Мәдәни җомга

Режиссёр юбилее һәм инкыйраз

Фаил әфәнденең түземлегенә һәм үҗәтлегенә сокланмыйча булмый

6 март кичендә Чаллы татар драма театрында әлеге коллективның сәнгать эшчәнлеген тәүге көненнән башлап җитәкләгән режиссер Фаил Ибраһимовның 70 яшьлек юбилее үткәрелде. Казандагы театрлар аның иҗат алымнарын бик еш күрмәсә дә, Фаил әфәнде Кама аръягындагы Чаллы, Минзәлә, Әлмәт, Түбән Кама театрларының һәммәсендә елына яки ике елга бер булса да спектакльләр куеп яшәде. Ә аның яшәү миссиясендә иң мөһиме – 1990 елда ул Чаллы каласында өр-яңа драма театры коллективы оештыра алды һәм 30 ел буена төбәк тамашачыларын яңадан-яңа иҗат әсәрләре белән сөендерде.


Әле дә күз алдында: милли азатлык рухы белән уянган Чаллы шәһәрендәге бер меңгә якын кеше кояшлы сентябрь көнне Автозавод район комитеты бинасы янына җыйналды. Татар милләтенә дә Чаллыда үз театры кирәклеге турында чыгышлар яңгырагач, халык төркеме, ташкындай булып, райком бинасының ишекләренә һәм тәрәзәләренә ябырылды. Эчкә инде әллә кайчан милиция хезмәткәрләрен чакырып китергән булсалар да, ярсыган халык ишек һәм тәрәзәләрне каерып түргә узды. Кай арада хәбәр иткәннәрдер, бинага райком секретаре үзе килеп җитте. Хатын-кызларның чая чагы иде, дүрт-бишесе, муенына аскан кашнесы белән чорнап, райком секретарен буа ук башлады. Һәр якта бер үк төрле шигарь, бер үк таләп:

– Татар халкы үз театрына лаек. Без райкомнан чыгып китмәячәкбез. Яңа сарай төзеп биргәнче, театр шушы бинада булса да эшли башлаячак!

Җитәкчеләр ул вакытта әле халык таләбен санлый белә иде, шул атнада ук диярлек Автозавод район комитеты бинасын татар театрына бирү турында махсус карар чыкты. Театрны оештыру һәм коллектив туплау бурычы Фаил Ибраһимов җилкәсенә ятты...

Утыз ел гомер эчендә Чаллы театры ким дигәндә йөз иллегә якын спектакльгә премьера ясады, репертуарны баету өчен куйганнарын да исәпкә алсаң, ике йөз илле чиген дә үтеп китәр, ахры. Театрның труппасында артистлар күп түгел, алар 35 чамасыннан артмый. Күпчелеге – яшьләр. Алар театр сәхнәсеннән тыш әле шәһәрдә узган бер мәдәни чарадан да читтә калмый, Тукай бәйрәме, Яңа ел, Сабантуй, Татарстан көне, Җиңү бәйрәме яки Кышны озатумы – һәммәсендә әле теге, әле бу әдәби герой булып катнаша, күп очракта Сабантуй сәхнәсен дә алар тота. Ләкин ни галәмәт: туктаусыз алышынып торган хакимнәрнең берсе генә дә яшь театр артистларына фатир бирергә ашыкмый, һәрберсенә үз күлмәге, үз дуслары, үз кесәсе якын. Ә нәтиҗәсе: утыз ел эчендә ничәмә-ничә яшь артист, хәтта гаиләлеләр дә, Чаллы каласын калдырып, башкалага китте, үзен кадерләгән коллективлар тапты. Ә кемнәрдер элмәккә үк менде...

Фаил әфәнденең түземлегенә һәм үҗәтлегенә сокланмыйча булмый. Һәрбер артист үзенә төп рольләрне таләп иткән чакта түзеп торулар да җиңел булмагандыр. Әмма утыз елдан артык гомер буе Чаллы театрын барыбер яшәтте, барыбер дөрләтте бит. Артистлары байрак күтәреп йөрмәсә дә, театр каладагы милли рух һәм милли көрәшнең бер үзәге булды. Коллективта Инсаф Фәхретдинов, Булат Сәләхов, Гөлүсә Гайнетдинова, Энҗе Шиһапова, Рафил Сәгъдуллин, Раушания Таһирова, Рәфыйк Юнысов... кебек халык мәхәббәтен казанган артистлар өлгерде. Ләкин ничек кенә яшермә яисә дәшмичә түз, Чаллы каласында сәнгать әһелләрен уч төбенә күтәреп йөртмәделәр. Туктаусыз алышынган шәһәр хакимнәре Чаллы каласына өч көнгә кунакка килеп киткән Мәскәү кунакларына, банк хуҗаларына, төзелеш идарәләре башлыкларына “КамАЗ төзелеше ударнигы”, “шәһәр алдындагы казанышлары өчен”, “мактаулы граждан” дигән бүләкләр өләште. Шәһәр урамнарының яртысы диярлек әле үзләре исән чагында ук орден-медальләр, зур-зур премияләр алырга, коттеджлар салырга өлгергән төзелеш башлыклары исемнәрен йөртә. Байтагы Чаллыны ташлап киткәннән соң башка җирләрдә дә җитәкчеләр һәм депутатлар булды. Тик аларның сыңарын да Сөләйман солтан чорында бер Истанбулда гына түгел, хәтта София белән Бухарест калаларында да кабатланмас мәчет, сарай, күперләр төзеп, бүген дә бар җиһанны сок­ландырган атаклы мигъмар Синан янына куеп булмый. Аннары Җир шарындагы бер генә каланы да фәкать төзүчеләр кулы гына төземи, аның яшәешенә театрлар, музыкаль ансамбльләр, язучылар, артистлар, мөгаллим һәм тәрбиячеләр җан өрә. Чаллы урамнары да безнең халык мәңге сагыначак Илһам Шакиров, Әлфия Авзалова, Туфан Миңнуллин, Шәүкәт Биктимеров, Садри Максуди, Һади Атласи, каһарман Батырша... исемнәрен йөртә алыр иде...  

Хезмәттәшебез һәм илһам­дашыбыз юбилеена, бернигә карамыйча, язучы-драматурглар, күрше кала режиссерлары һәм артистлар да бик күп килгән иде. Фаил әфәндене сәхнәдә Татарстан Язучылар берлегенең яңа рәисе Ркаил Зәйдулла, “Мәдәни җомга” газетасының баш мөхәррире Вахит Имамов, әдәбиятыбыз аксакалы Рабит Батулла, драматургларыбыздан Мансур Гыйләҗев, Рәдиф Сәгъди, Хәбир Ибраһим, Фаил әфәнденең бертуган энесе, шагыйрь Мөхәммәт Мирза (Илфак Ибраһимов), Актаныш якташлар җәмгыятенең Чаллы каласындагы рәисе Фәнис Газетдинов, Чаллы шәһәренең мәдәният идарәсе башлыгы Румил Кәрәмиев, театрның яңа баш режиссеры Олег Кинҗәгулов, Әлмәт һәм Минзәлә театры җитәкчеләре, артистлар котлады. 

Кичәнең икенче өлешендә язучы Ягсүф Шәфыйковның “Хуш, Агыйдел” әсәре буенча Фаил Ибраһимов сәхнәгә куйган спектакльне күрсәттеләр. Безнең режиссерлар “татарда драматурглар юк, сәхнәгә мендерердәй спектакльләр җитми”, дип зарланырга ярата, шулай гаепләү угын язучылар тарафына борып, үз сүлпәнлекләрен акларга тырышалар. Ә Фаил әфәнде, әнә, бер дә “алма пеш, авызга төш”, дип көтеп утырмаган, Ягсүф абый әсәрен күңелләрне тетрәндерерлек дәрәҗәдә сәхнәгә мендергән бит.

ГЭС төзибез, халык хуҗалыгына электр энергиясе бирәбез, дигән шигарь астында йөзәрләгән авыл халкын гасырлар буе яшәгән җирләреннән куып җибәрү кебек дуамаллык хакында байтак укыдык без. Кешеләрне гаиләләре, авыллары белән кубарып җибәрделәр, ә хөкүмәт тарафыннан болай да шыр хәерче хәлендә яшәгән халыкка күзгә кырып салырлык кына ярдәм өләшенде. Елгырраклар һәм югарыдан ярдәм күрсәтерлек “йөнтәс куллы” туганнары булганнар йорт-хуҗалыкларын күрше авылларга, су басу куркынычы янамаган калкулыкларга күчереп сала алды. Ә дәүләт яки туганнары тарафыннан ярдәм күрмәгән “кара халык”ка йорты белән мунчалары өчен өчәр яисә бишәр мең тәңкә (“Запорожец” бәясе) күләмендә генә хәер өләштеләр. Хуҗалыкларны күчереп салу өчен бик санаулы гына көннәр билгеләнгән иде, аннары күктән гарасат төшкәндәй, өстәге оешмалар әмере яңгырады да, авылларны ике башыннан да ут төртеп яндырдылар. Юкка чыккан авыллардагы халыкның күпчелеге калаларга барып сыенды, ришвәт хакына җир участок­лары булдырды, “Запорожец” бәясе күләмендәге дәүләт сәдакасына йортлар тергезде. “Түбән Кама ГЭСы төзелә”, дигәннән соң гына да Ык, Сөн, Агыйдел, Минзәлә, Иж, Чаж... елгалары тамагындагы йөзәрләгән авыл юкка чыкты. Татар үлмәде-үлүен, әмма урыслашты. Нәкъ Ягсүф абый үз повестенда язганча, татар ир-егетләренең өчтән бере калалардагы балалы марҗаларга йортка барып керде. Хуҗалыгын тартты, сынатмады алар, ләкин сыңары гына да марҗа хатынының баласыннан татар тәрбияләп үстерә алмады, татар менә шул рәвешчә дә милләт инкыйразын якынайтты.

Ә ул хәвефнең ничәмә-ничә дистә еллар буена һаман киткәне һәм кимегәне юк. Мәскәү кубызына биюче түрәләрнең урыс-татар мәктәпләре ачып, анда татар балаларын “мягкое вхождение в рынок” рәвешендә чукындыра башлаулары гына җитмәгән, әнә, хәтта чип-чиста татарныкы булган Актаныш районында да “грамоталы, дипломлы” ата-ана белән мөгаллимнәр балаларны татар телендә укытуга каршы чыга. Бу “грамота” ияләре шул адымнары белән үзләренең газиз әти-әниләреннән баш тартуын да, балаларын әби-бабалары каберенә зиярат кылудан мәхрүм итүләре турында да уйлап бирми. Балаларын урысча укытсалар, алар кеше була, имеш. Өстәвенә, әле урыс-инглиз мәктәбенә дә бирсәләр, балаларына чит илләргә дә юл ачыла икән. Ләкин берсе генә дә уйлап карый белми: Европаның яки Американың бер илендә дә, сыңар гына татар баласының да банк яисә завод хуҗасы, Лиссабон йә Парижның баш табибе, андагы армияләрдә генерал йә маршал була алганы юк бит әле. Һәм була алуы да бик икеле. Французлар яки алман җәмгыяте урыс иленнән борын сузган килмешәкләргә бөтенләй мохтаҗ түгел! Татар милләтенең соңгы йөз елда Садри Максуди, Йосыф Акчура һәм Гаяз Исхакый дәрәҗәсендәге титаннарны үстерә алганы юк, димәк, адәм баласына “чит-ят җирдә солтан булганчы, үз илеңдә олтан булып”, үз кетәклеген ташламыйча яшәү хәерлерәк. 

Ә инкыйраз, бугазга басып, һаман якыная. Ниһаять, президентыбыз тарафыннан да “саф татар мәктәпләре ачмасак, безнең телгә үлем куркынычы яный”, дигән фикер яңгырады. Ленинның “ил белән кухаркалар да идарә итәчәк”, дигән саташулы сүзләреннән күкләргә ашмыйча, үзебезнең хәсрәт тулы ватан туфрагында балаларны татар итеп үстерү, милләтне баету хакына көрәшергә кирәк. Безнең газиз әти-әниләребез итәкләрендә Маруся йә Иваннарны үчтекиләп үстермәгән, әби-баба рухын сак­лап яши белгән, ә без әби-баба яки әти-әнидән дә баш тартырга тиеш буын түгел!

И.БАЙСАРОВ. 


 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: