Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шәхесләребез

Шәехзадә Бабич илендә

Музейда Бабичның нәсел шәҗәрәсе дә бар һәм анда, әлбәттә ки, шагыйрьне «башкортлар»ның каңгылы ыруына китереп бәйләгәннәр

Мин фәкыйрегез 2002 елның августында ут күршеләрнең төньяк-көнбатыш районнарында бер кат йөреп кайткан идем инде. Ул чакта да йөгеребрәк урап үтелгәндер, Батырша, Наҗар Нәҗми, Гали Чокрый туган авылларны күрергә өлгермәдем. Быел кабат шул ук төньяк-көнбатыш төбәккә сәяхәт кылырга булдык. Бу юлы инде фәкыйрегез белән бергә «Казан утлары» һәм «Безнең мирас» журналларының баш мөхәррирләре Рөстәм Галиуллин белән Ләбиб Лерон һәм Ләбибнең урынбасары Ленар Гобәйдуллин да сәфәргә чыгарга тәвәккәлләде.

Сәфәргә 1 июньдә кузгалдык. Татарларда самимилек, беркатлылык хәйран чәчәк аткан, юлда тоткарлыксыз гына барырга ниятләгән идек. Мәгәр Актаныш районы чиген узуга, Илештәге Исәмәт авылына кергәнче үк, светофор утына тукталып көтәргә мәҗбүр булдык. Гаҗәеп хәл: Исәмәттән алып Дүртөйле районындагы Әсән авылына тик­ле арада әле уң, әле сул яктагы юлларны актарып ташлаганнар, һәр тарафта таш һәм балчык төяп чапкан машиналар кайный. Мәскәү тарафыннан метеор зурлык сәдака төшкәндерме, болар 45 чакрым чамасы араны берьюлы төзәтергә алынган. Гадәттә, Татарстанда юл яңарту эшләре 10-15 чакрымнан артып китми иде, ә болар 45 чакрымны, күлнең төбен күккә асу төсле, тиз арада хәл итмәкче бугай. Ә без, бичаралар, шул араны 6-7 светофор аша, туктый-туктый үттек...

Әсән – һәрбер татар өчен Шәехзадә Бабич исеме аша яхшы таныш авыл. Һич үпкә юк, ут күршеләр әлеге шәхесне бик олылый. Казан-Уфа трассасы аша үткән чакта, янда Ш.Бабич исеме язылган зур стела тора. Авылны икегә бүлеп аккан елганың бер ягында, мәчет янәшәсендә үк шагыйрь хөрмәтенә таш һәйкәл куелган. Аның сул ягында Бабич хөрмәтенә булдырылган аерым музей. Шушы музей белән авылның икенче яртысын елга аша салынган күпер тоташтыра. Әлеге аллея Ш.Бабич исемендәге үзәк урамга, аның исемендәге урта мәктәпкә, мәдәният йортына һәм шагыйрь истәлегенә булдырылган чатыр һәм скверга ялгана.

Музейда Бабичның нәсел шәҗәрәсе дә бар һәм анда, әлбәттә ки, шагыйрьне «башкортлар»ның каңгылы ыруына китереп бәйләгәннәр. Район территория­сенә кергәнче үк, «Дүртөйле районы елдәк, каңгылы һәм елан ыруыннан хасил» дип, маңгайга сугып язылган кисәтү баганасы куелган. Район саен 3-4 ыру вәкилләре яши, ә Башкортстанның үзен 57 район тәшкил итә, димәк ки, башкорт милләте һәм алар башкортлаштырып бетерергә максат иткән бер миллионнан артык татар халкы 200 гә якын ыруга бүленә булып чыга. Башкорт милләтчеләре сәясәтендә иң гаҗәбе шул: Октябрь инкыйлабына кадәр Уфа губернасындагы волость исемен йөрткән территорияләрдә яшәгән халык­ка ыру тамгасы ябыштыруның да, башкорт милләтен шулай йөзләгән ырулы, җитмәсә әле Чулман буеннан алып Тубылга чаклы җәелеп яшәгән бөек милләт итеп күрсәтергә маташуның да һичбер төрле фәнни нигезе юк. Ләкин шушы ялганны белгән көе үзәк хөкүмәт мөтәгалим башкорт милләтчеләренең чыгырдан чыгып азынуына каршы бармакка-бармак та сукмый, киресенчә, ике ут күрше һәм кардәш милләтләр арасын бутау өчен үзәктән яңгыр төсле сәдакалар ява. «Бүлгәлә һәм хакимлек ит!» сәясәте тантаналы маршны туктатмаган...

Үзәк шул рәвешчә «ярхәмкәләп» торгач, башкорт мөтәгалимнәре Татарстан җирләренә дә кереп, Чаллы һәм Әлмәт калаларына, Әгерҗе районына кадәр сузылган барча территорияне «үзләренеке» итәргә маташудан да тартынмый. Әнвәр Әсфәндияров атлы «докторлары» 2013 елда ук «Аулы Мензелинских башкир» дигән китабын чыгарып, безнең «чип-чиста» татар авылларына «башкорт» ярлыгы сугып чыккан иде. Әнә, инде яшь мөридләре Юлдаш Йосыпов белән Рафил Асылхуҗин элеккеге Минзәлә өязе картасын «ыруларга» бүлеп «хосусыйлаштырган». Аларча, мең ел буе бөек татар милләтенеке булган Байлар, Бүләр, Янәй, Ирәкте, Кыргыз, Юрми һ.б. кабилә һәм ырулар – һәммәсе «башкортныкы», шуңа күрә бу җирләрдә туган Риза Фәхретдин, Мохтар Мутин, Морат Рәмзи, Аяз Гыйләҗев, хәтта Минтимер Шәймиев та «башкорт». Шушы ук әрсезлектән арына алмыйча, Уфа мөтәгалимнәре Дүртөйле, Бүздәк, Чакмагыш җирләренә «каңгылы» мөһере сугып чыккан. Алар каңгылы кабиләсенең XI-XII гасырлардан бирле Идел-Кама буенда яшәвен дә, аларның соңрак Ногай Урдасын формалаштыручы татарлар булуын да исәпкә алып «вакланмаган». Шул сәбәпле «башкорт катламында» саналган Бабичлар да «ысын башкорт» булып чыккан...  

Җир йөзендә 24 кенә ел яшәп калган Ш.Бабич та – большевик комиссарлар хөкүмәте корган мәкерле сәясәтнең канлы бер корбаны. 1917 елның 8 декабрендә 40 лап волостьтан Оренбургтагы Кәрвансарайга җыелган халык вәкилләре Көньяк Уралны «Кече Башкортстан республикасы» дип игълан иткәч, Ленин-Троцкий хөкүмәте, Җир шарындагы барча халыклар шикелле үк, башкорт милләтенең дә Россиядән аерылып чыгарга һәм үз дәүләтен төзергә хокукы булуын танымый. Алай гына да түгел, сатлыкҗаннар ярдәме белән кулга алып, 1918 ел башында Әхмәтзәки Вәлиди белән аның берничә аркадашын Оренбург төрмәсенә ыргыталар. Ике айдан соң гына аларны Оренбургка бәреп кергән башкорт җайдаклары һәм Дутов акгвардиячеләре азат итә. Большевиклар этлегеннән сабак алган Вәлиди инде игълан ителгән Кече Башкортстанның көньяктагы районнарыннан полклар туплап, әүвәл Дутов, аннары адмирал Колчак армиясенә кушыла. Ләкин Колчак та «бердәм һәм бүленмәс Россия» тарафдары шул, ул да 40 тан артык «депутат» игълан иткән Кече Башкортстанны танудан баш тарта. «Аптыраган үрдәк арты белән күлгә чумган», дигән әйтемдәгечә, Вәлидигә инде янә Ленин хөкүмәте белән бәйләнеш эзләүдән гайре чара калмый. 1919 ел башында ул, ниһаять, Кече Башкортстан республикасын тану турында ризалык алуга ирешә һәм, большевиклар алдында биргән вәгъдәсен үтәп, 18 февральдә башкорт полкларына Кызыл Армия ягына чыгарга боерык биреп, фәрманга кул куя. Ә кызыллар ягына чыгуга ук, комиссарлар башкорт полкларын «акыртып» коралсызландыра башлый. Бу рәвешле җиргә салып таптауга түзмичә, Муса Мортазин үз кул астындагы җайдаклар бригадасы белән кабаттан адмирал Колчак армиясе ягына чыгып китә. Ә коралларын бик үк тапшырырга теләмәгән ике полкны, поездларга утыртып, көньякка, генерал Деникин армиясенә каршы сугышка озаталар.

Ике ут арасында калырга мәҗбүр ителгән башкорт полкларында купкан ярсу, рәнҗеш, котырыну хисләрен күз алдына китерү дә читен. Башкорт «армия­се» белән идарә итүче Ә.Вәлиди, штаб башлыгы И.Алкиннан кала, әүвәл Колчак белән Дутовлар хакимиятен яклаган, ә аннары нәкъ капма-каршысы – Ленин хөкүмәте җырына кушылган, моңа кадәр «Башкорт» газетасын чыгарып килүче Ш.Бабич атлы егет тә бар бит әле. Кичә – аклар, бүген кызыллар булырга мәҗбүр ителгән солдатлар үч казанын 24 яшьлек шагыйрь өстенә чыгарып түгә. Элек Бабич турында «аны штык­лар белән чәнчеп үтергәннәр, гәүдәсен ат койрыгына бәйләп, сөйрәтеп газап­лаганнар», дигән хорафатлар яши иде. Инде Нәкый Исәнбәт архивы, анда сак­ланган Зыя Искуж хатирәсе аша укып белдек, ул 2021 елның 15 гыйнварында «Мәдәни җомга» газетасында да дөнья күрде. Өйләнү бәхете дә кичермәгән Ш.Бабичны 1 нче Смоленск полкы солдатлары элеккеге Преображенск заводындагы Ревком комиссарларының фәрманы буенча, 1919 елның 28 мартында, Темәс авылыннан Моракка (Кызыл Мәчеткә) типография җиһазларын күчергән вакытта кулга алып, 82 татар һәм башкорт вәкилләре белән бергә, үзе кебек үк шагыйрь Габделхәй Иркәбаев янәшәсендә, Зилаир авылындагы диварга терәп, атып үтергәннәр икән...

Үтергәнче, Бабичның баш түбәсен мылтык түтәсе белән төюләр дә булган. Анысы «бердәм һәм бүленмәс ил»не таркатырга, башкорт дәүләте төзергә омтылган өчен үч алу һәм сабак бирү галәмәте булгандыр, дип аңлау бик урынлы.

Кызганыч, безнең «Мәдәни җомга» газетасы ут күрше булган районнарга бик барып җитми, шуңа күрә Әсән музееның диварында да «Бабичны штыклар белән кадап үтергәннәр», дигән язу үзгәрмәгән әле. Хәер, Бабичны фәкать башкорт халкының гына күренекле шагыйре итеп күрсәтергә тырышу чире дә тиз арада гына үзгәрмәстер сыман...

Шәҗәрә буенча, Шәехзадәнең үзеннән өлкән дүрт буыны мәгълүм. Әтисе – указлы мулла Мөхәммәтзакир (1847-1922), бабасы – указлы мулла Гыйл­фан, аның әтисе походтагы есаул, 1812 елгы Ватан сугышы ветераны Ишбулды (1778-1841) һәм аннан да төптәрәге – Мохтар (1748-1822). Дүртесе дә буыннан-буынга «асаба башкорт» катламында йөргән. Җиргә патша хакимияте тарафыннан грамота алганнар, шуның буенча салым түләгәннәр, ә аларның кайсы милләт вәкиле булып язылуына төкереп караганнар. Шәехзадә әүвәл үзенең әтисе мәктәбендә укыган, 1910 елда казах далаларында тугандаш халык сабыйларына сабак биреп кайтканнан соң, 1911-1916 елларда Уфадагы «Галия» мәдрәсәсендә белем алган. Шул мәдрәсәдә укыган чакта ук шәкертләр чыгара торган «Парлак» журналында үзенең тәүге шигырьләрен бастыра башлаган. 1916 елда Троицкига китеп, анда шәкертләргә сабак бирүгә алынгач та, шигырь язудан туктамаган, аларны «Акмулла» журналына юллап торган. 1917 елның җәендә беркадәр вакыт Уфа каласында, аннары Оренбургтагы «Кармак» журналында хезмәт куйган. Оренбургтагы Кәрвансарай – 1917 елның 25 июленнән бирле «башкорт» милләтчеләренең казаны бит, көз көне үк Шәехзадә шунда төзелгән «хөкүмәт»нең сәркатибенә, ә бераздан «Башкорт» газетасының редакторына әверелгән. 22-23 яшьлек егеттә гаярьлек һәм тәвәккәллек ташып тора, ул «Дулкын» атлы яшьләр берләшмәсе оештырырга, аларның әйдаманы булып танылырга да өлгергән.

Мөстәкыйль Башкортстан төзү уе белән янган һәрбер шәхестән дә мәҗбүри рәвештә «башкорт» тамыры эзләү – олы хата. Үзегез күзаллагыз: 1920 елга чаклы Уфа белән Казан арасы Уфа һәм Казан губерналарына бүленеп яшәгән, Минзәлә өязе дә Уфа губернасы составында саналган. Ирек, азатлык яулау уе белән янган һәр мөселман, 1917 елның февраль инкыйлабыннан соң ук, үзенең татармы яки башкортмы икәнен дә исәпкә алып тормыйча, мөмкин кадәр тизрәк Мәскәү тырнагы астыннан ычкыну һәм үз мөхтәриятен, үз Ватанын төзү өчен көрәшкә кушылган. Татарлар 1917 елның 22 июлендә Казандагы мөселманнар корылтаена җыелып, татар җөмһүрия­те төзү, тагын да берәгәйлесе – «Идел-Урал штатын» булдыру турында сүз кузгатуга ук, Уфа губернасында яшәгән «башкорт» вәкилләре Оренбург каласына чыгып китә һәм 40 лап волостьтан вәкилләр туплангач, Кече, әмма мөстәкыйль Башкортстан төзү өчен көрәш башлый. Аларга ул вакыттагы Уфа губернасында яшәүче, бүгенге Актаныш районының Такталачык авылында туган Илдархан Мутин, Зәй районының Чыбыклы авылыннан чыккан комиссар Фатыйх Төхбәтуллин һәм соңыннан Мәскәү тарафыннан «бушлай» бүләк ителгән Казан юлындагы Әсән авылы шагыйре Ш.Бабичның кушылып китүе – бернинди дә «асаба» яки «ата» башкортлыктан түгел, ә хөр һәм азат тормышка омтылудан. Бүген Уфаның әрсез мөтәгалимнәре ерак башкорт бабаларының Казан, Ногай һәм Себер ханнарына ясак түләп торуын һәм нәкъ шул сәбәпле элеккеге Уфа провинциясенең Казан, Ногай, Себер юлларына бүленеп яшәвен танырга теләмичә, Уфадан Чаллыга кадәр сузылган арадагы меңләгән авылдагы татарларны «каңгылы, елдәк, танып, елан, дуван... ыруы башкорттары» дип танытырга омтыла. Ләкин татар, ногай, калмык кебек күрше халыкларының меңьеллык тарихын йолкый-йолкый гына «Чулман буеннан Тубылга кадәр җәелеп яшәгән бөек милләт» ясап булмый шул. Мәскәү кубызына бию «ысын башкорт» халкын да кимсетә һәм мәсхәрә генә итә. Безнең инануча, бөек Бабич татар белән башкорт халык­ларын бүлгәләү һәм дошманлаштыру өчен баш салмаган.

Вахит ИМАМОВ.

Автор фотолары.

  

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев