Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шәхесләребез

ТАТАР СӨЙЛӘШЛӘРЕН ИҢЛӘП-БУЙЛАП…

Татар тел белеме фәнендә, бигрәк тә җирле сөйләшләрне өйрәнү өлкәсендә нәтиҗәле эшчәнлек алып барган зур галимнәребез бар. Шуларның берсе - күренекле тел галиме, күпсанлы һәм гаять җитди хезмәтләре белән танылган Дөрия Рамазанова. Д.Рамазанова Татарстан Фәннәр академиясе Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының баш фәнни хезмәткәре, филология фәннәре докторы, профессор,...

Татар тел белеме фәнендә, бигрәк тә җирле сөйләшләрне өйрәнү өлкәсендә нәтиҗәле эшчәнлек алып барган зур галимнәребез бар. Шуларның берсе - күренекле тел галиме, күпсанлы һәм гаять җитди хезмәтләре белән танылган Дөрия Рамазанова.

Д.Рамазанова Татарстан Фәннәр академиясе Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының баш фәнни хезмәткәре, филология фәннәре докторы, профессор, Татарстан Республикасының атказанган фән һәм мәдәният эшлеклесе. Остазыма 17 сентябрьдә 75 яшь тулды. Үзенең күркәм юбилеена иң тәҗрибәле, киң фәнни эрудицияле галимә буларак, ул зур фәнни казанышлары белән килде. Бүгенге көндә Дөрия Бәйрәм кызы монографияләр, сүзлекләр һәм күпсанлы мәкаләләр (500гә якын) авторы. Төрле дәрәҗәдәге конференцияләрдә, халык алдында 400дән артык чыгыш ясаган. Татар диалектологиясенең җитди казанышларын тәшкил иткән, соңгы елларда дөнья күргән монументаль хезмәтләрдә төп авторларның берсе һәм җаваплы мөхәррир булып тора: ике китаптан торган «Татар халык сөйләшләре» (2008), «Татар теленең зур диалектологик сүзлеге» (2009), югары уку йортлары өчен хрестоматия буларак әзерләнгән «Татар диалектларыннан сөйләү үрнәкләре» (2011) һәм «Татар сөйләшләреннән тезмә текст үрнәкләре» (татар сөйләшләрендә таралган халык җырлары) (2013), 3 томлы «Татар халык сөйләшләре атласы» һәм аның электрон версиясе (2012, http://atlas.antat.ru). Электрон 3 томлы «Татар халык сөйләшләре атласы» - атласларны Интернет челтәренә урнаштыруның беренче тәҗрибәсе. Анда Д.Рамазанова, Р.Барсукова белән берлектә, төзүче буларак катнаша.

Д.Рамазанова күп еллар буе татар җирле сөйләшләрен, татар теленең сүз байлыгын, халкыбызның сөйләм телен, гореф-гадәтләрен өйрәнә. Хәзерге көндә дә экспедициядә йөрүне дәвам итә, бай материал туплый. Быел да ул Әстерхан өлкәсенә һәм Пермь краена оештырылган комплекслы экспедицияләрдә катнашты.

Дөрия апа татар теленең сүз байлыгын өйрәнүне төрле юнәлешләрдә алып бара. Мәсәлән, танылган музыка белгече И.Алмазов белән берлектә музыка өлкәсенә караган атамаларның сүзлеген төзеде. Бу эш беренчеләрдән булып башкарылды дияргә мөмкин. Авторлар музыкаль атамаларның кайберләрен татар теленә тәрҗемә итү буенча кызыклы адымнар ясадылар. Сүзлекләр бик тиз таралып бетте. Соңгы елларда татар теленең лексик составын тарихи яктан өйрәнү буенча эшли, бик кызыксынып тирән эзләнүләр алып бара. Ул халкыбызның туганлык атамаларын, кием-салым исемнәрен өйрәнеп китапларын чыгарган галимә. Хәзер исә автор тирәнрәк катламнарга төшеп татар сүзләренең килеп чыгышын тикшерә. Мәсәлән, алтай, төрки, монгол телләренең бергәлеге чорында да татар теленең сүзләре инде булган. Автор уртаклыкның тагын да тирәнрәк меңьеллыкларга барып тоташа торган сүзләрен барлады. Мәсәлән, турсаклар, шумерлар, хетлар теленнән калган язма истәлекләрдә дә татар сүзләре табыла икән. Шушы көннәрдә галимәнең әлеге мәсьәләләрне берникадәр яктырткан зур китабы дөнья күрде. Ул «Татар сөйләшләрендә кешегә бәйләнешле лексика» дип атала. Әлеге хезмәтнең яңалыклары шактый, мәсәлән, анда сүзләрнең мәгънә күчешләре мәсьәләсе кузгатыла, сүзләрнең эчтәлекләре үзгәрә бару, нәтиҗәдә яңа эчтәлекле сүзләр барлыкка килү, шул юл белән татар теленең байый баруы карала. Шуңа күрә китап, галимнәр өчен генә түгел, мәктәп укытучылары өчен дә бик әһәмиятле, гади халыкта да зур кызыксыну уятыр.

Авторның хезмәтләре фәндә һәм көндәлек матбугатта һәрвакыт югары бәя алып килә. Ул Мәскәү, Уфа, Төмән, Ижевски кебек зур фәнни үзәкләрдә чыга торган хезмәтләрдә автор буларак катнаша, дөньякүләм дәрәҗәдә билгеле булган галимнәр белән тыгыз бәйләнеш тота. Галимә Мәскәүдә чыккан «Татары: Серия: Народы и культуры» (М., 2001) һәм «Тартарика: этнография» (М., 2008) кебек саллы хезмәтләрдә автордаш булып тора. Дөрия Рамазанова һәр эшкә җитди, җаваплы карый, башлаган эшен ахырына кадәр җиткерә торган тырыш галимә, үзенә һәм аспирантларына таләпчән булу аңа һәр эшне вакытында һәм сыйфатлы итеп башкарырга ярдәм итә. Аның җитәкчелегендә әзерләнгән дистәгә якын фән кандидатлары - яшь галимнәр фән дөньясында эшчәнлек алып баралар.

Дөрия Бәйрәм кызына Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты хезмәткәрләре зур хөрмәт белән карый. Профессор Д.Рамазанова бу олы юбилеена да лаеклы юллар үтеп килә. Авторның менә шундый татар мәдәниятен чагылдыра торган хезмәтләрне күбрәк чыгаруын телибез. Аңа алга таба да ныклы сәламәтлек, имин тормыш, яңа фәнни уңышлар насыйп булсын, һаман да ихластан аралашып яшәргә, бергә-бергә хезмәттәшлек итәргә язсын!

Миңнира БУЛАТОВА,
филология фәннәре кандидаты, Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының лексикология һәм диалектология бүлегенең фәнни хезмәткәре.

. Д.Рамазанова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев