Тәлгат Галиуллин: Китмәскә кайткан Дәрдмәнд
Дәрдмәнд югары интеллектка ия шәхес буларак, илдәге аянычлы хәлләргә рәсми бәясен бирмәсә дә, чынлыкта ул чор шагыйрь күңелендә тирән әрнүле эз калдыра.
XIX-XX гасырлар кисешкән чорда иҗатка килеп, Дәрдмәнд тәхәллүсен алган Закир Рәмиевнең милләт тормышы, кеше кичерешләре, уй-хыялларының бихисап чагылышларын сурәтләүдә берәүне дә кабатламаган җыйнак күләмле, бай вә тирән эчтәлекле элитар шигъриятенә лаеклы бәясен алу өчен бик күп сынаулар үтәргә туры килә. Аның бай сәүдәгәр баласы булуы, өендә, мәдрәсәдә алган белемен дәвам итеп, Төркиядә – яңа хакимият чорында аны «чит элемент», «буржуа токымы» дигән бәяләр тудыруга сәбәпче итеп калкыта. Дөрес, 1905 ел инкыйлабыннан соң ул «Вакыт» газетасы, «Шура» журналы кебек алдынгы рухлы, бик күп милли каләм ияләренә «канат куйган», иҗатларына юл ачкан матбугат чараларына матди һәм рухи ярдәмен күрсәтә, Дәрдмәнд үзе дә шул басмаларда кырыклап шигырен бастыра.
1917 ел инкыйлабы исә Дәрдмәнднең туган милләтенә хезмәт итү турындагы хыялларын чәлпәрәмә китерә, чөнки матбугат үсешенең иң югары үрләрен яулаган «Вакыт», «Шура» кебек басмаларны нәшер итү туктатыла. Шагыйрь үзенең ризасызлыгын белгертми генә түгел, атасыннан калган дистәләгән алтын базларын, бар мал-мөлкәтен (барыбер тартып аласыларын алдан сизенептер) үз теләге белән диярлек дәүләткә тапшыра, үпкәсен, рәнҗүен сиздермичә, яңа хакимиятнең гамәлләрен «аклап» та куя.
Илдә бер дуст булмаса гәр,
Ил бөтен – дошман түгел.
(«Илдә бер дуст...»)
Түбәндәге программ шигырендә әлеге ике юллыгына да, дөнья барышын бәяләвенә дә «ачыкламыш» кертә.
Атам-анам йорты өчен
Булса мең җаным фида,
Туган-үскән җирем өчен
Соң тамчы каным фида.
(«Атам-анам йорты...»)
Дәрдмәнд югары интеллектка ия шәхес буларак, илдәге аянычлы хәлләргә рәсми бәясен бирмәсә дә, чынлыкта ул чор шагыйрь күңелендә тирән әрнүле эз калдыра. Матбугатта халык исеменнән чыгыш ясаулар гомуми күренеш булып киткәндә дә, Дәрдмәнд башкалар өчен җавап бирүне өстенә алмыйча, үз шәхси кичерешләре белән генә уртаклаша... «Куанды ил...» газәлендә үз-үзенә «мөрәҗәгать» итеп, ул болай ди:
Җитәр җилкенмә, йолкынма, күңел, син,
Кияү булсаң да, ул туйга түгел син!..
Җиһан тормыш туен иткән чагында
Синең урның – үлекләр аймагында.
(«Куанды ил»)
Илдә барлыкка килгән гайре табигый үзгәрешләрне кальбе белән кабул итмәсә дә, сүзне үз исеменнән генә алып барып, чиста күңелле, иманлы зат булып кала. Аңардан берни тормаганны аңлап, үзенә җитди кисәтү ясый: «Җитәр инде, Дәрдмәнд», сүзне озайтма, «катып калган күңелләргә боз» атудан файда юк, ди үзенә мөрәҗәгать рәвешендә язылган «Куанды ил» әсәрендә.
Дәрдмәнд үзе исән чакта, мөмкинлекләре булуга да карамастан, иҗатын җыентык итеп бастырып чыгармый. Шагыйрьнең вафатыннан (1921) соң, 1928 елда гына язучы, нәшир, туганы Фатих Кәриминең (үзе 30-нчы елларда репрессия корбаны) сүз башы белән «Яңалиф» нәшриятында шигырьләрен туплаган «әсәрләр» җыентыгы басылып чыкса да, ул җитди хуплау тапмый. Шул чор укучыларының иң зур күпчелеге әле Дәрдмәнднең югары зәвыклы иҗатын кабул итүгә әзер булмый. Ике даһиебыз әсәрләрен төрлечә бәяләү күп нәрсә турында сөйли. Тукаебыз туры һәм шартлы мәгънәләрдә, Казанга «Пар ат»та килеп кереп, «Китмибез» дип «оран» салып, «Туган тел»е белән җаныбызны иркәләп алгач, тиз арада татарның мөхтәрәм һәм әйдәп баручы шагыйре буларак күтәрелсә, Дәрдмәнднең «Кораб»ына сәяси диңгез-дәрьяларны иңләп, «ил карабын җил сөрә», «нинди упкын тарта безне җан сорап» кебек тәгъбирләре өчен «өметсез пессимист» һ.б. ярлыкларны ишетергә туры килә.
Дәрдмәнднең «Кораб»ы соңрак татар шигъриятендә тирән эз калдырган тезмәләрнең берсе буларак таныла. Аның өслүбенә, эчтәлегенә хас әйтеп бетерелмәгән серлелек, камил сәнгатьчә эшләнеш, төрле буын, караш кешеләренә үз чоры вакыйга-хәлләреннән чыгып бәя бирүгә урын калдыруы, күп «тавышлылыгы» белән поэзиябезнең үлемсез әсәрләре дәрәҗәсенә күтәрелде. Нибары унике юллык «Караб» шигыре белән илһамланып, сокланып, аңа тәкълид язмаган татар шагыйре юктыр.
Дәрдмәнд иҗатының «китмәскә кайтуы», торгынлык пәрдәсе күтәрелеп, азатлык җилләре «күңелләрне иркәләп» алган, М.Җәлилнең «Моабит дәфтәрләре», Х.Туфанның сөргендә язган шигырьләре басылып чыккан вакытка туры килә. Аның шигъриятен беренчеләрдән булып Хәсән Туфан белән Сибгат Хәким дәррәү хуплап, күтәреп алды. Аларга 60-70 елларда иҗатка килгән Р.Харис, Р.Фәйзуллин, Зөлфәт, М.Әгъләмов, Л.Лерон, З.Мансуров, Г.Морат, Н.Әхмәдиев, Р.Зәйдулла һ.б. Дәрдмәнднең символларына, күп мәгънәле, нәзберек күзәтүләренә таянып, яңачарак фикерләүче шагыйрьләр килеп кушыла.
1959 елда гына күренекле галим, профессор Мөхәммәт Гайнуллинның кереш сүзе белән Дәрдмәнднең «Сайланма әсәрләре» басылып чыга. Шул ук елда «Нәниләргә» исемле җыентыгы 22 мең тираж белән тәкъдим ителә. Дәрдмәндне шагыйрь һәм зыялы шәхес буларак тану башлана.
Дәрдмәнднең каләм-карандашына лириканың күңел, фәлсәфи, дини, пейзаж, мәхәббәт, шаян, фаҗигаи һ.б. төрләре дә «буйсына». Ул – үзенә һәм каләмдәшләренә катгый иҗади таләпләрне калкытып куйган сүз сәнгате әһелләренең берсе. Сурәтле фикерләвенең ошбу үзенчәлеге «Шагыйрьгә» газәленең түбәндәге юлларында ачык чагылыш таба.
Ала кошларга бакмачы,
Газизем, булма такмакчы;
Матур гөлләргә бул былбыл,
Нәзакәть багына сакчы.
(«Шагыйрьгә»)
Дәрдмәнд фикеренчә, халкыбызның тел хәзинәсен күз карасы кебек саклау өстенә, аны туктаусыз баетып, тулыландырып тору зарур. Үзе җир астында сакланган алтын-көмешне эзләүче җитез эшмәкәр кебек, төрек, фарсы, гарәп телләреннән алынмаларны татарның сингармонизмына, авазлар яңгырашына, кафия таләбенә буйсындырып, могҗизаи, тылсымлы шигъри өслүб тудыра.
Каләмдәшләренә туган телне баетырга, халык сөйләменә якынайтырга уйласаң, сүзләрне «Урамнан һәм базардан чүплә...» дигән киңәшен бирә һәм бу гамәлнең ни өчен кирәклеген «олы сәясәт» белән аңлата.
Тупаста булса тел – илнең колагы,
Уеңны уйдырып сал син шул колакка.
(«Урамнан һәм базардан чүплә...»)
«Телләр белү яхшы гамәлдер,» дип хуплый, искәртә һәм, шунда ук, туган телебезнең башка лөгатьләр «басымына» бирешүен истә тотып, хәтта аның авыр киләчәгенә күрәзәчелек иткәндәй, «катыштырма вәләкин телгә телне» дигән кисәтүенә шактый төгәл «аңлатма» бирә:
«Тел уйнатмак наданлыктан әсәрдер»
(«Кил, өйрән, и туган...»)
Дәрдмәнднең күпчелек шигырьләрендә табигать күренеше үзеннән-үзе кеше кичерешләре белән «үрелеп» китә. Түбәндәге өзек шуңа үрнәк-мисал.
Исәрме җил тугай буйлап,
Җырлармы кыз моңын сөйләп,
Көләрме шатланып көйләп.
(«Исәрме җил тугай буйлап...»)
«Кызның моңы» шагыйрьнең «Кичә күр, иркәм...», «Әгәр барсаң...», «Рәсем» тезмәләрендә дәвамын таба.
Әгәр барсаң, саба җил, безнең илгә,
Сәламнәр әйт, сәлам ул нечкә билгә!
Төшендә юл өчен чәчкәен тарасын,
Гарибнең кайтырындан фал карасын.
(«Әгәр барсаң, саба җил...»)
«Фал салу» кебек мәҗүсилек чоры ышануы, халык җырлары белән балачактан күңелләргә сеңгән сурәтләр, сынландырулар, лирик зат – гарибнең (гариб – туган иленнән аерылып, читтә яшәүче зат) – бәхетле дә, үкенечле дә мәхәббәт сагышын «күргәзмәле» ачуга буйсыналар.
Ләйлә–Мәҗнүн мәхәббәте турындагы мифка таянып язылган «Хикәяи гашыйк» балладасында бу олы хиснең кадерен белеп яшәү, үкенечкә калдырмау ихтыяҗы искә төшерелә.
«Рәсем» шигырендә Дәрдмәнд Көнчыгышның күренекле интим-лирик парчалар остасы Нәвоигә «сылтап», «Тәнкәең ак, түшкәйләрең киң яраткан», «Биткәеңнең иң очында миң яраткан» дип «азынып» ала да, әлеге гүзәллекне әрсез күзләрдән саклау гамәлен искә төшерә:
Саклар өчен зифа буен яман күздән,
Чәчкәйләрен аяк белән тиң яраткан!
(«Рәсем»)
Дәрдмәнд олы сәясәт, туган тел, милләт язмышы кебек күңеленә газиз төшенчәләр турында уйланганда да киләчәгебез, дәвамчыларыбыз – балалар турында онытмый. «Бәллү», «Йокла, шунда» шигырьләрендә яшь буынны яратып, психологияләренә үтеп керү алымнарын төрләндереп сурәтли. Беренче шигырендә «бәбкәсен» «Кыйгач кашым», «Асыл ташым», «Алмакаем», «Аппаккаем» кебек бизәкле, нәзәкатле сүзләрне кулланып иркәли.
Кил, гөлкәем,
Сөнбелкәем,
Йоклаек икәү!
Йокла, иркә,
Йокла, бәпкә.
(«Бәллү»)
Беренче шигырендә татарның иң ямьле, данлы исеме Сөембикәне бераз үзгәрткән Сөенбикәй үзәктә булса, «Йокла, шунда»да икенче – өлкәнрәк баланы – «бәлли-бәлли-бәү» дип иркәләү белән генә тынычландырып булмый, аны колын һәм арба белән «кызыксындыру» вакыты җитүе сизелә.
Йокла шунда
Син төшеңдә
Колын менерсең;
Алмачобар,
Арбасы бар –
Менә күрерсең!
Дәрдмәнд каләменнән «төшкән» түбәндәге юллар татар мөселман балаларына багышланган әсәрләргә гомуми юллама (эпиграф) итеп куярлык.
Юл юлдашың
Һәм кулдашың
Сиңа бар эштә
Һәм саклаучы,
Һәм яклаучы
Булсын фәрештә.
(«Йокла, шунда»)
Гасырлар дәвамында үстерелә, баетыла килгән сүз сәнгатебездә Закир Рәмиевнең тирән уйлы, югары эстетик зәвыклы үз урыны булуны һәм бөтен «серләрен» ачып салырга ашыкмаган тылсымлы шигъриятенә югары бәяләрен яшәп киткән галимнәребез Ф.Кәрими, М.Гайнуллин, Х.Госман, Г.Хлит, Н.Хисамов, Р.Мостафин, Б.Султанбековлар һ.б. бирде. Дәрдмәнд шигърияте белән соклануларын «яшерә алмаган» Л.Хәмидуллин, Х.Миңнегулов, Д.Заһидуллина, А.Саяпова, Р.Харис, Б.Хәмидуллин һәм башка фидакярьләр аның иҗатын өйрәнеп, туган халкына кайтаруны дәвам итә.
Соңгы исемлеккә, тыйнак булмаса да, үземне дә өстисе килә. Иҗатына мөкиббән китүемне «яшерә» алмыйча, мин дә «Без – Дәрдмәндле халык» исемле мәкаләмне әүвәл «Казан утлары»нда бастыргач, аны татар һәм рус телләрендә үземнең җыентыкларымда һәм ун томлык «Сайланма әсәрләр»емдә тәкъдим иткәч (2023), Дәрдмәнд рухы каршында бурычымны үтәгәнмен дип ялгышканмын, тынычланып «дөньямны онытып» утырырга иртәрәк икән әле.
«Мәдәни җомга» агымдагы елның икенче февралендә «Без Дәрдмәндне онытмадыкмы?» дигән мәкаләсендә 2024 елның ноябрендә шагыйрьнең тууына 165 яшь тулуны искә төшереп, «чаң сукты». Исемен әйткәнче үк, сизенәсездер, авторы – тынгысыз шәхес, Татарстанның халык шагыйре, тәнкыйтьче, мәгърифәтче Ренат Харис. Ул инде дистә еллар дәвамында Дәрдмәнднең җыентыкларын әзерләп, нәшер итүдә катнаша, шигырьләрен русчага сүзгә-сүз тәрҗемә итеп, бу шөгыльгә күренекле иҗат әһелләрен тартып, Дәрдмәнднең бөек татар шагыйре, зыялы шәхесләребезнең берсе булуын исбат итә, раслый, бәхәсләшә... Һәм милли китапханәбезгә Дәрдмәнд исемен бирү турындагы тәкъдимен кертә, дәлилләрен китерә. Р.Харисның милли китапханәбезгә Дәрдмәнд исемен бирү турындагы тәкъдиме урынлы, вакытлы дип саныйм һәм хуплыйм.
Бигрәк тә, күпчелек укучылар, галимнәр, шагыйрьләр фикеренчә, Дәрдмәнд иҗаты «китмәскә кайткач», аның рухы, шигърияте, милли китапханәбезнең эшчәнлеген «күзәтеп тә, саклап та», затлы жилеты кесәләренә кулын тыгып, акыллы башының бер читен генә каплаган түбәтәен ялтыратып биектә «утырсын әле!» Аннан килеп, үзенең бөек шәхесләрен, улларын-кызларын хөрмәт итә, зурлый белгән халык үзе дә бөек була, дигән хакыйкатьне онытмыйк! Һәр җөмләсе, сүзе тылсым, үрнәк зыялы шәхесләребезнең берсе, берничә чакырылыш Дәүләт Думасы депутаты Дәрдмәнд – Закир Рәмиевнең сыны «татар баласы менә шундый мәһабәт була», дип, әлегә милли китапханәбездә, соңрак үз исемен йөртүче музеенда дәвамчыларын, укучыларын каршы алып торачагына шигем юк. Иншалла.
Июль. 2024.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев