Мәдәни җомга

ТУКАЙ ФАТИХАСЫН АЛГАН ОСТАЗЫМ

Бу дөньяда якты эз калдырып киткән олпат шәхесләр еллар узган саен ешрак искә төшә. Алар арасында минем остазым, күпкырлы талант иясе, татар профессиональ театрына нигез салучыларның берсе, Татарстанның халык артисты Касыйм Шамил дә бар. Ул тумышы белән Чистай ягыннан иде. «Шамил» тәхәллүсен миңа Габдулла Тукай кушты, аның тарихы болайрак булды,...

Бу дөньяда якты эз калдырып киткән олпат шәхесләр еллар узган саен ешрак искә төшә. Алар арасында минем остазым, күпкырлы талант иясе, татар профессиональ театрына нигез салучыларның берсе, Татарстанның халык артисты Касыйм Шамил дә бар.


Ул тумышы белән Чистай ягыннан иде. «Шамил» тәхәллүсен миңа Габдулла Тукай кушты, аның тарихы болайрак булды, - дип сөйләп китәр иде үзе. - Мин Казанда мәдрәсәдә уку белән бергә, урыс теле укытучысы, кардәш тиешле кешенең Бикчурин абыйга да сабакка йөрдем. Ул вакытта әлеге школда бәйрәмнәрдә урысча спектакльләр куялар иде. Бу минем күңелемдә театрга карата мәхәббәт уятты. Казанда бер-ике мәртәбә татарча спектакль караганнан соң, ул мәхәббәт тагын да көчәйде. Ә инде 1907 елны гәзиттә Габдулла Тукайның «Театр» дигән шигырен укыгач, театрга мәхәббәтем сүнмәс ялкын булып кабынды».

Озакламый Касыйм абый «Сәйяр» театры артистлары белән якыннан таныша. Аны кайбер спектакльләргә суфлер итеп тә куялар һәм, күп тә үтми, труппага да кабул итәләр. Аның артист буларак профессиональ үсешенә Галиәсгар Камал, Габдулла Кариев, Сәхибҗамал Гыйззәтуллина-Волжская һәм бигрәк тә Габдулла Тукай зур йогынты ясый. Тукай бу егеттә талант барлыгын сиземләгән, күрәсең. Касыйм абыйның киләчәге өметле буласына ышаныптыр, ул аңа: «Син фамилияңне алыштыр, ул сәхнә кешесе өчен бигүк отышлы түгел. Касыйм Шамил бул!» - ди. Шулай итеп, Касыйм абый халкыбызның күренекле режиссеры һәм артисты Касыйм Шамил булып иҗат гомере кичерә. Хәтерем ялгышмаса, миңа ул үз фамилиясен Сәләхетдинов дип әйткән иде кебек.

Касыйм абый «Сәйяр» труппасы белән бик күп төбәкләрдә була. Төркестан якларына гастрольләр вакытында бизгәк белән авырып, озак кына хастаханәдә ята. Терелеп аякка баскач, Бохара шәһәрендәге татар яшьләрен туплап, үзбәк илендә спектакль куярга әзерләнә. Моның өчен үзбәк драматургы Бахудиның «Пәдәр куш» пьесасы белән Галиәсгар Камалның үзбәк теленә тәрҗемә ителгән «Беренче театр» комедиясе сайланып алына. Бу спектакльләр Бохараның «Зәравшән» кинотеатрында уйнала. Хатын-кыз рольләрен үзбәкчә яхшы белә торган татар егетләре башкара. Спектакльнең беренче пәрдәсе ябылып, икенчесен ачарга дип кенә торганда, кинәт залдагы тамашачы дәррәү кузгалып, залдан ашыга-ашыга чыгып китә. Билгеле, барлык артистлар аптырашта кала. «Юкка борчылмагыз, - ди Хәмзә ролен башкаручы егет. - Ишетмәдегезмени? Ахшамга азан әйтелде бит. Алар ашыгып намазга чыгып китте. Озакламый яңадан керерләр». Һәм шулай була да.

«Күпләрнең әйтүенә караганда, - дип яза соңыннан Касыйм абый үзенең истәлекләрендә, - бу - үзбәк телендә уйналган беренче спектакль була».

1914-15 елгы иҗат сезонында Касыйм Шамил «Нур» труппасында эшли. Аның җитәкчесе Сәхибҗамал Гыйззәтуллина-Волжская труппаның аякка басып эшләп китүенә зур көч куя. «Нур»да уйналган спектакльләр, бигрәк тә «Җиңел хезмәттә», «Хөкемдә хаталык», «Яшә, Зөбәйдә, яшим мин!» аеруча популярлык казана. Касыйм абыйның сәхнә осталыгын үстерүдә Сәхибҗамал Гыйззәтуллина, Гыйләҗ Казанскийлар зур роль уйный.

1917 елда Касыйм Шамил Габдулла Кариев җитәкләгән «Сәйяр» труппасына кире әйләнеп кайта. Спектакльләрдә катнашу белән бергә, Казанның елга аръягындагы эшчеләр бистәсенең Ладовский исемендәге клубында татар яшьләрен җыеп, труппа оештыра. Анда җитәкче һәм режиссер вазифаларын башкара. Бу - Казанда оешкан беренче үзешчән сәнгать коллективы буларак та игътибарга лаек.

1920 елда Касыйм Шамилне Мамадышка профессиональ театр оештырырга җибәрәләр. Ул анда «Сабанчы» дигән күчмә татар театры оештыра. Бу театр 1924 елга кадәр эшли.

Узган гасырның 20 нче елларында Касыйм абый Мәскәүдәге татар театрына режиссер һәм артист булып китә. Мәскәүдә яшәп иҗат итү татар артистларының профессиональ үсешенә зур йогынты ясый. Касыйм Шамил үз спектакльләре булмаган көннәрдә МХАТ спектакльләрен карарга рөхсәт ала. Константин Станиславский татар артистларына спектакльләр карар өчен театрның бер ложасын билгели. Ул алар белән очрашып, сәхнә белеме, актерлык осталыгы турында әңгәмәләр үткәрергә дә вакытын кызганмый. Бу остаз белән очрашуларда Әшраф Синяева, Ситдыйк Айдаров, Камал II, Гөлсем Болгарская, Колмәмәт Хәмит, Вафа Сабитов та актив катнаша.

Ләкин Мәскәүдә озак эшләргә туры килми, К.Шамилне янә Казанга кайтаралар, татар театрына режиссер итеп куялар. Ул елларда театрның үз бинасы булмый. Бу мәсьәләне ничек тә хәл итү көн тәртибенә килеп баса. Касыйм абый мәшһүр артист Мөхтәр Мутинны да ияртеп, Мәскәүгә юнәлә. Кем янына дисезме, Русиянең мәгариф эшләре буенча халык комиссары Луначарскийның үзенә. Ул исә аларны кабул итә һәм ярдәм күрсәтергә вәгъдә бирә.

Татар театры 1922 елгы иҗат фасылын үз бинасында, Островский урамындагы 10 нчы йортта, хәзерге Казан урыс яшьләр театры урнашкан бинада каршылый. Бу елларда театрның иҗади составы тагын да тулыландырыла. Урта Азиядән Кәрим Тинчурин кайта һәм театрның сәнгать җитәкчесе булып эшли башлый. Касыйм абый исә театрда артист булып эшләргә кала һәм татар яшьләр театры коллективы оештырып, аның режиссеры вазифасына керешә.

Шушы урында Касыйм абзыйның миңа сөйләгән бер истәлегенә тукталасым килә. Бу вакытта театрда күп кенә танылган артистлар белән бергә, татар театрына нигез салучыларның берсе, зур масштаблы образлар тудырып, аларны тормышчан итеп тамашачыга җиткерә алган күренекле артист Нуретдин Сакаев та эшли.

Касыйм абый бер көнне театр эшләре белән мавыгып, бик соң гына чыгып барганда, атылып Салих Сәйдәшев килеп керә.

- Касыйм абый, туктап тор.

- Нигә? - ди Касыйм абый.

- Сакай вафат булган. Хәзер матәм маршы язабыз. Башымда аның ниндидер ноталары кайный. Әйдә, пианино янына подвалга төшик.

- Анда ут юк.

- Син мин язганда шәм тотып торырсың.

Шәмне кабызалар. Касыйм абый бер кулыннан икенчесенә күчерә-күчерә шәмне тотып тора. Сәйдәш нота кәгазенә булачак маршның ноталарын төшерә бара. Кайсыбер җирләрен пианинода да уйнап, музыканы тикшереп ала. Касыйм абый кулындагы шәм янып беткәнче Сәйдәш халкыбызның данлыклы артисты Нуретдин Сакаевка багышланган «Сакай» маршын язып та бетерә.

Инде шактый танылган режиссер, артист һәм җәмәгать эшлеклесе Касыйм Шамил 1929 елны Әстерхан татар театрына баш режиссер итеп билгеләнә. Ул монда да актив эш башлап җибәрә. Касыйм абый килгәндә театрның үз бинасы булмый. Үзенә хас энергия белән, армый-талмый артыннан йөреп, ул театрны биналы итә. Аннан соң театрның иҗади составын киңәйтә, киемнәр тегү, чәчтараш, бутафор, реквизит, яктырту цехлары, артистлар һәм сәхнә эшчеләре өчен уңайлы шартлар тудыра. 18 кешедән торган оркестр булдыра. Дирижер итеп танылган композитор Александр Ключаревны чакыра.

Театрның репертуарында сәнгати яктан тирән эчтәлекле әсәрләр була. Театр ел әйләнәсе бертуктаусыз эшли. Җәй айларында баркас таккан моторлы көймә яллап, Әстерхан өлкәсендәге авылларга мәдәни хезмәт күрсәтә, Сарытау өлкәсенә, Донбасс шахталарына барып, тамашаларын тәкъдим итә. Ул чакта Әстерхан театрының спектакльләрендә танылган артистлар Зәйни Солтанов, Шакир Шамильский, Габдулла Уральский да катнаша.

Мәскәүдән килгән театр белгечләре Әстерхан татар театрын Казан театрыннан кала икенче урында торучы театр, дип бәяли. Әстерхан Татар дәүләт театрында Касыйм Шамил 1933 елга кадәр эшли. Ә 1933-34 елларда Казан Татар яшьләр театрының баш режиссеры вазифасын башкара. 1934 елдан исә - Татар дәүләт академия театры артисты.

Касыйм Шамил - үзенә генә хас үзенчәлекле образлар иҗат иткән күренекле артист. Моңа ышану өчен ул башкарган төп рольләрне санап китү дә җитә, дип уйлыйм. Алар: Сираҗетдин - «Банкрот» (Г.Камал), Динмөхәммәт - «Яшә, 3өбәйдә, яшим мин!» (С.Рәмиев), Кулигин - «Яшенле яңгыр» (А. Островский), Лука - «Тормыш төбендә» (М. Горький), Полоний - «Гамлет», Шут - «Король Лир» (В. Шекспир), Әхтәри - «Таш кыялар» (Т.Гыйззәт), Суфый - «Шәмсекамәр» (М. Әблиев), Хаҗи - «Миңлекамал», Шәйхулла - «Тормыш җыры» (М. Әмир), Конюков - «Көннәр һәм төннәр» (К.Симонов), Хуҗа - «Хуҗа Насретдин» (Н. Исәнбәт) һ.б.

«Хуҗа Насретдин» спектакленә һәм Касыйм абыйга бәйле бер кызыклы хәл дә искә төште. Аны театрның өлкән артистлары сөйләгән иде. Хуҗа Насретдин ролен дублер буларак ике артист башкара икән: берсе - СССРның халык артисты Хәлил Әбҗәлилов, икенчесе - Татарстанның халык артисты Касыйм Шамил. Хәлил Әбҗәлилов бик шаян кеше була, күрәсең, Касыйм абый белән бераз гына шаяртып алырга уйлый.

- Кара әле, Касыйм, - ди ул. - Киләсе спектакльдә син уйныйсың бит. Черек күл циркына үзбәк артистлары килгән, биш-алты ишәкләре дә бар икән. Шулардан бер ишәк сорап ал, Хуҗа Насретдингә бирмичә калмаслар. Күз алдына китер әле чын ишәк белән уйнауның эффектын, татар театры тарихына мәңгегә кереп калачаксың.

Касыйм абый, шактый уйланып йөргәннән соң, яхшы фикер бит бу, дип, циркка йөгерә. Билгеле инде, үзбәкләр Касыйм абыйга, теләгән ишәгеңне сайлап ал, диләр. Ул кечкенә генә, матур гына бер ишәкне сайлап ала да, Дзержинский урамына чыгып, ишәкне сыйпый-сыйпый театрга таба алып бара. Казан малай-шалайлары тере ишәк күргәнмени, боларны театрга кадәр гөр килеп озата баралар. Касыйм абый ишәкне театр ишегалдында калдырып, кечкенә генә матур палас каплап, аны «артист» кыяфәтенә кертә. Менә көткән тарихи көн дә килеп җитә. Бүген сәхнәдә «Хуҗа Насретдин» спектакле. Артистлар, сәхнә эшчеләре, нәрсә булыр икән, дип кызыксынып карап тора. Касыйм абый ишәкне сәхнәгә алып керә, ул карышмый, Хуҗа артыннан бара. Менә болар сәхнәгә килеп тә чыга. Чыннан да, тамашачы «ах» итә. Ишәкнең колагы да селкенә, койрыгын да болгап ала. Касыйм абый монологын сөйли башлауга, тамашачылар бөгелә-сыгыла, шаркылдап көлә башлый, сәхнә артында артистлар тәгәри-тәгәри көлә. Шулчак Касыйм абыйның күзе идәнгә төшә, ә анда әкрен генә суга охшаган сыекча агып бара. Ул шунда хәлне аңлап ала, баксаң, ишәк ишегалдына чыкканны көтеп тормаган икән. Хуҗа ишәкне сәхнәдән алып чыгып китмәкче була, ә ишәк киреләнеп тик тора. Шунда бер сәхнә эшчесе пәрдәне яба һәм ишәкне җайлап кына сәхнәдән чыгаралар. Шулай итеп, Касыйм абый Хәлил Әбҗәлиловның киңәше белән кызык хәлдә кала.

Шунысын да әйтергә кирәк, Касыйм Шамил, Казанда беренче үзешчән театр коллективы оештырган шәхес буларак, үзешчән сәнгать коллективларына гомер буе методик һәм гамәли ярдәм күрсәтеп яшәде. 1960 елларда ул Татарстанның X еллыгы исемендәге мәдәният сараенда эшләп килгән татар халык театрын шефлыкка алып, спектакльләр куйды һәм үзе дә халык театры артистлары белән спектакльләрдә катнашып, күркәм образлар иҗат итте. Минем үземә дә кайбер спектакльләрдә аның белән бергә уйнарга туры килде. Актерның уен алымнарын карап тору, образ иҗат итү серләрен өйрәнү үзенә бер аерым театр мәктәбе булды.

Касыйм абыйның киңәше беләндер, дип уйлыйм, В.Ленинның юбилеена багышлап, Бөгелмә шәһәрендә яшәгән драматург Габдулла Баһаутдиновның сәнәкчеләр фетнәсен чагылдырган «Соңгы кара кош» драмасын куярга булдылар. Прологта Ленин роле дә бар иде, бу образны эшләүне миңа тапшырдылар. Мин тырышып юлбашчы образын эшләргә керештем. Мәскәүгә, Мавзолейга барып кайттым, Ленинның китапларын укырга тырыштым. Кинопрокаттан Ленин турында нәфис һәм документаль фильмнар алып кайттылар, аларны карап, юлбашчының йөрешен, сөйләшүен, хәрәкәтләрен өйрәндем. Шулай итеп, «полный ход» Ленин булырга әзерләндем. Гомумәнхалык театрының бу спектакленә булачак юлбашчы образына игътибар бик көчәйде.

Парикларны эшләү, әзерләү Г.Камал театрыннан Галина Әюповага йөкләнде, гример итеп Касыйм Шамил, образны эшләүдә ярдәм итәргә үзләре дә Ленин образын тудырган Габдулла Шамуков белән Нәҗип Гайнуллин билгеләнде. Алар чиратлап безнең мәдәният сараена килеп, бик тырышып эшләде. Минем күп вакытым «р» авазын сакаурак итеп әйтергә өйрәнүгә китә иде. Нәҗип ага миңа болай диде: «Камил, «р» авазын Ленинча әйтергә өйрәнәм дип вакытыңны әрәм итмә. Аны «выпячивать» итәргә кирәкми. Ул бит аның физик «недостатогы». Бик әйтергә теләсәң инде, берәр җөмләсендә әйтеп куй да, бүтән азапланма. Аның эчке дөньясын матур итеп бирергә кирәк». Мин шулай эшләргә тырыштым да.

Спектакльгә әзерлек, гомумән, бик яхшы барды. Менә прогон репетицияләре дә килеп җитте. Юлбашчы образына киемнәр дә әзер булды, Ленин ул заманда «бульдог» маркалы ботинка кигән икән, бер итекчедән аны да тектерделәр. Галина Әюпова парикларны да әзерләп бетерде, Касыйм Шамил дә грим ясарга әзер икәнен белдерде.

Генераль репетиция көне килеп җитте, безнең әзерлекне тикшерергә райкомнан, Республика халык иҗаты йортыннан, заводның профсоюз комитетыннан вәкилләр килергә тиеш, диделәр. Мине грим белән репетиция ясаласы көннәрдә, КПССның Казан шәһәре комитеты беренче секретаре Рәшит Мусин рөхсәте белән, эштән иртәрәк җибәрәләр иде.

Шулай итеп, генераль репетициягә әзерләнер өчен Касыйм абый белән икәү грим бүлмәсенә бикләндек. Каршыда зур гына Ленин портреты, көзге тора. Касыйм абый эшкә тотынды, грим салу кимендә 3-4 сәгать вакытны ала, безнең янга бер кешене дә кертмиләр. Бервакыт грим эше бетте, көзгегә карыйбыз, ләкин Ленинга охшашлык юк дип әйтерлек. Касыйм абый аптырашта калды, көне дә бик җаваплы бит, җитмәсә. Сәхнәгә чыгып, утлар белән эшләп карыйбыз, халык әйтмешли, алай итәбез, болай итәбез, ә охшашлык юк та юк.

Яңадан грим бүлмәсенә кереп утырдык. Касыйм абый бик җентекләп бер миңа карый, бер - портретка, шуннан ул маңгаена «чап» итеп сугып, кычкырып келт-келт көлә башлады (ул шулай матур итеп көлә иде). «Камил, кара әле, - диде ул, - без Ленинның кашларын дөрес ябыштырмаганбыз бит. Аның бер кашы астарак, икенчесе өскәрәк карап тора. Хәзер бөтенесе дә үз урынында булыр». Һәм чыннан да, кашларны алыштырып ябыштырган идек, менә дигән Ленин бабай килде дә чыкты.

Премьераны барыбыз да көтеп алдык, зал тамашачы белән тулы иде. Сәхнә әле ябык. Ленин (картиналарда күренгәнчә дип әйтерлек) эскәмиядә утыра. Әкрен генә пәрдә, ачыла, залда тынлык. Менә, юлбашчы уйларыннан арынып, каядыр барырга әзерләнеп, утырган җиреннән тора. Шулчак тамашачылар да урыныннан торып, мине алкышларга керешә.

Спектакль бик уңышлы үтте, башка рольләрдә дә халык театрының әйдәп баручы артистлары уйный иде. Шулай итеп, Татарстанда да беренче тапкыр үзешчән театр сәхнәсендә Ленин образы иҗат ителде. Ә мин КПСС өлкә комитеты һәм Татарстан Министрлар Советының Мактау грамотасы белән бүләкләндем.

Шулай итеп, мин республикада Ленинны уйнаган бишенче артист булдым. Менә алар: Габдулла Шамуков, Нәҗип Гайнуллин, Шәүкәт Биктимеров, Әнвәр Фәсхетдинов, Камил Саттаров.

1967 елны мине Казан шәһәренең Урицкий исемендәге мәдәният сараена татар театр коллективы оештырырга чакырдылар. Ризалыгын сорап, үзем белән Касыйм абыйны да алдым. Күп кенә авырлыкларны җиңеп, без аның белән бу мәдәният сараенда республикабызның театр коллективларына, халык театрларына үрнәк булырлык коллектив тупладык. Биредә режиссер буларак куйган спектакльләрем Бөтенсоюз, Бөтенрусия, республика конкусларында, фестивальләрендә лауреат булды.

Касыйм абый минем белән татар халык театрында 10 елдан артык эшләде, бик оста итеп гримнар салды, яшьләрне актерлык осталыгына өйрәтте. Үзе дә һәвәскәр артистлар белән спектакльләрдә уйнарга һич кимсенми иде.

Оста оештыручы, режиссер, артист булу өстенә, Касыйм абый әле драматург та иде. Аның басылып чыккан һәм профессиональ, һәм үзешчән театрларда куелган пьесалары шактый: «Җәмилә», «Сыйлаганда су эч», «Җуа җыены», «Аҗаган», «Тар тыкрыкта», «Өйләнмәгән җизни», «Ай тотылган кичтә»...

Нәтиҗә ясап шуны әйтәсем килә: күпкырлы талант иясе, искиткеч тыйнак, сөйкемле, кешелекле, татар профессиональ театрын төзүдә армый-талмый хезмәт иткән, халкыбызның олуг шәхесе Касыйм ага Шамил белән озак еллар бергә эшләвем һәм иҗат итүем белән үземне бик тә бәхетле саныйм. Иҗат юлымда мин аңардан бик файдалы һәм күпкырлы һөнәри белем алдым. Һәм чын күңелдән Касыйм Шамилнең театр мәктәбен үттем, дип горурланып әйтә алам.

Камил САТТАРОВ,
режиссер, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре.

.Касыйм Шамил (беренче рәттә сулдан өченче) М.Урицкий исемендәге мәдәният сараеның татар халык театры артистлары белән. 1965 ел.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: