Сәйдә абыстай: Әдәп, тәртип, әхлак, хөрмәт төшенчәләре буенча 30 елга артка тәгәрәдек
Сәйдә абыйстай Аппакова гаилә турында фикерләре белән уртаклашты.
- Хәзерге вакытта без җөмһүриятебездә әдәп, тәртип, әхлак, хөрмәт төшенчәләре буенча бер 30 елга артка тәгәрәдек. Чөнки ашарга-эчәргә бар, тормышыбыз әйбәт, торырга урыныбыз бар, кибетләребез икмәк белән тулган, әйбер белән дә тулган, Әлһәмделилләх. Шуңа күрә хатын-кызда оят бетте. Әгәр хатын-кызда оят булмаса, Аллаһы Тәгаләнең кушканнарын үтәмәсә, әдәп, тәртип, әхлак буенча гаиләне тарта алмый.
Алар ирләрнең дәрәҗәсен төшерергә тырышкан шикелле күренә. Концертларда, телевидениеләрдә – күкрәкләре ачык, кендекләре ачык, бот башына кадәр тәннәре күренгән. Бу хатынның ничек итеп ирне хөрмәт итәргә мөмкинчелеге булсын? Аның эче буш.
Хәзерге вакытта, концертларда, радио-телевизорларда әдәп, тәртип, әхлак, хөрмәтне беренче урынга куярга кирәк, ди ул.
Сәидә абыстай Аппакова белән «Интертат» сайты өчен Айнур Җамалетдинов сөйләште.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев