Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шәхесләребез

Равил Рахмани: Җәлилгә тиң каһарман

Абдулла Алишның тууына 115 ел

Рафис Корбанның әдәби иҗат казанышлары барыннан да бигрәк нәниләр шигърияте белән бәйле. Дөрес, әдәбият сөючеләргә ул үзенең лирик һәм публицистик шигырьләре, шигъри тәрҗемәләре, шулай ук балалар драматургы буларак, курчак театры репертуарын баету юнәлешендәге иҗат эшчәнлеге аша да яхшы таныш. 

Проза жанрында Р.Корбан чынлап торып әле 4-5 ел гына шөгыльләнеп килә. Бу өлкәдә дә ул үзенең югары иҗат потенциалын күрсәтергә өлгерде. Биш ел эчендә үзенең укучысына биш роман, ике повесть бүләк итеп, ул безне шаккатырды. Әлбәттә, саны белән генә түгел, бу әсәрләрнең сыйфаты белән дә. Чөнки бу әсәрләрнең нигезендә кешелеккә иң кирәкле, иң кыйммәтле сыйфатлар – гаделлекне, дөреслекне казып чыгару ята. Менә шуның өчен дә бу әсәрләр алдында баш ияргә мөмкин. Алар сәнгатьчәнлек ягыннан да гаҗәеп камил эшләнгән. Шулар арасыннан соңгысы – «Алиш» әсәренә тукталыйк.

Абдулла Алиш, озак еллар буена ничектер шулай килеп чыкты, Муса Җәлилнең күләгәсендә калып килде, «Җәлил һ.б.» дип санап үтелгәндә генә телгә алынды. Асылда исә, А.Алишның татар халкы алдындагы каһарманлыгы да, аның язучы буларак дәрәҗәсе, гомумән, әсәрләренең сыйфаты, аларның әһәмияте ягыннан караганда да ким түгел. Менә шундый авыр эшкә алынган Рафис. Һәм гаҗәп дәрәҗәдә хикмәтле әсәр иҗат иткән. 

Әлеге әсәр Рафисның иҗатында гына түгел, татар әдәбиятында да кискен борылыш ясарга сәләтле булып чыккан. Сюжеты, әлбәттә, катлаулы түгел. Алишлар язмышын без яхшы беләбез. Ләкин М.Җәлилдән соң Алишны язу – авторга өстәмә кыенлыклар да тудыра. Җәлилчеләр турында язылганнарны кабатламаска кирәк. Рафис үзе дә Җәлил һәм җәлилчеләр турында «Ватан» романын язды. Менә шунда язылганнарны кабатлау куркынычы бар иде. Рафис кабатламаган, киресенчә проблеманы тирәнәйткән һәм аны киләчәккә алып барыр көч, импульс биргән. Әсәрдә татар халкындагы ике социаль катламның фаҗигасе ята. Бер якта – Бөек Ватан сугышында җитәкчеләребезнең икейөзле сәясәте аркасында беренче елда ук әллә ничә миллионлаган совет сугышчысының әсиргә төшүе, аларның салкында, ачлыкта үлемгә дучар булуы, икенче якта – безнең татар эмигрантлары, шул исәптән, әйтик Швейцариядәге «Мерседес-бенц» автомобильләрен җитештерү фирмасының генераль директоры Әхмәтвәли Мәңгәр, сәүдәгәрләр Искәндәр Яушев, Шәфи Алмас, Рәшит Рәхмәти Арат, Гаяз Исхакыйлар. Бүгенге көндә дә хөрмәт итәрлек зур шәхесләр. Шушы ике көч шушындый авыр шартларда килеп очраша. Араларында уртаклык бар. Нинди уртаклык: гади кеше булып калу, икенчедән – милләт язмышы. Һәм монда бик зур проблема килеп чыга: патриотизм темасы. Патриотизмны кем ничек аңлый. Әйткәнебезчә, Гаяз Исхакый патриотизмны үзенчә аңлый. Милләт патриотизмы итеп. Җәлилләргә килсәк, гомумән, совет патриотизмы, ил патриотизмы. Бездә патриотизм темасы бүгенге көнгә кадәр хәл итеп бетерелгән тема түгел. Хәзер кем белән генә  сөйләшсәк тә, һәркемнең үз патриотизмы. Кемдер эшкә барып, өенә кайтып, камфортно ял итүне күз алдына китерә. Кемдер милләте өчен көрәшүне күз уңында тота. Кемдер кулына корал алып иле өчен сугышка китүне патриотизм дип саный. Әлбәттә, Рафис та монда берьяклы гына итеп, менә шулай гына булырга тиеш дип әйтми, мөмкин дә түгел. Ул шушы ике төрле патриотизмны аңлауны алга куеп, берләштереп, нинди фаҗигале хәл килеп чыгуы турында яза һәм гаҗәп дәрәҗәдә тирәнлеккә төшә. Әлбәттә, Алиш өчен дә, Җәлил өчен дә милләт өчен яну ят түгел. Исхакыйны без әле утыз биш еллар элек кенә фашист дип сүгә идек. Ә хәзер Фәннәр академиясендә хәзерләп, унбиш томлыгын бастырып чыгардык...

Гомумән, патриотизмны аңлау үзгәреп тора. Романда ике лагерь, ике катлам турында гына сүз бармый. Өченче катлам – укучылар. Ә укучылар гел үзгәреп тора. Шушы күзлектән караганда, бу әсәр Рафисның гаҗәп дәрәҗәдә зур ачышы. Ватан сугышы вакыйгаларын, патриотизм, милләт турында кайгыртуны ул бу роман белән дөньяга карашы үзгәрүчән укучы алдына китереп куя. Әйткәнемчә, сюжет катлаулы түгел. Монда яклар «Идел-Урал» легионын төзү буенча уртак бер фикергә киләләр, килешәләр. Җәлилләрнең язмышы ничек беткәне безгә яхшы билгеле. Алар компанионнарына биргән вәгъдәләрен бозып, аларга хыянәт иткән булып чыга. Нигә ирешәләр? Җәлил дә, Алиш та, башкалар да юк ителә. Ләкин әле моның белән генә бетми. Алар – шагыйрьләр. Әсирлектә дә шигырь язуны дәвам итәләр, дошманга каршы көрәшне шул рәвешле алып баралар. Мең бәла белән шигырьләрен төрмәдән чыгаруга ирешәләр. Нигъмәт Терегулов аларны Казанга алып кайтып, Алишның хатынына тапшыра. Алар Язу­чылар берлегенә барып ирешә. Гаҗәп дәрәҗәдә зур эш бит инде бу! Милләткә шагыйрьләрнең әсәрләрен алып кайтып тапшыру. Ни аяныч, Терегулов шул ук көннәрдә кулга алынып, атып үтерелә. Икенче кеше – Әмир Үтәшев, шулай ук алып кайтып, әле тапшырырга өлгермәгән була, ләкин гаепле дип табылып, 25 елга ирегеннән мәхрүм ителә, Сөргенгә сөрелә. Ит яхшылык, көт явызлык килеп чыга. Ни өчен шулай?  Патриотизмны төрлечә аңлау аркасында. 

Бүгенге көннән торып караганда Алишның әсәрләре белән дә шул ук хәл. Мәктәпләрдә Алишның бөтен әсәрләре дә укыла, өйрәнелә, дип әйтсәк тә, бу әле канәгатьләнерлек дәрәҗәдә түгел. Чөнки илдә патриотизм төшенчәсенә мөнәсәбәт һаман бер төрле генә түгел. Илдә туган телләрне өйрәтү мәсьәләсе гаять аяныч хәлдә, хәтта елдан-ел проб­лема тирәнәя генә бара. Шуңа Казан мәктәпләрендә башка төрле патриотизм хөкем сөрә. Ә бит кешенең бәхете нәрсәдә? Шушы ике-өч төрле патриотизм­ны берләштерүдә. Күңелдә бербөтен итеп тоюда. Рафис шушы патриотизм темасы аша кешенең шәхес буларак таркалуын, гаҗәп дәрәҗәдә зур фаҗигагә килүен яза.

Бүген инде безгә Алишны да, Җәлил күләгәсеннән чыгарып, әдәбиятта аның мөстәкыйль үз урынын булдырырга вакыт. Чөнки Җәлил патриотизмы белән Алишныкы тышкы яктан бертөсле булса да, эчтәнрәк карасак, ике төрле патриотизм. Бүген без Алишка әдәбиятта, балаларны туган телдә укытып тәрбияләү эшендә Җәлил белән бертигез дәрәҗәдә урын бирергә тиеш. Ә без әле һаман 23 февраль, йә 9 май җиткәч кенә сугыш турында искә төшерәбез дә,  Җәлил, Алиш һ.б. дип санап китәбез. Сугыш уңае белән генә түгел, Алиш тыныч вакытта да исебездә булырга тиеш. Татар балалары Алишны укып үсә... Балаларыбызны татар җанлы итеп үстерүдә Алиш әсәрләренең әһәмияте гаҗәеп дәрәҗәдә зур. Алишның дәрәҗәсен без әлегә кадәр күз алдына китерә алмыйбыз. Әлбәттә, аны Муса Җәлил белән каршы куярга ярамый. Ләкин алар бер-берсеннән ким дә түгел. Шуңа күрә хәзер әдәбиятта борылыш булырга тиеш. Без инде бертөрле патриотизм белән генә яшәргә тиеш түгел. Алиш патриотизмы белән дә яши башларга тиешбез. Алишны һәрбер мәктәпкә кертеп, аны өстәл китабы иттерергә тиешбез. Шкафның бер киштәсендә Коръән булса, икенчесендә Алиш китабы торырга тиеш. Менә шулай күрәм мин Алишның татар милләтендәге урынын. Рафис үзенең китабына шушы мәгънәне салган. 

Равил РАХМАНИ, 

әдәбият галиме, тәнкыйтьче. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев