Мәдәни җомга

РУХИ ЧЫЛБЫР САКЧЫСЫ

Күренекле тел галиме, филология фәннәре докторы, Казан федераль университеты профессоры, остазыбыз Илдар Мәлик улы НИЗАМОВКА 80 яшь тула. Илдар Низамов исемен әйтүгә үк күз алдыма кечкенә генә, какча гәүдәле, кыска буйлы, ләкин төптән юан чыккан, ачык һәм нурлы йөзле, якты һәм акыллы карашлы, киң маңгаен тирән сызыклар бизәгән, төпле белемле,...

Күренекле тел галиме, филология фәннәре докторы, Казан федераль университеты профессоры, остазыбыз Илдар Мәлик улы НИЗАМОВКА 80 яшь тула.
Илдар Низамов исемен әйтүгә үк күз алдыма кечкенә генә, какча гәүдәле, кыска буйлы, ләкин төптән юан чыккан, ачык һәм нурлы йөзле, якты һәм акыллы карашлы, киң маңгаен тирән сызыклар бизәгән, төпле белемле, фәнни темаларга бәхәсләшергә яратучан, үз гыйльми принципларына үтемле төшендерүче, үз дигәненә сабыр гына ышандыручы татар галиме килеп баса. Тәүге күрешүләрдән үк аның сурәте хәтеремә шулай сеңеп калды. Кешеләр белән гади итеп, сөйләшә белеп сөйләшә ул, шул гадилеге белән тирә-юньдәгеләрне таң калдыра да инде. Башын һәрвакыт җил-салкыннан яки эсседән сак­лар. Җәен һәр көн кепка кияр, кышын исә чәшке бүректән, кайры туннан йөрер. Кайвакыт ул матур мыеклы татар картына охшап китә кебек, ә кайчак буеның тәбәнәклеге, үзенә генә хас йөреше белән мари картын да хәтерләтеп куя сыман. Шуннан соң Низамовлар нәселендә татарлашкан мариларның эзләре юктыр, геннары катнашмагандыр дип әйтеп кара син. Бәлки, бу фикер хакыйкатьтән бик үк ерак та түгелдер, чөнки Илдар Мәлик улы (Малик улы дигәнне һич яратмый) Мари Иле чигендә үк урнашкан Чишмәле Сап авылында (Әтнә районы) туып-үскән. Булдым мин ул авылда. Каралты-курасы төзек, капка-коймасы буялган, гаҗәеп күркәм татар авылында яши Илдар Низамов. Уң күршесе - Әтнә районы прокуроры, туганы. Ул ат ите ярата икән, ел саен тай алып үстерә, ди. Мин барганда да, прокурор утарында елкылдап торган тай чабып йөри иде.
...Моннан җиде-сигез ел элек караҗиләк (черника) җыярга беренче тапкыр барган идем. Илдар абый чакыруы буенча, әлбәттә. Бу урында искәртергә кирәк: ул һәр елны хезмәттәшләрен караҗиләккә чакыра:
- Аның күзгә файдасы күп. Көн дә бер аш кашыгы ашыйм. Шушы яшькә кадәр күзем яхшы күрде, Аллаһка шөкер.
Җәйнең эссе бер көнендә Илдар абыйның йорт-нигезенә туган авылым Гөберчәктән килеп төштем, ниһаять. Хуҗа һәм хуҗабикә якты йөз белән каршы алды. Чәй өстәле янына утырганчы ук әти-әниемнең күчтәнәчләрен бирдем. Хәл-әхвәл сорашып, шактый гәпләштек. Дога кылып, чәй өстәленнән кузгалгач, Илдар абый безне - мине, хатыны Мөсфия апа белән тагын бер күрше апаны - ак "Нива" машинасына утыртып, биш чакрым ераклык­тагы мари урманына ялт кына илтеп тә куйды. Рәхмәт яугыры, өстендәге пинҗәген (ул явыз черкиләрдән сакланыр өчен бик кирәк булды!) миңа калдырып, үзе балык тотарга кайтып китте. Биш сәгатьтән әйләнеп килермен, диде.
Урман эчендәге сазлыклы җир акрын гына селкенә, сулый шикелле. Әйтерсең лә аяк астыңда җиләкле, зәңгәрсу алан салмак кына тирбәлә. Бераз саз исе аңкый. И, җиләк инде, җәмәгать! Караҗиләк бик күп, аны җыеп бетерә торган түгел хәтта. Мари черкиләре белән сугышып аргач, караҗиләкне җыю осталыгым әллә ни булмаса да, хуҗа билгеләгән вакытка биш литрлы чиләкне тутырып өлгергән идем. Маһир, оста җиләкче Мөсфия апалар исә унар литрлы су чиләкләрен тутырганнар иде.
Җиләктән арып-талып кайткач, кичен Илдар абый белән татар мунчасы кердек. Сары мәтрүшкә, имән яфраклары кыстырып бәйләгән каен миллеге белән рәхәтләнеп чабындык. Мунча чыккач, караҗиләк кайнатмасы белән бик тәмләп, тирләп-пешеп зәңгәр мәтрүшкәле чәй эчтек. Бакчасында кара бөрлегән белән кушып үстерелгән кура җиләгенең татлы җимешен ашатты, киткәндә үсентесен дә биреп җибәрде. Аннары күрше мари авылына барып, миңа бер чиләк җиләкне ул чакта 1000 сумга сатып алган идек. Әле иртәгесен балыкка барырга дип кармакларны да карап куярга онытмадык.
...Татарның бөек шәхесе Нәкый Исәнбәт Илдар абыйның әтисе - укытучы Мәлик абзый белән сугышка кадәр танышкан, бик дус булганнар икән. 1940 елда оештырылган фольклор экспедициясе вакытында Нәкый ага аларның Чишмәле Саптагы өендә яшәгән. Димәк, Исәнбәтнең көчле рухы, галимлеге Илдар абыебызның күңеленә сабый чактан ук сеңеп калган.
Илдар Низамовның иҗади, фәнни эшчәнлеге киң колачлы. Ул Казан елга техникумын тәмамлагач, Башкортстанга эшкә җибәрелгән. Агыйдел елгасының бер тармагы Караиделдә кечкенә генә пароходта ерак пристаньнәргә халык йөрткән. Аннары 1918 елдан бирле чыгып килә торган, баш редактор булып Таһир Ахунҗанов эшләгән 1960 елларда абруе бөтен татар матбугаты дөньясында нык үсеп киткән "Кызыл таң" газетасында иҗат эшенә чынлап торып керешеп китеп, унике ел буе эшләгән. (Ул заманда басманың тиражы 110 меңнән артып киткән.) Кыскасы, Илдар абый Башкортстанны айкап-чайкап йөрү, җентекле өйрәнү бәхетенә ирешкән. Шунда университетның татар теле бүлеген укып тәмамлаган, гаилә корып җибәргән. Ләкин Уфада бер китабын да татарча бастыра алмаган. Тора-бара баш редактор Шәмси Хамматов, аның урынбасары Флорид Әгъзамов, сәнгать бүлеге мөдире Гарәф Шәрәфетдинов кодалавы буенча Казанга күчеп кайткан. Шул җитәкчеләр кул астында "Социалистик Татарстан" газетасында җиң сызганып эшли дә башлаган. Нефть төбәкләрен, Чаллы, Түбән Кама төзелешләрен ул алар җитәкчелегендә "үзләштергән".
И.Низамовны, Мәскәүдә ике ел укып кайткач, Татарстан китап нәшрияты директоры Гарәф Шәрәфетдинов иҗтимагый-сәяси әдәбият редакциясенә мөдир итеп чакырткан. Яңа ниятләр белән эшләп киткән ул. "Абыйлык-туганлык сыйфатларын үзе белән аралашкан һәркемгә диярлек йоктыра, тойдыра килгән" җитәкчесе, остазы, якын, тугры дусты Гарәф Низаметдин улы Шәрәфетдинов кул астында унбер ел бергә хезмәт куйган.
1987 елда ул Казан дәүләт университетына, журналистика бүлегенә даими эшкә күчкән. 1985-1990 елларда филология факультеты деканы булып эшләгән Флорид Әгъзамов аны журналистика кафедрасына милли кадрлар әзерләү өчен чакырган. Һәм Илдар Мәлик улы укыту мәшәкатьләренә, фәнни эшкә баш-аягы белән чумган.
И.М.Низамов - Казан (Идел буе) федераль университеты профессоры. Халыкара, Бөтенроссия, вузара, төбәкара, рес­пуб­лика фәнни-гамәли конференция­ләрдә татар терминологиясе­нең үзенчәлекләре, татар телендә тропларның кулланылышы турында төпле докладлар да укый. Фәнни җәмәгатьчелек, студент-аспирантлар, бакалавр­-магистрлар өчен язылган дистәләрчә китап-дәреслекләре дә, күпсанлы укыту программалары да Казан университеты, "Идел-Пресс", "Мәгариф" һәм Татарстан китап нәшриятларында һәр елны диярлек дөнья күрде: "Ничек әйтергә? Ничек язарга?" (1990), "Уем - тел очында..." (1995), "И туган тел..." (1998), "Татарская речь" (2002), "Риторика" (2005), "Татар социолингвистикасы" (2006), "Ярдәмең берлән синең..." (2008), "Гази Кашшаф - язучы-журналист, педагог, галим" (2008), "Татар социолингвистикасы хәрәкәттә" (2011), "Татарча әдәби редакцияләү" (2012), "Остазларым, шәкертләрем" (2012), "Нәфис сүз осталыгы" (2013)...
Яраткан кафедрабызның чираттагы утырышы бара. Татар журналистикасы кафедрасының мөдире профессор Васил Гарифуллин безгә, яшь галимнәргә, карап елмая һәм болай ди:
- Илдар абыегыздан үрнәк алыгыз. Ул ел саен бер уку кулланмасы язып өлгертә.
Илдар Мәлик улы тормышта бик чая, актив кеше. Хәрәкәттә бәрәкәт дигән халык әйтемен исендә тотып, ул һич тиктормас, һәрчак эшләр, компьютерда көн саен нәрсәдер язар. Аның мөхтәрәм исеме матбугатта да еш күренә. Әйтергә кирәк, "Мәдәни җомга" газетасының "И туган тел..." кушымтасын унбиш ел буе әзерләп килде. Практик журналист, тел белгече буларак, туган телебезне кайгыртып язган актуаль фәнни-публицистик мәкаләләре газета-журналларда даими чыгып тора. Мәсәлән, аның "Чиләгенә күрә капкачы..." мәкаләсендәге (М.Җ., 2016 ел, 10 июнь) кыю фикерләре дә уйландырырлык. Язмаларын гел укыйбыз, фикер алышабыз. Коллегалары, студентлары белән конструктив бәхәсләшә, гомумән, фәнни бәхәсне ярата ул.
Аның йомшак тавышын "Татарстан" радиосыннан да ишетергә мөмкин. Халкыбызның атаклы профессоры Вахит ага Хаков шәкерте буларак, остазының моннан 45 ел элек оештырып җибәргән "Тел күрке - сүз" радиотапшыруын бүген Илдар Низамов уңышлы дәвам итә. Радиоэфирда ана телебез язмышы, туган телдә алынмалар кулланылышы, яңа сүзләр, терминнар, төшенчәләр ясалышы хакында мөһим чыгышлар ясый. Димәк, рухи чылбыр өзелми.
Илдар Низамовка гаделлек, тыйнаклык, иҗади активлык кебек сыйфатлар хас. Ул - безнең өчен остаз да, акыллы киңәшче дә. Кафедрада аеруча соңгы елларда күбәеп киткән тынгысыз проблемалар каршында нишлик дип кайчак аптырап калганда, безгә Илдар абыйның акыллы киңәшләре ярдәм итә. Галим һәм педагог, уңган-булган Илдар Мәлик улы башкаларга да үрнәк кеше.
Зирәк халкыбыз: "Тел күрке - сүз, кеше күрке - йөз", - дип әйтмешли, Илдар Низамовның да татар тел белемендә, милли журналистикада үз йөзе, үз стиле, үз урыны бар.
Илһам ФӘТТАХОВ, филология фәннәре кандидаты, КФУ доценты.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: