Мәдәни җомга

Татар сүзен олылаган Каран

Күренекле табиб, әдәби һәм гыйльми китаплар авторы, милләттәшебез Әхмәд Ләбиб Каран үткән гасыр башында ук "татар" атамасы өчен төрлечә көрәшә

«...Язаем бер тарих үзем, алсын да  укысын Татар!
Котылсын, алга омтылсын, юк булсын  шул хәтәр!»

Һәр иҗат әһеленең иң асыл бурычы — үз милләтенә хезмәт итү, аны саклау, үстерү, алга җибәрү, башка кавемнәр арасында таныту өчен көрәшү. Тукай һәм Исхакый - «татар өчен җан ату»ның классик мисаллары. Халык хадимнәре арасында Идел-йортка, гавамга, хәтта гуманитар өлкәдә эшләүче зыялыларга да билгеле булмаган затлар да бар. Шундыйларның берсе — Әхмәд Ләбиб Каран (1878-1964). Ул – танылган табиб (медицина докторы), дистәләгән әдәби һәм гыйльми китаплар авторы, ­шагыйрь, җәмәгать эшлеклесе. Татар, рус, гарәп, фарсы, төрек, француз, алман һәм кайбер башка телләрне белә. Төрле илләрдә укый, яши. Үз чорының күренек­ле кешеләре белән аралаша. Ул - бөтен җанына-тәненә, күзәнәкләренә татарлык рухы сеңгән, эш-гамәлләре миллилек белән сугарылган милләтпәрвәр.

Соңгы дәвер Төркия, аның рухи-мәдәни тормышы белән хәбәрдар кешеләргә Лалә исемле зат (1924-2007), мөгаен, яхшы таныштыр. Заманында ул Истанбулдагы алман, француз лицейларында, университеттагы чит телләр факультетында укый; дистәләгән телне камил белә. Консерваториядә белем ала һәм анда вокал, фортепиано дәресләрен дә алып бара, шәхси театрын булдыра, газеталар чыгара. Күпләгән халыкара конкурсларда җиңеп чыккан атаклы җырчы, музыкачы, кино һәм театр артисты (35 кинофильмда төп рольне башкара!). Режиссер, продюсер, сценарийлар авторы. Әдәби әсәрләре дә бар. Аеруча «Кызым» исемле романы популяр. Лалә ханым — спортчы буларак та танылган шәхес. Ул йөзү, биеклеккә сикерү, ишкәкле көймәдә узышу буенча да күп мәртәбә алдынгы урыннарны яулый. Аның вафаты Төркиядә зур матәм рәвешендә кабул ителә. Ә бит бу мәшһүр зат – ягъни Лалә Каран Оралоглу – Әхмәд Ләбиб Каранның кызы. Әтисе аны Сөембикә рухында тәрбияләргә тырыша. Бу атаклы шәхес татарның тарихын, телен, мәдәниятен яхшы белә, үзен һәрчак татар дип атый. Шушындый талантлы, төрле тармакларда сизелерлек эз калдырган кызны тәрбияләп үстергән өчен генә дә бу зат олуг ихтирамга лаек. [Лалә Каранның эшчәнлеген халыкка җиткерүдә Төркиядә яшәүче милләттәшебез Рушания Алтай нәтиҗәле гамәлләр кыла, татар матбугатында да чыгышлар ясый [Мәсәлән, Сары гөлебез//Сөембикә. 2018. № 7.].

Ләбиб Каран авылда туып-үсә, мәдрәсәдә укый. 1948 елгы автобиографик шигырендә ул үзенең Каран исемле авылда дөньяга килүе, тәүге белемне әтисеннән алуы, күп кенә муллаларны, «галим»нәрне тәрбияләгән шундагы данлыклы мәдрәсә шәкерте булуы хакында яза.

Минем авылым мәдрәсәле Каран диеп   аталган,
Хәзрәтләре тирә-юньдә бик зур галим  саналган.
Тирә-якның муллалары шул үзәктән  таралган,
Йөзләрчә авыл укуны өйрәнгән шул  каналдан.

Аерым әсәрләрендә туган ягының матур табигатен, гореф-гадәтләрен, «җыен»нарын, әтисенең урмандагы умарталыгында эшләүләрен дә телгә ала. 

Идел-йортта (мәсәлән, элеккеге Минзәлә, Бәләбәй өязләрендә, хәзерге Сарман, Чакмагыш, Бүздәк... районнарында) Каран исемен йөртүче шактый гына татар авыллары бар. Булачак шагыйрь боларның кайсында туып-үскән? Узган гасыр башларында Әхмәд кайларда укыган? - болар ачыкланмаган. Кайбер язмаларда аның Петербургтагы ниндидер гаскәри уку йорты курсанты булуы да телгә алына. 

Ш. Бабичның атаклы эпиграмма-багыш­лаулары арасында 1916 елда язылган мондый икеюллык- фәрд тә бар:

Ул Ләбиб — кызгылт егет, лап-лоп басып, гайрәтләнеп,
Әй йөри торгандыр инде фәс киеп дуракланып (280 б.).

Ш.Бабичның әсәрләрен «Зәңгәр җыр­лар» исеме астында (К., 1990) туплап чыгаручы Галимҗан Гыйльманов бу парчага мөнәсәбәттә мондый аңлатма бирә: «Ләбиб - Ләбиб Сәлимов - «Галия»  мәдрәсәсе шәкерте,- аны тәмамлагач, Истанбулда укып йөри һәм шунда врач булып кала. Читтә торып, «Шура» журналында һәм «Вакыт» газетасында мәкаләләр бастыра» (502 б.). Кызыклы мәгълүмат! Чыннан да Әхмәд Ләбиб яшьтән үк актив табигатьле, шактый «гайрәтле» шәхес була. Истанбулда укуы, табиб булып эшләве дә хак. Әмма аның «Галия» шәкерте булуы, «Сәлимов» фамилиясен йөртүе без фәкыйрегезгә билгеле чыганакларда күзгә ташланмый. «Каран» кушамат-тәхәллүсен ул, туган авылына мөнәсәбәттә, Төркиядә яшәү елларында ала. Әллә «Ләбиб Сәлимов» атлы башка берәү булганмы? Бу төр сорау-шөбһәләргә Г. Гыйльманов та хәзергә кистереп җавап бирмәде.

Кайбер авторлар Ә.Ләбиб Төркия­гә Беренче бөтендөнья сугышыннан соң барып чыга дип искәртә. Әмма бу фикер дөрес түгел. Каран егетенең инде 1909 елда ук Истанбулда Вафа лицеен тәмамлавы билгеле. Аның бирегә кайчан, нинди юллар белән килүе дә томанлы. ХХ йөздә яшәгән мөһаҗир зыялыларыбызның күпчелеге чит илләргә Октябрь инкыйлабыннан соңгы елларда, аеруча Икенче бөтендөнья сугышы вакытында әсирлеккә эләгү аркасында ирешә. Әхмәд Ләбиб исә мондыйлардан түгел: ул Истанбулга уку, тиешле белгечлек алу өчен үз ирке белән килә. Чөнки Төркиядә шактый гына татарларның (Таҗеддин Ялчыгол, Муса Акъегетзадә, Фатих Кәрими) укуы электән үк күзәтелә. Каран егете дә шул традицияне дәвам иттерә. Әмма, шуңа да карамастан, Советлар Берлегендә ул «ак эмигрантлар» исемлегенә кертеп йөртелде, мәкалә, китапларына илдә юллар ябылды. 

Әхмәд Ләбиб 1911-1912 елларда Төркия ягыннан Балкан сугышында да була. Аннан соң Истанбул университетының медицина факультетында укый. 1919-1923 елларда Төркиянең Мостафа Кәмал Ататөрек җитәкчелегендәге бәйсезлек өчен көрәшендә хәрби табиб буларак катнаша. Алга таба Измир һәм кайбер башка шәһәрләрдәге хастаханәләрдә эшли. 

20-30 еллар аралыгында Ләбиб Каран Алманиядә, күбрәк Берлинда стажировка уза, хезмәт куя. Бераз вакыт Г. Исхакый чыгарган «Милли юл»  («Яңа милли юл») журналында да эшләп ала, анда мәкаләләрен бастыра. Ул бөек әдипнең иҗатын яхшы белә, аның белән шәхсән танышлыгы да билгеле. Беренче хатыны (Лалә һәм Чулпан исемле кызларының әнисе) вафат булгач, 1926 елда кырымлы Рабига Вәли кызына өйләнә. Аларның туенда шаһит сыйфатында Йосыф Акчура белән Гаяз Исхакыйның катнашуы да күп нәрсә хакында сөйли. Бөек әдип белән Ләбиб Каранның аралашулары бераздан Төркиядә дә дәвам итә. Бу илдә ул 1932, ә Г.Исхакый 1939 елда кабат тора башлый. Багланыш-элемтәләре тотрыклы төс ала. «Инкыйраз» авторының бу еллардагы хатларында, кызына язган мәктүпләрендә [күпчелеге әдип әсәрләренең 14 нче томында (2013) туплап бирелгән] бу хакта шактый гына мәгълүматлар бар. Алар бер-беренә кунакка да йөрешкән икән. Бер хатында Г.Исхакый Ләбибләр өендә аның хатыны «пешергән бик тәмле пәрәмәчләр» белән сыйлануы хакында да теркәп куя (167 б.).

Әхмәд Каран, гәрчә бөек әдипне элегрәк чордагы кайбер болгарчылык, төрекчелек карашлары өчен тәнкыйть­ләп алса да, гомумән, Г. Исхакыйны зурлый, аның милләт өчен көрәшен югары бәяли. 1949 елның 20 апрелендә язылган алты строфалык бер шигырендә ул аңа мондый юллар багышлый:

Гаяз Исхакый — татарның бер олуг  инсаныдыр,
Татар әдәбиятының таҗлы бер хаканыдыр...
Татар тормышын күтәрү өчен ул күп  көрәште, 
Татарларның ирке өчен урыс белән  торышты.

Алманиядән кайткач, Л.Каран баштарак бераз вакыт төрле шәһәрләрдә эшләп алса да, аннан Истанбулда төп­ләнә, атаклы табиб буларак таныла.

Коточкыч колониаль сәясәт чорында бөек, озын тарихлы татар зур югалтуларга дучар ителә, миңгерәүләтелә, аның матди һәм рухи байлыгын гына түгел, тарихын да талыйлар, бөек исемен хурлау, тубәнсетү, юкка чыгарырга омтылу киң колач ала, бигрәк тә Россиядә, Советлар Берлегендә. «Милләтчелектә» гаепләнеп, күпләгән зыялылар юк ителә. 1944 елда Кырым татарлары яшәгән җирләреннән сөрелә. Шушы ук елның августында ВКП(б) Үзәк комитетының Алтын Урданы гаепләгән мәгълүм карары чыга. Татар халкын, тарихын тик бер этник компоненты булган «болгар» кысаларына гына кертеп карау хуплана. Төркиядә, кайбер башка илләрдә «төрекчелек», татарны да шуңа йоттыру хәрәкәте киң таралыш таба. Мөһаҗирлектәге күп кенә милләттәшләребез, бигрәк тә аның зыялы катламы бу агымга кушылып та китә. Шушындый катлаулы, кыен шартларда татарның аерым вәкилләре үз халкының исеме, яшәеше өчен көрәшкә тартыла. Башында Г. Исхакый торган бу хәрәкәтнең үзәгендә кайнаучыларның иң активы, мөгаен, Ләбиб Карандыр. Яшьтән үк милли-­азатлык рухында шигырьләр иҗат итеп килгән, бу юнәлештә игелекле гамәлләр кылган бу зат узган гасыр­ның урталарында үзенең эшчәнлеген бермә-бер активлаштыра. Ул –шушы елларда Төркиядә оешкан «Идел-­Урал», «Сөембикә...»,  «Тукай» җәмгыятьләренең җитәкчеләреннән берсе. Төрле милли-мәдәни чаралар уздырыла. Татар тематикасына язылган мәкалә-хезмәтләр, әдәби әсәрләр дөнья күрә. Болар арасында Л.Каран китаплары аеруча мөһим урынны били. 4-5 ел вакыт эчендә ул Истанбулда дистәләгән хезмәтен бастыра («Төшенчәмнең җырлары», «Сөмсөремнең җырлары» һ.б.). Шунысы мөһим: латин хәрефләре белән басылган бу китаплар – Истанбул,  Анкараларда яшәгән, без еш телгә ала торган милләттәшләребез кулланган төрекчә түгел, ә үзебезнең газиз телебездә язылган. Авторның татарчасы камил, бай. Озак еллар Идел-йорттан читтә, үзгә тел мохитендә яшәсә дә, аның язганнарында төрек теле элементлары чагыштырмача аз. Л.Каран милләт төшенчәсенең асылын тәшкил итүче телгә күпләргә үрнәк булырлык дәрәҗәдә тугрылык саклаган; бу мәсьәләдә дә чын милләтпәрвәрлек күрсәтә. 

Илдә үзгәртеп корулар башлангач, аеруча СССР таркалгач, чит мәмләкәтләрдә яшәгән милләттәшләребезнең эшчәнлеген, мирасларын өйрәнүгә юллар шактый ачылды. Болар арасында сирәк-мирәк Ләбиб Каран исеме, әсәрләре дә очрый. Кайбер мәгълүматлар без фәкыйрегезнең 90 нчы елларда язылган хезмәтләрендә дә бар. Күренекле галимебез Әбрар Кәримуллин «Әдәби мирас» җыентыгының дүртенче китабында (К., 1997) Ләбиб Каранның 1960 елда Истанбулда нәшер ителгән «Таң» матбагасындагы «Шиһабеддин Мәрҗани: тормышы һәм әсәрләре» монографиясен хәзерге татар язуында тиешле шәрех-аңлатмалар белән бас­тырып чыгарды (33-91 б.). Анда авторның тормышы, хезмәтләре хакында да мәгълүматлар бирелә. Ә.Кәримуллин бу затның эшчәнлеген уңай бәяли, Мәрҗани турындагы китапны «универсаль хезмәт» дип атый (40 б.). Татар китабының бу олуг белгече үзенең «Язмыш, язмыш» исемле җыентыгында (К., 1996) урнаштырылган «Ләбиб Каран турында бер-ике сүз» дигән язмасында да бу автор хакында аерым фикерләр әйтә, аның «Татарларның төпчыгышы» монографиясеннән татар хатын-кызларына мөрәҗәгать рәвешендә язылган (147-153 б.) бер өзеген укучыларга тәкъдим итә. Кызганыч ки, соңгы чирек гасыр эчендә Л.Каранны өйрәнү һәм мирасын Идел-йортка кайтару юнәлешендә авыз тутырып әйтерлек эш-гамәлләр кылынмады диярлек. Бу өлкәдә Хатыйп Йосыф угылы үзе дә сүлпәнлек, ялкаулык күрсәтте, башкалар эшләмәсме дигән өмет белән яшәде. Югыйсә, без фәкыйрегез 1990 елда Финляндиядә вакытында ук Ләбиб Каранның хезмәтләре белән танышып чыккан иде; Казанга кайткач, аларның кайберләрен, китапханә-музейларга да бүләк итте. Үкенеч ки, хәзер кулыбызда бу авторның ике әсәре генә торып калган. 

Мәгълүм ки, һәр милләтнең яшәешендә аның үз дәүләте булу-булмау бик тә мөһим роль уйный. Әмма моннан тыш янә бик тә әһәмиятле бер шарт бар: ул да булса – милли тарихыңны белү. Л.Каран 1962 елда нәшер иткән «Татарларның төпчыгышы» монографиясендә (96 б.) нәкъ әнә шул хакыйкатьне искә алып эш итә. Ул күп төрле чыганакларга, Кытай, Европа, төрек, урыс, татар галимнәренең хезмәтләренә таянып, татар тарихының ни рәвешле яктыртылуын төрле яктан, комплекслы анализлый, бу өлкәдәге буталчыклыкларны, кимчелекләрне күрсәтә. «Һичбер милләтнең тарихы, - ди ул, – татар, төрек, могол тарихчылары хәтле буталчык түгел. Моны бу чаклы чәбәләндереп бетерүчеләр –шул ук тарихчылар үзләре» (125 б.). Билгеле булганча, Кытай чыганакларында татар («татан» ) этнонимы яңа эрага кадәр берничә мең ел элек телгә алына, бу исемдәге кавемнәрнең «бөеклеге», «зурлыгы» искәртелә. Л.Каран да шундый карашны үз хезмәте өчен нигез итеп ала. Аның фикеренчә, татар исеме – иң борынгы атамаларның берсе. Һун, төрки һәм Евразиянең кайбер башка кавемнәре татар нигезендә, аның карынында барлыкка килгән, билгеле бер дәрәҗәдә аның дәвамчысы да булып тора. Л.Каран «тюрколог» дип йөртелгән галим-голяманы да кискен тәнкыйтьли. «Тюркология» дигән бер ялгыш гыйлем уртага чыкканнан бирле Татар милләте юк булу куркуы астына төште» (10 б.). Чынлыкта бу «гыйлем» татарология дип аталса дөресрәк булыр иде. 

Миңа 2018 елның декабрендә Пекин университетындагы Ч. Айтматовның тууына 90 ел тулуга багышланган Халык­ара конференциядә доклад сөйләргә туры килде. Рус телендәге чыгыш синхрон рәвештә кытай, инглиз телләренә тәрҗемә ителеп барды. Докладымда кытай-татар мөнәсәбәтләренә дә урын бирдем. Утырыштан соң яныма бу илнең күренекле бер профессоры килде дә, тәрҗемәче аркылы болай диде: «Докладыгыз әйбәт булды. Әмма «төрки-татар» дип бик зур хата ясадыгыз, тарихи чынбарлыкны боздыгыз. Билгеле ки, татар – безнең әби-бабаларыбыз белән борынгыдан ук аралашкан бөек халык. Татарның бер тармагы булган төрки этнонимы исә V-VI гасырларда гына телгә алына башлый» . Мин “бездә «төрки-татар» дип әйтү кабул ителгән”, – дип акланырга тырыштым. Әмма Кытай галиме «ялгышны төзәтергә яисә татар-төрки дип әйтергә кирәк», – дип авызны каплады. Димәк, Кытайда хәзер дә татар атамасын тарихи хакыйкатькә нисбәтән кулланалар икән.

Л.Каран милләтнең тарихи исемен алыштыруга, бу юнәлеш тарафдарларына рәхимсез мөнәсәбәттә тора. Аның фикеренчә, этнонимны алыштыру милләткә зур зыян китерә, тарихи аңында буталчыклар тудыра.

Галимнең «төпчыгыш», ягъни этногенез турындагы бу монографиясе күптөрле күзәтүләргә бай. Анда урыны-­урыны белән вакыт, чор катламнары, фәннилек һәм публицистик яңгыраш кушылып китә. Кайвакыт антитеза алымы белән милләтнең элеккеге һәм хәзерге хәле капма-каршы да куела. Ни өчен бөек милләт шушындый түбән, мескен дәрәҗәгә төшкән? Бу хәлдән ничек, ни рәвешле чыгарга? Китапта укучы шул һәм шуларга охшашлы мәсьәләләр хакында уйлана башлый, анда үткәннән һәм хәзергедән гыйбрәт-сабак алу теләге, омтылышы кузгала.

Соңгы берничә дистә ел эчендә бездә татар тарихы, этногенезы хакында берничә хезмәт язылды. Әмма аларда Л.Каран монографиясе телгә дә алынмый диярлек. Ә бит анда бүгенге укучы өчен дә кызыклы, тарихчылар тәнкыйди рәвештә файдаланырлык шактый гына, фикер-күзәтүләр, мәгълүматлар бар. 

Ләбиб Каран - гомере буе диярлек әдәби иҗат белән шөгыльләнгән шагыйрь. Шуңа нисбәтән бу затның мирасында төп урынны шигъри әсәрләр алып тора (Аның әле төрле газета-журналларда дөнья күргән күпләгән башка төр язмалары да бар. Әмма әле алар хәзергәчә барланмаган, өйрәнелмәгән). Авторның тезмә әсәрләре тупланган шигъри җыентыкларыннан берсе аеруча игътибарга лаек. Ул – «Яшь вакытым җырлары» (Истанбул, 1959. 96 б.). «Җыр» дип автор үзенең шигырьләрен атый. «Яшь» сүзе дә бераз ачыклык кертүне сорый. Әлеге китапта 1916 елдан алып 1953 елга кадәрле вакыт аралыгында иҗат ителгән 84 шигырь тупланган. Алар жанр табигатьләре, эчтәлек-тематикалары белән төрле.

Багышлау шигырьләренең берсендә автор Г.Тукайга үзенең олуг ихтирамын белдерә, аны милләт өчен «терәк» , «йөрәк» дип атый  [«Чөнки син безгә һәрвакыт иң көчле бер терәксең, Милли хисләрең белән син безнең өчен йөрәксең, Бөтен Татар милләтенә Тәңредән бер бүләксең» . 43 б.]. 

Л.Каранның «Кырымлы....», «Төньяк Кавказлы...», «Төркестанлы...»ларга атап язылган багышламалары да кызыклы гына. Автор фикеренчә, боларның һәммәсе безнең «кардәшләр», «Татарның балалары» («Үзбәкләр инде Татарның башка чыккан углыдыр» . – 24 б.). Әдип күп кенә башка шигырьләрендә дә кавемнәр арасындагы багланыш-бердәмлек-татулык мәсьәләләренә туктала («Татар берлеге» , «Йорт берлеге»). Идел-Урал төбәгендәге милләтләрне дә искә төшереп, ул болай яза:

Чуаш, чирмеш, ар, мукшыны бер дә  читкә типмәгез!
Тарих буенча бездәндер, аны инкарь  итмәгез!
Казан ханында бер идек, бик җыракка  китмәгез,
Алар безгә якын килсә, – бер дә читкә  этмәгез (12 б.).

Каләм әһеле нинди генә төр-жанрда, шәкел-стильдә иҗат итсә дә, аның язганнарында билгеле бер охшашлык-урталыклар күрәсең. Бу хәл Л.Каран мирасында да күзәтелә. «Татарның төп чыгышы» китабындагы төп проблемалар, шактый гына факт-мәгълүматлар «Яшь вакытым җырлары»нда да күзгә ташлана. Төп аерма күбрәк аларның стилендә: берсе - чәчмә, икенчесе шигъ­ри шәкелдә. Автор еш кына татарның төпчыгыш-этногенезын, тарихын, аның яшәешендәге мөһим факт-мәгълүматларны, куаныч-шатлыкларны, кайгы-­үкенечләрне, гыйбрәтле хәлләрне тезмә формада бәян итә. Шигырь теле аңа үз язганнарының тәэсирле, эмоциональ яңгырашын көчәйтүгә булыша. Лирик герой татарның хәзерге аянычлы язмышы өчен өзгәләнә, бәргәләнә, аннан чыгу, иреккә ирешү юллары хакында уйлана. Биредә төп шарт итеп милләтнең бердәмлеген, дин-иманның ныклыгын куя. Тарих китабындагы кебек, биредә, хәтта тагын да көчлерәк тә, төрле вакыт яссылыклары керешеп, кушылып та китә. Автор еш кына укучы, милләт каршында ялкынлы нотык сөйләгән ораторны хәтерләтә. Бу ике китаптагы милли-тарихи, иҗтимагый-сәяси тематика Л.Каранның Сөембикә турындагы җыентыгына да шактый аваздаш. Бу тарихи зат анда татарның азатлык, ирек өчен көрәш символы рәвешендә сурәтләнә.

«Яшь вакытым җырлары» җыентыгында автор башка бик күп төрле мәсьәләләр хакында да яза. Ул, мәсәлән, катнаш никахларның, эчүчелекнең, ришвәтчелекнең милләт тереклегенә зыян китерүен искәртә. «Зәңгәр туг» ның (әләмнең) милли символ булуын искә төшерә.  «Зәңгәр тугка гашыйк булсак, туар безнең көчебез» ,- ди ул.

«Татарларның төпчыгышы» монографиясендәге кебек, бу җыентыгында да автор милли тарихны язуның гаять мөһимлегенә басым ясый. Аның «Татар»  шигырендәге бу юллары бик тә мәгънәле яңгырый.

Үз тарихыны белсә әгәр,  хурланмас иде Татар!
Бик зур милләт булганын белергә тиеш Татар!
Моны белер өчен Татар үз тарихын үзе язар,
Менә шул вакыт Татарның милли горуры артар (158).

Ләбиб Каранның чәчмә һәм тезмә китапларында тәнкыйди рух көчле. Россия, урыс, Мәскәү, «большевизм» хакимиятенә, Төркиядәге аерым хәлләргә каты-каты әйтелгән сүзләр дә очрый. Татарның ирек-азатлык өчен көрәше мәнфәгатен күздә тотып, ул үзенең газиз милләтен, Гаяз Исхакый, Садрый Максуди кебек үз көрәштәшләрен дә урыны-урыны белән кискен генә ­тәнкыйтьли. Үз чиратында укучы да аның язганнарына тәнкыйди күзлек белән карый ала. Килешү-килешмәү, кабул итү-кире кагу - аның шәхси эше. Шунысын да янә искә төшерик: Л.Каранның язганнары – автор үзе тирәнтен инанган, зиһенендә кайнаткан, яшәешенең асыл мәгънәсен һәм максатын чагылдырган ихласи уй-кичерешләр. Аның төп кыйбласы – Татар (автор бу атаманы һәрчак баш хәреф белән яза. Бу да бик мәгънәле, символик!). Бу затның яну-көюләре, бөтен эш-гамәлләре дә үзенең газиз милләтенә барып тоташа. 

* * *

Ни үкенеч, гомеренең зур өлешен читтә уздырса да, Идел-йортын, тарихи Ватанын һәрчак йөрәк түрендә йөрткән бу олуг затка туган җирендә, әти-әниләре белән янәшәдә җирләнергә насыйп булмый – ул Истанбулдагы  Feriköy дигән бер зыяратта мәңгелеккә ятып кала.

1917 елда ук иҗат ителгән васыять характерындагы «Мәңгелек төшенчәм»  шигырендә Әхмәд Ләбиб болай ди:

Үлдем дә күмелдем туфрак астына,
Җаным, тәнем кайтты иске аслына.
Иман белән үлгәч ятам шат кына;
«Татар ирешер мәңгелек бәхтенә!»  (61 б.).

Әмма, ни кызганыч, әле татарның һаман да шагыйрь хыялланган «бәхеткә»  ирешә алганы юк.

 
Хатыйп МИҢНЕГУЛОВ.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: