Мәдәни җомга

РУХИ МИРАСЫБЫЗ САКЧЫСЫ

Әгәр исән булса, бу көннәрдә күренекле тарихчы, һәм археограф, киң эрудицияле һәм күпкырлы галим, тарих фәннәре докторы, профессор, Татарстан Фәннәр академиясенең хакыйкый әгъзасы, мөгаллим һәм остаз, җәмәгать эшлеклесе Миркасыйм ага Госмановка 80 яшь тулыр иде. М.Госмановның татар әдәбияте тарихын өйрәнү өлкәсендәге эшчәнлеге хронологик яктан XIII гасырдан алып хәзерге чорны үз...

Әгәр исән булса, бу көннәрдә күренекле тарихчы, һәм археограф, киң эрудицияле һәм күпкырлы галим, тарих фәннәре докторы, профессор, Татарстан Фәннәр академиясенең хакыйкый әгъзасы, мөгаллим һәм остаз, җәмәгать эшлеклесе Миркасыйм ага Госмановка 80 яшь тулыр иде.

М.Госмановның татар әдәбияте тарихын өйрәнү өлкәсендәге эшчәнлеге хронологик яктан XIII гасырдан алып хәзерге чорны үз эченә ала. Билгеле булганча, 1983 елда Кол Галинең тууына 800, "Кыйссаи Йосыф" поэмасы иҗат ителүгә 750 ел тулу уңаеннан Казанда юбилей тантаналары һәм фәнни конференция булды. Миркасыйм ага зур мәдәни чарага багышлап, Фазыл Фәсиев тарафыннан әзерләнеп нәшер ителгән "Кыйссаи Йосыф" басмасының махсус мөхәррире булды. Матбугатта мәкаләләр белән чыкты, конференциядә тирән эчтәлекле доклад ясады. Әлеге әсәрнең халык арасындагы популярлыгын ул болай аңлатты: "Кол Галинең әсәренә халыкның шундый мәхәббәте нәрсә белән аңлатыла соң? Бу - киләчәк буыннар өчен "документаль" образ булган ниндидер "изге"нең тормышы мавыктыргыч итеп тасвирланган биографик әсәр түгел ләбаса. Дингә ышанучыларның көндәлек ихтыяҗларын канәгатьләндерә торган "универсаль" характердагы дини китап та түгел. Кол Гали әдәби әсәр иҗат иткән".

Казан ханлыгы чоры шагыйре Мөхәммәдъяр да галимнең игътибар үзәгендә булды. Борынгы әдәбият белгече Шакир Абилов тарафыннан бастырылган "Мөхәммәдъяр. Төхфәи мәранд. Нуры содур" дигән җыентыкка ул тәфсилле бәяләмә язып чыкты. Шагыйрь әсәрләренең икенче басмасында исә "Мөхәммәдъяр: бөеклек фаҗигасе" дигән мәкаләсе белән катнашты. Галим әдип мирасына тирән анализ ясап, болай ди: "Кайбер бәхәсле мәсьәләләрне тыныч юл белән, хәзергечә әйтсәк, "цивилизацияле чаралар белән" хәл кылырга өмет булган әле. Шагыйрьне ил эчендәге үз аксөяк катламнарының башбаштаклыгы - гаделлектән, ояттан, тугрылыктан, намуслылыктан ерак торулары борчый. Бәлки, аларны үгет-нәсыйхәт юлы белән тугры юлга күндереп булыр?.. Дөреслек һәрвакытта җиңеп чыккан кебек, шул зур хакыйкатьнең бер өлеше булган гаделлек тә өстен чыгарга тиештер бит?!. Әллә шагыйрьнең мондый иманда торырга хакы юк идеме?!. Идеаллары гомумкешелек югарылыгында торган ихлас гуманистның фикер иясе буларак бөеклеге дә, конкрет шәхес - билгеле чор вәкиле буларак фаҗигасе дә шулай барлыкка килгән".

Шагыйрь, фикер иясе, дин эшлеклесе Габдерәхим Утыз Имәни - әдәбиятебез һәм мәдәниятебез тарихында тирән эз калдырган шәхесләрнең берсе. Аның мирасын тикшерү юнәлешендә нәтиҗәле эш алып барып, М.Госманов болай язды: "Озын гомеренең ике өлеше ике гасырга бер дәрәҗәдә диярлек тигез килгән әдип иҗаты тарихыбыздагы ике чорның каршылыклы сыйфатларын, үзенчәлекләрен берьюлы чагылдыра, хәтта аларны чишелмәслек төен рәвешендә бергә укмаштырып бирә. Шул ягы белән ул әлеге ике чор арасындагы күперне, ягъни рухи дөньябызның искедән яңага, торгынлыктан хәрәкәткә, аңнарда хөкем сөргән динилектән дөньявилыкка күчү процессындагы бер этапны тәшкил итә".

Г.Утыз Имәнинең әдәбият галиме Әнвәр Шәрипов тарафыннан әзерләнеп нәшер ителгән "Шигырьләр, поэмалар" бертомлыгының фәнни мөхәррире һәм махсус мәкаләләр авторы да М.Госманов булды. Ул анда әдип мирасының әһәмиятен түбәндәгечә бәяләде: "Татар иҗтимагый фикере үсешендә, шул күренешнең аерылгысыз өлешен тәшкил иткән әдәби процессыбызда Габдерәхим Госман углы Утыз Имәни әл-Болгари тоткан шөбһәсез олы урын, аның узгандагы прогрессыбыз өчен бәхәссез әһәмиятен билгеләгән шикелле, бу катлаулы, бай мирасның бүгенге тормышыбыздагы тарихи кыйммәтен дә тәэмин итә".

Габделҗәббар Кандалый иҗатын өйрәнүгә галим гомеренең шактый елларын багышлады. Ул аның моңарчы билгеле булмаган шактый шигырьләрен табып, фәнни әйләнешкә кертте. Шагыйрьнең шәхси тормышына караган кайбер мәсьәләләрне ачыклады. Иҗат стиленең гаҗәеп сирәк очрый торган үзенчәлеген тәфсилле өйрәнеп, "Урта гасырларга хас консерватив романтизм һәм идеалистик дидактизм традицияләре белән башлап, аннары халыкчанлык нигезенә күчкән, яңа дәвер мәгърифәтчелеге идеяләренә корылган демократик принципларны алга сөргән, шул принципларга бәйле рәвештә реализм методын үзләштерә башлау югарылыгына күтәрелә язган" шагыйрь булуын билгеләде.

Максатчан эзләнүләрнең һәм тикшеренүләрнең бәрәкәтле нәтиҗәсе буларак, Миркасыйм ага 1988 елда Г.Кандалыйның "Шигырьләр һәм поэмалар" китабын төзеп бастырды. Аның кереш мәкаләсе һәм фәнни аппараты гына да зур көч салып башкарылган саллы бер гыйльми хезмәт булып тора. "Шагыйрь мирасын мөмкин кадәр һәрьяклап барлау, әсәрләренең табылган, аныкы булуы расланган хәтлесен әдәби һәм фәнни хәрәкәткә кертү бурычын алга куйган бу китап 20 елдан артык эзләнү, материаллар туплау нәтиҗәсендә шушы кыяфәтен алды", - дип язды ул бу китап турында.

М.Госманов Казан дәүләт университетында аспирантурада укыган чагында ук Уфадагы Диния нәзарәте архивында күренекле мәгърифәтче, дин эшлеклесе, журналист һәм педагог Ризаэтдин Фәхретдиннең кулъязма хәлендә сакланган хезмәтләре белән танышканда "Асәр"нең 4 нче томында шагыйрь Мифтахетдин Акмулла турында зур күләмле биографик очерк, аның шул вакытта киң катлам укучыга билгеле булмаган берничә яңа шигыре һәм бер хаты турында мәгълүмат барлыгын ачыклый. Әлеге юнәлештә эзләнүләрен дәвам иттереп, ул шул чорда Акмулла исеме белән йөргән тагын берничә шагыйрь булганлыгын аныклады. Галим шулай ук әдип иҗатының төрле аспектларын, шигырьләренең төп үзенчәлекләрен, аның татар, башкорт, казах әдәбияте тарихындагы урынын һәм ролен киң яктыртты.

М.Госманов археографик экспедицияләрдә Акмулла шигырьләренең табылган байтак күчермәләрен фәнни нигездә анализлап, болай дип язды: "Табылган текстлар безгә Мифтахетдин Акмулла мирасын тирәнрәк өйрәнергә дә, гомумән, мәгърифәтчелек чоры татар поэзиясен әтрафлырак иңләргә дә яңа материаллар, кызыклы мәгълүматлар бирә икән". Нәтиҗәле тикшеренүләре нигезендә галим шагыйрьнең Алма-Ата, Уфа шәһәрләрендә нәшер ителгән җыентыкларында урын алган җитди төгәлсезлекләрне дәлилләп күрсәтте.

М.Госманов хезмәтләре аша без шагыйрьнең казах шәкертләреннән берсе булган Дусмаил хаҗи Качкынбаев һәм тел галиме, фольклорчы, педагог Хәсән Гали язып калдырган истәлекләр белән тулысынча диярлек таныша алдык. Шунысы да игътибарга лаек, беренчесенең хатирәләре Акмулланың чын физик сурәтен күзалларга мөмкинлек бирә. Бу уңайдан шуны да әйтергә кирәк, 2007 елда рәссам Зөфәр Гыймаев нәкъ шул чыганак буенча аның яңа портретын ясады.

Галим билгеләп үткәнчә, "Акмулла шигырьләренең төп өлеше башкорт сөйләм теленең кайбер элементлары урын алган татар-казах катнаш үзенчәлекле телдә, ә күбесе традицион иске татар әдәби телендә язылган. Шагыйрь үзе "казах телендә" дигәннәрендә дә әнә шул әйтелгән татар әдәби теленең көчле йогынтысы күренеп тора".

Акмулла фаҗигале рәвештә һәлак булганнан соң аның каберенә шәех Зәйнулла Рәсүли тарафыннан куйдырылган әүвәлге ташның сурәте һәм андагы мәгълүмат шулай ук М.Госманов тырышлыгы белән генә тарихка кереп калды.

Ә "Асәр"нең 3 нче томында исә ул татар әдәбиятенең тагын бер күренекле вәкиле Дәрдемәнд турында да шактый бай материал табып ала. Ул үзенең бу табышлары хакында матбугатта әтрафлы мәкалә белән бергә, Акмулланың 2, Дәрдемәнднең 6 шигырен беренче тапкыр киң катлам укучы игътибарына тәкъдим итә.

Илдә үзгәртеп кору еллары башлангач, ниһаять, күренекле әдип, җәмәгать эшлеклесе Гаяз Исхакыйның да мирасы халыкка кире кайта башлады. Бу уңайдан М.Госманов әдипнең "Ике йөз елдан соң инкыйраз" әсәренең үз вакытында цензор Василий Смирнов тарафыннан төшереп калдырылган текстларын табып, матбугатта игълан итте. Ул язганча, беренче чиратта, цензор "китап авторының үз халкына ясаган иң кырыс кисәтүләрен йомшартырга, көчсезләндерергә" тырышкан. Икенче төркемне исә "болгар-урыс мөнәсәбәтләре"нә карый торган өлешләр тәшкил итә.

М.Госманов язучы, драматург, фольклорчы Нәкый Исәнбәт, әдәбиятче Рәшат Гайнанов, язучылар Аяз Гыйләҗев, Лирон Хәмидуллин, археограф Альберт Фәтхи, шагыйрьләр Равил Фәйзуллин, Разил Вәлиев һәм башкаларның тормышы һәм иҗат эшчәнлеге турында әтрафлы мәкаләләр язды. 2006 елда исә "Казан утлары" журналында "Гыйбрәтле язмышлар" дигән махсус цикл да башлап җибәргән иде. Ул анда, беренче чиратта, үзенең остазлары - әдәбият галимнәре Хәй Хисмәтуллин, Якуб Агишев, Мөхәммәт Гайнуллин, Хатип Госман, тәрҗемәче, библиограф, әдәбиятче, текстолог Рәис Даутов турында хатирәләрен яңартты, аларның рухи тормышыбызда тоткан урынын тәфсилле яктыртты. Шәхесләргә карата ихтирам һәм самими җылы хисләр белән язылган ул мәгълүматлар, тирән инануымча, киләчәктә әдәбият тарихын язганда ышанычлы чыганаклар була ала.

"Рухият" һәм "Җыен" нәшриятләрендә "Шәхесләребез" сериясендә нәшир, җәмәгать эшлеклесе, язучы Фатих Кәрими, тарихчы, публицист Газиз Гобәйдуллин, язучы, әдәбият галиме Гали Рәхим, әдәбиятче Габдрахман Сәгъди, тел һәм әдәбият галиме, педагог, публицист, җәмәгать эшлеклесе Җәмалетдин Вәлиди турында дөнья күргән китапларда (М.Госманов аларның фәнни мөхәррире дә иде) галим, бу зыялыларның күпкырлы эшчәнлеге белән бергә, аларның әдәби мирасы, татар әдәбияте белемен үстерүгә куйган хезмәте хакында да бәян итте.

Алманиядә, Эстониядә, Әстерхан якларында, Кытай Халык Республикасының Шенҗаң-Уйгыр автономияле районында, Болгариядә, Молдовада, Румыниядә, Төркиядә гомер итүче милләттәшләребез турында язучы Тәүфикъ Әйди нәшер иткән китапларны, шулай ук үзенә генә хас стиль белән анализлап, галим аларга югары бәя бирде.

Әдәби мирасыбызны барлау-туплау, аны гыйльми нигездә өйрәнеп янә халкыбызга кайтару юнәлешендә М.Госманов тарафыннан башкарылган бәрәкәтле эш 1963 елда Казан дәүләт университетында махсус археография экспедициясе оештырылу һәм ул аның җитәкчесе итеп билгеләнү белән дә бәйле. Хәзерге вакытта Казан федераль университеты фәнни китапханәсенең сирәк китаплар һәм кулъязмалар бүлегендә саклана торган "Кыйссаи Йосыф" (ике йөздән артык), "Кыйссаи Сәкам", "Кыйссаи авык", "Җөмҗөмә солтан" дастаны, "Нәһҗел-фәрадис", Әхмәт Ясәви, Бакыргани, Рабгузиның "Кыйссасел-әнбия," Мөхәммәдъярның "Төхфәи мәрдан", "Нуры содур" поэмалары, Габделҗәббар Кандалый, Габдерәхим Утыз Имәни, Гали Чокрый, Һибәтулла Салихов һәм башкаларның әсәрләреннән күп кенә күчермәләр турыдан-туры Миркасыйм ага катнашында үткәрелгән экспедицияләрдә җыйналган. Биредә андый әдәби ядкәрләрнең барысын да санап чыгу мөмкин түгел. Ә фарсы, гарәп, төрек телләрендәгеләре әле бөтенләй телгә алынмады.

М.Госманов фәнни һәм публицистик стильләрне берләштереп, фәһемле, мавыктыргыч итеп язу осталыгына ия иде. Галимнең әдәби мирасыбызны өйрәнүгә керткән өлешен бер мәкаләдә генә колачлап бетерү мөмкин түгел. Шуңа күрә бу юнәлештә эш татар әдәбияте тарихы турында язылачак хезмәтләрдә тагын да киңрәк яктыртылыр дип ышанасы килә.

Рәмил ИСЛАМОВ,
филология фәннәре докторы.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: