Мәдәни җомга

ТӘМУГНЫ КИЧКӘН ШАГЫЙРЬ

Татарстан Милли музееның әдәби салонында каһарман-шагыйрь Фатих Кәримнең тууына 105 ел тулу уңаеннан "Бер адым да артка чигенмәгән" дип исемләнгән әдәби-музыкаль- фәнни утырыш булып узды. Анда шагыйрьнең кызы Ләйлә Кәримова, Татарстанның халык шагыйре Ренат Харис, филология фәннәре докторы Фоат Галимуллин, ТР Язучылар берлеге рәисе урынбасары Рәмис Аймәт, язучы һәм галим...

Татарстан Милли музееның әдәби салонында каһарман-шагыйрь Фатих Кәримнең тууына 105 ел тулу уңаеннан "Бер адым да артка чигенмәгән" дип исемләнгән әдәби-музыкаль- фәнни утырыш булып узды. Анда шагыйрьнең кызы Ләйлә Кәримова, Татарстанның халык шагыйре Ренат Харис, филология фәннәре докторы Фоат Галимуллин, ТР Язучылар берлеге рәисе урынбасары Рәмис Аймәт, язучы һәм галим Галимҗан Гыйльманов, шагыйрьнең иҗатын өйрәнүче журналист, җәмәгать эшлеклесе Римзил Вәлиев, шагыйрьнең кардәше, отставкадагы полковник, профессор Әмир Гыйльманов, әдәбият тәнкыйтьчесе, филология фәннәре кандидаты Рамил Сарчин катнашты һәм чыгыш ясады.


Фатих Кәрим - гаять фаҗигале язмыш иясе. Башкортстанда, Дим елгасы буенда урнашкан Ает авылында кадерле төпчек бала булып дөньяга килгән, гүзәл табигать белән аралашып үскән Фатихка, Казанга килеп, белем алу, мәхәббәтен очрату, гаилә кору, үлемсез әсәрләр иҗат итү кебек шатлык-сөенечләр кичерү белән бергә, тормышның авыр сынаулары аша да үтәргә туры килә. Мулла баласы икәнлеген яшергән, дип, аны эзәрлеклиләр, "халык дошманы" ясап төрмәгә үк ябып куялар. Ә инде көзге бер көндә мәхбүсләрне баржага төяп, диңгезгә алып чыгалар һәм ут төртәләр. Шунда 2 тоткын диңгезне йөзеп чыгып, исән кала. Аларның берсе Фатих Кәрим була. 4 ел төрмәләрдә газап чиккәннән соң, акланып кайткач та, ул гаиләсе янында нибары 2 атна яшәп өлгерә, 1942 елның соңгы көннәрендә фронтка китә.

- Дөньяда тиңдәшсез батырлыклар була. Шундый каһарманлыкларның берсен шагыйрь Фатих Кәрим кылган. Бөек Ватан сугышының башыннан ахырына кадәр диярлек ул фронтның алгы сызыгында кулына корал тотып сугышкан һәм 150гә якын шигырен, 8 поэмасын, 2 повестен, 1 пьесасын автомат түтәсенә куеп язган. Мондый үрнәк башка халыклар әдәбиятендә билгесез, - диде Татарстанның халык шагыйре Ренат Харис үз чыгышында.

Фатих Кәрим 1945 елның 9 февралендә Көнчыгыш Пруссия җирләрендә сугышканда геройларча һәлак була. Бу көнне ул 3 тапкыр яралана, соңгы пуля шагыйрьнең гомерен өзә. Фронтта күрсәткән батырлыгы өчен Фатих Кәрим Кызыл Йолдыз ордены, I дәрәҗә Ватан сугышы ордены белән бүләкләнә.

- Миңа Калининград өлкәсендә шагыйрьнең каберен зыярәт кылырга туры килде. Анда Ф.Кәримнең рәсеме төшерелгән һәйкәл куелган. Бу төбәктә аның исемен безгә караганда да хөрмәтләп, олылап яшиләр кебек тоелды, - диде Язучылар берлеге рәисе урынбасары Рәмис Аймәт. Ул шулай ук Фатих Кәримнең иҗатын фәнни яктан өйрәнү кирәклеген, китаплары басылып торса да, аларның сатуда булмавын да искәртте.

Профессор Фоат Галимуллин үз чыгышында белдергәнчә, Фатих Кәрим кызы - Ләйләсе белән дә бәхетле. "Ләйлә ханым әтисенең хатларын, истәлекләрен, шигырьләрен барлап, бөртекләп җыеп, халкыбызга җиткерә барды. Ф.Кәримнең "Соңгы дәфтәр" дигән китабы да Ренат Харис идеясе һәм Ләйлә Фатих кызы тырышлыгы белән укучыларга иреште", - диде ул. Галим шулай ук Фатих Кәримгә кагылышлы материалларны җыю, туплау эшенең тиешле дәрәҗәдә булмавын да әйтте. "Ф.Кәрим заманында А.Шамов белән бер бүлмәдә утырып эшли. Афзал аганың бай архивында Фатих Кәримгә кагылышлы язмалар да бар. Безгә әлеге байлыкны алып калырга, өйрәнергә кирәк", - диде Ф.Галимуллин.

Галим Рамил Сарчин Фатих Кәримнең тормышын, иҗатын өйрәнеп, документаль әсәр язып, Татарстан китап нәшриятенә тапшырган. "Китап бик мәгълүматлы. Анда моңа кадәр бигүк билгеле булмаган материаллар күп. Патриот-шагыйрь иҗаты белән дә, язмышы белән дә бөек. Әмма аны физик үлеменнән соң да үтерергә, аның турындагы хатирәне җуярга теләгәннәр" , - дип сөйләде ул.

Язучы һәм галим Галимҗан Гыйльманов кичәдә катнашучыларны патриот-шагыйрьнең берничә хаты белән таныштырды. Фатих Кәримнең пулялар сызгырганда, бомбалар шартлаганда да әдәби иҗат белән яшәвен искәртте.

Шагыйрьнең якташы, журналист Римзил Вәлиев Ает урта мәктәбендә Ф.Кәримнең музее, аның янында һәйкәле булуы турында сөйләде. Ает мәктәбендә шагыйрьгә багышланган күптөрле кызыклы чаралар үтә, анда Фатих Кәрим укулары уздырыла икән. "Шагыйрь җырларга керткән Казанда да аңа чәчәкләр куярлык һәйкәл булырга тиеш", - диде ул.

Ләйлә апа Кәримова, әтисенең батырлыгына күрә, үзенең гаять күп дуслары булуы, Бишбүләк, Ает, Уфа, Дмитров, Бәләбәй, Багратионовски, Калининград, Татарстан музейлары белән тыгыз элемтәдә яшәве турында сөйләде. Милли музейның генераль директоры урынбасары Фәния Степанова исә Ләйлә апаның музейга әтисенең бәһасез ядкәрләрен бүләк итүен, ел саен экспонатларны тулыландыра торуын әйтте.

Утырыш барышында да экран аша Фатих Кәримнең Милли музейда сакланган истәлекләре - шинеле, хатлары, китаплары, кызлары Ләйлә белән Аданың рәсемнәре, фотосурәтләр күрсәтелеп барды. Шунда игътибарны бер йөзек җәлеп итте. Ләйлә апа кичәдә катнашучыларны бу ядкәрнең тарихы белән таныштырып үтте.

1956 елда Ташкентта язучыларның халыкара конференциясе уза. Анда Азия, Африка илләреннән дә күп әдипләр катнаша. СССР делегациясе составында Назыйм Хикмәт, Константин Симонов кебек мәшһүр язучылар белән бергә, тәрҗемәче сыйфатында Фатих Кәримнең Гобәйдә апасының кызы Зөһрә дә була. Шунда Гыйрактан килгән әдип Сәләх бахр Әл-Улюм үзен Зөһрә белән таныштыруларын үтенә. Ул Гыйрак төрмәләрендә 17 ел сәяси тоткын булып утырып чыккан шактый өлкән яшьтәге кеше була. Язучы Гыйрак халкының Фатих Кәримгә, аның язмышына, иҗатына ихтирам билгесе итеп, кулындагы йөзекне салып, Зөһрә ханымга бүләк итә. "Минем үзем белән Гыйрак Президенты Касыйм рәсеме төшерелгән йөзектән башка бернәрсәм дә юк. Зинһар өчен кабул итеп алыгыз", - ди ул. Еллар узгач, Ләйлә апа исә бу кадерле ядкәрне Милли музейга бүләк итә.

Кичәдә Ренат Харис искәртеп үткәнчә, Фатих Кәрим - гаҗәеп язмыш иясе. "Аның хатыны Кадрия Ишукова белән бер-берсенә язган хатларын хронологик тәртиптә биргәндә генә дә елый-елый укырлык әсәр туар иде. Еш кына бармактан суырып, ир-хатын язмышлары турында повестьлар язабыз. Ә менә М.Җәлил, А.Алиш, Ф.Кәрим кебек батырларыбыз язмышы читтәрәк кала", - диде Ренат Харис. Ул Фатих Кәрим турында "Атаклы кешеләр тормышы" (ЖЗЛ) сериясеннән әсәр язылырга тиешлеген дә әйтте.

Кичәдә шулай ук Казан консерваториясе профессоры Марат Әхмәтов, Татарстанның халык артисты Рөстәм Маликов, ТРның атказанган сәнгать эшлеклесе Инсаф Абдулла һәм театр училищесы студентлары, Казанның 170 нче мәктәбе укучылары чыгыш ясады.

Гаять җылы, мәгълүматлы бу кичәне әдәби салонның хуҗабикәсе, Милли музейның өлкән фәнни хезмәткәре Флера Дәминова оештырды һәм алып барды.

Сөембикә КАШАПОВА.


Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: