Сагышлы юксыну
Яшең 80 не узып 90 га якынлашканда, юксыну тойгысы кешенең аерылмас озатучысына әверелә икән. Бакыйлыкка күчкән хезмәттәшләр генә түгел, аларның кайбер холык-гадәтләре, эшләгән эшләре, әйткән сүзләре искә төшеп үзләрен юксындыра. Бигрәк тә бергә эшләгән өлкән артистларның кабатланмас шәхесләр булганлыгын хәтерләгәндә, юксыну сагышка әверелә. Мәсәлән, Шәүкәт абый Биктимеров җыелышларда бик актив...

Бер сүз белән әйткәндә, Габдулла Шамуков шәп артист иде. Ә кеше буларак ихлас күңелле, ялгансыз, ышанучан һәм үзенә тиз ышандыручы, мавыгучан кеше иде. Мавыгучанлыгы турында театр эчендә төрле анекдотлар тууын әйтеп узу да гайбәт дип кабул ителмәс. Репетицияләрдән буш вакытларда тәнәфесләрдә Габдулла абый, дөньяларын онытып, шахмат уйнарга ярата иде. Шулай бер уен вакытында ул рольдәге киемен алыштырырга өлгермичә, азарт белән уйнап утырганда, кинәт радиодан режиссер ярдәмчесенең, Габдулла абый, дип чакырган тавышы яңгырый. Кулына ат фигурасын тоткан, бер аягына түфлиен дә кимәгән килеш, артист сәхнәгә атылып чыккан, имеш. Бу хәлнең дөрес булуына Габдулла абыйның башка чакларда мавыгулары да дәлил.


Ул борынгы кием-салымнарга, йолаларга, гадәтләргә үтә игътибарлы иде. Бу аның узганнарга гашыйк булып яшәвеннән түгел. Ул күп нәрсә белән тиз мавыга иде. Узганнар белән генә яшәгәнне - бәхетсез, киләчәк белән генә яшәгән кешене - хыялый, бүгенге белән яшәгән кешене мәнсез диләр. Өч заманны да күңеленә сыйдыра алганны гына иҗади кеше, камил зат диләр. Габдулла абый шундый иде.
Кешене күтәрү өчен кайчак аның бик күп әйбәт сыйфатлары да аз. Ә төшерер өчен бер йомшаклыгын атау да җитә. Габдулла аганың йомшак якларын мин белмим. Кемнәрдер белгән һәм тиешле урынына җиткергән, күрәсең. Аңа СССРның халык артисты исеме иң соңыннан гына бирелде (иң алдан аңа тиешле булса да). Хәер, бирелмәгән булса да, Габдулла Шамуков исеме дәрәҗәләрдән дә данлы иде.
Ул милләтебезнең мәдәният тарихында үз киштәсенә урнашып, шул биеклектән безне күзәтәдер кебек. Без исә - аның варислары, останың тарихтагы урыны дөресме-юкмы - шуны ачыкларга тиешбез. Күңелдә аның бер сүзе һаман яңгырый кебек: «Аңламадылар».

Бу хәлләрне күрмәмешкә салышуларның сәбәбен сер итеп сакламыйча, данлы шәхесләребезнең исемен мәңгеләштерүдә тәвәккәл бер адым ясалса, останы юксынып сагышланучы варислары гына түгел, гомумән, милли тамашачыларыбыз рәхмәтле булыр иде.
Әйе, Габдулла абый, сине үз вакытында аңламадылар, дөресрәге, без - замандашларың сине аңламаганбыз. Аңлаган булсак, син - эшләгәннәреңнән күбрәк эшләгән, уйнаган рольләреңнән күбрәк уйнаган, язганнарыңнан күбрәк язган булыр идең.
Әмма синең кылган хезмәтләрең ике артист, әдип шәхесенә җитәрлек. Шулар өстенә син эстрада остасы, галим-педагог та идең! Кызганыч, без бу хезмәтләреңне соңрак күрәбез. Хәзер инде сиңа боларның әһәмияте юк. Әмма варисларың өчен кирәк! Дөнья классигы Шекспирның ун әсәрен, Лопе де Вега, Мольер, Шиллер, Бомарше, Золя комедияләрен, Пушкин, Грибоедов, Островский әсәрләрен татарча укыткан, сәхнәдән татарча яңгыраткан тәрҗемә остасы Габдулла Шамуков әле бүген дә тиңсез. Син тәрҗемә иткән әсәрләрдә автор стиле, шигъри сөйләм, тел үзенчәлекләренә хилафлык килми генә түгел, син хәтта үзең тәрҗемә итәргә алынган авторның шәхси үзенчәлекләрен дә татар укучысына, татар тамашачысына җиткерүгә ирешә идең.

Мәсәлче буларак та әле милли әдәбиятыбызда син ирешкән биеклекләргә күтәрелгән шәхес бармы икән?! Мин белмим. Мәсәлнең кинаягә нигезләнгән традицион алымнары сиңа шактый гыйбрәтле сюжет-вакыйгалар корырга, образлар тудырырга мөмкинлек биргәндер кебек. Менә мәсәлән: креслода утырган Мияугалиең мал врачы Ябалакка шылтырата:
-Тыңласана, зинһар,
Сезгә бик зур йомышым бар,
Маэмайның бик хәле начар.
Нур калмады күзләрендә,
Сагыш, хәсрәт йөзләрендә;
Шундый сизгер, уяу сакчы,
Хәзер бакчы,
Йоклап китә постта торган
җирләрендә,
Ял кирәк, ял! Юкса аның
эше харап...
Төпле киңәш бирегезче
үзен карап...
Мондый сөйләшүне ишеткәч тавыклар аптырап кала:
- Дошманы өчен ник Мияугали шулкадәр өзгәләнә? - диләр. Мәсәлнең асылын Әтәч аңлатып бирә:
- Мияукайга һич ошамый
мондый сакчы,
Шунда ул бар дип күрсәтеп
илдә юкны,
Сәп-сәламәт Маэмай дусын
Авырый дип, пенсиягә
озатмакчы...
Кыскасы, кешеләр арасындагы мөнәсәбәтләр турында сөйләүче шундый аллегорик образлардан һәм шартлы вакыйгалардан тыш мәсәл язуда шигъри фикерне төрле әйбер-предметлар яки турыдан-туры кешеләрнең үз образлары аша ачу алымын да кулланып, Габдулла ага Шамуков өч дистәгә якын оригиналь мәсәл иҗат итте. Г.Шамуков мәсәлләре бүген дә актуальлеген югалтмады бит. Бүген бармы аңа алмаш?!
Әмма Габдулла Шамуков барыннан да бигрәк артист, сәхнә остасы иде. Аның иҗат юлы 1930 елда Уфада Башкорт академия театрында башлана. 1946 елда аны Г.Камал исемендәге театрга махсус чакырып алалар. Шуннан алып ул гомеренең ахырына кадәр Казанда, татар халкының баш театрында хезмәт итте.
Кайбер артист гомер буе бер характердагы образлар иҗат итә. Габдулла Шамуков - холык-фигыльләре, табигатьләре белән бер-берсеннән бик нык аерылып торган, капма-каршы образларны да бердәй осталык белән башкара алган киң диапазонлы артист-виртуоз. Моңа дәлил итеп Ленин, Тукай, Хуҗа Насретдин, Балтаев образларын искә төшерү дә җитәдер.
Шунысы хак һәм куанычлы, татар сәхнәсендә Габдулла Шамуковның гаять самими, үзенчәлекле, күпкырлы таланты шәкертләрендә уңдырышлы туфрак табып тамыр җибәрде, чәчәк атты, җимешләрен бирде. Бигрәк тә Г.Камал исемендәге театрда.
Габдулла Шамуков сәхнә остасы - артист кына түгел, җәмәгать эшлеклесе дә, милләтпәрвәр гыйлем иясе, тикшеренүче-тарихчы да иде. Аны кайда да үз итеп, белгеч итеп, киңәшче-табышчы итеп кабул итәләр. Ул - үз тиңнәре иҗатчылар белән тиз танышып, дуслашып китә, бәхәс-манзаралар ярата, яңалык һәм ачышларны күрә белгән зирәк һәм тапкыр кеше иде. Кызганыч, бик теләсәк тә, без бүген Габдулла ага Шамуковка тиңләрлек, аның диапазоны белән чагыштырырлык артист - шәхес табып, «менә ул шундый!» иде дип күрсәтә алмыйбыз.
Габдулла абый бар иде - бер иде һәм шулай булып кала да. Бәлки иҗат кешесенең кыйммәте шундадыр. Бар, бер, кабатланмас булуда!
Әхтәм ЗАРИПОВ.
.«Мылтыклы кеше». Г.Шамуков - Ленин.
.«Тукай». Г.Шамуков - Тукай.
.«Хуҗа Насретдин». Г.Шамуков - Хуҗа.
.Г.Шамуков - Кол Гали.
Фотолар Камал театры музееннан алынды.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз