Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шәхесләребез

“Сез иң гүзәл кеше икәнсез”

«Сез иң гүзәл кеше икәнсез», «Һаман яратам», «Арышларым» һәм башка матур, тирән эчтәлек­ле, үлмәс җырларны Миңгол Галиев башкаруында тыңлап ничә буын үсте икән?!

(Татарстанның халык артисты Миңгол Галиевка 80 яшь)


«Сез иң гүзәл кеше икәнсез», «Һаман яратам», «Арышларым» һәм башка матур, тирән эчтәлек­ле, үлмәс җырларны Миңгол Галиев башкаруында тыңлап ничә буын үсте икән?! Гаиләдә яхшы ир, зур тәҗрибәле педагог, дөньякүләм тавышлы җырчы, гомумән, искиткеч ягымлы кешедән мин тормышта да, эштә дә үрнәк алып яшим һәм «Сез иң гүзәл кеше икәнсез!» – дип аңа рәхмәт укыйм. «Дөньякүләм тавышлы җырчы», дию, төчеләнү түгел, ә Голландиянең күренекле композиторы М. Кейс сүзләрен кабатлау. («Казан» журналы, №5-6, 1997). Татарстанның халык җырчысы Миңгол Галиев – Япония, Румыния, Чехословакия, Болгария, Германия, Төркия тамашачысын үзенең, моңлы тавышы белән таң калдырган җырчы. Аның репертуарында меңгә якын җыр бар. Җырлаган җырлары, педагогик эшчәнлеге белән генә түгел, татар телен яклап көрәшүче гражданин буларак та милләт каршында остазның эшләре бәһасез.

Татарстанның халык артисты, Россиянең югары профессиональ белем бирү буенча могтәбәр хезмәткәре Миңгол Вәгыйз улы Галиев белән якыннан танышуым 2000 елда булды. Мин И. Әүхәдиев исемендәге Казан музыка училищесының халык уен кораллары бүлеген, баян классын тәмамлагач, КДПУның музыка факультетына керергә әзерләнәм. Абитуриентларга вокал кирәк булачак, дигәч, дусларым – М. Галиев шәкертләре киңәшен тотып, булачак остазым янына юл алдым. Миңгол абый җырларга кушкач, баян сузып җырладым һәм укытучым үзе дә кушылды.

Мин аңа гомерем буе рәхмәтле, чөнки хәзер баянчы булуым өстенә, концерт яисә мәҗлесләрдә җыр да суза алам. Уку елы башлануга без – Миңгол Галиев, Фердинанд Сәләхов, Җыр һәм бию ансамбле биючеләре, Татар Башкарма конгрессы вәкиле Фәрит Уразаев белән Пермь өлкәсенә концертлар белән чыгып киттек. Бардадагы концертта безнең төркемгә тагын бер матур гына тавышлы студент кыз кушылды. Ул кыз хәзер танылган җырчы – Гүзәл Уразова. Бер-ике ел үткәч, Миңгол абый мине, Ләйсән Гыймаеваны, Илгизәр Садыйковны Мамадыш, Алабуга районнары авылларына концертлар белән алып чыгып китте. Көндез кырда, ындыр табагында игенчеләр каршында икешәр-өчәр концерт уйнап, кич белән мәдәният йортында концерт куя идек. Миңгол Вәгыйзович концертлары очрашу, халык белән аралашу, халык соравы буенча җырлар җырлау рәвешендә бара, теләсә кайсы җырны әзерлексез генә башкара ала идек.

Мамадыштагы концертлар вакытында без, Миңгол абыйның туганнан туган абыйсы, Ш. Маннур исемендәге премия лауреаты, бунтарь шагыйрь Вахит Галиев өендә тордык. Иртәнге җидедә Миңгол абый күнегүләр ясарга, йөгерергә уята. Кая инде ул соң яткач, иртә торулар? Ярты сәгатьтән безне көтеп җиткерә алмаган абыебыз кайтып җитә.

20 ел эчендә концертлар белән кайда гына булмадык, нинди генә иҗат кичәләре, юбилейлар, матбугат утырышлары, зур хөкүмәт концертлары уздырмадык. Ике тапкыр туган ягым Апас районы Зур Болгаер авылына концерт куеп, Сабантуй үткәреп килдек. Радиога да баянда уйнап, җырлап, матур көйләр яздырдык.

Шәхси тормышына килгәндә, Миңгол абый мәктәптә укыганда ук классташы – керәшен кызы Феодосиягә гашыйк була. Тугыз ел очрашып  тормыш коргач, җәмәгатенә яратып, Фәния дип дәшә башлый. Бу мәхәббәт уты бүгенге көнгә кадәр сүрелми, хәзергәчә бер-берсен күз карасы кебек саклап, яратып яшиләр. Ике бала – Марат белән Розаны тәрбияләп үстерәләр, олы юлга, олы тормышка озаталар, инде оныкларын сөяләр. Тормыш булгач, кайгы-хәсрәте дә урап узмый – кызлары Розаны югалту ачысын кичерәләр. Әмма сынауларга сынмыйча, бүгенге көндә бер-берсен ихтирам итеп, яратып тыныч тормыш кичерәләр. Чын гаилә шундый буладыр инде ул. Быел икесенә дә 80 яшь тула.

Өлкән яшьтә булуына карамастан, әле дә Миңгол абый җәмәгать эшләрендә катнаша, чакырган җиргә барып җырлый, балалар белән шөгыльләнә. Җыр­ларга теләгән, 6 яшьтән алып 70 яшькә кадәрле йөзләгән укучының берсен дә кире бормый остаз, килгән кешенең табигый тавышын саклап, җырларга өйрәтә. Ә тавышы, моңы булмаганнар Миңгол абый дәресендә җыр сәнгате белән танышып, рухи яктан баеп китә. Әлбәттә, Миңгол абыйның төп максаты егет-кызлардан зур җырчы ясау түгел, ә аларга рухи тәрбия бирү, җыр сәнгате аша балада кешелек­лелек үстерү, дөньяга мәхәббәт, кешеләргә ихтирам тәрбияләү. КФУда, иҗат үзәкләрендәге төп эшеннән тыш, «Әл зәкят» хәйрия фонды каршында иҗат студиясе ачып, талантлы балаларны, гомумән һәр кешене җыеп, вакытын, көчен кызганмый, бушка җырларга өйрәтүе моңа дәлил.

Миңгол абыйның иң зур уңышы – Россиянең төрле төбәкләреннән җырларга өйрәнәсе килгән, әмма музыкаль белеме булмаган, нота танымаган егет-кызларның тавышын ачып, табигый җырларга өйрәтеп, консерваториягә яисә музыка буенча башка югары уку йортларына әзерләве. Аның шәкертләре: Георгий Ибушев, Фердинанд Сәләхов, Рөстәм Закиров, Закир Шахбан, Айдар Галимов, Рәсим Низамов, Ләйсән Гыймаева, хәзерге вакытта туган иле Төркиядә яшәүче Чипли Диляк, әрмән егете Аршак Алтунян, Ярамир Низаметдинов, Рафаэль Якупов, Гөлсирин Абдуллина һ.б. танылган җырчылар. Тәтеш педучилищесын тәмамлап килгән студент – чуаш егете Вячеслав Убанкинны консерваториягә әзерли Миңгол абый, кабул итү комиссиясе әгъзалары Вячеславны тыңлагач: “Мондый җырларны бездә чыгарылышта җырлыйлар бит”, - дип укырга алалар. Әле кайчан гына Курган каласыннан килеп, тәҗрибәле педагог Миңгол Галиев классында беренче дәресләрен алып, җыр өлкәсендә беренче адымнарын ясаган Ярамир Низаметдиновны  Фердинанд Сәләхов күреп, зур сәхнәгә алып чыга. Рус мохитендә үсеп, Миңгол абый дәресләрендә матур итеп татарча сөйләшергә, татарча җырларга өйрәнгән Ярамир хәзер югары уку йортын тәмамлап, Санкт-Петербургның опера һәм балет театрында эшли, төп рольләрне башкара.

Хәзер Миңгол абыйның зур хыялы – татар телен һәм милли мәдәниятне саклау үзәге оештыру – шул теләк белән янып йөри. Мәдәният министрлыгыннан уңай җавап бар, әмма финанслау мәсьәләсе генә тоткарлап тора. Миңгол абыйның бу изге һәм әһәмиятле эшне дә башкарып чыгасына ышанычым зур.

Илнур ГАНИЕВ,  баянчы.


 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев