Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шәхесләребез

Хөсәен Фәезханов фидакярлеге

Х.Фәезханов – Казан һәм Петербург университетларында укыткан татар кешеләреннән беренче дин, Шәрык белгече буларак тарих сәхифәләренә кереп калды.

Татар җәмәгатьчелеге күренекле тарихчы-галим, теолог һәм көнчыгыш белгече Хөсәен Фәезхановның тууына 200 ел тулуны билгеләп үтте. Шушы уңайдан Казанда «Россия – Ислам дөньясы» XIV Халыкара форумы кысаларында «Х.Фәезханов һәм Ш.Мәрҗани – бөек галимнәр, дин белгечләре һәм мәгърифәтчеләр» дип исемләнгән VIII Россиякүләм фәнни-гамәли конференция һәм КФУның Тарих музеенда «Хөсәен Фәезханов. Хакыйкатькә тугрылык» дип аталган күргәзмә ачылган иде. Без шушы чаралар вакытында Россия мөселманнары Диния нәзарәте рәисенең беренче урынбасары Дамир Мөхетдинов белән әңгәмә дә кордык. Ул менә ниләр сөйләде. 


Х.Фәезханов Түбән Новгорд өлкәсендә урнашкан Сафаҗай авылында дөньяга килә. Бу – халкыбызга морзалары, имамнары, ишаннары, хәзрәтләре белән танылган авыл. Сафаҗайда башлангыч белемне алган Х.Фәезханов 1850 елларда Казан тарафына кузгала, Бәрәскә, Апанай, Иске таш мәчет мәдрәсәләрендә укый. Аннары Мәрҗани мәдрәсәсендә, Шиһабетдин хәзрәт Бохарадан, Сәмәркандтан кайткан вакытта, аңардан дүрт ел дәвамында, беренче шәкертләрдән булып, дәресләр ала, аның атаклы бер укучысы булып китә. Х.Фәезханов мәдрәсәләрдә укыган вакытта ук үзлегеннән рус, гарәп, фарсы, төрек телләрен, тарихын һәм әдәбиятын өйрәнә. Ул хәтта шул ук елларда университетка А.Казем-Бек һәм И.Березин лекцияләренә йөри, галимнәр белән аралаша, фән казанышлары белән якыннан таныша, фәнни-тикшеренү алымнарын үзләштерә. Ш.Мәрҗанинең иң күркәм кулъязмасы «Вафиятел-әсляф вә тәхиятел әсляф» дигән әсәрендә Х.Фәезхановка багышланган аерым бүлек тә бар. «Ш.Мәрҗани хәзрәтләре Х.Фәезхановның талантлы кеше булганлыгын күрә. Үзенең галим буларак аңардан бик файдалануын да искәртә, аны шулкадәр яратып, олуг күреп, аңа карата хезмәтләр дә калдырган», – ди Д.Мөхетдинов. 

Мәдрәсәне тәмамлаган вакытта Фәезханов алдында ике юл ачыла. Ул йә Бохарага барып белемен киңәйтү юлыннан китәргә, яисә бу якларда калырга тиеш була. Ш.Мәрҗани Хөсәеннең Бохарага барып гомерен дини белемнәргә багышлавын тели. 1855 елда Казан император университетының Көнчыгыш бүлеге Санкт-Петербургка күчерелгәннән соң, А.Казем-Бек һәм И.Березин тәкъдиме белән, X.Фәезханов шул уку йортына төрек-татар теле укытучысы итеп чакырыла. Петербург укыту округы попечителенең бу уңай белән мәгариф министрына юллаган тәкъдим язмасында, «Бу чын ориенталистны... төрек телләре кафедрасына алу файдалы булыр иде», диелә. Ләкин рәсми карар тоткарланып тора. X.Фәезханов, фәнгә үз өлешен кертергә омтылып, хезмәт хакы алмыйча эшләргә ризалаша, тик «үзенең университетта башкарган эшен чын хезмәт итеп санауларын» шарт итә. Петербург университеты җитәкчелеге министрлыкка яңадан тәкъдимнәр һәм мөрәҗәгать белән чыга. Мәгариф министры 1857 ел ахырында гына X.Фәезхановны Петербург университетының төрек-татар телләре укытучысы итеп билгеләргә рәсми рөхсәт бирә. Биш елдан соң, 1862 елда, ул, сенат указы белән, Көнчыгыш телләре факультетының лекторы итеп билгеләнә, Казан һәм Санкт-Петербург университетларында төрек, татар, гарәп телләрен, каллиграфия фәнен укыта. Шул рәвешле Х.Фәезханов профессор Мирза Казем-Бек йогынтысында Шәрык белгече буларак формалаша. 

Х.Фәезхановны дин белгече дип тә санарга кирәк. Ул мәдрәсәләрдә укыту тәртибе, киләчәктә аларның нинди булыр­га тиешлеге турында кайгырта. Әгәр татар дөньясы рус мәктәп­ләренә, рус дәүләтләренә конкурент булырга теләсә, аларның үз мәдрәсәләрендә рус телен һәм дөньяви фәннәрне укытырга тиеш­леген әйтә. Тарихчы-галимнең атаклы бер хезмәте – татар мәгарифендә реформа кылу. Икенче яктан, Х.Фәезхановның татар тарихын өйрәнүгә, фәлсәфи, дини тәгълиматка багыш­ланган кулъязмалары да күп. Ул Россия мөселманнарын дини идарәләр нигезендә берләштерү, хакимият органнары белән үзара хезмәттәшлек итү, җирле үзидарәдә катнашу моделен төзи. Моннан тыш, Х.Фәезхановның Казан ханлыгы, Касыйм ханлыгы, болгарларга багышланган тарихи әсәрләре яхшы мәгълүм. 

Россия Фәннәр академиясе Х.Фәезхановка Мәскәүдәге Тышкы эшләр министрлыгы архивын тикшерүне тапшыра. Ул Петербург һәм Казан фәнни китапханәләрендәге гарәп, төрки, фарсы китапларының һәм кулъязмаларының фундаменталь картотекасын да төзи, Кырым татарларына караган күп кенә материаллар алып кайта. Бу хезмәтләр алга таба Көнчыгышны өйрәнүдә төп ярдәмлек була. Академик В.Вельяминов-Зернов Кырым ханлыгының Россия һәм Польша белән мөнәсәбәтләре тарихына кагылышлы документларны эшкәрткәндә, аңа X.Фәезханов ярдәм итә. Ике галимнең бердәм тырышлыгы белән 1864 елда «Материалы по истории Крымского ханства, извлеченные по распоряжению Императорской Академии наук из Главного архива Министерства иностранных дел» дип исемләнгән зур хезмәт дөнья күрә. X.Фәезханов тарихи истәлекләр җыю, өйрәнү ниятеннән фәнни экспедиция­ләргә чыга, борынгы татар язмаларына тарих күзлегеннән һәм лингвистик анализ ясый. Тарихчы-галим 1860 елда Касыйм шәһәренә экспедициягә бара. Ул татар һәм гарәп язулы кырык кабер ташы таба. X.Фәезханов шулай ук иске ярлыклар, грамоталар һәм болгар кабер ташларын өйрәнә. 1862 елдагы экспедиция­дә ул Тәтеш шәһәреннән ерак түгел урында өч кабер ташы таба, алардагы язуларга анализ ясап, бу хакта 1863 елда «Өч болгар кабер ташындагы язу» дигән мәкаләсен бастыра. Бу болгар-татар язуын һәм татар теленең формалашуын ачыклауда яңа мөмкинлекләр ача. Тарихчы-галим шулай ук, археологик һәм тарихи чыганакларны анализлап, хәзерге татарларның Идел-Кама буе болгарлары белән генетик кардәшлеген исбатлый. 

X.Фәезханов татар телен фәнни яктан өйрәнүдә күп эшли, «Татар теленең кыскача уку грамматикасы» дигән китап чыгара, төрки телләр сүзлеген һәм хрес­томатиясен төзи. X.Фәезханов үз хезмәтләре белән язма, әдәби телне сөйләм теленә якынайта. Тарихчы галимнең 23 тел белүе, рус, чагатай, чуаш, мари, гарәп, госманлы, фарсы, төрек телләрендә язуы, иркен сөйләшүе мәгълүм. Х.Фәезханов, Фәннәр академиясе кушуы буенча, шәм яктысында меңләгән битле дини хезмәтләрне күчереп язган.

Х.Фәезханов 1855 елда Санкт-Петербургта чыгышы белән Рязань губернасы Касыйм өязеннән булган Бибифатыйма Бикиева белән никахлаша. Аларның беренче ике баласы кечкенә чакта ук вафат була. Кызлары Бибигайшә, Бибизәйнәп, Әминә – өчесе дә исән-сау үсеп җитә. «Алар үз вакытында яхшы гимназияләрдә белем алган, атаклы кешеләргә кияүгә чыккан, оныклары да мәгълүм кешеләр. Бер кызының нәсел дәвамчылары хәзер Германиядә һәм Төркиядә яши. Әмма безнең Хөсәен ага нәселеннән булган кешеләр белән очрашканыбыз юк. Энесе Габделгалләм нәселеннән кешеләр табылды», – ди Д.Мөхетдинов. 

Х.Фәезханов гади гаиләдә туып-үскән, ягъни аның ата-­анасы шәехләр дә, сәүдәгәрләр дә булмаган. «XIX гасырда гади татар авылында үскән егетнең шундый карьера ясавы бик кызыклы. Ул – Казан һәм Петербург университетларында укыткан татар кешеләреннән беренче дин, Шәрык белгече буларак тарих сәхифәләренә кереп калды. Әгәр Х.Фәезханов, 1866 елда сәламәтлеге какшау сәбәпле бакый дөньяга күчмәгән булса, Санкт-Петербург университеты профессоры дәрәҗәсенә ирешер иде». 

Совет хакимияте елларында Х.Фәезханов исеме телгә алынмый. Әмма академик Миркасыйм Госманов, Риза Фәхретдиннең «Шура» журналы белән танышканда, Х.Фәезхановка багышланган берничә мәкаләгә тап була. Аларны укып, Х.Фәезхановның әсәрләрен, хезмәтләрен өйрәнеп, Р.Фәхретдин һәм Х.Фәезханов турында гыйльми хезмәтләр яза.

Х.Фәезханов туган авылы Сафаҗайда җирләнгән. Авылдашлары олуг дәрәҗәле якташлары турында белә, кабере саклана. Сафаҗай авылында мәктәп Х.Фәезханов исемен йөртә. Түбән Новгород өлкәсендәге Ислам институты да Х.Фәезханов исеме белән аталган. Галимнәр исә кулъязмаларын өйрәнүне дәвам итә. Шәкертләр Х.Фәезхановның хезмәтләрен тикшереп, аның кулъязмаларын карап, матур язуына, каллиграфия стиленә игътибар итә. Хөсәен аганың туган авылы Сафаҗайда да 2004 елдан башлап Фәезханов укулары үткәрелә. 

Х.Фәезхановның күпчелек кулъязмалары Санкт-Петербург китапханәсендә саклана. Казан дәүләт университеты фәнни китапханәсенең кулъязмалар һәм сирәк китаплар бүлегендә дә Хөсәен Фәезхановның автографлары белән танышырга мөмкин. «Хөсәен Фәезханов. Хакыйкатькә тугрылык» дип аталган күргәзмәдә исә алар арасыннан милли мәгариф тарихына кагылган өч хезмәт куелган иде. Берсе – Х.Фәезханов тарафыннан эшләнгән мәдрәсәләрне реформалау проекты. Кулъязманың кырыйларына Ш.Мәрҗани үз  фикерләрен дә калдырган. Моннан аларның бергәләп татар мәгарифен тагын да яхшыртыр­га, алга җибәрергә теләүләре күренә.  

Кулъязмаларны 1986 елда Ш.Мәрҗанинең оныкчыгы Даниял, аларның төрле язмышка дучар булырга мөмкинлеген уйлап, төрле фондларга – университет китапханәсенә, бер өлешен Милли китапханәгә тапшырган. Университет китапханәсендә Х.Фәезхановның авылдашы, Сафаҗәй авылында мәдрәсә тоткан, анда укыткан Хәбибулла ишан Әлмөхәммәтовка язган хаты сак­лана. «Бу – бик мөһим хат. Аннан без тарихчы галимнең авылдашларына булган мөнәсәбәтен, Сафаҗайда нинди кешеләр яшәгәнен, аларның шөгыльләрен белә алабыз», – ди Фәнни китап­ханәнең директор урынбасары Эльмира Әмирханова. 

Әдәбият галиме-текстолог, нәкышчы Нәҗип Нәккаш Хөсәен энесе Габделгалләмнең дә укымышлы, талантлы шәхес булуы турында ассызыклый. Ул татар әдәбияты өчен элеккеге Көнчыгыш әдипләре әсәрләрен татар теленә тәрҗемә иткән. «Тутыйнамә»се һиндлардан килә торган тутый кош әкиятләреннән алып язылган. Ибн әл-Мөкаффагның «Кәлилә вә Димнә» китабы – Шәрык әдәбиятының гүзәл үрнәкләренең берсе. Н.Нәккаш үзе – 2008 елда дөнья күргән «Кәлилә вә Димнә» китабын сәнгатьчә бизәүче автор һәм хәзерге әдәби телгә әзерләүче дә.

 Сөембикә КАШАПОВА.

Автор фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев