Мәдәни җомга

Рафаэль Ильясов: "Безнең үги ана белән күргәннәрне Аллаһы Тәгалә беркемгә дә күрсәтмәсен"

Һәрвакыт сүзгә, аһәңгә игътибарлы кеше. Иҗатташ дуслары Рафаэль аганы үтә дә таләпчән редактор буларак бәяли. Җырдагы һәрбер аваз гына түгел, тыныш һәм хәттә өн дә урынлы һәм акланган булырга тиеш.

Рафаэль Ильясов озак еллар Татарстан радиосының музыкаль тапшырулар редакциясен җитәкләде. Әле хәзер дә радиода «Осталык һәм остазлык» тапшыруларын оештырып алып бара. Милләтебезнең мәртәбәле шәхесләре белән оештырган тапшыруларда иҗатчыны һәр яклап, бар иҗат куәсен белеп эш итә. Радио эфирында яңгырату өчен концертлар да әзерли, татар җыр сәнгате сафлыгы өчен дә көрәшә ул. Һәрвакыт сүзгә, аһәңгә игътибарлы кеше. Иҗатташ дуслары Рафаэль аганы үтә дә таләпчән редактор буларак бәяли. Җырдагы һәрбер аваз гына түгел, тыныш һәм хәттә өн дә урынлы һәм акланган булырга тиеш. «Тыңлаучы бер ишетүдән төшенсен, аңа бит үз интерпретацияңне аңлатып лекция сөйләп булмый, яңгыраганда җыр барысын да үзе эшләргә тиеш», - дип саный маэстро.

- Ятимлектә үскәннәрнең күңеленә Аллаһы Тәгалә моңны күбрәк сала диләр...

- Бу сүзләрдә хаклык бардыр. Мин дә шактый тормыш кыйнауларына дучар ителдем. Язмыш сынамады түгел, шактый сынады. Унбер яшемннән ятим калдык. Әниебез бик яшьләй бездән аерылып бакыйлыкка күчте. Әти исән булса да, яңа хатынын көйләүдән бушамады. Безнең үги ана белән күргәннәрне Аллаһы Тәгалә беркемгә дә күрсәтмәсен инде. Мин авылдашларым киңәше белән Казанга китеп котылдым. Башка оланнарыбызга үги ана ачысы бик нык тәтеде. Шәхсән үземә моң әткәй-әнкәйдән күчкәндер. Әти, мәрхүм, гармунда бик шәп уйнап, җырлый торган иде. Әгәр без - балалары күп булмаган булсак, тормыш сынауларына сыгылмаса, Рәшит Ваһаповка шактый зур көндәш булган булыр иде, дип искә алам мин аны. Ләкин аңа сәхнәләргә чыгып, халыкка сәнгать шатлыгы өләшергә язмыш насыйп итмәде. Ишле гаиләсен туйдыру өчен көне-төне эшләде, пенсиясенә дә чыга алмыйча дөнья куйды.

- Сәнгать дөньясы белән ничек кызыксына башладыгыз? 

- Авылыбызга яшь укытучылар килгәч, безгә сәнгать дөньясы ачылып китте. Дәресләрдән соң укучылар белән мәктәп сәхнәсендә концертлар куюны оештырып җибәрдек. Мин анда бик актив катнаштым. Җиде классны тәмамлаганнан соң, музыка укытучыбыз Гөлнәзирә апа: “Сиңа Казанга барырга кирәк, җырчы чыгачак синнән”, - дип тәкъдим ясады. Казанга бардым, 14 яшь кенә булгач, вокал бүлегенә алмадылар. Әмма кесәңдә бер тиен акчаң, ярдәм итеп торучың булмаган килеш, олы калага чыгып китү зур тәвәкәллек булган. Минем бәхетемә, авылдашларыбыз Казанда яшәгәнен белдем. Аларда малайлыкта тордым. Минем өчен бу олы тормышка юл иде. Аларга гомерем буе рәхмәт укыйм, чөнки иң авыр чакларымда әти-әниемне алыштырдылар. Су китерү, утын яру, кыш көне кар көрәү, кибеткә ипигә бару эшләрен мин малай кешегә башкару бер дә авыр булмады. Аларда яшәү миңа укырга мөмкинлек бирде. Аларның рухына багышлап әле дә садака бирәм. Язмыш мине тормыш юлымда мәрхәмәтле кешеләр белән еш очраштырды. Музыка училищесында да, консерваториядә дә остазларымнан уңдым Гобой классында укысам да, җырлау минем белән рәттән барды. Җыр белән гобойны бәйләп үз көнемне үзем күрә башладым. 

- Рафаэль ага, ә радиода эшләү теләге студент чакта ук тудымы? 

- Дөньяда радио, радиотапшырулар барлыгын мин 1954 елда Казанга килгәч кенә белдем. Безнең авылда радио юк иде. Радио түгел, электр лампалары да 1960нчы еллар башында гына кабынды безнең авылда. Казан музыка училищесының икенче курсын тәмамлагач кына укытучым Мөбарәк Батталов мине үзенә ияртеп радиога Татарстанның атказанган артисты, мәшһүр музыкант, искиткеч талантлы концертмейстр Екатерина Соколова янына алып килде. Без аның белән байтак репетицияләр ясаганнан соң, мин гобойда, ул фортепианода халык көйләрен башкарып радиотапшыруларда катнаша башладым. Екатерина Александровна мине әкренләп музыкаль тапшырулар редакциясе хезмәткәрләре Зәйнәп Хәйруллина, Маһинур Җиһаншина, Исмай Шәмсетдиновлар белән таныштырды. Шулай итеп, үземне Татарстан радиосы һәм аның хезмәткәрләре белән 1950 еллар уртасыннан бирле яхшы таныш идем дип әйтә алам. Редакция хезмәткәрләре миңа композиторларыбыз әсәрләрен күбрәк башкарырга киңәш иткәч, А.Ключаревның гобой һәм фортепиано өчен махсус язган пьесаларын, С.Сәйдәшев музыкасын, халык көйләрен өйрәнеп, чыгышлар ясаганым әле дә исемдә. 

- Ул чорларда сәнгать советлары көчле эшләгәнен беләбез... 

- Ул вакытта редакция эше юнәлешен, радиодагы музыкаль сәясәтне дөрес билгеләүдә сәнгать советы әгъзаларының роле бик зур иде. Ник дигәндә, анда республикабызның күренекле композиторлары, музыка белгечләре, шагыйрьләр, җырчылар, төрле уен коралларында уйнаучы музыкантлар керә иде. Шундыйлардан Заһид Хәбибуллин, Җәүдәт Фәйзи, Александр Ключарев, Рөстәм Яхин, Сибгат Хәким, Азат Аббасов, Зөләйха Хисмәтуллина, Мәхмүт Нигъмәтҗанов, Йолдыз Исәнбәт, Гөлшат Зәйнашева һәм башка мөхтәрәм кешеләрнең исемнәрен атарга мөмкин. Яңа җыр, романс, камера музыкасы әсәрләре йә булмаса башка жанрда иҗат ителгән һәрбер музыкаль әсәрнең язмышы сәнгать советынды хәл ителә, тормышка юллама ала иде. 1964 елдан 1990 елга кадәр - сәнгать советның иң актив эшләгән чоры. Шул вакыт төрле жанрларда иҗат ителгән бик күп яңа әсәрләр дөнья күрде һәм алар магнитофон тасмасына язылып, милли-рухи байлыгыбыз үрнәкләре буларак радио фондына алындылар, тапшыруларда яңгырап, тыңлаучыларыбыз тарафыннан бик җылы кабул ителделәр. Ул вакыттагы сәнгать cоветы турында зур иҗади, фәнни хезмәт язарга мөмкин. Ике сәгатьлек әсәрне тыңларга 15-20 кешедән торган сәнгать советы җыела. Ә балаларның аерым сәнгать советы бар иде. Анда инде балалар өчен язган күренекле шәхесләребез катнашты. Ул еллардагы таләпчәнлекне, иҗади күтәренкелекне хәзер күз алдына да китереп булмый инде. 

Мөршидә КЫЯМОВА

Интертат

09.01.2015 ел

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: