйланган бер кыска гына информацион мәкаләмне төгәлләп, синең карамакка җибәрәм. “Шәһри Казан” өчен. Шәт, басарга тәкъдим итәрсең.

Шушы ук планда тагын бер нәрсә язарга дип торам. Анысында татар галимнәренең дөньякүләм информацион чыганакларны белмәүләре хакында булачак.

Саулык-сәламәтлек, бетмәс көч, инициативаң сүнмәсен дип догада калам. Чын күңелдән кулларыңны кысып, Әбрар.
                           15 декабрь, 1997 ел”.

Әбрар ага бераз күренми башласа, мин тынычлыгымны югалтып, телефонга үрелә идем. Хәл-әхвәл сорашкач, ул гадәтенчә, рәхәтләнеп бер көлеп алыр да, аннары үзенә генә хас тыйнаклык күрсәтеп, әйтеп куяр иде:

– Тагын шул җүнсез аяклар урамга чыгармый. Сугыш яралары тагын үзләрен сиздерә.

Бүләк итәсе иде дә бит аңа яраланмаган, тап-таза аяклар. Булмады шул. 2000 елда 75 яшьлеген билгеләп үтәргә әзерләнеп йөргәндә, Ә.Кәримуллин дус-ишләрен ятим калдырып, бакыйлыкка күчте. Аны якыннан белүчеләр бу хәлне барысы да авыр кичерде. Әгәр хәзер Әбрар ага безнең арада булса, аның 95 яшьлек юбилеен зурлап билгеләп үтәр идек. Якын дустыбыз үзенең еш кабатлый торган сүзләрен әйтми калмас иде:

– Миңа алтын сарайлар кирәкми, бары тик газиз милләтем яшәсен. Шунсыз минем өчен тормышның мәгънәсе юк.

Әгъзам ФӘЙЗРАХМАНОВ.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: