Мәдәни җомга

ТАМЫРЛАРЫ ЗАТЛЫ БӨЕКЛЕК

Тарих мәйданында һәм җәмгыять каршында зур эшләр башкарып, олуг абруй казанган шәхесләр хакында фикер йөрткәндә, кагыйдә буларак, иң беренче сорау «Бу зат нинди төптән чыккан, тамырлары кайдан килә?» рәвешендә куелучан. Чөнки аның эшчәнлек колачын төгәл күзаллау һәм башкарган хезмәтенең әһәмиятен тулы бәяләү шушы сорауга җаваптан башлана. Әйтик, мәктәптә гадәттән тыш...

Тарих мәйданында һәм җәмгыять каршында зур эшләр башкарып, олуг абруй казанган шәхесләр хакында фикер йөрткәндә, кагыйдә буларак, иң беренче сорау «Бу зат нинди төптән чыккан, тамырлары кайдан килә?» рәвешендә куелучан. Чөнки аның эшчәнлек колачын төгәл күзаллау һәм башкарган хезмәтенең әһәмиятен тулы бәяләү шушы сорауга җаваптан башлана.


Әйтик, мәктәптә гадәттән тыш сәләтле укучы күренүгә, тирә-юньдә ата-ана аның нәсел-нәсәбен ачыкларга керешә, шушы феноменаль күренешнең табигый тамырларын әби-бабасы арасындагы күренекле берәр затка бәйли һәм, әлеге яңалыкка күнегеп, тыныч карый башлый. «Бу төптә, бу тамырда башкача булырга мөмкин дә түгел», дигән нәтиҗәгә килә.

70 елга сузылган совет дәверен узган бездә әлеге сорау һәм җавап даими калкып тора. Гыйльми йә әдәби, сәяси йә иҗтимагый даирәдән үтә зыялы, киң күңелле вә кешелекле затларның кайсыдыр буындагы бабасы йә руханилардан, йә атаклы һөнәр ияләреннән берәү булып чыга. Тукай сүзләрен дәвам иткәндә, халык бай ул. Аның үтә гади бер кешесеннән дә кайчак бөек эшлекле туа.

Күренекле галим һәм дәүләт эшлеклесе Мансур Хәсәнов хакында язылган һәм дөнья күргән мәкалә һәм очеркларда даимән әлеге сорауга җавап эзләнә. Чөнки мөһим иҗтимагый һәм мәдәни вакыйгалар шушы мизгел һәм заман өчен генә түгел, бигрәк тә киләчәк өчен җаваплар эзләү һәм гыйбрәт алу этәргече дә. Демократик һәм мәдәниятле дөнья булачак лидерларын, җәмгыять тормышын алга этәрердәй талантларын яшьтән барлый һәм максатчан белем һәм тәрбия аша кече яшьтән әзерли.

Академик Мансур Хәсәнов турындагы язмаларның авторлары, аның фикер һәм гамәл җәһәтеннән иртә җитлегүен, тирән зиһенле һәм бөтен холыклы булуын тасвирлаганда, бер-берсеннән бәйсез рәвештә «Бу - нилектән һәм кайдан килә?» дигән сорау куеп, җавапны аның туган мохитеннән - татар авылыннан эзли. Хосусан, тәрбиянең шәхес шәкелләнешенә йогынтысын яхшы белгән аналитик Мирза Мәхмүтов очеркында һәм күренекле әдибебез Нурихан Фәттах язмасында шундыйрак нәтиҗә ясала. Иң кызыгы шунда, инсани эшчәнлекнең нәфис сәнгать өлкәсендәге академигы Харис ага Якупов та шуңа аваздаш фикер әйтә. Ягъни татар халкының милли яшәешенә йогынты ясарлык эшлеклеләр кагыйдә буларак, саф табигатьле, инсафлы, тыйнак һәм эшчән татар авылыннан чыгучан ди.

Мансур Хәсәнов белән уннарча ел дәвамында аралашкан һәм аңа карата даими ихтирамда яшәгән бер кеше буларак, минем дә әлеге кардиналь сорауга җавапларым бар. Мәзкүр чорда мәдәният, милләт һәм җөмһүрият язмышында гаять зур роль уйнаган һәм иң тирән эз калдырган шушы шәхеснең үзәк тамырлары аның нәсел-нәсәбеннән килә. Минем күз карашым, барыннан да элек, Мансур Хәсән улының әтисенә һәм бабасына юнәлә. Татар җәмгыяте бер-берсеннән җир белән күк кебек кискен аерылган катлаулардан тормаган, аның зыялы катлавы дүрт гасыр дәвамында методик рәвештә юкка чыгарылган аксөякләрдән түгел, бәлки, халыкның үзе белән бер тормышта яшәгән рухани һәм мөгаллимнәрдән, нечкә һәм традицион һөнәр ияләреннән чыккан. Урта Иделнең Болгар дәвереннән килә торган бер хуҗалык төре - ул умартачылык, балчылык. Умартачылар халык арасында берәмләп саналырлык аз һәм бик мөхтәрәм кешеләр булган. Бу һөнәр пөхтәлек, иплелек, нечкә акыл һәм гыйлем таләп иткән. Умартачылар, кагыйдә буларак, китап ярата, мөгамәләдә әдәплеләр, сәясәттән, тарихтан һәм әдәбияттән хәбәрдар, бай рухани тормыш белән яшәүче кешеләр. Бу гасырлар буе шулай килгән. Мансур Хәсәновның әтисе һәм бабасы үзләрендә нәкъ шул традицияне гәүдәләндергән. Аңа аеруча бабасы бәрәкәтле йогынты ясаган, укуга дәртләндергән, эш сөяргә һәм намуслы булырга өйрәткән.

Мансур Хәсәновның ватандар һәм галим буларак үсешенә йогынты ясаган икенче һәм хәлиткеч фактор итеп мин ул укыган факультет, мохит һәм остазлар йолдызлыгын күрсәтер идем. Милли мәдәният бишеге булган Казан университетының татар филологиясе бүлеге, анда укучы талантлы һәм фидакяр яшьләр буыны, Хатип Госман, Якуб Агишев, Латыйф Җәләй, Мансур Габдрахманов кебек бөек остазлар, үз өлкәләренең классиклары... Җитлеккән егет яшендә Мансур Хәсәнов шуларның бәрәкәтле мәктәбен узган.

Аның аспирантура тәмамлау чорында без студентлар идек. Яңа гына партиянең XX съезды булып үтте. Безнең хаксызга гаепләнгән бөек әдипләребез аклана башлады. Алар арасында юлбашчы саналган титаник фигура Галимҗан Ибраһимов исеме ихтирам белән телгә алына, латин хәрефендә басылган китаплары кулга бирелә. Үзенең белеме, иҗтимагый күз күреме белән тәмам җитлеккән, зур эшләргә алынырга үзендә көч-дәрт тойган озын буйлы, гайрәтле егет Мансур Хәсәнов тикшеренү темасы итеп Галимҗан Ибраһимов иҗатын сайлый. Соңгы курсларда ул безгә шушы иҗат буенча лекцияләр укыды. Хатип аганың меңьеллыклар чиген берләштергән галәми киңлектәге гүзәл лекцияләреннән, Якуб Агишевның мәгълүматлы, матур баритонлы кыю дәресләреннән, Ибраһим Нуруллинның аналитик фикерле, салмак сабакларыннан, Мансур Габдрахмановның эрудицияле, иҗади лекция һәм семинарларыннан соң да бу бөтенләй үзенчәлекле дөнья иде.

Беренчедән, XX съезд алып килгән иҗтимагый җылынуның бәрәкәтле мөмкинлекләрен яшь лектор тулысынча файдаланды. Аңарда бәйсез фикер хөрлеге ташып тора иде. Икенчедән, яшь мөгаллимнең теле өлкән остазларыбызныкыннан «картрак» иде. «Мөндәриҗә», «мәүзуг», «өслүб», «шәкел» ише сүзләр безнең интернациональ терминнарга күнеккән колаклар өчен ят булмаса да, гаять кыю һәм яңа булып яңгырады. Алай гына да түгел, лектор бу термин һәм төшенчәләрнең, тулы гражданлык хокукы алып, даими кулланышка кайтырга тиешлеген дә ассызыклап уза. Милли уяныш кичергән без яшьләр өчен бу - коры эсселектән соң рәхәт яңгыр кебек тоелды. Һәм инанып шуны әйтергә мөмкин ки, иң җаваплы дәүләт эшләрендә чагында да, торгынлыкның кырыс кысаларына бирешмичә, Мансур Хәсәнов шушы иманын саклый алды һәм һәр эшендә шуны үткәрә килде.

Өченчедән, лекторның яңгыравык ачык тавышы беркемдә дә булмаганча, үзенчәлекле иде. Ул тыңлаучыларны уйланырга юнәлтә торган, тәэсирле, ягымлы тавыш иде. Ул тавышның үзенә хас бер көе булып, шул тембр зур урыс мөгаллимнәренең эстетик лекцияләрен хәтерләтә иде. Әлеге стильнең игътибарны җәлеп иткән бер сыйфаты - лекторның эчтән бәреп торган тирән инанганлыгы тыңлаучыда да шундый ук кайтаваз таба, аның җанына сеңә.

Шушыларның актив шаһите булган мине байтак еллардан соң галимнең китап һәм мәкаләләрендә, чыгышларында дөнья әдәбияте киңлегендә фикер йөртүе бер дә гайре табигый күренеш булып гаҗәпләндермәде, бәлки, аның табигый, мантыйкый үсеше булып кабул ителде. Дөрес, тавышка яңа төсмерләр өстәлде: галәми яңгырашлы, кырыс раслау төсмере.

Безнең күпне күргән халкыбызга җан бәйрәме китергән бөек Кол Галинең 800 еллыгы дөнья яңгыраткан вакыйга булды. Казанга һәм Мәскәүдәге тантанага ул чордагы СССРның иң күренекле әдип һәм шагыйрьләре, дәүләт һәм җәмәгать эшлеклеләре, мөхтәрәм һәм могтәбәр галимнәре җыелган иде. Һәр ике тантанада кереш чыгышны Мансур Хәсәнов ясады. Шушы киң колачлы чараларны оештыруда хәлиткеч роль уйнаган галим һәм дәүләт эшлеклесенең чыгышы һәм доклады дөньякүләм биеклектә яңгырады. Бу - халкыбызның һәм татар филологиясенең дәрәҗәсен бөтен илгә һәм дөньяга лаеклы итеп күрсәтү иде.

Академик М.Хәсәнов, гомумән, унъеллыктан-унъеллыкка татар әдәбияте фәнен яңа концептуаль фикерләү белән баета баручы теоретик һәм чын мәгънәсендә координатор булды.

Аның Гаяз Исхакый күптомлыгына язган кереш мәкаләсе һәм әдипнең 120 еллыгына багышланган халыкара фәнни конференциядә ясаган доклады яңача фикерләүнең классик үрнәге һәм якын киләчәк өчен тикшеренүләр программасы булып кала.

Иҗтимагый тормышыбызда аның дәүләт эшлеклесе буларак катнашу олпатлыгын мин Татар иҗтимагый үзәгенең бер корылтаенда күрдем. Республика хакимияте бигүк өнәп тә бетермәгән оешманың җыенында ул президиумда гел язып утырды, һәм менә, вакыты җиткәч, трибунага чыкты. Корылтай барышына һәм күтәрелгән мәсьәләләргә тирән анализ ясады, республика җитәкчелегенең ул мәсьәләләргә, ягъни татар милләте язмышына мөнәсәбәтен бәян итте. «Хакимият барлык процессны игътибар белән күзәтеп бара һәм аңа һич битараф кала алмый», - диде ул һәм милли хәрәкәт үсешен, дәүләтчелекне торгызу эшчәнлеген ничек күзаллавын бәян итте. Кыюлык та, гражданлык батырлыгы да, дәүләт эшлеклесе зирәклеге һәм тотнаклы сак мөнәсәбәт тә аның чыгышында бергә үрелде. Гаять югары яңгырашлы, көчле чыгыш булды бу. Зал тын да алмый тыңлады.

Миңа галимнең үзенә зур абруй китергән бер сыйфатын яшьли үз язмышымда татырга туры килде.

1960 ел. Безнең курс университет тәмамлый. Мин Дәрдемәнд иҗаты хакында профессор Хатип Госман җитәкчелегендә язган диплом эшемне яклауга чыгарам. «Оппонент итеп кемне дәшәргә?» дигән сорау туды. Мин Тукай шигърияте буенча китап бастырган Әхмәт Исхакны тәкъдим иттем. Хатип ага тәкъдимне, кызык, дип хуплады. Диплом эшен булачак оппонентыма илттем. Көн үтте, атна үтте - җавап юк. Шылтыратам - хатыны: «Что-то Әхмәт эшегездән не очень доволен», - дип җавап бирә. Үзе белән сөйләшәм. «Сез, - ди ул, - буржуаз шагыйрьне Тукай белән янәшә куясыз...» Хатип ага белән икебезнең дә кәеф төште. Диплом эшен бәяләүне тарих-филология факультеты деканы урынбасары Мансур Хәсәновтан үтендек. Алынды. Җентекле анализ ясады, дипломчының үзенә һәм эшенә югары бәя бирде. Күңелдә горурлык хисе, Рәшит Зәкиев, Илгизәр Хәбибуллин, Шәйхи Садретдинов, Фәһимә Хисамова, Флера Сафиуллина кебек теләктәш иптәшләрдә шатлык тойгысы уянса да, миндә көтелмәгән мактаудан уңайсызлану да булды.

Әлеге эпизод җитди уйлануга һәм берничә нәтиҗәгә этәрә. Мансур Хәсәнов фәнгә тирән хәзерлек белән килгән. Галимҗан Ибраһимов иҗатын өйрәнгәндә ул XX йөз башы татар әдәбияте панорамасын бөтен киңлегендә үзләштергән. Докторлык монографиясе буларак дөньяга чыккан «Галимҗан Ибраһимов» дигән китабын укыгач, мин чыганакларның байлыгына, архив материалларына ишарәнең күплегенә шаккаткан идем. Шунда аның лекцияләре искә төште. Яшь галим әйләнмәктә бер XX йөз башы матбугатындагы мәгълүматларны китерә иде.

Икенчедән, галим эстетик кыйммәтләр һәм әдәби мирасыбыз хакындагы карашларын шул чорда ук инде ныгыткан булган. Янә бер эпизод искә төшә. Соңгы курсларның берсендә Мансур Хәсәнов миннән имтихан ала. Билет сорауларымның берсе ВКП(б) Үзәк комитетының безнең әдәбият һәм фәнебез үсешенә аяк чалган мәгълүм карары хакында иде. Күрәсең, күңел тартмагач, мин бу карарны мактамаганмын. Имтиханга Ибраһим ага Нуруллин да килеп керде. Минем җавап бирүемне сәгатьтән артыкка суздылар. Мансур Хәсәнович, ниһаять, сорап куйды: «Шулай да әдәбият үсешендә бу карарның берәр файдасы булганмы соң?» - диде. Нинди минималь таләп! Моны бит факультет партия оешмасының идеология эшен җитәкләүче коммунист сорый. Мин моны бик яхшы аңлыйм һәм компромисслы җавап бирәм: «Әлбәттә. Язучыларны тема сайлауга җаваплырак килергә өйрәткән», - дим. Ибраһим ага сорау бирә: «Тоташ агым теориясенә ничек карыйсыз?» Дәрдемәнд темасын өйрәнүчегә бирелергә тиешле сорау бу. Зачет кенәгәсенә «5»ле билгесе куела. Шуннан соңгы зачет һәм имтиханнарда Мансур ага сорамыйча да билге куя башлады. Миндә аңа тирән ихтирам булган кебек, аңарда да миңа карата еллар буе шундый ук илтифат сакланды. Гәзиттә эшләгәндә, аспирант чагымда, фәнни эшемдә һәм тормышта төрле проблемалар туганда аңа бара идем. Һәрвакыт якты кабул итә, киңәш бирә һәм ярдәм күрсәтә килде.

Рәссам улларым Ленинград сәнгать академиясенә укырга кергәндә, вакыт чикләре узган булуына карамастан, Русия хөкүмәтеннән Татарстанга тиешле квотаны ул рәсмиләштерергә ашыкты. Улларым да Мансур абыйларының ышанычын аклап, танылган рәссам булды. Берсе Алманиядә, икенчесе Казанда. Ниһаять, фәнни үсештә соңгы баскычым килеп җиткәч, Мәскәүнең Дөнья әдәбияте институтына минем докторлык яклавыма оппонент буларак та ике тапкыр килде ул. Диссертация яклауга Америкадан махсус кайтып төште. Яклау вакыты күчерелгәнлектән, әлеге кайтуы бушка булгач, советның икенче утырышына Казаннан килде. Бу - Фәннәр академиясендә һәм дәүләт идарәсендә үтә мәшгуль кешенең шуңа вакыт табуы! Ул минем фәнни язмышымда, шулай итеп, беренче һәм иң соңгы оппонентлыкны башкарды. Минем генә түгел, уннарча кандидат һәм докторларның.

Зур шәхес беркайчан да өстенә зур йөк алудан тайчанмый. Без олуг әдипләребезнең үзләре исән чакта аларга бирелгән «бөек» дигән бәяне соңгы чорда гына ишетә башладык. Бакый Урманчега, Илһам Шакировка, Рөстәм Яхинга, Хәйдәр Бигичевкә һәм, әлбәттә, Әмирхан Еникигә карата бу сүзләр югары җитәкчеләребез теленнән гел яңгырый тора. Мондый тәвәккәл кыюлыкны беренчеләрдән булып Мансур Хәсәнов күрсәтте. Туфан Миңнуллинның 50 яшьлегенә багышланган тантананы ачканда, ул урысчалатып аны «выдающийся драматург» дип атады.

80 нче еллар башында ниндидер йомыш белән мин Министрлар Советына аның янына бардым. Каршыма аңардан чыгып килүче Зөләйха Хисмәтуллина очрады. Мине чакырдылар. Кердем, сәламләп каршы алды. Һәм, гафу үтенеп, телефонга утырды. Шәһәр Советына шылтырата. Зөләйха Хисмәтуллинаның торак хәлен яхшырту мәсьәләсен куя. Тегеннән: «Ул зур артистмы соң?» - дип сорау бирәләр, күрәсең. «Выдающаяся», - дип җавап бирә Министрлар Советы Рәисе урынбасары. Кыскасы, үз җаваплылыгындагы мәдәният эшлеклеләрен ул даими кайгыртуда тотты. Ә үзенең 70 яшьлеген Фәннәр академиясенең беренче президенты һәм Татар энциклопедиясе институтының беренче директоры, «Энциклопедик сүзлек»нең баш мөхәррире сыйфатында каршылады. Ул - бик күп эшләрдә беренче иде. Бу ике мөхтәрәм оешманы барлыкка китереп, аякка бастыручы да ул үзе булды.

Мансур Хәсәновның тәкъдир кылуга лаек иң игелекле эшен мин шунда күрәм: ул үзенең гаять югары хакимиятле дәрәҗәсе белән сәнгати һәм әдәби талантларны кысмады, беркайчан да аларга цензор булмады, ә бәлки, аларны саклап калуны һәм үстерүне кайгыртты.

Караш киңлеген, эшчәнлек колачын үзенең лаеклы биеклегендә саклый алу бары тәрбиясе һәм хәзерлегенең камил булуы, иман һәм принципларының ныклыгы шартларында гына мөмкин иде. Гыйлем һәм сәясәт өлкәсендәге мондый уникаль гармония бары тамырларның сәламәт һәм бик ерактан килүе нәтиҗәсендә генә була ала.

Безнең шәхси мөнәсәбәтләрдәге ике эпизодны аерым теркәп үтәргә кирәк, дип саныйм.

1998 елның 31 декабрь киче. Ил 1999 елны каршыларга җыена. Мин Яңа ел белән котлау өчен Мансур Хәсән улының өй телефонына шылтыратам. Бу - безнең өчен традициягә әйләнгән котлашулар. Сәламләшү, котлашудан соң Мансур ага үзенең кайбер ниятләре белән уртаклашты. «Сиңа да таныш, мәгълүм фән кешеләре үзләрен академик итүне сорап килә. Сез бит болай да академик инде, дим (мин аңлыйм - сүз Гуманитар академия әгъзалары хакында бара - Н.Х.), мин әле синең хакта уйлыйм», - ди. Мин бер сүз дә эндәшмим. Мансур ага дәвам итә: «Сезнең институтта җитәкчелекне яңартырга кирәк, мин әле синең турыда уйлап торам», - ди. Мин янә бер сүз дә эндәшмим.

Менә 1999 ел тәмамлануга бара. Иртән эшкә җыенып йөрим. Өйдә телефон шылтырый. Академиянең кабул итү бүлмәсеннән Альмира ханым шылтырата: «Мансур Хәсәнович сезне хәзер үк килергә чакыра», - ди. Килдем, анкета тутырырга һәм автобиография язарга куштылар. Яздым. Мансур ага шуларны алып, Кремльгә, Президент янына китте. Бераздан әйләнеп кайтты, сорау бирә: « Институт директоры вазифасында күпме вакыт чыдармын дип уйлыйсың?» - ди. «Биш ел күп булырмы?» - дим. «Биш елга да булмагач, бу турыда сөйләп торырга да түгел», - дип елмая. Шуннан ул мине Президент Минтимер Шәймиев янына алып китте һәм, кайтып Тел, әдәбият һәм сәнгать институт җыелышында мине директорлыкка тәкъдим итте.

Икенче эпизод 2010 елның язында булды. Мин һәр китабымны аңа бүләк итә барганлыктан, «Кол Гали. Йосыф кыйссасы» дигәнен Мансур агага бүләк итәргә җыенам. Өенә шылтыратам. Улы Булат, әтисе ашап эчкәч, сөйләштерергә вәгъдә итә. Янә шылтыратам. Мансур ага телефонны үзе ала. «Мансур Хәсәнович, кадерлебез!» - дим кайнар дулкынлану белән. «Кадерлегез булгач өйгә килергә кирәк», - ди. «Мондый рөхсәт булгач, барырбыз», - дим. «Мин уйлап йөрим дә, директорлык вазифасы синең өчен кечерәк булды, - ди. - Без әле синең белән хезмәттәшлек итәрбез. Фәһимә ханымга сәлам әйт - ул да синең кебек киң күңелле кеше».

Мин «хезмәттәшлек» дигәндә нәрсәне күздә тотты икән, дип баш ваттым. Агабызның юбилее якынлашмыймы икән, дип, язучылар китабын ачтым. Әйе, 25 июньдә аңа 80 яшь тула икән. Аның 70 яшьлек юбилеенә зур китап минем җитәкчелектә эшләнгән иде. Тәмле генә күчтәнәчләр һәм китапны алып, өенә барырга җыенам. Ләкин ни үкенеч - Мансур агабыз вафат, дигән хәбәр килеп иреште. Аһ, аһ! Күрешү насыйп булмады...

Әмма мин аның юбилей көненә «Фикер һәм гамәл титаны» дигән мәкаләмне матбугатта чыгарып өлгердем. Тугыз галимне эченә алган «Остазлар» китабымны да шушы мәкалә белән башладым.

Нурмөхәммәт ХИСАМОВ,
филология фәннәре докторы, профессор.


Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: