Татарның бөек артисты Хәлил Әбҗәлилов
Мәскәүнең М.Щепкин исемендәге театр училищесында укыган татар студиясенең язмышын Хәлил абый Әбҗәлилов хәл итте дисәк, дөрес булыр, чөнки ул безне укытып чыгару өчен бөтен күңелен, көчен бирде. Татар академия театрына яшь алмаш кирәклеген дә дәүләт җитәкчеләренә аңлата алды. Хәзер Камал театрын Наил Дунаев, Ринат Таҗетдинов, Равил Шәрәфиев, Фирдәвес Әхтәмова, Гөлсем...

Без Хәлил абыйга үтә рәхмәтлебез. Ачлы-туклы йөргән чакта ашатты, кияргә кием булмаганда киендерде, бүтән милләтләр алдында ким-хур булмавыбызны теләде, чөнки безнең белән таҗиклар, молдаваннар, монголлар һәм башка бик күп милләт балалары укый иде. Мәскәүгә килгән саен хәлне белеп, ничек укуыбызны тикшереп, биш ел буе күзәтеп торды. Хәтта безнең «Тукай» спектаклендә бәләкәй генә бер рольне уйнап, диплом эшебезнең дәрәҗәсен күтәрде.

Хәлил абый Әбҗәлилов Ырынбур өлкәсе Мостафа авылында, Гали абый белән Фатыйма апа гаиләсендә дөньяга килә. Әтисе - авылның бик булдыклы балта остасы. 1905 елдагы корылыкта бөтен малларын суеп, алар Ырынбурга күчеп китәргә мәҗбүр була. Хәлил 13 яшендә беренче мәртәбә цирк карый, шунда клоун күреп шакката. Үзенең дә артист буласы килә, театрга мәхәббәте шул рәвешле цирктан башлана.
Беренче Бөтендөнья сугышы чыккач, Хәлилне армиягә алалар. Ул сугышта батырлык күрсәтә. Ләкин үзе дә инвалид булып кала - бер кулы күтәрелми иде. Бик озак больницаларда интегеп ятканнан соң, яшь егет дип кызганып, көч-хәл белән үлемнән коткарып калалар. Терелеп чыккач, ничек тә артист булам дип хыяллана. Үзе күргән, үзе кичергән михнәтләрне сәхнәдә чагылдырырга тели. Шуңа күрә Ырынбурның «Ширкәт» труппасына килеп, артист итеп алуларын сорый. Бу вакытта «Ширкәт» труппасының режиссеры Вәли абый Мортаза-Иманский була. Ул әйтә, иртәгә сәгать сигезгә кил, «Казанга сәяхәт» әсәрендә Идрис ролен уйнарсың, ди. Бу - маклер роле, ике көн репетицияләр ясала. Менә ул беренче мәртәбә сәхнәгә чыга. Зал тулы халык, аның йөзенә көчле утлар, йөзләгән күзләр төбәлгән. Ул каушавыннан нишләргә белми, үзен сәхнәдә шәп-шәрә калдырганнар кебек хис итә, шулхәтле каушый, хәтта ике сүзне кушып та әйтә алмый, ык-мык килеп тик тора. Партнеры, ачуыннан нишләргә белмәгәч, чыгып кит, тинтәк, дип, сәхнәдән куып төшерә үзен. Пәрдәне ябалар. Спектакль беткәч, режиссер Мортаза-Иманский аңа: «Синнән артист чыкмый, син безгә сәхнә корырга булышырсың, бүтән эштә ярдәм итәрсең», ди. Хәлил абый бу вакыйганы шулхәтле авыр кичерә ки, үз-үзенә: "Ничек кенә булса да барыбер артист булачакмын", - дип ант итә. Хәзер ул һәр көнне, айлар буе, иртә-кич татар, урыс артистларының уенын күзәтеп утыра. Аның өчен театр мәктәбе әнә шуннан башлана. Гогольнең, Островскийның, Шиллерның геройларын урыс профессиональ артистлар башкаруында кат-кат күрә.

Хәлил абый Октябрь революциясен бөтен күңеле, җаны белән кабул итә. Барлык изелгән халыклар: безнең, ниһаять, үз дәүләтебез була, республика төзибез, дип чын күңелдән ышана. Шуңа күрә Кызыл Армия сафларында татар-башкорт бригадалары акларны җиңүдә вакыты-вакыты белән хәлиткеч роль уйный. Дутов гаскәрләрен татар бригадасының тар-мар итүенә Хәлил абый шаһит була. Ул татар бригадасы каршында оештырылган театрга эшкә керә һәм җитәкчеләренең берсенә әйләнә. Гомумән, Хәлил абыйда оештыру сәләте көчле була. Татар бригадасы дип шуңа әйтәм, чөнки беренче спектакльләре Мирхәйдәр Фәйзинең «Галиябану»ы була. Урыс кешесе «Галиябану»ны карап утырмас бит инде. Бервакытны, әле «Ширкәт» труппасында эшләгәндә, Хәлил абыйга Галиябануның әтисе Бәдри ролен бирәләр. Гыйлемхан дигән артист белән бергә чиратлап уйнарга тиеш булалар аны. Хәлил абый, үзен бик зур артист санап, Гыйлемханга әйтә: «Син репетицияләр ясый тор, мин премьераны гына чыгып уйнармын, миңа репетиция кирәкми. Менә сиңа визиткам, күз карасы кебек сакла!» - ди. Шулай беркөнне репетициягә Вәли абый Мортаза-Иманский килә. Сәхнәдә Гыйлемханны күргәч, «Кайда Хәлил?!» дип кычкыра. Гыйлемхан шунда Әбҗәлилов әйткән сүзләрне әйтә. Кич белән Хәлил абый Бәдри ролен шулхәтле начар уйный ки, хәтта онытып бер күренешкә чыкмыйча да кала. Спектакль беткәч, Мортаза-Иманский: «Нәрсә, зур артист булдыңмы? Менә визиткаң», - дип визиткасын йөзенә бәрә. (Күрәсең, визиткада «татар халкының талантлы артисты Хәлил Әбҗәлилов» кебек сүзләр язылган булгандыр инде.) «Беләсеңме, син бүген театрга, иптәшләреңнең йөзенә төкердең! Син безнең эштә көне-төне эшләмичә генә уңышка ирешәм дип уйладыңмы? Синең бит театр белемең дә юк, син бит надан! Ичмасам, талантлы артистлардан уйнарга өйрән», - дип елатканчы сүгә. Шуннан соң Хәлил абый үзенә гомерлек сабак ала.


Күз алдына китерегез әле - 1921 елны Бохарада театр ачу. Әмма Хәлил абый бик оста оештыручы була. Беренче эше итеп армиядә хезмәт итүче яшь солдатлар, яшь кызлар арасыннан сәләтлеләрен җыя, «Бохараның җимерелүе» дигән агитка яздырып, шуны сәхнәгә куя. Сәхнәсе кайда диген, спектакльне әмир сараенда уйныйлар! Декорация кирәкми, кием кирәкми, реквизит кирәкми - бөтенесе әмирдән калган. Хәлил абыйның уенына шаккаталар, бигрәкләр дә килештереп уйный, әйтерсең лә гомер буе әмир белән бергә яшәгән. Хәлил абый башта, кешеләрдән сорашып, Бохара әмиренең сөйләшү рәвешен, үз-үзен тотышын, холык-фигылен өйрәнгән. Спектакльдә кулына әмирнең чын кылычын алгач, бөтен халык куркып, аптырап кала. Аның искиткеч шәп артист булуы турындагы сүз бөтен Бохарага тарала. Ул үзбәк халкының талантлы балаларын җыеп, Мәскәүгә укырга җибәрә. Ләкин булачак яшь артистларны юлда басмачылар суга батырып үтерә. Хәлил абыйны да бик нык кисәтәләр, әгәр театр уйнавыңны туктатмасаң, без сине дә үтерәбез, дип яныйлар. Шуңа күрә аны сакларга ике милиционер билгеләнә.

Үзе сөйләгән бер кызык хәл искә төште. «Рәвәт шакаллары»нда шундый бер күренеш бар, мулла бөтен халык алдында егет белән кызга никах укырга тиеш була. Күз алдына китерегез, 1924 елда үзбәк халкы ничек инде кинога төшсен, бөтен кеше, җаныбыз сурәттә кала дип, Аллаһы Тәгаләдән куркып, качып бетә. Шунда милиция, солдатлар халыкны бик нык куркытып (ягъни, төшмәсәгез, зинданга ябабыз, малларыгызны алабыз), акча биреп, кинога төшәргә мәҗбүр итә. Мулладан, матур, яңа киемнәр кидереп, чын никах укыталар. Ул вакытта телсез кино, тавыш язылмый. Төшереп бетергәч, муллага киемнәрен салып бирергә кушалар. Ләкин мулла киемнәрне бирми, никах укыган өчен ул миңа бүләк, аның йоласы шул, ди. Режиссер түзми, мулланың өстендәге киемнәрен салдырып ташлый. Шулвакыт бөтен халык, муллабызны талыйлар, дип, режиссерга, артистларга ташлана. Халык кычкыра, ишәкләр акыра. Әйтерсең лә дөнья купкан, артистлар көчкә качып котыла. Менә шул хакта Хәлил абый бик кызык итеп сөйли иде.


Мин Татар академия театрын 1957 елда Мәскәүдә Декада вакытында күрдем, аңарчы минем профессиональ татар театрын күргәнем юк иде әле. Миңа үзбәк, казах, кыргыз, төркмән, таҗик, әзәрбайҗан театрларын карарга туры килде. Болар бит - союздаш республика театрлары. Мөмкинлекләре зур, чөнки үзләренә күрә дәүләтләре дә бар. Татар театры исә боларның берсеннән дә ким түгел, киресенчә, өстен икәнлеген күрсәтте. Театрга билетлар сатылып беткән, тамаша заллары тулы, моңа Мәскәүдә яшәүче татарларның күп булуы да ярдәм иткәндер. Юк, алай гына түгел, татар артистының уены ул заман өчен сәнгатьнең югары баскычында булу да. Безгә хәтта Мәскәүдә татар театры ачарга тәкъдим иттеләр, ул гына да түгел, Советлар Союзының иң югары бүләге - Ленин ордены белән бүләкләделәр, мондый бүләк союздаш республика театрларына да бик сирәк эләкте.
Без, беренче курс студентлары, К.Тинчуринның «Зәңгәр шәл», Н.Исәнбәтнең «Хужа Насретдин», В.Шекспирның «Король Лир» әсәрләре буенча куелган спектакльләрдә күмәк сәхнәләрдә катнаштык. Шуңа күрә миңа Хәлил абыйны сәхнәдә күрергә насыйп булды. Хәлил абыйның Хуҗа Насретдин ролендә ничек уйнаганын гомеремдә дә онытасым юк. Равил Шәрәфи белән «Хуҗа Насретдин» спектаклендә Җиһангир ханның иң явыз, этләр кебек теләсә кемнең башын чәйнәп өзәргә әзер ерткыч сакчылар кыяфәтендә хан сараенда басып торабыз. Хан сараена керү түгел, безне күргәч тә кешенең куркуыннан йөрәге ярылып үләргә тиеш! Безне шулай киендерделәр, йөзебезгә шундый куркыныч грим салдылар. Менә бервакыт сәхнәгә Хәлил абый килеп керде, безгә күз кыса-кыса шундый итеп карады ки, мин нишләргә белми катып калдым, аның башындагы кәләпүш чукларын әле болай, әле тегеләй итеп, хан янына ничек кереп киткәнен сизми дә калдым!

Таҗи Гыйззәтнең «Ташкыннар» драмасын мин залда утырып карадым. Авылда туып-үскәнгәдер инде, андагы вакыйгаларны бик якын кабул иттем. Күп вакытта авыл тормышын сурәтләгән әсәрләргә ышанмыйсың, күңелең белән кабул итмисең, чөнки анда ялган күп була, нәкъ менә бүгенге көн кебек. Тормышта бернәрсә, театрда, телевидениедә бөтенләй башка нәрсә күрсәтәләр. Т.Гыйззәтнең «Ташкыннар» драмасы татар драматургиясендә иң көчле әсәрләрдән санала. Биктимер роле спектакльнең язмышын хәл итә торган рольләрнең берсе. Аның мәгънәсе шунда - кешедә мондый тормышта яшәү мөмкин түгел, бу тормышны үзгәртмичә, кеше үзенә бәхет тә, күңел тынычлыгы да таба алмый дигән фикер, авыл агае Биктимер язмышы аркылы, образлы итеп сәхнәдә күрсәтелә. Хәлил абыйның уйнаганын карагач, шаккаттым. Чөнки шулхәтле гади, табигый, тышкы яктан беркатлы булып күренсә дә, эчке дөньясы шундый бай, тирән, зирәк акыллы авыл кешесен сәхнәдә беренче мәртәбә күреп, сөенечемнән нишләргә белми утырдым. Хәлил абый сәхнәдә берсүзсез басып тора. Мин аның нәрсә уйлаганын, ниләр кичергәнен аңлап, тоеп утырам. Ул безгә, шәкертләргә, сәхнә сабагы биргән кебек булды, рольне ничек эшләргә, сәхнәдә үзеңне ничек тотарга, бигрәк тә сәхнәдә уйлый белергә кирәк икәнлегенә юл күрсәтте. Андый артист турында урыслар «он умеет держать паузу», диләр. Бер күренеш хәзер дә күз алдыннан китми. Тормышының иң чигенә җиткән Биктимер карт улы Мирвәли яшереп калдырган пистолетны шүрлектән эзләп таба. Юк, болай яшәп булмый, моның кирәге чыгар дип пистолетны кулына ала. Менә шушы күренеш мине тетрәндерде. Авыл кешесенең кулга корал алуын актер шундый сәнгати югарылыкта уйнады ки, күңелемнән менә шундый гади авыл кешеләре патша самодержавиесен бәреп төшергәннәр, урыс империясен җимергәннәр дигән бөек фикер узды. Әйткәнемчә, анда бит бер сүз дә юк, әмма барысы да аңлашыла. Әйе, чын артист менә шундый була ул! Үзара сөйләшкәндә ул, мин үз әтиемне уйнадым, ул шундыйрак кеше иде, дия торган иде.
В.Шекспирның «Король Лир»ында без барыбыз да катнаштык. Шуңа күрә миңа аны сәхнә артыннан карарга туры килде. Әлбәттә, мин «Король Лир»ны төркмән, таҗик, украин, урыс артистларының уйнаганын да караганым бар. Иң беренче игътибарым кыяфәтенә төште: бу - Король түгел дип әйтә алмыйсың, йөзендә үк ниндидер илаһи нур бар, сөйләшкәндә шулкадәр ышандыра ки, аны безнең арадагы тере кеше итеп кабул итәсең. Игътибар иткәнегез бардыр, корольләрне, чиркәүнең дин әһелләрен без гади кеше сыман кабул итәргә өйрәнмәгәнбез, аларның сөйләшүе, киемнәре, үз-үзен тотышлары безгә, гади кешенекенә охшамаган бит. Хәлил абыйдан сез ничек Король Лир роле өстендә эшләдегез, дип сорыйлар. Хәлил абый әйтә: «Мин дөньядагы 26 (!) артистның Лирны ничек уйнаганын өйрәндем, шуннан соң сүз бирдем: минем үз Лирым булачак, ул - татар Лиры!» Татар халкының борынгы тарихында да андый вакытлар булган бит. Шуна күрә Хәлил абыйны Англия короле дип кенә кабул итмисең. Бу - артистның уйнаган ролен үз тамашачысына якынайтырга тырышуыннан да килә. Әгәр син уйнаган роль татар тамашачысына тәэсир итми икән, ул спектакль юк дигән сүз! Хәлил абый Лир ролендә, әлбәттә, кеше язмышын ачып бирде. Иң кызыгы шул: әкрен-әкрен генә Король кешегә әйләнә. Аңлашылсын өчен, бик гади мисал китерәм. Әйтик, президент булган зат, эшеннән киткәч, бөтенләй икенче кешегә әйләнә! Монда да шушы мәгънә салынган, король чагында ул тормышның бөтен фаҗигасен, рәхимсезлеген, балаларының вөҗдансызлыгын күз алдына китерә алмаган, гади кешегә әйләнгәч кенә, тормыш шулай рәхимсез-вөҗдансыз икәнен аңлый. Гади халык мондый әшәке тормышта ничек яши ала икән, дигән фикерне җаны, йөрәге белән татыгач, акылдан яза. Күз алдымда яшен вакытындагы сәхнәсе! Күк күкри, яшен яшьни, көчле давыл куба, ул үзенең иң кадерле монологларының берсен сөйли, тавышы шулкадәр көчле - ул яшеннәрне, давылларны басып китә. Үзенең бәхетсезлеген, фаҗигасен табигать көчләреннән өстен итеп күрсәтә. Гомумән, гаиләдәге ата белән бала арасында башланган драманың трагедиягә әйләнүен Хәлил абый шундый эзлеклелектә башкара ки, аны гомере буе трагедияләр уйнау өчен туган трагик артист итеп кабул итәсең. Сүз дә юк, драма уйнау әле бер хәл, ә трагедия уйнау артисттан чиксез зур темперамент, көчле тавыш булу өстенә, акыл белән эшләүне таләп итә. Урыслар моны «иметь глубочайший замысел», диләр. Чөнки трагедия - артист уенында ул бөтенләй бүтән баскыч. Мин санап киткән рольләрне уйнаганда Хәлил абый Әбҗәлиловның артистлык сәнгате чәчәк аткан чагы иде. Бу рольләрне уйный башлаганда аңа 40-45 яшьләр булса, мин күргәндә 60 тан өстә иде. Бу инде акылның җиңгән чагы, безнең эштә исә иң кирәк әйбер - акыл, талантың булып акылың булмаса, мондый бөеклеккә күтәрелә алмыйсың.
Хәлил абыйны дөньяның иң бөек артистлары белән тиңләргә мөмкин: грузин Хорова, осетин Дхансаев, украин Бугма, урысның бөекләре - ул алардан һич кенә дә ким түгел иде. Мин моны үз күзем белән күргәнгә генә әйтмим, ә бит миңа шул заманның дөньядагы иң бөек артистларының уйнаганын карарга туры килде.
Комедиядә, драмада, трагедиядә мондый камиллеккә ирешкән артистлар дөньяда бармак белән генә санарлык. Юк, моны мин генә әйтмим, барча татар, урыс тәнкыйтьчеләре язып, сөйләп калдырган. Ул үзенең гомерен татар театрына багышлады. Аның данын бөтен Советлар Союзына күрсәтте. СССРның халык артисты исеменә лаек булды. Әгәр без шигърияттә - Габдулла Тукай, музыкада - Салих Сәйдәшев дибез икән, татар театрында исә мин күргән артистлардан - Хәлил Әбҗәлилов.
Әзһәр ШАКИРОВ,
Татарстан һәм Россиянең халык артисты.
.Хуҗа Насретдин ролендә.
."Котырган акчалар". Ф.Ильская, Х.Әбҗәлилов.
."Отелло". Яго роле.
."Ташкыннар". Х.Әбҗәлилов, Н.Гайнуллин, И.Гафуров.
.М.Горький. "Дошманнар". Татьяна - Ш.Әсфәндиярова, Бардин - Х.Әбҗәлилов.
."Эскадра һәлакәте". Стриженов ролендә.
."Тормыш чакыра". Профессор Полежаев ролендә.
Фотолар Г.Камал театры музееннан алынды.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз