Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шәхесләребез

Равил Фәйзуллин: Чит җирдә булсам, зиратка барырга һәм суга керергә телим

Татарстанның халык шагыйре Равил Фәйзуллин чит җирләргә чыккач, беренче чиратта зиратка барырга һәм суга керергә теләвен сөйләде.

«Мин үземне белгәннән бирле йөзәм. Чит җирдә булсам, зиратка барырга һәм суга керергә телим. Икесе дә бик мөһим. Йөзү минем генда булгандыр. Безнең Татарстан сулыкларга бик бай. Кызганыч, йөзү белән бәйле традицияләр күп түгел. Универсиададан соң бассейннар корылды, суга сикерү, кыска дистанциягә йөзү бар, ә еракка марафон йөзүләр юк дәрәҗәсендә. Минемчә, ул хәрәкәт булырга һәм үсеш алырга тиеш», – дип сөйләде ул «Татар-информ» хәбәрчесенә.

Бүген Биектау районында «Фәйзуллин йөзүләре» спорт, мәдәният, әдәбият бәйрәме узды. Равил Фәйзуллин бер сәгать дәвамында күлдә йөзде. Бу традиция инде 45 ел дәвам итә.

 

 

«Хәзерге заманда аралашу җитми. Бу – аралашу формасы. Кем ерак дистанциягә йөзә, кем кыска аралыкны уза, кемдер аралаша, кем күңелне күрә. Мин туган көнемне табигать кочагында учак ягып, чәйләр эчеп уздыра идем. Башкалар чирәмдә утырганда, мин йөзеп килә идем», – дип искә алды ул бу бәйрәмнең барлыкка килүен.

Равил Фәйзуллин булдыра алганча, башкаларны да йөзәргә өйрәтә. «Йөзәргә өйрәткән бар, булдыра алганча өйрәтәм инде. Шул ук вакытта якын дуслар арасында суга кермәгән кешеләр дә бар», – ди ул.

 

Гөлүзә Ибраһимова

"Татар-информ"

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев