Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шәхесләребез

Татар журналистикасының йөк аты

В.Гарифуллин инде 35 елдан артык милли журналистикага армый-талмый хезмәт итә

Татарстан Республикасының атказанган фән эшлеклесе, филология фәннәре докторы, профессор Васил Заһит улы Гарифуллин 1961 елның 1 октябрендә Татарстанның хәзерге Теләче районындагы Югары Кибәхуҗа авылында игенче гаиләсендә туа. Бабасы Гарифулла 1930 еллар башында “кулак” дип нахакка гаепләнеп, атып үтерелә. Васил кечкенәдән үк кызыксынучан булып үсә, гармунда уйнарга өйрәнә, мәктәп елларында ук “Яшь ленинчы” газетасы редакциясенә хат язып, туган авылына балалар әдибе Рабит Батулланы кунакка чакыра. “Әкиятче бабай” алдан хәбәр итмичә генә, кайтып төшмәсенме! Тере язучы килү авыл укучылары өчен сөенечле вакыйга булган, әлбәттә. Әнә шул чакта ук Васил күңеленә кешеләргә карата игелек кылу орлыгы салынган, әйләнә-тирәдәгеләрне шатландыру, ихлас ярату хисе тәрбияләнгән.


В.Гарифуллин “Журналистика” белгечлеге буенча Казан дәүләт университетын 1983 елда тәмамлый. Шул елдан башлап 1986 елга кадәр ТАССР “Гостелерадио” дәүләт комитетының Казан телестудиясендә хәбәрче булып эшли. “Яңалыклар” информацион программасы өчен республика районнарына чыгып оператив хәбәрләр җыя, колхоз-совхозларга барып, иген кырлары, ындыр табаклары һәм фермалардан репортажлар әзерли.

Аннары 1986-1989 елларда университетның аспирантурасында укый, фәнни җитәкчесе – академик Диләрә Тумашева иде. 1990 елдан татар журналис­тикасы кафедрасының ассис­тенты, аннан соң доценты һәм профессоры була.

В.Гарифуллин татар журналис­тикасының тарихын һәм теория­сен өйрәнү өлкәсендә әйдәп баручы белгечләрдән исәпләнә. Профессор җитәкчелегендә “Татар журналистикасы үсешенең актуаль проблемалары” дигән фәнни тема тикшерелә. 1991 елда ул яшь галимнәр арасында “ХХI гасыр интеллекты” республика бәйгесендә җиңеп чыга, ә 1995 елда “Россия университетлары” программасы буенча грант ота. Галим Татарстанда милли журналистика белеме бирү концепциясен фәнни нигезләү буенча актив эш алып бара. Аның гыйльми эшчәнлегенең тагын бер әһәмиятле юнәлешен чит телле аудиториядә татар теле укыту методикасын барлыкка китерүдә катнашуы тәшкил итә. В.Гарифуллин – гомумбелем бирү мәктәпләрендәге 3, 4 һәм 9 нчы сыйныфларның рус телле укучылары өчен чыгарылган “Татар теле” дәреслекләренең авторы. Ул татар һәм рус телләрен камил дәрәҗәдә белүдән тыш, алман, инглиз, төрек вә гарәп лөгатьләрендә дә аралаша.

В.Гарифуллин 1998-2018 елларда татар журналистикасы кафедрасын җитәкли, ә 2002-2012 елларда КДУның журналистика һәм социология факультеты деканы булып хезмәт куя. 2012-2016 елларда Казан федераль университетының Социаль-фәлсәфи фәннәр һәм гаммәви коммуникация институтының бүлек мөдире санала. 2018 елда КФУның Журналис­тика һәм медиакоммуникация югары мәктәбендә милли һәм глобаль медиа чаралары кафедрасы мөдире итеп сайлана.

...1990-1992 елларда без укыган Ш.Мәрҗани исемендәге 2нче татар гимназиясендә В.Гарифуллин “Каурый каләм” иҗат түгәрәген оештырып, журналист һөнәренә зур кызыксыну уятты. Озакламый ул чәчкән орлыкларның шытымнары да чыкты. “Каурый каләм” иҗат түгәрәгенең атнага бер була торган утырышларына без, нигездә, өч кеше даими йөрдек: Зөлфия Ваһапова, Ләлә Гыймадиева һәм мин. Казан дәүләт университетында лекция укытып, безнең дәресләр бетү вакытына турылап, чәршәмбе көнне гимназиягә Васил абый килеп җитә. Ул класс кабинетына елмаеп керә, җылы сәламли. Без кушылган “өй эше”н үтәп, инде мәкаләне язып куйган булабыз. Түгәрәк җитәкчесе бәрхет сыман йомшак тавышы белән язмаларыбызны салмак кына укый: хәреф, тыныш билгесе яисә җөмлә төзелеше хатасын тапса, без башка ялгышмасын өчен, шундук кызыл пастасы белән төзәтә; яки мәкаләдә тема ачылмаган булса, ни сәбәпле ача алмавыбызны аңлатып бирә. Шул рәвешле, безгә акрынлап “каләм серләре”н чишә. Сөйләшү ахырында Васил абыйның: “Иҗат җимешегезне “Сабантуй” газетасына тәкъдим итәрмен”, – дип әйтүе безне канатландырып җибәрә, илһам өсти. Мәкаләбез басылган газетаны китереп күрсәткәч, без икеләтә сөенә идек.

2002 елда мин фәкыйрегез татар әдәбиятыннан кандидатлык диссертациясен якладым. Шул елдан башлап В.Гарифуллин миңа журфакта укыту сәгатьләре бирде, ә 2005 елда эшкә тулысынча күчәргә чакыр­ды һәм Казан университетында иге дә, чиге дә күренмәгән фән дөньясына кайтарды.

КФУда буыннар алмашу кирәклеген, традицияләр дәвамлылыгының табигыйлеген ул тирән аңлый, шуңа күрә яшь галимнәрне ихластан кайгырта. Аларга еш кына төпле киңәш-тәкъдимнәрен ирештерә. Гадәттә, ел саен үзенә аспирантлар ала: Айзат Шәймәрданов, Ленар Закиров, Кадрия Хәсәнова, Рәмзия Закирова, Раил Садриев, Айваз Садыров һ.б. Алар үз чиратында гыйльми җитәкченең ышанычын акларга тырыша – кандидатлык диссертациясе язуны озакка сузмыйча, вакытында яклап бара, мәсәлән: Марсель Әскаров, Камил Фәткуллин, Рәсимә Галиева, Альбина Сафина, Люция Шәрәфиева, Мөршидә Фатыйхова, Габдел Вахид Эссам Абдаллаһ Мәхмүд, Отман Абдулрахман Абдулхалик Мөхәммәд, Адел Галәметдинов, Фирдәүс Ганиева, Ләззәт Нагиятова, Алия Мөбарәкҗанова, Тимур Шәйхетдинов, Айгөл Гөсейновалар. Илдар Фазлутдинов докторлык диссертациясен әзерләгәндә, фәнни консультант була.

В.Гарифуллин инде 35 елдан артык милли журналистикага армый-талмый хезмәт итә. Татарстан матбугатына туган телебезне камил дәрәҗәдә белгән затлар, Идел буе федераль округына кергән республика һәм өлкәләрнең гаммәви мәгълүмат чаралары (алга таба – ГМЧ) өчен заман таләпләренә җавап бирерлек компетентлы, коммуникабельле, мобиль журналистик кадрлар әзерләүдә турыдан-туры катнаша.

Васил Гарифуллин – татар журналистикасының ел әйләнәсе буе муеннан камыт салмый торган йөк аты. Профессорны зур арбага җигеп, авыр йөк төясәләр дә, ул шуны тарта һәм алга таба сөйрәп бара.

Остазым һәм мөхтәрәм хез­мәт­тәшем В.Гарифуллин – югары әзерлекле, татар җанлы шәхес. Нәкъ менә аның күпкырлы фәнни-теоретик (30дан артык исемдә дәреслекләр, уку ярдәмлекләре, монографияләр, 200ләп мәкалә), практик, журналистлык эшчәнлеге аркасында Гази Кашшаф, Флорид Әгъзамов нигез салган, Мөнҗия Мәрдиева, Розалина Нуруллина, Альберт Гайнетдинов, Тәлгать Миңлебаев, Илдар Низамов ныгыткан милли журналистика рухы Казан университетында бүгенгә кадәр саклана.

...Моннан өч ел элек матбугатта кайбер журналистлар “Татар журналистикасы үлде!” дип язып чыккан иде. Бер яктан, алар хаклы, чөнки 1990 елда Флорид Әгъзамов тырышлыгы белән ачылган татар журналистикасы кафедрасын урысныкы белән шыпырт кына кушып куйдылар. Ни кызганыч, кушу 2018 елның сентябрендә булды. Ф.Әгъзамов сигез ел (1990-1998), ә аннары аның шәкерте В.Гарифуллин егерме ел (1998-2018) мөдирлек иткән, күпләр яратып өлгергән кафедрабыз юкка чыкты!

Икенче яктан,бу каләм­дәш­ләребез тулысынча хаклы да түгел, чөнки кафедралар кушылса да, төрле курсларда 8-12 кешелек татар төркемнәре бар иде әле. 2018-2021 еллардагы чыгарылыш­лардан соң, аларның саны кискен кимеде. Былтыр абитуриентлар килү дә тукталды. Читтән торып уку бүлегенең беренче курсына бюджет урыннары булса да, бер татар баласы да килмәде.

Һичкемгә дә сер түгел, соңгы елларда киң җәмәгатьчелек тарафыннан татар журналистикасы язмышына битарафлык нык сизелә. Татар журналистикасы бүлегенә туган телдә әдәби телендә яза белүче студентлар җыю елдан-ел авырлаша бара. Хәзер татар халкында журналист осталыгына өйрәнергә теләүчеләр күп түгел. Моңа укуның, нигездә, түләүле булуы да зур киртә тудыра. Елына йөз меңләгән акча чыгарып салу авыл баласына гаять авырга туры килә.
2018-2019 елларда Казан университетында татар журналистикасы бүлеген бөтенләй ябылудан “Татмедиа” һәм ТНВ вакытлыча коткарып калды, моның өчен аларга зур рәхмәт, чөнки КФУ милли журналистиканың көндезге бүлегенә бер бюджет урыны да бүлеп бирмәде. 2018 елны “Татмедиа” ярдәме белән максатчан укытуга җиде студент алынса, “ТНВ” каналы “Әйдә, “ТНВ”га!” бәйгесе уздырып, өч баланы укырга кертте. Инде 2019 елда Татмедиа сигез, ә ТНВ ике студентны түләп укыту өчен контракт төзеде.

Бүген татар журналистикасы өчен милли кадрлар әзерләү мәсьәләсе Татарстан Президенты дәрәҗәсендә хәл ителергә тиеш. Республикабыз парламентыннан милли журналистиканы үстерү максатында махсус дәүләт программасы кабул итү дә сорала.
 

Илһам ФӘТТАХОВ,
филология фәннәре кандидаты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев