Мәдәни җомга

ТӨРКИ ДӨНЬЯНЫҢ ҮЗ ХАТЫЙБЫ

Галим дустыбыз Хатыйп Миңнегуловка 75 яшь... Йа, Хода, шундый олпат яшькә дә килеп җиттемени безнең кордаш-чордашлар, ике гасыр (!) чигеннән узган бәхетле язмыш - озын гомер ияләре. Ядыма Наҗар Нәҗминең өлкән каләмдәше Сәйфи Кудашны зур юбилее белән котлап язган шигыреннән мәгълүм юллар килә (бу шигырьне күпләр, шул исәптән Хатыйп дус...

Галим дустыбыз Хатыйп Миңнегуловка 75 яшь...


Йа, Хода, шундый олпат яшькә дә килеп җиттемени безнең кордаш-чордашлар, ике гасыр (!) чигеннән узган бәхетле язмыш - озын гомер ияләре. Ядыма Наҗар Нәҗминең өлкән каләмдәше Сәйфи Кудашны зур юбилее белән котлап язган шигыреннән мәгълүм юллар килә (бу шигырьне күпләр, шул исәптән Хатыйп дус та яхшы хәтерлидер, дип беләм):

Килде дә ул, килмәде дә кебек,
Җитмеш бишне төяп, алтын көз.
Җитмеш биш яшь яши алган кеше
Болай да бит бөек, үлемсез...

«Алтын көз»не «алтын нурлы яз»га алмаштырсак, калганнары туры килеп тора икән ләбаса: олуг галимебез, укытучы-тюрколог, төрки дөньяның бөек рухын армый-талмый киләчәккә илтүче, шул юлда, димәк, үз халкына хезмәттә дә янып яшәүче милләтпәрвәр шәхес, танылган җәмәгать эшлеклесе, хәтта ки инде яшь буынның остаз - «пир»е булган замандашыбыз Хатыйп Йосыф улы да гомеренең алтын көзен шулай шагыйранә һәм солтанатлык белән каршылауга лаек, дип ышанам.

Мәдәният елы дип игълан ителеп, күп бәйрәмнәре, шул исәптән Тукаебыз дөньяга килгән һәм Туган тел, Шигърият көне булып уза торган олуг бәйрәмгә, Язучылар берлегенең 80 еллыгы чаралары да кушылып, төрки дөньяның әдип-шагыйрьләре дә пайтәхетебезгә җыелып, үткәрелгән быелгы чаралар яктылыгында милләтнең чын зыялы улларының юбилейлары, аларның эш-хезмәтләре дә ачыграк, җетерәк күзаллана. Менә мин дә бүген Хатыйп дустыбызның китапларын күздән кичерәм, аның күпләребез күз алдында узган гомерен, фәнни һәм иҗади юлын уйлыйм һәм, сокланып, «Машалла!» дим. Минем китап шүрлегенең түрендә булган кайберләрен генә атап та үтәм: «Татарская литература и Восточная классика» (1993). (Вопросы взаимосвязей и поэтики), «Дөньяда сүземез бар» (1999). (Мәкаләләр, чыгышлар, юлъязмалар), «Гасырлар өнен тыңлап» (2003). (Укытучылар, педагогика көллиятләре, югары уку йортлары студентлары өчен методик кулланма), «Гасырлар арасында уйланулар» (2010) (нәкъ менә халыкларның мәдәни багланышлары, төрки дөнья турында яну - борчылулар тулы китап!). «Записи разных лет» (2010). (Татарская литература: теория , поэтика, и взаимосвязи) һ.б.. Г.Исхакый һәм мөһаҗир әдипләр иҗатын, С.Сараи, Котб һ.б. ядкәр-китапларны дөньяга чыгару. Җәмгысы 900дән артык публикация! - татар, урыс, төрек, инглиз, казах, таҗик һ.б. телләрдә басылган мәкаләләр, докладлар... Күп бу!

1939 елның 12 маенда Зәй районы, Апач авылында дөньяга килеп, әтисе сугышта һәлак булып, затлы нәселдән чыккан әнисе тәрбиясендә үскән, белемгә омтылган, төрле авылларга йөреп, мәктәп тәмамлагач, Казан университетының 1944 елдан бирле төрле төбәктәге татар яшьләрен үзенә чакырып торган мәшһүр татар теле һәм әдәбияте бүлегенә укырга кереп, тормыш һәм җан-рух максатын шунда тапкан - үзе дә фән һәм укыту юлына килгән Хатыйп бит ул! Күпләребез кебек, дип тә әйтәсе килә (и, газиз, изге рухи түр-почмагыбыз, син дә юк бит инде хәзер...) Шул юлда ирешкән шан-дәрәҗәләрен дә санап чыгарга тиешмен дип беләм (хисап көннәре бит!): ул - филология фәннәре докторы (1993 елдан); университетның атказанган профессоры; Русия Гуманитар фәннәр академиясе академигы, Татарстанның һәм Русиянең атказанган фән эшлеклесе; Татарстанның фән һәм техника өлкәсендәге Дәүләт бүләге иясе; «Халыкара ел кешесе» (Кембридж, 1998); Казах-төрек университетының (Төркестан шәһәре) шәрәфле профессоры; «Казан утлары», «Билге» (Төркия), «Тюркология» (Казахстан) журналларының редколлегия әгъзасы; Казанда «Тукай җәмгыяте» рәисе һ.б.

Йа, Хода, күпме эшләр, күпме багланышлар! Төрки дөньяның чын үз Хатыйбы бит инде галимебез: аның тынгысыз эшчәнлеген төрки һәм башка республикаларда да яхшы беләләр, таныйлар лабаса! Адашы Хатыйп Госманнан мирас бу хатыйблык (ораторлык) сәләтен Астанада, Баку, Ашхабад һәм Анкара-Истанбулларда ясаган чыгышларыннан яратып, белеп калганнардыр, дим... Ә инде Мәскәү, Ленинград, Уфа, Сембер вә Себер калаларын әйтәсе дә юк. Үзебездә булган олуг затларыбызга (Г.Исхакый, Г.Тукай, Р.Фәхретдин, З.Кадыйри, Т.Ялчыгол һ.б.) багышланган юбилей, конференция, укуларда ясаган доклад-чыгышлары да һәммәбезгә мәгълүм. Ул Чаллы, Алабуга, Әлмәт, Чистай, Арча һ.б. якларга еш йөри, андагы студентлар, йә мәктәп укытучылары, укучылар белән даими очрашып тора. Йә мондый эшчәнлеккә ничек сокланмыйсың? Галим-педагогның үз коллегалары иҗаты һәм эшчәнлегенә һәрчак игътибарлы һәм ихтирамлы булуын да тоеп яшибез: бу - шул ук элекке газиз университетыбыздан белем алып чыккан А.Әхмәдуллин, Р.Ганиева, Н.Хисамов, Ф.Хисамова, М.Бакиров, Ф.Галимуллин, Т.Галиуллиннар белән иҗади-дустанә мөнәсәбәтендә, яшьрәк буын галимнәргә таләпчән, кайгыртучан, җылы карашында да чагыла. Шактый еллар татар әдәбияте кафедрасын да җитәкләде әле ул. Аһ, соңгы могиканнарыбыз!

Күпне белү, аң-зиһененә күпне сыйдыру, колачлый алу аның һәр эшендә (хәтта оста тамада булуында да!) чагыла: ул күпьяклы, колоритлы шәхес һәм бик принципиаль, хәтта ки үҗәтлек белән үк үз сүзенә, мәсләгенә, милли рухына һәрчак тугры кала - без моңа нык ышанабыз. Биредә минем, Хатыйп дустыбызның Язучылар берлеге даирәсендә дә абруйлы кеше булуын әйтеп китәсем килә. Шунысы да бар: язучыларның байтагы - аның шәкертләре дә... Ул каләмдәшләрен даими укып бара, фикерләрен язып чыга, кирәк чакта яклый да белә, ярдәм кулын да суза - моны да күпләребез яхшы белә. Бу юлларны язучы да аның кайгыртучан мөнәсәбәтен һәр даим тоеп яши. Мәсәлән, казах Магҗан Җомабаев белән үзбәк Чулпан шигырьләрен тәрҗемә иткәндә мин нәкъ менә аның киңәшенә, белеменә, күп телләр белүенә, төрки дөньяны тирән аңлау тәҗрибәсенә таяндым - рәхмәт аңа! Гомумән, шәхсән, шәрекъ, төрки дөньяга якынаюым белән мин сабакташымның ярты гасырга сузылган эчкерсез, садә, дуслык белән ныгытылган акыл һәм йөрәк сабакларына бурычлымын һәм мәңгегә рәхмәтлемен. Шушы көннәрдә генә алган сабакларымның яңасы - галимнең иҗат юлының югары бер гомумиләштерү мисалы булган дүрт китабы дөнья күрде: «Этапы развития тюрко-татарской, античной и русской литератур» дигән 300 битле монографик хезмәте һәм «Тюркское словесное искусство» дип аталган, бөтен төрки сүз дөньясына фәнни караш белән тулы, тарихи экскурс ясалган бик кирәкле, нәкъ вакытында дөнья күргән тансык рисаләсе... Рисалә дигәннән, ул басмага әзерләгән тагын бер китап - «Рисаләи Газизә» дә дөнья күреп, Милли китапханәдә бик зурлап аны тәкъдим итү кичәсе уздырылуын да әйтеп узыйк. Шулай ук «Шәрекъ классикасы һәм татар әдәбияте» (укыту әсбабы) китабы дөнья күрү дә нур өстенә нур булды.

Ә беренче аталган китабында нәкъ менә кешелек тарихы, мәдәнияте, әдәбияте, сәнгате нәкъ бер тоташ организм кебек яшәве, төрле вакытта төрлечә үсеш кичерсә дә, әдәбиятләр, мәдәниятләрдә типологик охшашлык булуы, гомум бер канунга буйсынып, үзара багланышта үсүе - әле моңарчы әйтелмәгәнчә, яңача, кызыклы гомумиләштерүгә китерә; нәтиҗәдә ерак антик чорлар белән урыс, татар әдәбиятләре якыная, вакыт һәм икълимнәр юкка чыга кебек. Ышандырырлык дәлилләр таба автор! Төрки Сүзнең, Рухның борынгылыгына, төрки әдәбиятләрнең, күп олуг исемнәрнең бөтендөнья мәдәни хәзинәсенә зур өлеш кертүләрен дә белеп, горурланып яза ул. Һәм төрки, шул исәптән татар милли Сүзенең, теленең үлемсезлегенә дә ышана, тәкърарлый. Шуңа да төрки дөньяның танылган үз хатыйбы дип атыйбыз да без галимне!

Шулай, 75 яшь - бакча-гомернең, «эш агачы»ның иң җимешле, пешкән «милли мивә»ләре белән үзенә ымсындырып торган вакыты. Күрә генә белик тә, үрелеп ала гына белик! Тукай әйткәнчә: «Голумең (гыйлемнәр) бакчасында... идәлем сәйран...» Хатыйп дустыбыз да шундый бакча иясе. Мин шуңа ышанам.

Рәдиф ГАТАШ,
Татарстанның халык шагыйре.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: