Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шәхесләребез

Сахалиннан Зәкия Вәлитова: Минтимер Шәймиев әтиебез кебек — киңәшчебез һәм ярдәмчебез

Сахалин татар милли-мәдәни автономиясе рәисе Татарстанның беренче Президентын татар үзәген һәм сабантуйны оештырырга ярдәм иткәнен әйтте.

«Туган тел» укыту-мәдәни үзәге җитәкчесе, Сахалин татар милли-мәдәни автономиясе рәисе Зәкия Вәлитова Татарстанның беренче Президенты Минтимер Шәймиевны киңәш бирүче һәм ярдәм итүче кеше буларак бәяләде.

«Монда күченгәч тә, татарларның барлыгын ачыкладым, ләкин аларга җыелыр урын юк иде. Татар оешмасын булдырасы иде дип, Минтимер Шәриповичка хат яздым. Хатта Сабантуйларның да уздырылмавы хакында әйттем. Аннан соң Татар конгрессы элемтәгә керде. Сахалин татарлары белән элемтә коруга Минтимер Шәрипович зур ярдәм кулы сузды», — диде ул «Татар-информ» хәбәрчесенә.

Зәкия Вәлитова әйтүенчә, Минтимер Шәймиевның ярдәме белән Сахалин һәм Курил утраулары тарихында беренче тапкыр сабантуй уздырылган булган.

«Инде күп еллар үтсә дә, Татарстаннан килгән җавап хаты шулкадәр күңелгә кереп калган. Шулай итеп, Сабантуйда туган якларына кайта алмыйча монда калган милләттәшләребез онытылып барган гореф-гадәтләрне исләренә төшерде. Аннан тыш, „Туган тел“ укыту-мәдәни үзәге дә ачылды», — диде ул.

Сахалиндагы татар оешмасына узган ел 15 ел тулган. «Шул уңайдан сабантуйда Минтимер Шәрипович кубогына көрәш узды. Курил утрауларының һәр шәһәрендә кечкенә булса да, татар оешмалары, татар эшләрен алып баручы активлар бар. Яшь буын да килә, балаларын җәлеп итәләр. Аллага шөкер, Татарстанда яшәүче милләттәшләребез белән дә элемтәдә торабыз», — ди Зәкия ханым.

«Шуңа күрә дә без Минтимер Шәриповичка бик рәхмәтле, аның белән горурланабыз. Ул, әтиебез кебек, юл күрсәтүчебез,. Аның тәҗрибәсе эшчәнлегебездә бик файдалы булды. „Син булдырасың, туктап торма, алга!“ — дип теләкләрен әйткәне хәтердә», — диде автономия рәисе. 

 

 Зилә Мөбәрәкшина 

«Татар-информ» 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X