Мәдәни җомга

РЕФЕРЕНДУМ

Татарстанның дәүләт статусы турында референдум үткәрер­гә дигән карарны Югары Советыбыз бер ай алдан - 21 февральдә кабул итте. Референдум Татарстанда үтте, ләкин ул бөтен татар дөньясын уятты. Референдум бер көн, төгәле, 16 сәгать барды. Ә аның татар язмышына, Татарстан язмышына тәэсире, бәлки, мәңгелек белән исәпләнер. Россиянең элекке автономия­ләре азатлыкка ирешүнең...

Татарстанның дәүләт статусы турында референдум үткәрер­гә дигән карарны Югары Советыбыз бер ай алдан -
21 февральдә кабул итте.
Референдум Татарстанда үтте, ләкин ул бөтен татар дөньясын уятты. Референдум бер көн, төгәле, 16 сәгать барды. Ә аның татар язмышына, Татарстан язмышына тәэсире, бәлки, мәңгелек белән исәпләнер.
Россиянең элекке автономия­ләре азатлыкка ирешүнең төрле юлларын сайлады. Күпчелеге Ходай һәм Мәскәү ни бирер икән дип көтте. Чәчәнстан-Ичкерия югалтулар тулы кораллы көрәштә ныклыгы белән таң калдырды. Татарстанның юлы җиңүләр һәм чигенүләрдән торган тыныч көрәштән гыйбарәт. Ә җиңүләребезнең иң олысы - референдум.
«Референдум», «плебисцит» кебек сүзләрне белмәсә дә, татар үз язмышын үзе хәл итү турында күптәннән хыялланган. Бу хыялның башын табу өчен референдум көненнән 5273 ай артка чигәргә кирәк.
«...Казанлылар Ядкәр ханны биек бер таш өстенә менгезеп, урыслардан беразга булса да орыштан туктап торуларын үтенде... Казанлылар урысларга карап: «Безнең Йортыбыз, шулай ук ханнарыбызның утрагы булган олуг шәһәребез бар булып торган чагында, үзебезнең ханыбыз һәм Йортыбыз өчен соңгы чиккә чаклы орыштык. Менә хәзерендә исә ханыбызны сау буларак сезгә тапшырабыз... Калганнарыбыз исә сезнең белән актык савытны (үлем) эчәр өчен киң яланга чыгабыз», - диде.
Ханыбыз исән булса, йортыбыз - дәүләтчелегебезне тергезү өмете дә исән булыр - бабаларыбыз шуңа исәп тоткан, күрәсең. Ләкин каршы як бу өметне тиз кисә. 1553 елның февралендә Ядкәр хан Мәскәү суы бәкесенә чумдырылып, аннан Симеон атлы христиан кешесе булып чыга...
Бабаларыбыз, юк өметне бар итеп, соңгы көчләренә хәтле - тагын дүрт ел буена тартыша әле. Алар хәтта мәмләкәтнең киселгән башын ялгауга да ирешә: ханлыкның Идел буенда тергезелгән яңа мәркәзендә Сөембикәнең бертуганы Гали Әкрамны тәхеткә утырталар. Их, шунда чак кына читтән ярдәм дә булсачы!..
Россиядәге һәрбер олуг фетнә саен өмет һәм көрәш терелеп ала. Иң зур өметне 1917 елгы революция бирә. Ләкин... Идел-Урал штаты, Татар-Башкорт Респуб­ликасы, союздаш җөмһүрият булу турындагы хыяллар бер-бер артлы җимерелә тора...
1990 елның августы. Бөтен тарафларда да азатлык җиле искән чак бу. Татарстанның яңа сайланган Югары Советы да үзенең көн тәртибенә дәүләт суверенитеты игълан итү мәсьәләсен куйды. Ә әлегә без ТАССР, ягъни автономияле республика гына.
ТАССРның җитәкчеләре дә, без гади халык та, Татарстанның «исем пәлтәсен» җилбәгәй җибәреп, «республика» дип сөйләргә ярата торган идек. Җырдан да бит, әнә, горурлык ташып тора: «Татарстан - минем рес­публикам...» Ләкин Мәскәү журналистлары ранжир мәсьәләсендә уяу. Алар гел төзәтеп язды: «автономияле республика»...
Менә сессия бара. Микрофон янына бер-бер артлы татар депутатлары чыга. Алар татар халкының фаҗигасен тасвирлый. Ул башка халыклар белән тигезләшә алсын өчен Татарстанның суверен булуы кирәк, диләр. Кабул ителәчәк Декларациядә республиканы СССР субъекты итеп тә, РСФСР субъекты итеп тә күрсәтмәскә өндиләр. Аларны бер-ике урыс депутаты да яклап чыкты.
- Суверенитет мәсьәләсе, РСФСРдан, бигрәк тә СССРдан чыгу мәсьәләсе -язмышны хәл итә торган нәрсә, гражданнар арасында татулыкка зыян килмәсен дисәк, ул бөтен халык тикшерүе - референдум аша хәл ителергә тиеш, - ди алар.
Татарстан Президенты Минтимер Шәймиев:
- ...Россия Федерациясе Дәүләт суверенитеты турында декларация кабул иткәч, Татарстан Республикасы да үзенең дәүләт суверенитетын игълан итте. Безгә шул хәл аңлашылмый иде: дәүләт суверенитетын игълан иткән Россия нигә үзенең күп милләтләр гомер кичергән республикалар һәм территория­ләрдән торуын онытты икән? Үзәкнең кайбер установкалары белән ярашмаганга, безнең Декларация аның ачуын китерә башлады. Үзәкнең урыннарда барган хәлләрне бөтенләй аңламавы да беленде. Мәсәлән, Декларацияне без күпмилләтле Татарстан халкы исеменнән игълан иттек, ике телне дәүләт теле иттек. Ә безгә гаеп ата башладылар. Имештер ки, Декларация бары тик җитәкчеләргә генә кирәк булган. Татарстан Респуб­ликасының дәүләт суверенитеты турындагы декларацияне үзәк өнәмәү сәбәпле, без Татарстанның бөтен халкы ихтыярын ачыклау өчен референдум үткәрергә мәҗбүр булдык. Шулай итеп, без бәхәсле мәсьәләне хәл итүнең мәдәни юлын сайладык. Хокукның беренчел чыганагы - халык, һәм без, Югары Совет кабул иткән Декларациягә ул ирекле төстә үзенең мөнәсәбәтен белдерсен өчен, халкыбызга мөрәҗәгать иттек. Россия хакимият төзелмәләренең бөтенесе дә референдум үткәрүгә катгый рәвештә каршы төште. Халык белән киңәшү хокукыннан безне нигә һәм нәрсә нигезендә мәхрүм итәргә маташуларын һич аңлый алмадык. Бәлки, демократик үзгәрешләр юлына баскан Россия җитәкчеләре бу үзгәрешләрне Мәскәүнең «Садовое кольцо»сы белән чикләргә уйлаган булгандыр?..
...Башта без дә референдум кирәкми дип уйлый идек. Безнең Югары Советтагы «Народо­властие» дигән төркем исә гел «референдум кирәк» дип тукып торды. Мәскәү дә "Татарстан җитәкчеләре сепаратизм белән шөгыльләнә, Россияне тарката, суверенитет аларның үзләреннән башка берәүгә дә хаҗәт түгел", дип гаеп ата башлады. "Халык белән киңәшеп эшләмисез, референдум үткәрмисез", дип үзебезгә дә әйткәннәре булды.
Тегеләре дә, болары да без Татарстанда референдум уздырыр­га җөрьәт итмәбез дип уйлаган иде. Ә без тоттык та уздырдык. Һәм бик дөрес эшләдек. Чыннан да, әйбәт юл, мәдәни юл. Әгәр дә без шул референдумны, уздырмасак, шуның нигезендә Конституциябезне кабул итмәсәк, Мәскәү белән бер өстәл артына утырып мәсьәләләрне хәл итүләр дә, Шартнамә төзүләр дә мөмкин булмас иде. Конституция судында да хөкем иттеләр безне, башкача да басым ясап карадылар. Ләкин референдумга каршы көрәш халыкка каршы көрәшү инде ул...
Дөрес, референдум игълан иткәнче, алдан хисаплап караган идек. Чынында да шулай килеп чыкты. Иң начар дигәндә дә референдумга куелган мәсьәләне яклап тавыш бирүчеләр 50 проценттан ким булмас, дидек. Төрле ягын уйладык инде. Чөнки Россия матбугаты халыкның башын бутый башлады. Инде халык арасында булып, шәп кенә эшләгән хәлдә, аңлаткан хәлдә, бәлкем 60 процент та җыя алыр­быз дигән өмет бар, монысы да бик яхшы күрсәткеч була иде.
Бу вакытта Россия Президентының милли сәясәт буенча киңәшчесе мәгълүм демократ Галина Старовойтова иде. Дөресен әйтергә кирәк, референдумга каршы чыкмады ул ханым. Чөнки референдумга каршы чыкса, бу инде демократиянең аякка басуына каршы чыгу була иде. Шул ук вакытта ул үзенең чыгышларында болай дип әйтә башлады: әгәр дә референдум була икән, анда чыгарылган мәсьәләне референдумда катнашучыларның ким дигәндә 2/3 өлеше хупларга тиеш. Ул чагында без алай 2/3 тавыш белән җиңә алмый идек әле. Ләкин бит һәр республиканың үз законы була ала. Без дә референдум турында Татарстан законы буенча эш иттек.
...Мәскәүнең Татарстанга басымы референдумга чыгарыла торган мәсьәләнең формулировкасына бәйле иде. Бигрәк тә андагы «халыкара хокук субъекты» дигән сүзләргә. Бу формулировканы без озак эзләдек, каты бәхәсләрдән соң бер-беребезгә юл кую нәтиҗәсе буларак туды ул. Шуңа да карамастан, Югары Советта аны күпчелек тавыш белән кабул итә алдык.
Референдум көне якынайган саен, басым да көчәя барды. Конституция суды гына түгел, хәтта Россия Югары Советы алдында җавап тоту да булды әле. Татарстан Югары Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин барды анда. Кызганыч ки, республиканы шулай гаепләгәндә, Россия Югары Советына Татарстаннан сайланган депутатларның берсе дә ачыктан-ачык яклап чыкмады. Әйе, якламадылар - шул залда утырып, шуны күреп-ишетеп торсалар да! Алай гына да түгел, федералист карашлы депутатларыбыз республикага пычрак та атты әле. Ләкин бит мөстәкыйльлек тарафдарлары да бар иде кебек, шулар яклап чыгыш ясарга, көрәшергә тиеш иде...
21 март көнне иртәнге җиделәр тирәсендә республикадагы бөтен 2611 участок та ачык дип хәбәр иттеләр. Эчкә җылы керде. Егетләрнең берсе дә каушап калмады! Шунда бер генә администрация башлыгы җебеп төшсә дә, шом, дулкын булып, шундук участокларга таралган булыр иде... Үзәк комиссия, шәһәр, район, участок комиссияләре әгъзалары да ныклык күрсәтте. Иң мөһиме, халык куркып калмады, бердәм рәвештә референдумда катнашып, үз сүзен кистереп әйтте.
Рәфыйк ЮНЫС.
.Референдум көнендә.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: