Мәдәни җомга

Шаукымлы Саттар

Мин бу кешене кырык елга якын беләм бугай. Ул шаукымлы булуы белән серле: бер караганда, ул җирдән түгел, очып йөри кебек. Беренче тапкыр күргәндә «бу кеше җитди түгел икән» - дигән фикер дә уянуы мөмкин. Әмма ашыкмагыз... Аның белән танышкан көннәрнең берсендә, бик күптән, Мәскәүгә килгәч, аның җыйнак кына фатирында...

Мин бу кешене кырык елга якын беләм бугай. Ул шаукымлы булуы белән серле: бер караганда, ул җирдән түгел, очып йөри кебек. Беренче тапкыр күргәндә «бу кеше җитди түгел икән» - дигән фикер дә уянуы мөмкин. Әмма ашыкмагыз...
Аның белән танышкан көннәрнең берсендә, бик күптән, Мәскәүгә килгәч, аның җыйнак кына фатирында кунган идем. «Бу караватта сиңа кадәр Илһам Шакиров, Владимир Высоцкий йоклап чыкты, - дигән иде ул бик гади бер хәбәр җиткергәндәге шикелле, почмактагы үрелгән сиртмәле, ялгызаклар гына йок­лый алырлык ятакка күрсәтеп. - Юлың төшкәндә тартынып торма. Кер дә, йоклап чык. Без исән чакта ул синеке булыр».
Мин Шакиров, Высоцкийлар турындагы хәбәргә ышанмадым. «Әзи шыттыра», дип уйладым. Ул һич кенә дә шыттырмаган да, арттырмаган да. Байтак еллар үткәннән соң, шуңа инандым: дустым уйдырма белән хакыйкатьне бергә ялгап, аларны кавыштырып яши торган давыллы кеше икән. Кешегә уйдырма күренгән нәрсә аның өчен хакыйкать булып чыга. Аның тел кишәрлекләрендә нижгарларның искиткеч бай мишәрлек үзенчәлекләре тулып ята. Ул торганы белән Мишәрстан малае. Ул үзе белән булган әкияти хәлне шундый гадилек белән хәбәр итәдер ки, аларның кайсы чын икәнен белеп тә булмый. Әмма ул үзе бөтен барлыгы белән Чын Кеше. Үзем күргән-белгән язмышлардан чыгып, шунысын раслый алам: аптыратырлык, көтелмәгән ачышлар, хәтта ки, һич арттырмыйча әйткән хәлдә, гражданлык даһилыклары нәкъ менә шушы сәер каршылыклы шәхесләр тирәсендә йөрергә ярата. Һәм еш кына шунда торып калалар да!
Аның биографиясе дә ышануы авыр булган, кавыша-кушыла алмас адымнардан, очраклылыклардан, кайчагында бик тә көтелмәгән, бу адымга бару өчен бер генә түгел, ике баш, ике йөрәк кирәк булган хәлиткеч гамәлләрдән тора. Менә, үзегез күз алдыгызга китерегез: Нижгар якларының Кочко-Пожарки дигән сәер исемле татар авылында туып, аның башлангыч мәктәбендә татарча нибары ике-өч сыйныф белем алып калып, ул Мәскәүдә үсә, әле булса шунда яши һәм татар шагыйре булуга ирешә. Туган телендә тулы югары белем ала алмаган үсмер үзлегеннән торып, бүгенге һәм кичәге классик татар әдәбиятын үзләштерә. Мәскәү авиаприборлар заводы слесаре Ватан сугышыннан соң беренче әдәби түгәрәк һәм әдәби-музыкаль ансамбль оештыра.
Муса Җәлил исемендәге әдәби берләшмәгә оеткы сала. Татар телендә басылу өчен русча да язарга мәҗбүр була. Әйе, туган телендә тулы белем алмаган егет татар телендә генә түгел, рус телендә дә яза. Талантлы, таләпчән, хәтта ки шактый чәүчәләк Мәскәү зыялылары арасында югары тел культурасын раслап, нечкә хисле шагыйрь, үткен телле тәнкыйтьче, публицист булып танылуга ирешә.
Аны юл башыннан алып көтелмәгән сәерлекләр, могҗизалар озатып йөри. Армиядә чакта сайланып кына алынган чик буе гаскәрләрендә хезмәт итә. 1971 елда Нижгарның «Пожарки» авылы егете Мәскәүнең педагогика институтын тәмамлый. Аннан 12 ел буе Кремль ашханәсендә өлкән аш-су остасы вазифасында Никита Хрущев, Леонид Брежнев, Марокко короле Хәсән II, Франция президенты Шарль де Голль, балерина Галина Уланова, язучы Михаил Шолохов, композитор Арам Хачатурян, бөек Чили шагыйре Пабло Неруда, Мостай Кәрим, Рәсүл Гамзатов, артистка Элина Быстрицкая кебек «бөекләр» тәгам җыйган мәртәбәле өстәлне хезмәтләндерергә туры килә. Ул космонавт Юрий Гагарин, әйткәнемчә, җырчы-бард Владимир Высоцкий һәм башка бик күп атаклы кешеләр белән аралаша, алар арасында татар халкының табигатьтән тирән акылын, шигъри моңын, затлылык культурасын тарата.
Ул бөек композиторыбыз Рөстәм Яхин белән берлектә йөрәкләрне телеп-телеп алган «Ялгыз агач», «Серле күзләр», «Себер романсы» кебек үлемсез татар романсларын тудыра. Рус­ка романс вокалының байтак өлеше чегән моңнарына рус шагыйрь­ләре язган шигърияттән кергән булса, татарга аны чәчкәләрдән бал җыйган кортлар кебек композиторлар Рөстәм Яхин, Мансур Мозаффаров, Заһит Хәбибуллин һәм башкалар моңы ярдәмендә татар тел осталары - шагыйрь­ләр Муса Җәлил, Хәсән Туфан, Сибгат Хәким, Әхмәт Саттарлар кертте. Саттар - рус телендә «Закон колодца», «Прощай XX век», «Тополь на Арбате», татар телендә дистәләгән шигырьләр, «Җырлар» китабы авторы. Татар сәнгате алдындагы уңышларын югары бәяләп, хөкүмәт аны «Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре» дигән мәртәбәле исем белән зурлады.
Әхмәт Саттарның сәер, серле тормышы көн саен диярлек үзенең яңадан-яңа сәхифәләрен ача. Соңгы чорда шагыйрь киноактер булып китте. Ул -М.Горький исемендәге киностудиясенең штаттагы актеры. Дөрес, аңа, татар актерына, милли шагыйренә, рус режиссерлары Саттар үзе теләгән, уңыш белән уйный алган рольләрне бирергә ашыгып тормый, киресенчә, күпләр читләшкән, татар кешесенең Россия тарихындагы ролен кимсетеп күрсәтә торган сценарийларда уйнатырга тырыша. Әмма Ниж­гар егете Әхмәт Саттар андый рольләрдән баш тарта яисә сценарий материалын тарихи дөрес­леккә якын китертеп үзгәрттерә. Соңгы елларда ул «Медвежий угол» фильмында тагул халкы язучысын, Никита Михалковның «Утомленные солнцем» -2, Владимир Хотиненко, Вячеслав Судов фильмнарында (Күчем-хан вәзире) уйнады, Виталий Яновның «Иван Грозный» фильмында Казан морзасы, Дмитрий Коробкинның «Кабан күле серләре» фильмында казна сакчысы рольләрен башкарды.
Әхмәт Саттар биш китап авторы, дидек. Алар арасында иң күренеклесе - «Робагыйлар» китабыдыр.
Яшермим, тота-каба робагый язарга тотынган батырларга шикләнебрәк карыйм. Чын робагыйны аңлату өчен аны тудыручы дөньякүләм остаз Гомәр Хәйямне уятырга кирәк булганга, мин бу жанр нечкәлекләренә кереп тормыйм. Үзем аңлавымча, ул аңардан да кыскарак, тапкыр­рак, тәвәккәлрәк итеп, аңардан да сыгылмалы, якты тел белән языла алмаган дүрт юллык шигырь калыбы. Мин Әхмәт Саттар робагыйларын игътибар белән укыдым. Алар арасында, минем карашка, менә шул югарыдагы таләпләргә җавап биргән, яисә якын килгән мисаллар байтак. Җавап биреп бетермәгәннәре дә очрый кебек. Болар барысы да иҗади эзләнү чоры өчен табигый. Шулай да, куанычымның чиге юк: Әхмәт Саттар җиде юл өстендә яткан Мәскәүләрдә, чит-ят якларда яшәп, иҗат итеп татар телен тел итеп саклаган чишмәләрнең тәмен саклый, ул гынамы, күпләребезгә үрнәк тудырып, телнең барлык доминанталарын безгә дә алып килеп җиткерә, үзенә генә хас югары градуслы елмаю белән бүләк итә. Моның өчен зур рәхмәт аңа. Тормышында урау юллардан озак йөреп, ул шигърияттә кыска юлдан йөрергә ярата.
Җир әйләнә Галәм казанында,
Ачык йолдызларның капкасы.
Ут - мәңгелек түгел, ул да сүнә,
Һәр савытның була капкачы.
дип раслый шагыйрь «Робагыйлар»ына кереп барганда ук. Әлбәттә, һәр савытның капкачы булып, утның капкачы була алмаса да, килешик, шактый шагыйранә, шактый җиткереп әйтелгән.
Минем корал - дүрт көпшәле мылтык,
Оста ата беләм - мәргән кебек!
Көпшәләрдән ләкин ядрә түгел,
Сүз коела энҗе-мәрҗән кебек!
Мин ләззәтләнәм, чөнки сүзнең нинди могҗизага ия икәнлегенә инде меңенче тапкыр инанам. Монда җил тыгыз, буш масса үтәлми, сүзләргә урын накыс, фикергә - урын киң. Шигырь, без өйрәнгәнчә, сөйләп аңлатуга түгел, образга корылган, шуңа күрә сүзләрнең агышы беркайда да абынмый, табигый бер шомалык белән шигырь итәгенә ята. Фикер дә менә шулай туа икән. Һәм шагыйрь аны үзенчә галәми иҗтиһат, Аллаһының кодрәте итеп күз алдына бастыра:
Фикер туа яшен сыман яшьнәп,
Тик һич булмас аның зәхмәте.
Хакыйкать һәм сүзләр туган икән,
Бу бит безгә - Ходай Рәхмәте!
Көнгә чыксак, безнең белән була торган һәр гамәл - ул Ходай рәхмәте. Шуны аңлап эш иткәнгә - савап, аңлап эш итмәгәннән - җавап. Шуңардан чыгып, шагыйрь алда юлдан-юлга батырая бара:
Халык байлыклары илдә мулдан иде,
Сукбайлыкка чыгып бара ил...
Бу илне мин барыбер «Русь» дип атыйм,
Хет яклаучы булсын Җәбраил!
Бу фикер авторны кеше хокук­лары темасына алып килә:
Кеше җилкәсендә яши күп түрәләр,
Интервью бирәләр еш кына.
«Халык, халкым!» дигән булып алар
Хокук тирәсендә ышкына...
Әхмәт Саттар робагые кайчак юморга төрелеп бирелә. Юмор сиздермичә генә сатирага әйләнә һәм ул тыйнак кына «шартлап» куя:
Әй, яратам татлы хәлвәне:
Мин һич белмим мәкер, хәйләне.
Бик күп начарлыклар хәлвә булып
Кайта миңа, кайта әйләнеп!..
Менә шундый шактый серле «төшле» җимешләр очрап куя Әхмәт Саттарның яңа «Робагыйлар» җыентыгында. Әлбәттә, анда бәхәсләшер урыннар да бардыр. Ничек кенә булмасын, татарның таң кебек сызылып ачылган күгендә моңа кадәр гел тирәбездә безнекеме-түгелме икәнлеген ачык сиздермичә әйләнеп кенә йөргән йолдыз алды-арты, уңы-сулы белән безнең якка әйләнде. Бөтенләйгә кайтуың белән Саттар!
Айдар ХӘЛИМ.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: