Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шәхесләребез

Салават Фәтхетдинов: Илһам Шакировның җырларына авторлык хокуклары булырга тиеш түгел

«Илһам абыйның репертуарындагы җырлар бернинди кысаларга да кертелми, Россия авторлык җәмгыяте тарафыннан эзәрлекләнми, штрафлар булмый дигән закон чыгарга тиеш», - диде җырчы.

Татарстанның һәм Башкортстанның халык, Россиянең атказанган артисты Салават Фәтхетдинов Илһам Шакиров репертуарындагы җырларны халыкка башкарырга рөхсәт бирергә кирәклеген әйтте.

«Бу фикерне Милли шура рәисе Васил Шәйхразиевка да җиткердем. Илһам абыйның җырларына бернинди авторлык хокуклары булырга тиеш түгел, аны халыкка башкарырга рөхсәт бирергә кирәк. Кем тели, шул җырласын. Алайса бетә. Илһам абыйның репертуарындагы җырлар бернинди кысаларга да кертелми, Россия авторлык җәмгыяте тарафыннан эзәрлекләнми, штрафлар булмый, дигән закон чыгарга тиеш», - диде ул «Татар-информ» хәбәрчесенә.

Салават Фәтхетдинов фикеренчә, Илһам Шакиров башкарган җырлар – халыкныкы. «Илһам абый киткәч, аның туганнары күп табылды. Шул мәсьәләне хәл итүне күздә тотам. Ничек тә булса закон нигезендә Илһам абый репертуарындагы җырлар – халык җырлары дип саналсын, дигән мәсьәләне хәл итәргә телим», - диде җырчы.

 

Зилә Мөбәрәкшина

"Татар-информ"

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев