РӘНҖЕТМИ ТОРГАН ШЕЛТӘЛӘР
Татарстан Фәннәр академиясе президенты, Татарстан хөкүмәте рәисенең беренче урынбасары, партия өлкә комитетының мәдәният һәм фән бүлекләре мөдире, республика газетасы баш мөхәррире, академик, язучы, берничә чакырылыш Татарстан Югары Советы депутаты... Мансур Хәсән улы Хәсәнов - республика мәдәнияте, фәне, идеология эше штурвалын гомере буе үз кулларында тоткан затлы шәхес. Хакимият структуралары тормышын...
Татарстан Фәннәр академиясе президенты, Татарстан хөкүмәте рәисенең беренче урынбасары, партия өлкә комитетының мәдәният һәм фән бүлекләре мөдире, республика газетасы баш мөхәррире, академик, язучы, берничә чакырылыш Татарстан Югары Советы депутаты... Мансур Хәсән улы Хәсәнов - республика мәдәнияте, фәне, идеология эше штурвалын гомере буе үз кулларында тоткан затлы шәхес. Хакимият структуралары тормышын эчтән белгән, зур абруйга ия бу могтәбәр зат белән күренекле галимнәр дә, классик язучылар да, композитор, рәссам, артистлар да киңәшләшә иде.
Миңа, мәдәният министры урынбасары, республика газетасы һәм әдәби журналның баш мөхәррире булып эшләгән кешегә, берничә дистә ел буе аның белән якыннан аралашырга һәм хезмәттәшлек итәргә, аның тормыш мәктәбен үтәргә туры килде.
Мәдәният министрлыгында эшләгәндә, урынбасар буларак, миңа күп төрле чараларда катнашырга, Фигаро кебек, Татарстан буенча яшен тизлегендә хәрәкәтләнергә кирәк иде. Ә министрлыкта нибары бер генә җиңел машина - министрныкы. Шунлыктан мин еш кына театрлар яки филармония машинасыннан файдаланырга мәҗбүр идем. Бу исә кемгәдер ошамаган, һәм минем өстән язылган күпсанлы аноним шикаятьләрнең барысы да ул чакта ТАССР Министрлар Советы Рәисенең беренче урынбасары булган Мансур Хәсәнов өстәленә җыелган. Ул мине Кремльдәге кабинетына чакыртты, хәл-әхвәл сорашты. Мин аңа Казан, Әлмәт, Бөгелмә, Минзәлә театрлары турында тәфсилләп сөйләп бирдем. Ул игътибар белән тыңлый, нәрсәдер язып та куя. Аннары Илһам Шакиров, Әлфия Афзалова, Вафирә Гыйззәтуллина, Эмиль Җәләлетдинов белән кызыксына. Мин аларның уңышлы концерт эшчәнлеге хакында сөйлим. Мансур Хәсәнов исә мине мәгълүматсызлыкта гаепли. Уфадан шылтыратып, Илһам Шакировтан зарланганнар икән. Башкортча җырлавын үтенгәч, ул, "Татар җыры да, башкорт җыры да бертөрле инде", дигән. Димәк, башкорт мәдәниятенең үзенчәлекле булуына күләгә төшергән.
- Шунлыктан мин сиңа шелтә белдерәм. Телдән. Ә Илһам хаклы түгел. Син аны чакыр һәм бу турыда аңлат, - ди, көлә-көлә, Мансур Хәсән улы.
Аннары исә миңа рәттән икенче, бу юлы инде катгый шелтә белдерә - театрлар автотранспортыннан файдаланган өчен. Мондый шелтәләрне мин аңардан бик күп алачакмын әле.
1985 елда Нурихан Фәттах "Казан утлары" журналына үзенең "Фест дисбесе" исемле кулъязмасын китерде. Ул Крит утравында табылган әлеге дисбедәге язмалар төрки телдә, дип раслый иде. Бәлки, бу чыннан да зур фәнни ачыштыр, дип мин кабат Мансур Хәсәнов янына ашыктым. Аның киңәше буенча Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм тарих институтына мөрәҗәгать иттем. Алар әлеге фаразның фәнни яктан ышанычсыз булуын хәбәр иткәч, Хәсәнов профессор Диләрә Тумашева фикерен сорарга кушты. Ул исә әлеге әсәрнең әдәби журналда басылуы фәнгә бернинди дә зыян китермәячәгенә инандырды. 1985 елның май санында "Фест дисбесе" басылды. Мансур Хәсән улы хаклы булып чыкты - бернинди фәнни сенсация дә купмады. Бәлки, материалны чыннан да рус яки инглиз теленә тәрҗемә итеп, гыйльми журналга тәкъдим итәргә кирәк булгандыр?
Үткән гасырның 80 нче еллары азагында кабат Гаяз Исхакый иҗаты белән кызыксыну уянды. Мин ул елларда профессор Ибраһим Нуруллин белән еш очраша идем. Ул исә Исхакый әсәрләренә мөкиббән, аның иҗатын татар әдәбияты таҗындагы зур бриллиантка тиңли иде. Мин мөһаҗир язучының 60 нчы елларда яшерен типографиядә басылган "Өч хатын берлән тормыш" пьесасын кабат укып чыктым, кайчандыр миңа Гаяз Исхакыйның революциягә кадәр басылган китапларын күрсәткән Бакый Урманче белән киңәшләштем. Ибраһим агадан Исхакый турында мәкалә-белешмә яздырып алып, тагын М.Хәсәнов янына киттем.
Мансур Хәсәнов - әдип Галимҗан Ибраһимов иҗатын тирәнтен өйрәнгән галим. Ул үзе дә рухы һәм интеллекты белән бөек классикка охшаган иде. Һәрчак бик зәвыклы һәм затлы киенгән, модалы күзлектән, киң маңгайлы, ерактан кырыс кебек күренсә дә, якыннан караганда бик аралашучан, шат күңелле кеше ул. Бик шәп яңгыравыклы баритон тавышка да ия, атаклы классик оперетта арияләрен дә башкара ала. Партия өлкә комитетының идеология бүлеге секретаре Мурзаһит Вәлиев һәм Мансур Хәсәнов үзләре оештырган кабул итүләрдә икәүләп И.Кальман оперетталарыннан арияләр, еш кына Рөстәм Яхинның "Оныта алмыйм" романсын башкара иде. Аннары кунакларга республиканың музыкаль культурасы, татар халкының күп гасырлык әдәбияты һәм сәнгате, аның тарихы хакында сөйлиләр. Алар икесе дә татар мәдәниятен бик шәп белә, аның белән горурлана, татар сәнгатен автоном республика түгел, бәлки һәрвакыт союздаш җөмһүриятләр казанышлары белән чагыштыра, аларда СССРның халык артистлары, Дәүләт премияләре лауреатларының күплегенә, ә бездә булмавына хафалана иде... Һәм, алар тырышлыгы белән, бездә дә СССРның халык артистлары Фуат Халитов (1975), Шәүкәт Биктимеров (1977), Азат Аббасов (1977), Габдулла Шамуков (1980), Марсель Сәлимҗанов (1984), Рөстәм Яхин (1986), СССР Дәүләт премиясе иясе Ринат Таҗетдинов, РСФСР Дәүләт премиясе ияләре Туфан Миңнуллин, Фасил Әхмәтов, Аяз Гыйләҗев пәйда булды.
Ә менә җырчы Фәхри Насретдиновка СССРның халык артисты исеме бирелми. Ул елларда әлеге югары исемне дәгъвалаучы җырчы Мәскәүдә концерт куярга тиеш була. Шундый концерт оештырыла, дөнья классик операларыннан иң катлаулы тенор партияләре кертелгән программа Казанда раслана. Ә концертта исә Фәхри Хөсәен улы, беркем белән дә килешеп тормыйча, татар халык җырларын һәм татар композиторлары әсәрләрен генә башкара. Комиссия, мондый эстрада репертуарлы опера җырчысына югары исем бирергә ярамый, дигән карар чыгара. Беренче тапкыр Мәскәү Татарстан үтенечен кире кага. Ә СССРның халык артисты исеменә чираттагы кандидат Илһам Шакиров була. Һәм, данлыклы җырчының татар җырларыннан гына төзелгән репертуары кабат ризасызлык тудырыр дип, Илһам документларын Мәскәүгә җибәрми торырга булалар...
Ярый, Гаяз Исхакыйга әйләнеп кайтыйк. Мин Мансур Хәсәновтан "Казан утлары" журналында язучының бер хикәясен бастыруга ничек каравын сорыйм. Ул Г.Исхакый турында И.Нуруллин язган белешмәне бик җентекләп укып чыга да, галим мәкаләсе белән язучы хикәясен икесен бер санда бирергә кирәк, дигән фикерен әйтә. Бу 1989 ел иде. Июньдә И.Нуруллинның "Макталган һәм тапталган әдип" мәкаләсе һәм Г.Исхакыйның "Башкорт бәхете" хикәясе басылып та чыкты. Бу - мөһаҗир язучы әсәренең Октябрь революциясеннән соң илдә беренче тапкыр басылуы иде. Бер ай вакыт үтте. Журналның 78 меңлек тиражы илнең ерак почмакларына кадәр барып җиткәч, мине кабат Мансур Хәсәнов янына чакырттылар. Тагын шикаять бар икән. Янәсе, мин "Башкорт бәхете" хикәясен, бу милләтне түбәнсетер өчен, махсус бастырганмын. Башкортстан өлкә партия комитетыннан шулай дип шылтыратканнар. Шуңа Хәсәнов мине кабат телдән катгый шелтә белдерергә дип чакырткан икән.
- Татар язучысы һәм нәширенә башка халык вәкилләрен тәнкыйтьләгәндә саграк булырга кирәк... Башка милләтләр хакында хөрмәт белән язу зарур... Г.Ибраһимовның "Казакъ кызы"н исеңә төшер әле. Искиткеч бит! Казах халкына никадәр ярату хисе белән сугарылган ул!.. Әлбәттә, әгәр "Башкорт бәхете"н башкорт язучысы язып, "Агыйдел" журналы бастырса, бернинди сорау да тумас, кемнедер шелтәләргә дә мәҗбүр итмәсләр иде, - дип аңлата миңа Мансур Хәсәнов.
Әмма, ничә тапкыр чакырып та, миңа бер генә тапкыр да язмача шелтә белдермәде бугай.
Ренат ХАРИС,
Татарстанның халык шагыйре.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев