Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шәхесләребез

Татар астрономы Күлтәси

Татар милләте XIX гасыр ахырында, XX йөз башында дөньяга күренекле дин галимнәрен, мәгърифәтчеләрне биргән. Әмма халкыбыз бу вакытларда астрономнары, фәйләсүфләре белән артык танылмаган. Шулай да, татарлар арасында бу төр галимнәрнең да булуы мәгълүм. Шуларның берсе - мәгърифәтче, фәлсәфәче, астроном, дин әһеле Шәмсетдин Күлтәси (Нурмөхәммәт улы Шәмсемөхәммәт Таһиров). Википедия­нең татар галимнәре...

Татар милләте XIX гасыр ахырында, XX йөз башында дөньяга күренекле дин галимнәрен, мәгърифәтчеләрне биргән. Әмма халкыбыз бу вакытларда астрономнары, фәйләсүфләре белән артык танылмаган. Шулай да, татарлар арасында бу төр галимнәрнең да булуы мәгълүм. Шуларның берсе - мәгърифәтче, фәлсәфәче, астроном, дин әһеле Шәмсетдин Күлтәси (Нурмөхәммәт улы Шәмсемөхәммәт Таһиров). Википедия­нең татар галимнәре дигән бүлегендә бирелгән мәгълүматта да Шәмсетдин Күлтәсинең татар фәлсәфәсендә игътибарга лаеклы фикерләр әйткән галим булуы искәртелә.
Күптән түгел Казанның 1000 еллыгы исемендәге милли мәдәният музеенда галим Шәмсемөхәммәт Күлтәсигә багышланган кичә үтте. Анда физика фәннәре кандидаты Ким Шакиров, галимнәр, Ш.Күлтәсинең туганнары, Казан гимназияләре укучылары катнашты. Кичәне мирасханәнең лекторлар бүлеге җитәкчесе, Күлтәсигә туган тиешле Ләйсән Кариева әзерләгән иде. Ул сүзне галимнең тормыш юлы, хезмәтләре белән таныштырудан башлады.
Тәхәллүсеннән үк аңлашылганча, Шәмсемөхәммәт гап-гади татар авылы ягы - Арча районындагы Күлтәстә имам һәм мөдәррис Нурмөхәммәт ага гаиләсендә (1856 елда) дөньяга килә. Башлангыч гыйлемне үз авылында үзләштергән үсмер алга таба белем алуын шушы яклардагы Курса һәм Түнтәр мәдрәсәләрендә дәвам итә. Шәмсемөхәммәтнең Түнтәр мәдрәсәсендә укыганда рус телен нык­лап өйрәнүе дә мәгълүм. Бу булачак галим, философ һәм астрономга алдагы эшчәнлегендә ярдәм итә, аның Көнбатыш илләре галимнәренең хезмәтләре белән танышуына юл ача. Ш.Күлтәси солдатта полк писаре хезмәтен үтәгәндә дә рус телен камилләштерә. Ләйсән ханым искә төшергәнчә, педагогика фәннәре докторы Валентин Беркутовның татарларда математикадан белем бирү үсеше тарихы турындагы хезмәтләрендә Шәмсемөхәммәт Күлтәси турында да мәгълүматлар бар. Анда бирелгән фикерләргә караганда, Шәмсемөхәммәт Күлтәси 1880 елдан 1905 елга кадәр Казанда мәдрәсәдә рус классында укытучы булган. Шушы елларда ул үзенең фәнни эшләрен алып бара, астрономия һәм философия буенча "Һәйәте җәдидә" (1897ел), "Хикмәте җәдидә" (1898), "Мөфассаил һәйәте җәдидә" (1899), "Мөхәкамәт" (1900) дигән китаплар яза. Аның яңача укыту алымнарын бәян иткән "Көйле иман" һәм "Мәктәп баласы, яхут Сәхилә әби" дигән хезмәтләре булуы да мәгълүм. Күлтәси үзенең хезмәтләрендә космологик һәм космогоник күренешләрне үзе яшәгән заман яссылыгында аңлатып күрсәтә. Ул кайбер дин әһелләренең Җир белән башка галәми җисемнәр арасындагы мөнәсәбәтне наданнарча аңлатуын тәнкыйтьли. Галимнең фикерләре кыю була. Ул мәгърифәт өлкәсенә дә яңалыклар алып килә: дини басмалар урынына күбрәк фән нигезләрен аңлатучы китаплар бастырып чыгарырга кирәклеген әйтә, мәктәпләрдә табигать белемен өйрәтергә чакыра, кадимчә укыту тәртип­ләрен тәнкыйтьли. Бу исә искелек тарафдарларына һич ошамый. Күлтәс авылы янында Казан бае Габдрахман Ишморатовның җирләре була. Ул Шәмсемөхәммәт хәзрәт өстеннән шикаятьләр яза. Патша цензурасы да Ш.Күлтәсине, аның эшчәнлеген гел күзәтеп тора. 1911-1912 елларда галимнең өендә тентүләр аеруча еш була.
Галимнең иҗат иткән әсәрләре турында фикер йөрткәндә, ул үз заманының фән дәрәҗәсе белән, рус һәм көнчыгыш әдәбияты белән шактый таныш булган, гарәп телен бик яхшы белгән, дип раслый алабыз.
Шәмсетдин Күлтәси, әтисенең вафатыннан соң, Күлтәстә имам булып кала, балаларга дини белем һәм дөньяви фәннәрдән сабак бирә. Сәламәтлеге бик үк яхшы булмаса да, Совет хакимияте елларында да, ягъни 1920 елга кадәр мәктәптә укыта, яшь укытучыларга ярдәм итә.
Кичәдә Шәмсемөхәммәт Күлтәсинең кызы Фәридәбануның оныгы - Хатиф әфәнде Әхмәров та катнашты. Ул әтисе Тәлгатьнең истәлекләрен искә төшерде.
1921-1922 еллар Татарстанда яшәүче кешеләр хәтеренә ачлык еллары буларак кереп калган. Шәмсемөхәммәт хәзрәтнең кызы Фәридә белән кияве Хәбибрахман хәзрәт, гаиләдәге матди хәлне җиңеләйтү ниятеннән, уллары Тәлгатьне алты яшьлек чагында Яңа Иябаш авылыннан Күлтәскә, бабасы янына илткән. Бала беренче белемнәрен дә шунда алган. Малай бабасын бик ярата торган була. Соңыннан Тәлгать ага балаларына бабасы турында бик күп хатирәләр сөйли. Ә инде Бөек Октябрь революциясе, Гражданнар сугышы вакытларында, репрессия заманнарында динне бетерү өчен барган хәлләрне искә алганда, Тәлгать абзыйның күзләреннән яшьләр килә торган була. Ул, бу елларда аларны кешегә санамаулары, хокуксызлар, дип йөртүләре турында бик авыр кичерешләр белән искә ала.
Ш.Күлтәси, патша хакимияте тарафыннан эзәрлекләүгә дучар ителгән кеше буларак, 1917 елгы инкыйлабны те­ләп каршы ала. Моннан тыш аның улы Сәгъделислам Таһировның революционер булуы мәгълүм. Ул Казанда Вячеслав Молотов белән бергә укыган, Мулланур Вахитов белән дус булган, аларда фатирда яшәгән.
Хатиф әфәнде Шәмсетдин Күлтәсигә авыр булуын кабат-кабат искәртте. Галим бер яктан дин әһеле - авыл хәзрәте эшен алып барса, икенче яктан ул гомуми белем дә кирәк, дигән фикердә торган. Китаплар язган, дәресләр уздыр­ган, иҗат, тәрҗемә эшләре белән шөгыльләнгән. Моннан тыш аның уллары да - революционер.
Авылга әле аклар килгән, әле кызылларның солдатлары кергән. Аклар Шәмсемөхәммәт хәзрәтне, кызыл мулла дип, каһәрләгән, кызыллар, ак мулла, дип рәнҗеткән. Совет хакимияте 1930 елларда муллаларны эзәрлекләүне көчәйтә, Шәмсетдин хәзрәтне дә өеннән кечкенә генә мунчага куып чыгаралар, өендәге әйберләрен алып китәләр, үзен кимсетәләр, җәберлиләр. Шуннан соң улы Сәгъделислам Сталин даирәсендә булган Вячеслав Молотовка хат яза, аннан хәбәр килгәч кенә, аны өенә кайтарганнар. Бу вакытта хәзрәтнең саулыгы нык какшаган булган.
Хатиф әфәнде сөйләгән истәлекләрдән аңлашылганча, галим йортының югары катындагы бүлмәләренең диварлары китаплар белән әйләндереп алынган булган. Хәзрәтне өеннән кугач, китапларын кырга чыгарып яндырганнар. Бу эшкә зиһене камил булган кеше алынмаган, аны авылның җиңел акыллырак бер кешесенә кушканнар. Галимнең хезмәтләре, кулъязмалары да, кадерле, сирәк басмалар да берьюлы көлгә әйләнгән. 1933 елда балалары, әтиләренең вафатыннан соң, йортларын ташлап киткән. Чөнки нәсел йортында калыргамы, яисә бу фетнәле вәзгыятьтән исән-сау чыгаргамы, дигән мәсьәлә алга килеп баскан. Алар исән калуны сайлаган.
Таһировлар нәселе - нык тамырлы ыру. Шәмсетдин хәзрәт гаиләсендә Сәгъделислам, Фәридә, Нух, Ибраһим, Рәйхана, Зәйнәп исемле ул-кызлар туып үсә. Аларның һәркайсы диярлек ишле гаиләле була. Әйтик, Фәридәбану белән Хәбибрахман хәзрәт йортында тугыз бала тууы, ул-кызларның сигезе исән үсүе билгеле. Бүгенге көндә Ш.Күлтәсинең оныклары һәм оныкчыклары хәтсез. Хатиф әфәнде Әхмәров авыл мәктәбенә баргач, аның музеенда Күлтәсиләрнең шәҗәрәсен күреп ала, анда күрсәтелгән иң соңгы кешеләр 60 яшькә җиткән була инде. Хатиф Әхмәров, кемнең кайчан туганлыгын ачыклап, шәҗәрәне дәвам итә. Аңа Фәридәбану әбисе белән бертуганы Ибраһим абзыйның улы Илгиз ага да булыша.
Хәзерге вакытта Шәмсетдин Күлтәсинең дистәләгән хезмәте һәм әдәби әсәрләре Казан дәүләт университетында саклана. Әмма аларны укып, фәнни хезмәтләр язучы юк әле. Галимнең гыйльми, әдәби эшчәнлеген өйрәнеп һичь­югы диссертацияләр язарга теләүчеләр булган, әмма кемнәрнеңдер язмышлары фаҗигале бетүе сәбәпле, эш туктап калган. Ләкин татар фәйләсүфләре турында сүз чыкканда, хронологик рәвештә Шәмсетдин Күлтәси исемен дә кертеп җибәрәләр.
Сөембикә КАШАПОВА.
. Шәмсетдин Күлтәси.
.Алда (сулдан уңга): Нәҗип Түнтәри, Шәмсетдин Күлтәси. Артта басканы Ш.Күлтәсинең энесе Хафиз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X