Мәдәни җомга

Шиһабетдин Мәрҗани — «Милләт өчен бәһа җитмәс кыйбат хәзрәт»

«Татар-информ» Татар энциклопедиясе һәм төбәкне өйрәнү институты белән берлектә яңа проект башлый. «Татар тарихы шәхесләрдә» сәхифәсендә без танылган татар шәхесләре хакында мәгълүматлар җиткерәбез.

Бөек татар галиме, илаһият белгече, дин эшлеклесе, мәгърифәтче Шиһабетдин Мәрҗани 1818 елның 16 гыйнварында Казан өязе Ябынчы авылында туа.

Бабасы Габделкотдус Мәрҗан авылыннан булганга, ул шул тәхәллүсне ала. Атасы Баһаветдин хәзрәт Бохара мәдрәсәсендә белем ала, биш ел буе Ябынчыда, 40 елга якын Ташкичүдә имам, мөдәррис булып тора. Шиһабетдингә 5 яшь чагында әнисе Хөбәйбә дүрт баласын калдырып, дөнья куя.

1835 елда атасының Ташкичү мәдрәсәсен тәмамлагач, Мәрҗани 17 яшеннән шунда ук укыта. 1838-1849 елларда Бохарадагы «Күгелдаш» һәм «Мир-Араб» мәдрәсәләрендә, шулай ук Сәмәркандның «Ширдар» мәдрәсәсендә укый. Бер үк вакытта абруйлы дин белгечләреннән дәресләр дә ала; китапханәләрдә гарәп-мөселман акыл ияләре Әбүгалисина, Ибне әл-Гарәби, Ибне Рөшд, Ибне Халдун һәм башкаларның хезмәтләрен өйрәнә, мантыйк һәм фикъһ буенча әсәрләргә аңлатмалар, Бохарада табигыять фәннәрен укытуга карата тәнкыйди хезмәт яза.

Мәрҗани шулай ук тарихи кулъязмалар һәм документларны җыю һәм күчерү белән дә шөгыльләнә. Бохарада ул суфичылык агымы белән таныша, рухани остазлык хокукы алуга ирешә.

Туган ягына кайткач, 1850 елда Шиһабетдин Мәрҗани Казанның беренче мәчете имамы була. 1862 елда ул Мөселманнар Диния Нәзарәте мөфтие вазифасына тәкъдим ителә, әмма Синод обер-прокуроры Победоносцевта хуплау тапмый.

1867-1868 елларда Мәрҗани ахун һәм Казан мөхтәсибе булып тора. 1876-1884 елларда Шиһаб хәзрәт мөселман руханиларыннан беренче булып Казан Татар укытучылар мәктәбендә ислам тәгълиматын укыта. 1876 елда Казан университеты каршындагы Археология, тарих һәм этнография җәмгыяте әгъзасы итеп сайлана. Җәмгыятьнең 1877 елда уздырылган IV съездында галим Болгар һәм татар тарихы буенча татар телендә доклад белән чыга, чыгышы Россиянең атаклы галимнәре тарафыннан югары бәяләнә.

1880 елда Мәрҗани Мәккәгә сәфәр кыла, күренекле мөселман галимнәре һәм сәясәт эшлеклеләре белән очраша. Аның шәкерте Ризаэтдин Фәхретдин галимнең юлъязмаларын «Рихләтел Мәрҗани» исеме белән бастыра.Үз мәдрәсәсендә Шиһаб хәзрәт шәхси педагогик концепциясен кертә һәм мәктәпләр программасында табигыять фәннәрен һәм рус телен өйрәнүне яклый.

1870 елда басылган «Нәзурәтел хак» трактатында Мәрҗани исламны соңгы яңалыклардан арындырырга, Коръәнгә, Сөннәгә һәм әүвәлге гадел остазларның гамәлләренә кайтырга өнди, әлеге әсәре аны мөселман Шәрегында таныта. Хезмәт Иорданиядә дөнья күрә.

Мәрҗани тарих фәнендә дә тирән эз калдырды. Аның «Гыйрфәт әл-хәвакин…» («Хаканнарны танып белү…») хезмәте Азиядә 10-12 гасырлардагы төрки халыклары тарихына багышлана. Ул мәшһүр мөселман эшлеклеләренең тормышын тасвирлаган 6 томлы «Вафийәт әл-әсляф…» («Элгәрләр һәм аларның киләчәк буынга сәламнәре») җыентыгын әзерли.

Мәрҗанинең «Мөстафадел әхбар…» («Казан һәм Болгар хәлләре турында файдалы хәбәрләр») хезмәтендә күптөрле чыганаклар нигезендә тәүге мәртәбә татар халкы тарихы буенча хезмәт булдыру омтылышы ясала. Галимнең илаһият гыйлеменә һәм фәннең төрле тармакларына караган 30 дан артык хезмәт язуы мәгълүм.

Тукаебыз аның шәхесен: «Мәгарифкә әүвәл башлап адым салган, милләт өчен бәһа җитмәс кыйбат хәзрәт», — дип бәяләде.

Аның тышкы кыяфәте хакында Риаэтдин Фәхретдин: «Олуг бәдәнле вә гүзәл йөзле, озын буйлы вә сирәк сакаллы, киң маңгайлы, мәһабәт вә горур, гадәттән тыш зирәк вә сабыр, аз сүзле, фикер иясе кеше була», — дип язып калдырган. Мәрҗанинең яшьлегендә күп еллар көрәш батыры булуы да мәгълүм.

Бөек галим 1889 елның 18 апрелендә вафат була, Казанның Яңа татар бистәсе зиратында җирләнә.

Олуг затның якты истәлеге бүген дә кадерләп саклана. Казанның иң борынгы таш мәчете һәм Татарстан Республикасы Фәннәр Академиясенең Тарих институты, урам, Арча районы Ташкичү авылындагы чишмә аның исеме белән атала, шул ук авылда аның музее эшли. Казанда аңа һәйкәл куелды.

 

 

"Татар-информ"

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: