Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шәхесләребез

РУХИ МИРАС ХАДИМЕ

Котлыйбыз! Әнвәр Шәриповка 75 яшь "Бала үз төбәгендә яшәп иҗат итүче язучылар, шагыйрь­ләр, җырчылар, композиторлар турында мәгълүмат алмый икән, анда үз авылы яки шәһәре, үз республикасы, үз халкы белән горурлану хисе тәрбияләнми дигән сүз. Димәк космополитизм килеп чыга, ә ул милли тәрбияләүгә каршы юнәлдерелгән көч. Безнең халыкны бик авыр шартларга...

Котлыйбыз!
Әнвәр Шәриповка 75 яшь
"Бала үз төбәгендә яшәп иҗат итүче язучылар, шагыйрь­ләр, җырчылар, композиторлар турында мәгълүмат алмый икән, анда үз авылы яки шәһәре, үз республикасы, үз халкы белән горурлану хисе тәрбияләнми дигән сүз. Димәк космополитизм килеп чыга, ә ул милли тәрбияләүгә каршы юнәлдерелгән көч. Безнең халыкны бик авыр шартларга китереп куйган закон (мәгариф турында закон) булды бу. Аннан чыгу юлын һәрбер татар гаиләсе үзе табарга тиеш, чөнки безне, сайлау иреген чикләп, менә шундый язмыш алдына куйдылар. Суга ташладылар да, ничек телисең шулай йөз, диделәр".

(Ә.Шәрипов белән әңгәмәдән).


Әнвәр Мәгъдәнур улының тәрҗемәи хәле күп кенә чордашларының гомер юлына охшаш: авыр сугыш еллары, ачлы-туклы тормыш, әтисенең сугышта (1942 елда) һәлак булуы, гаилә йөген әнисе Маһипәрваз Габделгалим кызының тартуы... Янә бер мөһим факт: Әнвәр Мәгъдәнур углы әтисе ягыннан - шагыйрь Сирин Батыршин, әнисе ягыннан атаклы Туйкиннар нәселенә тоташа.
Әнвәр 1941 елның 9 октяб­рендә, Ютазы районының Кәрәкәшле авылында дүртенче бала булып дөньяга килә. Булачак әдәбиятчы галим дүртенче сыйныфка кадәр туган авылында укый. Аннан аларның гаиләсе Лениногорск районындагы атаклы Зәй-Каратайга күчеп килә. Биредә Әнвәр урта белем ала. Кечкенәдән үк сүз сәнгатен яраткан Әнвәр дә шигырьләр, мәкаләләр яза башлый. Алар район, республика газеталарында басылып чыга. Лениногорск каласында Шамил Бикчурин җитәкчелегендәге әдәби иҗат берләшмәсенең актив әгъзасына әверелә. Әдәбият белән мавыгу егетне 1960 елда Казан университетының татар филологиясе бүлегенә китерә.
Уку елларында Әнвәр тырыш, әдәби-гыйльми, иҗтимагый чараларда актив катнашучы студент буларак танылды. Матбугат битләрендә язмалары да күренеп торды. Нил Юзиев җитәкчелегендә Хәсән Туфан иҗатын тикшерүгә багышланган диплом эше дә югары бәяләнде.
1965 елда университетны тәмамлаганнан соң Ә.Шәрипов бер ел Ленинградта һәм Кавказ артында армиядә хезмәт итте. Биектау районында радиотапшырулар редакторы, «Татарстан яшьләре», «Татарстан кооператорлары» газеталарында журналист, Ютазы урта мәктәбендә укытучы булып эшләде. 1969-1972 елларда Әнвәр үзе укыган университетның татар әдәбияты кафед­расында профессор Хатип ага Госман җитәкчелегендә аспирантура узды. 1973 елда Утыз Имәни иҗаты буенча диссертация яклап, филология фәннәре кандидаты дигән гыйльми дәрәҗә алуга иреште. 1971-1978 елларда Ә.Шәрипов - Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм тарих институты хезмәткәре. Соңгы ун елдан артык вакыт эчендә ул - Алабуга педагогика институтында өлкән укытучы. 1990 елдан алып хәзергәчә Әнвәр Мәгъдәнур углы Чаллы педагогика инс­титутында эшли: доцент, профессор, декан, кафедра мөдире. 4 ел дәвамында укытучыларга өзлексез белем бирү Институтының проректоры вазифаларын да башкара. 2001 елда Казан дәүләт университетында докторлык диссертация яклый. Алабуга һәм Чаллы институтларында Ә.Шәриповның төп һәм даими алып барган курслары - «Борынгы һәм Урта гасыр әдәбияты», «XIX йөз татар әдәбияты», «Татар балалар әдәбияты». Ә.Шәрипов дистәләгән программалар, методик әсбаплар төзеп бастырды. Алабугада шактый еллар буе «Чулман» әдәбият-иҗат берләшмәсе белән җитәкчелек итте.
Ә.Шәрипов - барыннан да элек әдәбиятчы галим. Ул фәнгә Габдерәхим Утыз Имәнине (1754-1834) тикшергән хезмәтләре белән килеп керде. Ул Утыз Имәнинең кулъязмаларын барлап, үзара чагыштырып, энә күзеннән уздырып чыкты, әсәрләренең тәнкыйди текстын төзеде, тиешле шәрех-аңлатмалар бирде, авыр аңлаешлы урыннарын хәзерге телгә тәрҗемә итте. Болардан тыш ул шагыйрь иҗатының идея-
эстетик табигатен, элеккеге әдәби традицияләр, үз чоры белән бәйләнешләрен яктыртты. Ә.Шәрипов Утыз Имәни хакында диссертация язу һәм яклау белән генә чикләнмәде, аннан соңгы елларда да шагыйрь мирасын өйрәнү һәм пропагандалау эшен дәвам итте. Аның тарафыннан әзерләнеп, 1986 елда дөнья күргән 386 битлек Утыз Имәни әсәрләренең җыентыгы фәндә генә түгел, киң җәмәгатьчелек тарафыннан да зур вакыйга рәвешендә кабул ителде.
Ә.Шәрипов, - Утыз Имәнидән тыш, бүтән әдипләрне, әдәбиятыбызның җитди мәсьәләләрен дә өйрәнгән зат. Мәсәлән, ул Казан ханлыгы чоры шагыйре Кол Шәриф мирасын махсус тикшерде, 1977 елда кереш сүз, тиешле шәрех-аңлатмалар белән аның әсәрләрен бастырып чыгарды (Кол Шәриф. И күңел, бу дөньядыр). Узган гасырның 80 нче елларында Ә.Шәрипов Борынгы һәм Урта гасыр төрки-татар сүз сәнгатенең теоретик мәсьәләләре, аеруча жанрлар поэтикасы белән шөгыльләнә башлады. Шушы проблемаларга бәйләнештә Ленинград дәүләт университетында докторантура да узып кайтты, архив-китапханәләрдә эшләде, күренекле галимнәрдән консультацияләр алды. Бу эзләнү-тикшеренүләрнең нәтиҗәләре ахырда «Борынгы төрки һәм төрки-татар әдәбиятында шигъри жанрлар системасы» исемле хезмәт рәвешендә оешты һәм докторлык диссертациясе рәвешендә уңышлы гына якланды. Бу саллы монография 2001 елда Казан университеты нәшриятында аерым китап булып та басылды [Зарождение и становление системы стихотворных жанров в древнетюркской и тюрко-татарской литературе (VIII-XIV вв.)].
Ә.Шәрипов коллектив, академик хезмәтләр язуда да даими катнашып килә. Мәсәлән, алты томлык «Татар әдәбияты тарихы»ның беренче җилдендәге (1984) «XVIII йөзләр татар әдәбиятына күзәтү», «Габдерәхим Утыз Имәни», «Әдәби бәйләнешләр» бүлекләре аның тарафыннан әзерләнгән. 2014 елда дөнья күргән «Татар әдәбияты тарихы»ның беренче-икенче томнарында Ә.Шәрипов язган бүлекләр бар («Орхон-Енисей язмалары», «Борынгы уйгур язулы истәлекләр» һ. б.). Ул - «Татар энциклопедиясе»ндә басылган дистәләгән мәкаләнең авторы да.
Әйткәнемчә, Ә.Шәрипов мәктәп елларыннан бирле шигырьләр дә язгалый. Әсәрләре туган як, ата-ана, милләт, мәгариф, күренекле затлар, яшәү мәгънәсе... турында. 2006 елда Ә.Шәрипов үзенең шигырь-поэмаларын, җырларын (ноталары белән) «Кем идең син?» исеме белән аерым китап итеп тә чыгарды. Ул 2001 елдан бирле Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы.
Хатыйп МИҢНЕГУЛОВ,
профессор.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев