Мәдәни җомга

СУРӘТЛӘРГӘ ИҢГӘН БАТЫРЛЫК

1964 елда беренче тапкыр уздырылган "Зур Идел" төбәк күргәзмәсендә үзенең "Кунакка бару", "Кызлар" картиналары өчен иҗатына зур бәя алган рәссам Искәндәр Рәфыйков, канатланып, икенче экспозициягә әзерләнә башлый. Икенче "Зур Идел" күргәзмәсе Волгоград шәһәрендә узарга тиеш була. Рәссамнарны булачак экспозициянең идея, максатлары белән таныштыру өчен, Волгоградта конференция үткәрәләр, шәһәр буенча сәяхәт,...

1964 елда беренче тапкыр уздырылган "Зур Идел" төбәк күргәзмәсендә үзенең "Кунакка бару", "Кызлар" картиналары өчен иҗатына зур бәя алган рәссам Искәндәр Рәфыйков, канатланып, икенче экспозициягә әзерләнә башлый. Икенче "Зур Идел" күргәзмәсе Волгоград шәһәрендә узарга тиеш була. Рәссамнарны булачак экспозициянең идея, максатлары белән таныштыру өчен, Волгоградта конференция үткәрәләр, шәһәр буенча сәяхәт, Мамай курганына баруны оештыралар.

Сугыш мәхшәре үз башыннан кичкәндәй, И.Рәфыйков төннәр буе йоклый алмыйча саташып чыга. Волгоградка барып кайту аны сугыш темасына картиналар иҗат итүгә этәрә.

Башта Казан сәнгать училищесында, аннары Ригада Латвия сәнгать академиясендә белем алган рәссам яхшы белгән темаларга алынсаң гына уңышка ирешеп буласын аңлый һәм күңелендә балачак хатирәләренә әйләнеп кайта.

1941 ел булачак рәссам өчен бик истәлекле була. Ул вакытта Искәндәр Казанның 13 нче татар мәктәбендә укып йөри. "Улыгыз рәсемгә оста, сез аңа рәсем буенча махсус белем бирү җаен карагыз", - ди ата-аналар җыелышының берсендә укытучылары. Шуннан малайны Нариман урамында урнашкан 28 нче урта мәктәпнең рәсем студиясенә ияртеп киләләр. Анда мольберт янында басып күмер һәм акбур белән ябалак карачкысын ясап торган абый-апаларны күргәч, баланың шатлыгына чик-чама булмый, ниһаять, рәссам булу хыялым тормышка аша, дип уйлый ул. Укытучылары Татьяна Александровна Фирсова малайның сәләтен шундук күреп ала. Менә җәйге каникуллар җитә. Искәндәрне Ташевка пионер лагерена ял итәргә җибәрәләр. Рәсем белән җенләнгән малай Идел яры буенда әле үтеп баручы пароходларны, әле су коенучы балаларны сурәткә алып көннәрен үткәрә торган була. Ә 22 июньдә һич көтмәгәндә лагерьга әнисе килеп төшә. "Сугыш башланды, улым, безгә тизрәк Казанга кайтырга кирәк", - ди ул. "Әни, минем әле ясыйсы рәсемнәрем күп, соңрак кайтырмын", - дип бала эшен дәвам итә, әнисенә исә, күрше лагерьда ял иткән кече кызын алып, үзләре генә кайта торудан бүтән чара калмый. Лагерьдан иң соңгы булып Искәндәр кайтырга кузгалгандыр, мөгаен. Казанда аны мәхшәр каршы ала. Халыкка икмәк җитми. Кибетләрне озын-озын чиратлар уратып алган. Сугыш чыкмагае, дип кибетләрне атлы казаклар саклый. Юкса, ул елны иген дә бик уңа. Әмма килешү буенча ипине Германиягә сатып өлгергән булалар инде. Гомумән, казанлылар өчен бик авыр ел була бу. Шәһәр халкы азык-төлекне алдан мул итеп әзерләп яшәми, шуңа күрә күпләр ачлыктан интегә, утын юк. Аеруча әтисез гаиләләргә бик авырга туры килә. Әмма әтиле Искәндәргә дә сугышның беренче елы зур газап була.

Әтисе Вәлиулла абыйга үз гомерендә бик күп авырлык күрергә туры килә. Күп балалы крестьян гаиләсендә туган баланы 6 яшьтән кешегә тәрбиягә һәм хезмәткә бирәләр. Зирәк акыллы, хезмәт сөючән булганга күрә, 1906 елда патша армиясендә хезмәт итеп кайтканнан соң, элеккеге хуҗасы Хәлфин Вәлиулланы бу юлы инде идарәче-приказчик сыйфатында кабат үзенә эшкә чакыра. Шуннан ул башлы-күзле була, үзенә яшәргә куыш булдыра. 1931 елда билгесез кешеләр килеп, Вәлиулланың тир түгеп җыйган бөтен мал-мөлкәтен җыеп алып чыгып китә, үзен исә хатыны, ике баласы белән урамга куып чыгара. Шикаять белән тиешле органнарга мөрәҗәгать иткәч, Вәлиулла реабилитация турында таныклык алуга ирешсә дә, бөтен мал-мөлкәте юкка чыккан була инде. Шулай итеп, тормышны яңа баштан башларга туры килә. Әмма тырыш кеше әллә нинди авыр хәлдән дә чыгу юлын таба, билгеле. Вәлиулла Пләтән урамында (хәзерге Сәйдәш урамы) 11 бүлмәле ике катлы йортта яши башлый. Балалары кечкенәдән пианино, мандолинада уйнарга өйрәнеп, өйдәге картиналар, бүтән сәнгать әйберләре аша матурлыкны бәяләп яшәргә өйрәнә. Алдынгы карашлы Вәлиулла беренчеләрдән булып өенә радио үткәрә. Шулай бәхетле яшәп ятканда сугыш башлана. Вәлиулланың "Светоч" кәнфит фабрикасында эшләп йөргән чагы. Хуҗасы аңа фабрика атлары өчен кышка җитәрлек печән табарга куша. Вәлиулла туган ягы Лаеш районында печән алуны сөйләшә. Әмма ул вакытта машиналар аз. Булганнарын да сугыш "йоткан". Печәнне ничек алып кайтырга соң, дип озак кына баш ватканнан соң, ул атлар сыен Идел буйлап сал белән агызырга була. Шунда бик каты салкын тидерә, аяклары йөрмәскә әйләнә. Ул вакытта Вәлиуллага 62 яшь була. Казанда аны төрле табибләргә күрсәтеп карыйлар. ГИДУВта бер профессор, чиренә каршы бернинди дә дәва юк, дип карар чыгарганнан соң, авыруны хастаханәләрдә интектермәскә, өйгә алып кайтырга булалар. Җыелышып киңәш-табыш иткәч, туганнары Вәлиулланы сөлек салып дәвалап карарга карар кыла. "Әтинең аякларына йөзләп сөлек салдылар. Өебездәге зур җиз ләгән кап-кара кан белән тула торган иде. Шулай берничә тапкыр кабатлаганнан соң, әтиебез аякка басты һәм тагын 20 ел гомер кичерде", - дип сөйләде Искәндәр ага.

Сугыш башланган вакыт нәкъ Вәлиулланың аягы сызлап яткан чагы, шуңа күрә бөтен авырлык хатыны Маһирә ханымга һәм аның балаларына төшә. Маһирә ханым Искәндәрне ияртеп 15-20 чакрым ераклыктагы кырга казыганнан соң калган бәрәңгеләрне җыярга йөри. Көне буе көзге ачы җилләрдә таланып, туңып, ач көенчә казыгач кына бераз бәрәңге чыга, кичке якта гына арып-талып кайтырга кузгалалар. "Бервакыт мин шундый ардым, шундый ачыктым ки, салкын җиргә утырдым да, тимәгез миңа, миңа берни дә кирәкми, шушында гына калыйм", - дип ярсып-ярсып елый башладым. Хатыннар, яулык очлары белән күз яшьләрен сөртеп, тавыш-тынсыз карап торганнан соң, мине кайтырга үгетли башлады. "Бер генә адым яса инде, күгәрченем! Вәт, молодец! Инде тагын берне! Булдырдың, үскәнем!" Шулай көчкә өйгә кайтып егылдым", - дип сөйләде Искәндәр ага. "Моннан тыш мин ягулык өчен җавап бирә идем. ТЭЦта вагоннардан ташкүмер бушаталар, без күрше малайлары белән коелып калганнарын җыябыз. Кайвакыт вагоннарны шундый озак бушаталар ки, туңып бетәбез, кул-аяклар йөрмәскә әйләнә. Соңыннан җылылык трассасы торбалары өстендә җылынырга гадәтләндек", - дип бәянын дәвам итте рәссам.

Тора-бара әтиләре аякка баскач, гаиләнең хәле җиңеләя төшә. Өстәвенә, Искәндәрнең апасы белән абыйсы хәрби заводка эшкә керә. 12-16 сәгать эшлиләр. Таләп бик кырыс. Планны үтәмәгән өчен халык дошманы, дип атып үтерергә дә күп сорамаганнар ул заманда. Аның каравы, карточкалар бирәләр. Аларны кибеттә азык-төлеккә алыштыру Искәндәрнең эше була. Кибетләрнең берсе - шәһәрнең бер, икенчесе - икенче ягында урнашкан. Мәктәптән кайткач икесенә дә өлгерергә кирәк. Җәен -велосипед, кышын тимераяк ярдәмгә килә.

Сугыш елларында шәһәр халкына аеруча авырга туры килгәндер, мөгаен. "Утын юк, шуңа күрә күп йортларда кечкенә генә чуен мичләр ясап куйдылар. Әмма шәһәр халкы аның рәтенә озак төшенә алмады, беренче вакытларда гаиләләре белән ис тиеп үлүчеләр бик күп булды", - дип хатирәләрне яңартып алды рәссам. Ә менә Рәфыйковлар гаиләсен кечкенә генә чуен мич зур бәладән коткарган. "Абый белән апам хәрби заводта тәүлекләп эшләде. Эш телогрейкалары, ботинка, оекбашлары көн саен майга манчылып кайта торган иде. Өйдә ник бер кисәк сабын булсын. Әни оекбашларын көн саен юып, чуен мичкә куеп киптерә торган булды. Ә өйләрендә шулай карап-тәрбияләп эшкә озатучылары булмаган кайбер эшчеләрнең хәтта аяклары черер дәрәҗәгә җитте", - дип коточкыч авыр истәлекләре белән уртаклашты әңгәмәдәшем.

Рәссам И.Рәфыйковның сугыш турындагы картиналары әнә шул хатирәләр нигезендә иҗат ителә. Картиналарның беренчесе "Сугыш елларында" дип исемләнгән. Ярымкараңгы бүлмәдә, иң түрдә - чуен мич. Өстәлдә буш котелок. Өстәл янында ана. Өстендә майлы телогрейка, майланып беткән оекбашлар һәм эш ботинкалары. Кулында кәгазь кисәге. Фронттан кайгылы хәбәр килгән булса кирәк. Ананың хәсрәтле карашы шуны искәртә. Янындагы, инде буйга җитсә дә кыскарып беткән күлмәкле кызы һәм нәни улы күңелсез күренә, шулай да хәсрәтнең бөтен ачысына төшенеп бетмиләрдер әле. Ана образын эшләгәндә рәссам Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры артистлары Г.Исәнгулова һәм Н.Ихсановадан дистәләгән этюд яза. Ахырда шулардан җыелма образ иҗат итә. Картина Волгоградта узган "Зур Идел" күргәзмәсендә бик югары бәя алганнан соң, рәссам Искәндәр Рәфыйков сугыш турында зуррак картина язу теләге белән яна башлый. Сюжет эзләп ерак барасы да түгел - үзебезнең Җәлилчеләр батырлыгы никадәр шагыйрь, язучыны, рәссам, композиторны иҗатка илһамландырган!

Җитди тема зур әзерлек сорый, билгеле. Рәссам Искәндәр Рәфыйков, Җәлил эзләреннән йөреп кайту өчен Германиягә җибәрүләрен сорап, СССР Рәссамнар берлегенә хат юллый. Нәкъ шул вакытта Берлек Германиягә иҗади сәфәр әзерли икән. Бакудан Рәсим Бабаев, Мәскәүдән Виктор Попков һәм Николай Чесноков белән бергә, анда безнең И.Рәфыйковны да җибәрәләр. Рәссамнарның Германиядә бер ай буе яшәп иҗат иткән картиналары соңыннан "Совет рәссамнарының ГДРга карашы" дип исемләнгән экспозициядә күрсәтелергә тиеш була. И.Рәфыйков Моабит төрмәсенә бара, каһарман-шагыйрь Муса Җәлил утырган камераны күрә. Ә менә гильотинаны анда күрергә насыйп булмый, аның каравы, бу коточкыч үлем коралын ул музейга махсус барып карый. "Германиядә иң истә калганы нәрсә булды?" - дип сорадым әңгәмәдәшемнән. "Мин беренче тапкыр үземне кеше итеп хис иттем, - дип сөйләп китте ул. - Безгә игътибар-хөрмәт бик зур булды. Эш әсбаплары - кәгазь, картон, кылкаләмнәр, буяулар өләшеп чыктылар, музей-театрларга йөрттеләр, атларда, көймәләрдә сәяхәт кылдырдылар. Барыннан да бигрәк үзләренең рәссамнарына кайгыртулы мөнәсәбәт шаккатырды. Алар кылкаләм осталарын завод, предприятиеләргә беркеткәннәр. Иҗат өчен бөтен шартлар тудырылган. Тегеләр үзләре ни тели, шуны яза. Ахырдан эшләреннән күргәзмә ясап, предприятие үзенә ошаганнарын сатып ала. Шунда ирле-хатынлы яшь рәссамнар белән таныштык. Яшь булсалар да, инде үзләренең остаханәләре бар иде. Рәхәтләнеп шунда иҗат итеп яталар. Үземнең исә, Ригада укуны тәмамлап, Казанга кайтуым искә төште. Бер кирәксез кеше идем мин ул чакта. Ни рәсем училищесына, ни сәнгать фондына эшкә алмадылар. Халык иҗаты йортында һәвәскәр рәссамнар өчен иҗат студиясе оештырырга мәҗбүр булдым. Шулай да Германиядә күрсәткән кадер-хөрмәтләре бер мизгел эчендә күзебезгә күренмәс булды. Бер көнне безне сугышта аягын өздереп кайткан график рәссамга кунакка алып бардылар. Тормыш, иҗат турында бик озак сөйләшеп утырдык. Инде китәргә җыенган идек. "Менә сез сугышта җиңдегез инде, ә без барыбер сезгә караганда әйбәтрәк яшибез", - димәсенме шунда аяксыз алман рәссамы. Өстемә кайнар су койгандай булды. Күңелемне яшь гомерләре сугыш кырында өзелгән миллионлаган совет солдаты, ятим калган сабыйлар, хәрби заводта чиләнгән абыем һәм апам, сугыш елларында ачлыктан интеккән күрше-күлән, ниһаять, Җәлилчеләр өчен рәнҗү хисе биләп алды. "Без бүтән ил халыкларына ярдәм итеп яшибез", - дип җавап бирергә үземдә көч таптым, йөрәгемдә кайнаган нәфрәт хисен җиңеп".

Юк, гильотинаны сурәтләми рәссам. Канлы хөкемне ул куе-кызыл төс аша чагылдыра. Картинада каһарманнар бер-берсен кысып кочаклаган, гүя бер тән, бер җан булып береккән. Мусалар батырлыгын, ватанпәрвәрлекне әнә шулай күңелдә киеренкелек, борчу тудыра торган төсләр, бер-берсен кискен алмаштырган эре-эре буяу ягымнары ярдәмендә чагылдыра оста. Үзенең дә балачак тәэсирләре һәм аларны яңартып, калкуландырып җибәргән алман рәссамына рәнҗү хисе кушылгангадыр, мөгаен, картина бик тәэсирле килеп чыга. Ул Мәскәүдә Манежда күрсәтелә һәм И.Рәфыйковка яңа зур күргәзмәләргә юл ача.

Вакыт уза, чираттагы "Зур Идел" күргәзмәсе җитә. Бу юлы рәссам И.Рәфыйков сугышта балаларын югалткан аналарга багышлап картина иҗат итәргә уйлый. Шулай итеп "Ана хәсрәте" картинасы барлыкка килә. Бу сурәттә, әйтерсең лә, карчык-ананың җете төстәге күлмәге кайгы-хәсрәт билгесе булган кара шәленә каршы куелган. Ә оныкларының идәндә аунап яткан, шулай ук кызыл, сары уенчыклары сугыштан кайтмаган улының дивардагы аклы-каралы фоторәсеме белән контраст тудыра. Шушы каршылыклар, тормышлар имин-җитеш булса да, ананың йөрәге яралы булуын искәртәдер сыман. "Мин бу сурәттә аналарның күңел сафлыгын тасвирлау максатын куйдым, бөгелмәс-сыгылмас Ана, Ватан-Ана образын тудырырга теләдем. Шуңа күрә картинага берникадәр монументальлек хас", - дип сөйләде рәссам. "Ана хәсрәте" картинасы турында рәссам аеруча назлы, яратып сөйләгән кебек тоелды. Сөйләгәндә үзенең әнисен сагынгандыр ул, мөгаен. Чыннан да, сурәттәге "ак әбидә" Маһирә апа чалымнары да бар. Дин тотып, намаз укыган кеше буларак үзен сурәткә алуын бер дә өнәмәсә дә, Искәндәр ага, үзенә сиздермичә генә, берничә тапкыр Маһирә апаны рәсемгә ясаган була. Картинасын иҗат иткәндә исә әнисенең чалымнарын да өсти.

Маһирә апа табигатьне ярата, кадерли белгән урманчылар нәселеннән. Әнисенең җиде баласы арасында ике генә кыз-бала була. Шуларның берсе Маһирә. Кечкенәдән эшкә өйрәнеп, энекәшләрен карап үсә. Шуңа күрә авылдашлары Вәлиулланың беренче хатыны вафат булгач, әти-әнисе, кайгылы көннәрендә ярдәмче, кызына күз-колак булырсын дип, Маһирәне аңа ярдәмгә җибәрә. Вәлиулланың төскә-биткә чибәр, йомшак күңелле, миһербанлы, шәфкатьле кызга күзе төшә. Моны сизгән Маһирә борчылып йөри башлый. Вәлиулла аннан 24 яшькә өлкәнрәк була бит. Борчуын әти-әнисенә дә сиздерә кыз-бала. "Вәлиулла бик хөрмәтле, эшчән, акыллы кеше, ул сине рәнҗетмәс", - дип әти-әнисе үзләренең фатихасын биргәч кенә тынычлана ул. Шулай итеп, ике йөрәк кавыша. Бер-бер артлы дөньяга аваз салган уллары Даниял, Искәндәр һәм кызлары Равия нур өстенә нур була. "Әнием әтиебезне гомере буе кадер-хөрмәттә яшәтте, безне дә шуңа өйрәтте. Әтиемнең беренче хатыныннан туган апабыз әниемнән 4 кенә яшькә кечерәк иде. Алар икәүләшеп, дус-тату булып, әтиебезне һәм өч баланы тәрбия кылды. Әни безгә гомере буе тормыш үрнәге булды. Авыр сугыш елларында, әтиебезнең авыруына да карамастан, бөтен йөкне үзенең нәфис җилкәләренә күтәреп миңа рәсем сәнгатенә өйрәнергә, укырга мөмкинлек бирде. Әнием теләмәсә, ярдәм итмәсә, миннән рәссам чыкмаган да булыр иде, бәлки. Талантлары булып та, кирәк вакытта ярдәм итәр кешеләре булмаганга, тормышта үз урыннарын тапмый калган мескеннәр азмыни арабызда?! Мин гомерем буе әниләрне зурлаган картина иҗат итәргә омтылдым, чөнки Ана, Ватан кебек үк, мәңгелек төшенчә ул", - дип бик яратып сөйләде Искәндәр ага.

Рәссам Искәндәр Рәфыйковның сугыш турындагы тагын бер картинасы аналарга багышлануы гаҗәп түгел. Мамадыш районы Урта Кирмән авылыннан Фатыйха Әхмәдиева фаҗигасе аны бик нык тетрәндергән. Фатыйха һәм Фәттах Әхмәдиевләр авылларында дан тоткан матур, тату гаилә була. Туку эшенә оста Фатыйханы күрше авылларда да яхшы беләләр. Фәттах җирдә эшли, төзү эшләренә оста була. Сигез баласы да хезмәт сөючән, тырыш булып үсә. Ибраһим белән Могътәсимнәре, үзләре кебек уңган-булган кызларны гомерлек яр итеп сайлап, башлы-күзле була. 1941 елда илебезгә кайгы килгәч, сигез баласы да үз теләкләре белән яу кырына китәргә карар кылганда, ата-аналары аларның теләкләрен хуплап, һәркайсын хәер-фатыйхалар белән озатып кала. Әмма аларның берсенә дә әйләнеп кайтырга язмаган икән. Барысы да яу кырында батырларча һәлак була. Хәрби очучы Мисбахетдин Әхмәдиев легендар капитан Гастелло батырлыгын кабатлый - яна башлаган самолетын дошман өстенә юнәлтә. Фәттах ага, улларының вафат хәбәрен күтәрә алмыйча, хәсрәтеннән җан-тәслим кыла. Мескен Фатыйха карчыкны кечкенә генә бер өмет чаткысы - кече улы Әгъмәлетдинның хаты саклап кала. Хат янында фотосурәте дә була. Анда ул кулына чәчәкләр тотып, елмаеп төшкән, сурәтнең артында шигырьләр сырлаган. Әгъмәлетдин Ерак Көнчыгышта хезмәт итә. Ә 1945 елның сентябрендә Фатыйха карчыкның соңгы өмете дә сүнә. Бичара ана улының япон самурайлары белән сугышта батырларча һәлак булуы турында аның белән бергә хезмәт иткән полкташыннан белә. Әгъмәлетдин иптәшләренең гомерләрен коткару, җиңү мизгелен якынайту өчен дзотка ташланган икән. Фатыйханың тагын бер кайгылы хәбәрне ишетеп, авылына кайтып барышы. Ул бөкре таягына таянып, авырлык белән акрын гына атлый. Вакыт-вакыт тукталып, балаларының исемнәрен кабатлый башлый. "Кайда икән сез, бәгырьләрем? Кай җирләрдә ятасыз икән сез?" - дип үз алдына сорау бирә. Ә кулыннан урман буйлап барганда улына дип җыйган чикләвекләре коела. Әйтерсең, ана урман күчтәнәчләрен туфракка иңдереп, балаларын сыйларга тели...

"Барыннан да бигрәк мине элгәре заманнарда ватанпәрвәрлекнең көчле булуы сокландырды. Сигез бала берьюлы үз теләкләре белән сугышка китсен өчен аларны ничек итеп тәрбияләргә кирәк?! Берсенең дә ниятенә каршы төшмичә, ут эченә китеп барган улларын сабыр гына озатып калган ата-ананың үзенең дә ватанпәрвәрлеге гаять көчле булган, дип уйларга кирәк. Картинаның өске өлешендәге матур арыш кыры - тыныч тормыш, тереклек, яшәү символы. Фашист самолетларының һөҗүме аның бөтен матурлыгын юкка чыгара. Бу картинам белән кешелекне һәлакәттән сакларга теләдем. Бер үк вакытта илгә-көнгә асыл ир-атлар үстереп, аларны югалту ачысына чыдаган бичара анага һәйкәл дә ул", - дип сөйләде Искәндәр ага. "Сугыш батырлыклары сурәтләрдә генә калсын, кешелеккә кисәтү булсын, берүк кабатлана күрмәсен", - дип өстәп куйды ул соңыннан.

Миләүшә ГАЛИУЛЛИНА.

.Россиянең атказанган сәнгать эшлеклесе, Татарстанның халык рәссамы, Татарстанның Г.Тукай исемендәге Дәүләт бүләге иясе Искәндәр Рәфыйков.

."Сугыш елларында".

."Җәлилчеләр".

."Ана язмышы".

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: