СИРАТ КИЧКӘН ТАЛАНТ
Юк, бу язма күренекле рәссамыбыз Лотфулла Фәттахов турында гына түгел, ул авыр елларда да ярдәмләшеп, ятимнәрне сыйдырып яшәгән кешеләргә багышлана. Беренчедән, әтисе Гражданнар сугышында, әнисе 1926 елда ачлыктан вафат булып ятим калган 4 бертуган ир-баланы канатлары астына алган Сергач районы, Горький өлкәсе Анда авылы халкына мең-мең рәхмәт. Дүртесенең берсе булган...
Юк, бу язма күренекле рәссамыбыз Лотфулла Фәттахов турында гына түгел, ул авыр елларда да ярдәмләшеп, ятимнәрне сыйдырып яшәгән кешеләргә багышлана. Беренчедән, әтисе Гражданнар сугышында, әнисе 1926 елда ачлыктан вафат булып ятим калган 4 бертуган ир-баланы канатлары астына алган Сергач районы, Горький өлкәсе Анда авылы халкына мең-мең рәхмәт. Дүртесенең берсе булган кечкенә Лотфулланың күмер белән рәсем ясап ап-ак мичләрне пычратуына, ихатада булышу урынына куен дәфтәренә шигырь-хикәя сырлавына сабыр гына түзгәннәре өчен рәхмәт. Юкса, Лотфулла әдәби әсәрләре һәм рәсемнәре "Пионер каләме" газетасында басылыр дәрәҗәдә остармас, беренче уңышларыннан канатланган малай, җәяүләп, Казанга укырга чыгып китмәс иде.
Яңа бистәнең 13 нче мәктәп мөгаллимнәре, Лотфулланың сабакташларына, аларның ата-аналарына да рәхмәт. Укудан соң мәктәптә кунып калган Лотфуллага, иртән торуга тамагына кабарга ризык булсын дип, өйләреннән кем нәрсә булдыра ала, шуны алып килеп, ятимнең күңелен җылыткан, аңа яшәргә өмет биргән.
Рәхмәтнең иң зурысы Маһикамал һәм Габдрахман Якуповларга. Үзе дә 1918 елда Мулланур Вахитов отрядында Казанны аклардан саклап сугышкан Габдрахман ага Гражданнар сугышы корбаны Абделмәннең ятим калган улы язмышына битараф була алмаган. 2 яшьтән ятимлек ачысы татыган, буйга җитеп кияүгә чыкканчы кеше өстендә яшәгән Маһикамал апаның да үксез балаларны күргәндә йөрәге өзгәләнә торган булгандыр. Кыскасы, Якуповлар гаиләсе үзләренең 6 баласы һәм тәрбиягә алынган бер кыз-бала өстенә сигезенче итеп уллары Харисның мәктәп дусты Лотфулланы уллыкка ала. Аларның бергә рәсем түгәрәгенә йөрүенә, ә Лотфулланың әле әдәбият белән мавыгып, "Әдәбиятчы" дивар газетасына хикәяләр язуы, рәсемнәр ясавына сөенеп яши. Ике дус Казан сәнгать училищесына имтихан тотарга чыгып киткәндә дә һәр икесенә уңышлар теләп кала.
1940 елда Финляндия белән сугыш башлангач училищеның бишенче курсында укучы Харис һәм Лотфулла, хәрби комиссариатка биргән гаризаларын дүрт тапкыр кире борсалар да, үҗәтләнеп сугыш утына китеп барганда да Маһикамал белән Габдрахман Якуповлар һәр икесе өчен бертигез кайгырып, хәсрәтләнеп кала. Башта Лотфуллаларыннан хәбәр килүдән туктый. Белоруссиядә, Брест шәһәреннән төньяктарак Лотфулла хезмәт иткән 86 нчы укчы дивизия Бөек Ватан сугышының беренче көннәрендә чын мәгънәдә мәхшәр эчендә кала. Аннары бервакыт Курски дугасында чолганышка эләккән уллары Харистан хатлар килми башлый. Маһикамал һәм Габдрахман гүя ике канаты да каерылган кошлардай, яшәү ямен югалтып, суырылып кала. Харис белән элемтә торгызылгач, кабат тормышка кайталар. Ә менә Лотфулланың язмышы алар өчен шактый вакыт караңгы була әле.
Юк, бу язма исеме республикабыз рәсем сәнгате тарихында алтын хәрефләр белән язылган рәссам Лотфулла Фәттахов турында гына түгел, ул адәм баласының рух ныклыгына мәдхия дә. Лотфулла кебек авыр контузия алып, күзе күрмәс, колагы ишетмәс хәлдә әсирлеккә эләккәннән соң, берничә ел буе ач торуга, авыр хезмәткә, кыйналуларга түзәр өчен адәм баласына күпме көч кирәк! Бер качып тотылганнан соң, лагерь сакчыларының, кан исен сизгән җанвардай, шашынып кыйнауларына да карамастан, кабат чәнечкеле тимерчыбык астыннан иреккә шуышырга теләк-омтылыш уянсын өчен тормышны бик нык сөю ляземдыр. Шөкер, язмыш та Лотфуллага карата миһербанлы була: бергә качып тотылган дусларын этләргә талатып үтергәндә дә, аны үлемгә хөкем итмиләр, озын буйлы, көчле беләкле, нык ирләр эш өчен кадерле бит. Күпләрнең рухлары сынып, күз карашлары тоныклангач, сүнгәч тә, Лотфулла күзләренең зәңгәре уңмый. Һәм фәләненче мәртәбә качып, ниһаять, ул җәберләүчеләреннән котылу бәхетенә ирешә. Бер лагерьдан икенчесенә күчкәндә була бу хәл. Алар Ленинград егете Андрей Кучеренко белән ажгырып барган поезд вагонының агач идәнен куптарып, шуннан төшеп качарга карар кыла. Бүтән берәү дә алар белән барырга батырчылык итми - шпаллар өстендә, җир җимертеп алга ыргылган поезд астында исән калу ихтималы, ай-һай, аз бит. Әмма бәхет тәвәккәлләрне ярата, дип белми әйтмәгәннәрдер. Хәер, матур шигарләр күтәреп якты киләчәккә ашкынганда аерым кешеләрне изеп-таптап узган җәмгыятьтә бәхетнең дә бәхетсезлеккә әверелү ихтималы зур булуын аңлагандыр рәссам. Әсирлектә булганнан соң туган илләренә әйләнеп кайтканнарның язмышы турында да ишетми-белми калмагандыр.
Кулымда Лотфулла Фәттаховның блокноты күчермәсе. Андагы рәсемнәр һәм юл язмалары 1945-1946 елларга карый. 1946 елның уртасы. Озак кына вакыт хәбәр бирә алмыйча торганнан соң Лотфулланың Казанга Якуповлар гаиләсенә беренче хатын юллап, Венгриянең Будапешт шәһәреннән кайтырга кузгалган вакыты. "Төнлә бер төш күрдем. Казанга кайтып җиткәнмен, имеш. Андагыларга бер дә ошамаганмын. Бик авыр тәэсирләр белән уянып киттем", - дигән рәссам. Шушы бер-ике җөмләдән генә дә Лотфулланың эче ут булып янганын аңлау кыен түгел. Шуңа да карамастан, куен дәфтәре рәсемнәр белән тулы, юлда күргән һәр шәһәр-авылны кыскача тасвирлап, андагы халыкның көнкүрешен, киенү рәвешен сурәтләп калдырган ул.
Бернигә дә карамастан яшәргә омтылу рәссам Л.Фәттаховны озак еллар төшенкелеккә бирелүдән коткара әле. Нигә атылмадың син, дигән сорауны Лотфуллага үз гомерендә еш ишетергә туры килә. "Үткән - беткән, алга карап яшәргә кирәк", - дип җавап кайтара ул җилегенә үтеп төпченүчеләргә. Чыннан да, сугыш башлангандыр дип уйламадык, Советлар Союзы Германия белән килешү төзегән иде бит, дип акланып торырга тиеш идемени? Әйтерсең, ятимлек ачысын, ачлык-ялангачлыкны татыганнан соң көч-хәл белән аякка баскан 21 яшьлек чибәр, сәламәт ир-атның атылуы кемгәдер файда китерәчәк иде. Лотфулла үзе белмәгән күпмедер әле. "Республикабызның 30 еллыгы уңаеннан Лотфулла белән бергә "В.И.Ленинның ТАССР оешу турындагы декретка кул куюы" картинасын язганнан соң бервакыт мине өлкә партия комитеты секретаре Х.Рәхмәтуллин чакырып алды, - дип сөйли торган булган күренекле рәссамыбыз Харис Якупов. - Үзәк комитеттан шалтыраттылар, картина өчен сиңа Дәүләт премиясе бирәләр, Лотфулла исә әсирлектә булган, аңа бирмиләр, диде. Лотфуллага булмагач, миңа да кирәкми, дип җавап кайтардым мин. Шуннан соң соңгы хәлиткеч җавапларын көтеп бик озак кабул итү бүлмәсендә утырдым. Бәхетебезгә, Сталин премиясен икебезгә дә бирделәр. Лотфуллага Рәхмәтуллин белән булган бу очрашу турында беркайчан да әйтмәдек".
Үзенең әсирлеккә бирелгән, дошманга сатылган куркак түгел, чын кеше икәнен эш белән генә дәлилләп буласын бик яхшы аңлый рәссам һәм көнне төнгә ялгап иҗат итә башлый. Сугыш мәхшәрен үз башыннан кичергәнгә, тормышның һәр мизгелен югары бәяли. Яңа гына киселгән агач бүрәнәләрен, өлгереп җиткән игеннәрне, милли бәйрәмебез Сабан туен сурәтләүдән тәм таба. Үзе дә әдәбият белән мавыкканга, ул әдәби әсәрләрне бизәүдә дә зур уңышка ирешә, чөнки текстларны яхшы сиземли. Лотфулла Фәттахов бик юморлы кеше булган, диләр. Мәзәкләр яраткан, үзе дә мәзәкләр чыгара торган булган. Шуңадыр, бәлки, ул карикатураларны, шаржларны бик оста башкарган, аларны "Чаян" журналында яратып бастырганнар.
Соңрак Л.Фәттаховның картиналары Татарстан рәсем сәнгатенең алтын фондына керә, рәссамга СССР Дәүләт премиясен, республикабызның Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясен, Хезмәт Кызыл Байрагы орденын, РСФСРның атказанган сәнгать эшлеклесе, "Россиянең халык рәссамы" исемнәрен бирәләр. Андагы сәләт белән пейзаж, натюрмортлар иҗат итеп бик рәхәт яшәп булыр иде, әлбәттә. Әмма Л.Фәттахов чын эш белән генә халкына, иленә файда китереп буласын белә, билгеле темаларга багышланган авыр, озак әзерлек сорый торган, күләмле картиналар гына иҗат итә. Андыйларга акчага кинәнеп яшәү юк инде. Бәхетенә, хатыны Суфия (рәссам Харис Якуповның сеңлесе) юк-барга иренең башын ашый торган вак җанлы кеше булмый, Лотфуллага иҗат итү өчен бөтен шартлар тудыра. "Иртә белән мәктәпкә торганда әтиебез мольберт янында кайнаша, кич без йокларга ятканда да ул һаман иҗат белән мәшгуль иде. Аннары остаханә бирделәр. Әтиегезне алып кайтыгыз, үзе кайта белмәс, дип әни һәр кич саен безне әтине алмага җибәрә торган иде", - дип сөйләде рәссамның кызы Фәридә ханым.
Иң кызыгы шул, Л.Фәттахов үзе яраксыз дип исәпләгән картиналары да зур кыйммәткә ия. Бервакыт шулай рәссамның Ершов урамында урнашкан остаханәсенә улы Рәшит килә. Әтисенең кәефе нык күтәренке. Озак вакытлар остаханәдә тузан җыеп, урын алып яткан артык-постыкны чистарткан икән. 200-300 килограммлап "чүп" чыккан, ди. Рәшит тизрәк урамга йөгерә. Чыкса, чүп савытын алып китеп өлгергәннәр. Бары бер картинаны гына коткарып калырга өлгерә. Аның да бер чите бераз кителгән була. Алар энесе Шамил белән кителгән җирен бик нечкәләп эшләп куялар. Соңрак исә эссе көндә лимонад эчүнең ләззәтен күрсәткән бу картина Бөтенсоюз күләмендә узган зур күргәзмәдә югары бәяләнә, үзәк матбугатта басылып чыга.
Әтиләренең бирелеп, онытылып эшләве балаларына да йога. Дөрес, Фәридәләре җырчы да булырга мөмкин иде. Өйләрендә пианино була. Әтисе Лотфулла да, әнисе Суфия да матур җырлый. Җырчылар, композиторлар бик еш өйләренә кунакка җыела. Аларның моңлы җырлавын тыңлап, күңеле тулган Фәридә еш кына юрган астында сыктый торган була. Матур колоратур сопрано тавышлы Фәридәне үзен дә җыр буенча укырга чакыралар. Әмма Лотфулла ага каршы төшә. Өйләрендәге русча бөтен китапларны укып бетергәннән соң, кыз татарчаларына күчә, бигрәк тә аны тарих, этнография турында китаплар мавыктыра. Кунакларның еш кына әтисе белән, мишәр дип, шаяртып сөйләшүләрен ишетеп ул башта мишәрләр белән кызыксынып китә, нәтиҗәдә, гомерен тарих, этнографиягә багышлый, Касыйм татарлары турында кандидатлык диссертациясе яклый. Лотфулла Фәттаховның бер улы Рәшит әтисе кебек үк рәссам, Татарстан буенча бик күп музей экспозицияләре төзи. Улы Шамил - биолог-галим, тележурналист, документаль фильмнар төшерә, бер үк вакытта сәнгать галереясенең директоры да.
Бернигә дә карамастан, рәссам Лотфулла Фәттахов шат күңелле, әйбәт холыклы кеше булган, кешеләрне сөйгән, Югары Совет депутаты булып торган вакытта байтак кешегә хәленнән килгәнчә ярдәм иткән, фатирлар алышкан, диләр. Шулай да аның 63 яшьтә кинәт кенә вафат булуы әсирлек михнәтләренең һәм аннан да бигрәк гаепсезгә гаепләнүнең эзсез узмаганын искәртәдер кебек.
Миләүшә ГАЛИУЛЛИНА.
. Лотфулла Фәттахов.
. Л.Фәттахов гаиләсе белән.
. "Сабан туе".
. "В.И. Ленинның ТАССР оешуы турындагы декретка кул куюы". (Рәссам Х.Якупов белән бергә иҗат ителгән).
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев