Рифат Сәлах: Талантсызлар, көнчелек сәбәпле, волокита ясый башлый, сәяси уен уйный
27 мартта Татарстан Язучылар берлеге корылтае узачак, яңа срокка рәис сайланачак.
- Язучылар берлеге рәисе көчле шәхес, талантлы язучы яки шагыйрь булырга тиеш. Талантсызлар, көнчелек сәбәпле, волокита ясый башлый, сәяси уен уйный. Ә талантлы кеше һәрвакыт фикерен әйтә, эшне төгәл алып бара.
Аның беркемгә дә үзенең яхшырак икәнен исбатлыйсы юк. Рәис кеше язучыларга тел-теш тидертмәскә, язучылар мәнфәгатен кайгыртырга, алга карап эш итәргә тиеш, – ди ул.
Язучы һәм шагыйрьләрнең күзаллаулары, фикерләрен туплап, «Интертат» сайты өчен Гөлнар Гарифуллина язды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев