УЛ СЫННАРГА КАНАТ КУЯ БЕЛГӘН
Быел скульптор, Татарстанның халык рәссамы Садри Ахунның тууына 110 ел тулды. Беренче профессиональ татар сынчысының тормышы ХХ гасырның беренче яртысында Урал һәм Идел буенда зур мәдәният мәркәзләре булган Екатеринбург һәм Казан шәһәрләре белән бәйләнгән. Билгеле булганча, Екатеринбургта XVIII гасыр башында ук инде таш кисү, аны сәнгатьчә эшкәртү традицияләре формалаша башлый....
Быел скульптор, Татарстанның халык рәссамы Садри Ахунның тууына 110 ел тулды. Беренче профессиональ татар сынчысының тормышы ХХ гасырның беренче яртысында Урал һәм Идел буенда зур мәдәният мәркәзләре булган Екатеринбург һәм Казан шәһәрләре белән бәйләнгән.
Билгеле булганча, Екатеринбургта XVIII гасыр башында ук инде таш кисү, аны сәнгатьчә эшкәртү традицияләре формалаша башлый. Таш чарлау фабрикасы сәнгать үсешенең үзәгенә әверелә. Фабрикада Кышкы сарай һәм Санкт-Петербург янындагы патша сарайлары өчен эчке һәм тышкы бизәлеш материаллары җитештерелә. Алар югары кимәлдә башкарылсын өчен XIX гасыр уртасында фабрика каршында рәсем мәктәбе ачыла.
1902 елда Екатеринбург сәнгать-сәнәгать мәктәбе ачылгач, Уралда сәнгать үсеше тагын да көчәя. Екатеринбургның танылган шәхесләреннән Попечительләр советы оештыралар. Устав буенча уку йортына укучыларны матди хәленә, нинди дин тотуына карап түгел, сәләтләре буенча кабул итү каралган була. Училищеда укыту урыс һәм Аурупа классик мирасын өйрәнүгә зур әһәмият биргән Санкт-Петербург сәнгать мәктәбе йогынтысында формалаша. Шуңа күрә бу төбәктә пластика, ташны сәнгатьчә эшкәртү традицияләре дә гаять югары була.
Училищеда укытуның заман таләпләренә туры килүе 1919 елда ук инде аның нигезендә Югары ирекле дәүләт сәнгать остаханәләре, ә 1922 елда Мәскәүнең ВХУТЕМАсы һәм Казанның АРХУМАСы үрнәгендә Урал гамәли сәнгать институты оештырырга мөмкинлек бирә. Биредә педагоглар Т.Залькалн, С.Эрьзя, Л.Туржанский белем бирә, И.Шадр һәм профессиональ татар сынчыларының берсе С.Ахун да укый.
Идел буенда сәнгать белеме тарихы шулай ук бик тирән тамырлы һәм бай. Мәскәү, Санкт-Петербург сәнгать уку йортларыннан һәм чит илләрдән рәссамнарның торымнан-торымга килеп кушыла баруы аның үзенчәлеген билгели. Сәнгать буенча белем бирү XVIII гасыр урталарында Беренче Казан гимназиясе һәм Духовная семинариядә башланып китә. 1804 елда Казан университет шәһәре һәм фәнни фикернең үзәге буларак формалашкач, Казан император университетында рәсем, архитектура, сәнгать фәннәре мәктәпләренең абруе тагын да арта.
1895 елда Сәнгать академиясе канаты астында үзәктән читтә урнашкан шәһәрләрдә беренчеләрдән буларак Казан сәнгать мәктәбе оештырыла. Педагоглар Н.Белькович, К.Мюфке, Г.Медведев, П.Радимов, Н.Фешин, П.Беньков, Ю.Тиссен, П.Дзюбанов, Х.Скорняков, В.Богатырев мәктәпнең үзгә бер мохитен билгели. Ул вакытларда белем бирү төсле сурәт (живопись), гравюра, архитектура, скульптура төрләре буенча алып барыла. Укучылар арасында Бакый Урманче да була. 1918 елда Казан сәнгать мәктәбе югары сәнгать остаханәләре дәрәҗәсен ала.
1920 еллар рухына хас булганча, Казанда да, Екатеринбургта да иҗатның монументаль формалары, гаммәви агитация төрләре, шул заман геройларына һәйкәл бәйгеләре, монументлар кую нык тарала. Махсус уку йортлары, профессиональ рәссамнары булмау сәбәпле, үзәктән читтә урнашкан күп кенә шәһәрләрдә тиражланган скульптуралар, яисә һәвәскәрләр тарафыннан кыска гомерле, нык булмаган материаллардан эшләнгән әсәрләр куела. Ә зур сәнгать үзәкләрендә, шул исәптән Казан һәм Екатеринбургта, чын һөнәрмәндләргә таянып, монументаль сәнгатьнең яңа формалары барлыкка килә һәм үсә. Сынчылар алдында монументаль скульптураның телен булдыру бурычы куела. Уралда да, Идел буенда да гамәли бизәү сәнгатенә хас сәнгать алымнары һәм детальләргә зур әһәмият бирүгә йөз тоту актуаль булмый.
1920 елларда бай табигатьле һәм таш эшкәртү өлкәсендә тирән тамырлы традицияләргә ия булган Уралда һәйкәлләр башлыча мәрмәр, бронза, чуеннан коела. Казанда исә бу чорда, хәерчелек һәм илдәге тотрыксызлык нәтиҗәсендә, бик тиз җимерелүчән гипс скульптуралар белән канәгатьләнергә мәҗбүр булалар.
1923-26 елларда төбәкнең скульптур традицияләре үсешендә Урал сәнгать техникумының роле аеруча зур була. Нәкъ шул елларда (1924-1927) биредә киләчәктә Татарстан монументаль, станк һәм декоратив скульптура үсешен билгеләячәк Садри Ахун укый.
Садри Ахунның ата-анасы Казан губернасының Мәтәскә авылыннан. Крәстиән тормышының авырлыгы аларны Урал якларына күченергә мәҗбүр итә. Садри Ахун 1903 елда Екатеринбург шәһәрендә дөньяга килә. Чиләбедә хезмәт мәктәбендә рәсем сәнгате буенча беренче белем, күнекмәләрен ала. 1919 елдан башлап ул шәһәрне революция бәйрәмнәре уңаеннан бизәүдә катнаша, плакат, шигарләр яза, татар-башкорт клубында эшли.
Татарстан Милли архивында сакланган, 1952 елда төзелгән «шәхси эш»еннән күренгәнчә, С.Ахун беренче скульптураларын - революционер Мулланур Вахитов, шагыйрьләр Габдулла Тукай, Александр Пушкин, Михаил Лермонтов бюстларын - 1920-22 елларда Чиләбедә эшли. Бу шул чор татар яшьләре арасында Габдулла Тукай иҗатының бик популяр булуын искәртә. Чыннан да, олуг шагыйребезнең иҗаты аша төрки халыклар урыс әдәбияте классиклары Жуковский, Лермонтов, Кольцов шигърияте белән таныша алган. Тукаебыз үзе дә урыс әдәбияте йогынтысында «Шүрәле», «Су анасы», «Кәҗә белән Сарык» һ.б. татар әкиятләрен иҗат итә.
Шул рәвешле Урал сәнгать техникумына кергәндә С.Ахун үзен төрле сәнгать төрләрендә сынап караган, җитлеккән рәссам була инде. Техникумда укыганда, төгәлрәк әйтсәк, 1925 елда аның Урал асылташларыннан кисеп эшләнгән 4 әсәре Парижда Бөтендөнья күргәзмәсендә алтын медальгә лаек була.
«Иң элек мин таш кисү остаханәсендә эшләдем, аннан агач кисү һөнәрен өйрәнә башладым, имән, каен, юкәдән төрле әйберләр кисеп эшләдем. Аннары мәрмәргә тотындым. Кыскасы, мин бөтен гомеремне скульптурага багышларга булдым», - дип яза оста үзенең истәлекләрендә техникумда укыган еллары турында.
Садри Ахун укуын А.Матвеев җитәкчелегендә Ленинград сәнгать академиясендә дәвам иттерә, анда ул урыс реалистик мәктәбе традицияләрен үзләштерә.
1920-1930 елларда Казан һәм Екатеринбург сәнгать уку йортлары зур авырлыклар кичерә. Бу сәнгать тормышында да чагылмый калмый, билгеле. Екатеринбургта, мәсәлән, берничә гасыр дәвамында булдырылган гамәли бизәү скульптурасы юкка чыгарыла. Монументаль скульптура да әлләни үсә алмый. Казанда да үзенә бер төрле артка тәгәрәү була. «Төсле сурәт (живопись) һәм графика бүлекләре бик нәтиҗәле эшли, ә менә скульптура бүлеге ниндидер бер хәлсезлек, чарасызлык чорын кичерә кебек, һәрхәлдә, ул үзенең хезмәтләренә көндәлек тормышта кулланыш таба алмый», - дип яза 1920 елларның беренче яртысында сәнгать уку йортының хәле турында сәнгать белгече П.Дульский.
Эчке һәм тышкы каршылыклар Казан мәктәбенә тискәре йогынты ясый. Ахыр чиктә остаханәләр урнашкан, махсус җиһазландырылган бинаны, мәктәптән алып, бүтән оешмаларга тапшыралар. 1920 елларда мәктәп тирәсендә барган ыгы-зыгы аркасында һәм иҗат өчен шартлар булмау сәбәпле, рәссамнар Г.Козлов, В.Кудряшов, В.Богатырев, К.Чеботарев, А.Платунова, Н.Фешин, П.Беньков Казаннан бөтенләйгә китә, Б.Урманче репрессиягә эләгә. Казан сәнгате әйдәманнарын югалта.
1920-1930 елларда илдә сәясәтнең һәм иҗтимагый тормышның үзгәрүе белән бергә Казанда мәдәни тормыш та үзгәрә: сәнгать агымнарының төрлелеге югала. Әмма уңай якка үзгәреш тә була - П.Дульский, П.Корнилов, В.Егерев беренчеләрдән булып Татарстан Җөмһүриятенең мәдәни мирасын өйрәнә, терки башлый.
1931 елда Садри Ахун иҗатка керешеп киткәндә Казан әнә шундый - үзе тирән тамырлы, бай тарихлы, үзе тотрыксыз була.
1930 елларда Казанны беренче тапкыр заманча рухлы монументаль бизәү скульптурасы белән бизи башлыйлар, чөнки ул чорда «социализмның тулы тантанасын» күрсәтер өчен тыныч тормышны, спортны, халыкның көндәлек тормышын чагылдырган скульптураларга ихтыяҗ туа һәм совет чоры скульптурасында «антик» традицияне гамәлгә ашыру тенденциясе ачык күзәтелә.
1934-37 елларда Садри Ахунның Казанның «Динамо» стадионында куелган «Теннис уйнаучы кыз», «Ядрә ыргытучы» сыннары, фонтаннар өчен иҗат ителгән «Дөньяның тоткасы - хезмәт» һәм «Балыкчы» скульптуралары (архитектор П.Сперанский) мәдәни тормышта зур вакыйга була.
Хезмәт һәм бердәмлек темалары аша автор беренче тапкыр милли темага мөрәҗәгать итә. Милли образны чагылдырган фольклор-мифологик тема «Лачынлы аучы», «Далада җыр», «Арыслан белән сугышу» әсәрләрендә гәүдәләндерелә. Сынчы фольклор яңгыраш аша яңа буын хезмәт кешесенең җыелма милли образын күрсәтергә тели. С.Ахунның скульптор Мухинаның «Крестьянка» әсәре рухында хәл кылынган «Югары уңыш өчен» скульптурасы Татарстан сынлы сәнгатенең йөзек кашы буларак, 1939 елда Мәскәүдә «Индустрия социализма» Бөтенсоюз сәнгать күргәзмәсендә күрсәтелә.
С.Ахунның К.Насыйри, Г.Тукай, Һ.Такташ, С.Сәйдәшев, М.Җәлил портретлары бик көчле тәэсир көченә ия. Бу эшләрдә сынчының Екатеринбургта ук формалашкан таш кисү осталыгы - детальләргә зур игътибар бирүе, материалның мөмкинлекләрен оста файдаланып, геройның холкын сурәтләргә омтылуы, камил образ тудыруы күзәтелә.
Сынчының югары һөнәрмәндлеге аңа данлыклы совет скульпторлары С.Меркуров, В.Пинчук, В.Цигаль, Л.Кербель белән беррәттән, Казанда куелырга тиешле В.Ленин, Г.Тукай, А.Бутлеров һәйкәл проектларына Бөтенсоюз бәйгеләрендә катнашырга мөмкинлек бирә.
С.Ахунның 1949 елда Казан сәнгать училищесы нигезендә скульптура бүлеген торгызуы иҗат иткән сыннарыннан бер дә ким эш булмаса да, моның өчен безнең әле һаман да аңа лаеклы бәя бирә алганыбыз юк. Аның шәкертләре Н.Адылов, Ю.Ананьин, А.Бәширов, Н.Васильев, В.Маликов, Р.Нигъмәтуллинаның тырышлыгы белән 1960-80 елларда татар скульптура сәнгате зур үсеш кичерә.
Шулай итеп, С.Ахунның Казан чоры иҗаты гаять нәтиҗәле була. Биредә аның иҗатын тотып торган төп әсәрләре иҗат ителә. 1941-51 елларда ул Татарстан Рәссамнар берлеген җитәкли. 1953 елда Мәскәүгә күченеп китә, анда технология институтының бүлек мөдире булып эшли.
Күргәнебезчә, сынчы Садри Ахун иҗаты Казан һәм Екатеринбургның иҗади мохитендә калыплаша. Скульптор Татарстан пластикасын урыс сын кою һәм таш кисү мәктәпләренең гаять тирән тамырлы традицияләре белән баета. Һәм үзенең иҗаты, язмышы белән Русиядәге ике зур сәнгать үзәген бәйләп тора.
Динә ХИСАМОВА,
сәнгать фәннәре докторы.
.Сынчы Садри Ахун.
1930 еллар. Казан.
."Дөньяның тоткасы - хезмәт" композициясе.
.М.Җәлил исемендәге театр бинасы
бизәлешенең бер өлеше.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев