Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
Шәхесләребез

ВАРИСЛАРГА ВАСЫЯТЬ (АУДИО)

Менә, кадерле дуслар, күптән көтелгән мизгелләр килеп җитте. Татарстан радиосы дулкыннарында премьера булып узды – “Варисларга васыять” дип исемләнгән өр-яңа тапшыруның беренче чыгарылышы эфирда яңгырады.

 

Аны без Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы Татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе ярдәме белән әзерлибез.

Сүз нинди васыять турында соң? Радиобыз фондында әдипләрнең, фән һәм дин әһелләрнең, җәмәгать һәм дәүләт эшлеклеләренең тавышлары саклана. Аларның бик күбе инде бүген арабызда юк, ләкин әйтеп калдырган фикерләре алтын бәясенә тиң. Тыңлап карыйсың да, аһ итәсең. Алар безгә туган телебезне саклап калу, үстерү, балаларны милли рухта тәрбияләү юнәлешендәге кыйммәтле киңәшләрен биреп, васыятьләрен әйтеп калдырганнар икән бит. Бу васыятьләрне хәтердән чыгарып, архив киштәләрендә тузанландырып яткырырга хакыбыз юк – гөнаһ булыр иде. 

Алар халыкка, туган телебезгә хезмәтләрен дәвам иттерергә тиешләр. Фәкать шунда гына васыятьләре максатына ирешер дә, әлеге күренекле милләттәшләребезнең якты рухлары шат булыр. Менә шундый уйлар белән радиобыз эфирында яңа тапшыру дөньяга яралды. Тапшыруны хезмәттәшебез, М.Җәлил исемендәге республика премиясенең быелгы лауреаты шагыйрә Дания Нәгыйм әзерли һәм алып бара.

                                                                Тапшыруның авторы Дания Нәгыйм

Тәүге чыгарылышны без халкыбызның күренекле улы Нәкый Исәнбәткә багышладык.  Биредә аның шигырьләренә җырлана торган җырлар, театрларыбызда куелган спектакльләреннән өзекләр файдаланылды. Шулай да тапшыруның үзәгендә – әдипнең үз тавышы, 1970-1990 елларда язып алынган чыгышлары. Әлбәттә, Нәкый Исәнбәт ул вакытта васыять әйтәм дип уйламагандыр да. Ул чакта фәкать күңел түрендәгесен ачып салган, үзен борчыган проблемаларны күтәргән. Ләкин еллар үткәч, без мәрхүмнең бу сүзләрен үзебезгә бер васыять, аксакал сүзе дип кабул итәбез. Аның васыятен үтәп яшәргә язса иде.

 

Нәсим Акмал 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев