Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шәхесләребез

ОСТАЗ

Ташкент сәнгать институтында укыганда, без, татар студентлары, Һади Такташның улы Рафаэль Такташ белән очрашып, сөйләшеп йөрдек, еш кына ул безне өенә дә чакыра иде. Ул бик кызык кеше, бу вакытта инде танылган шәхес, сәнгать белгече, фән кандидаты иде. Дөрес, үзе безнең факультетта укытмый. Ул бездән Казан турында сораштыра, үзенең дә...

Ташкент сәнгать институтында укыганда, без, татар студентлары, Һади Такташның улы Рафаэль Такташ белән очрашып, сөйләшеп йөрдек, еш кына ул безне өенә дә чакыра иде. Ул бик кызык кеше, бу вакытта инде танылган шәхес, сәнгать белгече, фән кандидаты иде. Дөрес, үзе безнең факультетта укытмый. Ул бездән Казан турында сораштыра, үзенең дә Казанга кайтасы килә.

«Урманче кебек рәссамның Казанда булуы бик яхшы. Ул бик зур рәссам, - ди. - Андый рәссам белән аралашырга кирәк сиңа», - дип тә өсти. Институтны тәмамлап, диплом алгач, Казанга кайтып китәр алдыннан, без Рафаэль абый белән янә очраштык. Урманчега тапшыру өчен ул үзенең язмаларын, хатын бирде. 1973 елның җәендә Казанга кайткач, Бакый аганың өенә бардым, озак кына сөйләшеп утырдык. Ул институт, Ташкент, Үзбәкстан Рәссамнар берлеге рәисе Рәхим Әхмәтов, Чыңгыз Әхмәров һ.б. укытучылар турында җентекләп сорашты.

Бакый ага минем сәнгать техникумына укытучы булып эшкә урнашуымны хуплады: «Мин дә анда эшләдем, бик әйбәт булган», -диде. Тарихка кагылышлы сүзләр дә булды. Соңыннан ул мине коридорга озата чыкты, шунда: «Әйдә, дустым, килеп йөр, эскизларыңны күрсәт», - диде. Беренче очрашуда ук «дустым» сүзен ишетеп, аның мине шулай якын кабул итүе күңелемә сары май булып ятты.

Күпмедер вакыт узгач, «Мөхәммәдьяр» портретына, «Сөембикә»гә эскизларны күрсәтер өчен янә аның остаханәсенә бардым. Ул аларга бик озак карап торды да: «Мөхәммәдьяр»ның үлчәмен зур итеп эшлә, ул бит безнең бик зур шәхесебез», - диде. «Сөембикә» хакында: «Болай да булырга мөмкин шул», - дип куйды. Мин әле Ташкент институтында, Үзбәкстанда алган тәрбия тәэсирендә яшим. Шактый үзгәртеп, «Сөембикәнең иленнән сөрелүе»н эшләдем. 1978 ел иде бу, аны Бакый агага да күрсәттем. Ул кич белән һәрвакытта да йокы бүлмәсендә утыра, бик тыныч, иркен бүлмә, урам якка карамый. Ул арада Флора ханым кереп, безне чәйгә дәшә, үзе дә сөйләшүдә катнаша.

Бакый ага: «Хәерле сәгатьтә, башла», - ди.

1979 елның җәе. Бакый аганың Тукай - Кырлайга кайтасы бар икән. «Күрәсе килә, музей ни хәлдә, кайтып килеп булмасмы бер?» - ди. «Машинам йөри, әйдәгез, рәхәтләнеп кайтып килик!» - минәйтәм. Заллар белән танышып чыктык. Бакый ага директор белән сөйләшкән арада мин музейны тирә-ягы белән этюдка төшердем.

Бик матур көн иде, кич кенә Казанга кайттык. Бакый ага өендә ачкычларын онытып киткән икән, Флора ханым өйдә булмагач, миңа кайттык. Күчтәнәчләр белән рәхәтләнеп чәй эчтек. Чәйдән соң минем эшләремне карадык. Гадәтенчә, ул аларга карап торды да: «Казанда чукындыру»ны, дустым, кешегә күрсәтмә, яхшы эш бу, ләкин күрсәтмә, тез астыңа сугалар! «Мөхәммәдьяр» яхшы булган, үлчәме дә әйбәт! Күргәзмәгә тәкъдим ит!» - дип киңәш бирде. Ул кичне Бакый ага миндә куна ук калды.

Бервакыт Казанда «Зур Идел» күргәзмәсенә эшләр җыйдылар. Б.Урманченың эшләрен анда үзеннән башка гына алып бардык. «Салтык болыны», «Урал тау эргәсендә» исемле картиналары күргәзмәгә бертавыштан узды.

Ә менә Мәрҗани скульптурасы машина әрҗәсендә. Харис Якупов - күргәзмә комитеты җитәкчесе. Ул аның бөтен әгъзаларын машина янына алып төште. Бергәләп карый башладылар. Арада бер мәскәүле скульптор да бар иде. Ул Мәрҗани йөзенең матурлыгына исе китеп, сынны мактады, күргәзмәгә тәкъдим итте. Ә икенче берсе җиләне астыннан күкрәк мускуллары беленергә кирәк икәнлеген әйтеп куйды. Аныңча, ничек инде болай була ала, мускулатура беленергә тиеш бит. Ә үзебезнең рәссамнар дәшмәде. Эшне кире алып кайткач, Бакый агага: «Борчылмагыз инде», - дидем. «Юк, дустым, мин инде хәзер борчылмыйм», - дип әйтеп куйды ул һәм икенче бер тарихны сөйләде.

«1964 елда «Зур Идел» күргәзмәсенә Галимҗан Ибраһимов сынын биргән идем, килешүдә бар иде, әмма эшне кабул итмичә: «Договорга түләнгән акчаны кире кайтарырга», - дип җавап җибәрделәр. Ул вакытта миңа авыр булды, чөнки минем җитәкчеләр тарафыннан чакырып кайтарылган чагым иде. Ә агачтан эшләнгән скульптураны Сәнгать фондының ишегалдына, урамга, яңгыр астына кайтарып ташлаганнар. Югыйсә, беләләр бит агач скульптура юешне яратмаганны.

Ярый әле яхшы бәндәләр килеп әйтте, эш бозылып өлгермәде. Хәзер мин бер дә борчылмыйм, теге заманалар узды инде. Менә «Салтык болыны» белән «Урал тау эргәсендә»нең узуы әйбәт булган. Хәзер миңа нәгыш, майлы буяу белән язу авыррак бирелә».

1982-83 елларның җәе. Бакый ага белән телефоннан сөйләшәбез: «Канәфи, кил әле. Мәскәүдән шәкертем кайтты, вакыт табарга тырыш», - ди. Кызык, Урманченың шәкертен күрәсе килә. Машинада тиз барып җиттем. «Морад Казаков, рәссам, кечкенә Тукайны ясаган. «Үксез бала», бик матур эш, - диде Бакый ага. - Менә, Морадка минем музейны күрсәтеп кайтасы иде, ничектер вакыт табып, барып кайта алмабызмы, дустым?» Әйдәгез, минәйтәм. Бераз хәл-әхвәлләр сөйләшеп утырганнан соң, чәйләдек тә чыгып киттек. Морад абый Урманче сәнгать техникумында укытканда аңарда белем алган. Казанда Сәнгать фондын оештыруда катнашкан, анда эшләгән. Фондның җитәкчесе дә булган. Аннан Рәссамнар берлеге җитәкчесе тарафыннан Казаннан куылган һәм, Мәскәүгә барып, сәнгать музеенда реставратор булып урнашкан, шунда эшли.

Музей алдына килеп җиткәч, Бакый ага агачтан эшләнгән шүрәлеләрне ничек урманнан эзләүләре турында сөйләде һәм музей бинасының почмакларында бүрәнәләрнең очларын кисмичә, кайсыберләрен буе белән калдырасы килүен, ләкин обком әһелләренең моңа риза булмавын әйтте. Экспозицияләрне карадык. Менә шулай матур экскурсия ясап кайттык Урманче шәкерте белән Арча якларында.

1983-1984 елларда Рәссамнар берлеге күргәзмәләр залында «Казан һәм казанлылар» дигән күргәзмә эшләде. Бөтен рәссамнарның иҗаты шул темага багышланды. Мин дә шатланып «Борынгы Казанда Сабан туе», «Борынгы Казанда чичәннәр ярышы. Җыен», «Археолог Әзһәр Мөхәммәдиев» картиналарын күргәзмә комитетына тәкъдим иттем. Өч эшем дә бертавыштан күргәзмәгә узды. Ул вакытта яхшы гадәт яшәп килә - күргәзмә ачылышында зур җитәкчеләр дә катнаша торган иде. Бу юлы тантанага обкомның идеология секретаре Мирзаһит Вәлиев килгән иде. Ул минем «Сабан туе» белән «Чичәннәр ярышы»н алып ташларга боерды. «Рисовать не умеет!» - диде.

М.Вәлиев 1975 елда рәссамнар съездында: «Нечего нам копаться в своей истории, у нас есть история партии, вот и рисуйте...» - дигән кеше.

Киттем киңәшергә Бакый агага. Нишләргә, Вәлиевкә барыргамы? Ничек инде күргәзмә комитеты бертавыштан кабул иткән эшләрне алып ташларга мөмкин, акылга сыймый.

Оста байтак кына уйланып утырды да, һәрвакыттагыча, тыныч кына, миңа да тынычланырга кушкан кебек болай диде: «Дустым, мин Мәскәүдән куылгач, Казахстанда, Ыссыккүлдә сөрелгәннәр белән яшәдем, эшләдем. Рәссам идем. Мастерскоем бар, мин шунда скульптура белән ныгытып эшли башладым. Ул сөрелгәннәр арасында бик укымышлы, киң эрудицияле кешеләр бар иде. Берсе... минем мастерскойга һәрвакыт кереп йөри, керә дә минем эшләргә карап тик утыра. Үзе бер сүз дәшми, минәйтәм, нигә бер сүз дә дәшмисең, әйдә, ни дә булса сөйләшик, дим. Ул: «Урманче, молчи!» - ди. Менә, дустым, молчи, время молчания! Күргәзмәдә тагы эшең бармы?» «Бар, - минәйтәм, - Археолог Әзһәр Мөхәммәдиев портреты». «Менә анысы бик әйбәт, - ди Оста. - Беркемгә бер сүз әйтмә. Бернәрсә белмәгән кеше кебек йөр. Вәлиевкә бару турында уйлама да!»

Тагын бер хатирә истә калган. Бервакыт Бакый ага: «Канәфи, бер мунча керик әле», - диде. Мунчаны бик ярата иде ул. Мунчада чабыну рәхәтлегенә Бакый ага яшьтән күнеккән. Ул мунчадан соң үзен бик яхшы хис итә, шатлыгы ташып тора, җырлап та җибәрә. Мин: «Бакый ага, сез җырларга бик яратасыз икән», - дигән идем, аның: «Мин Мәскәүдә торганда халыкка рәссам булуга караганда, җырчы буларак ныграк танылган идем», - дип әйткәне дә булды. Ә миңа 80 яшьлек рәссамның дөньяда яшәешебезгә карата фикерләрен ишетү үзе бер рәхәт.

Тагын бер истә калган вакыйга - Б.Урманченың туган көннәрен билгеләп үтүләр. Остага 85 яшь тулу уңаеннан оештырылган мәҗлескә аның якын туганнары, дуслары җыелды. Анда скрипкада искиткеч оста уйнаучы Шамил Монасыйпов та бар иде. Өстәвенә, ул әле яхшы әңгәмәдәш тә. Мәҗлестә тагын композитор, пианист Ринат Еникиев һәм хатыным белән мин. Флора ханым шунда: «Кадерле туганнар, дуслар, моннан соң һәр елны Урманченың туган көнен шулай билгеләп үтик, һәрберебез чакырганны көтмичә җыелышыйк», -диде. Без барыбыз да моны хупладык: «Шулай булсын», - дидек. Һәм алга таба шулай булды да. Урманченың туган көнендә Ринат Еникиев пианинода искиткеч матур итеп уйный, Шамил исә скрипкада төрле-төрле көйләрне сыздыра. Урманче «Ончы Фәхри»не җырлап җибәрә.

Яшь вакытлар бар иде,
Киң урамнар тар иде.
Шәһәрләрдә генә саен
Сөйгән ярлар бар иде.

Күңелле, истә калган мизгелләр, аларны иң бәхетле мизгелләр дип атарга буладыр. Бакый ага исән вакытта без ул көнне зур вакыйга буларак искә ала идек.

Үзбәкстаннан кайткач булган беренче очрашуларга әйләнеп кайтыйк әле.

Очрашканда Бакый ага башта минем хәлләрне сораша. Безнең Татарстанда остаханә мәсьәләсе һәрвакыт актуаль булганлыктан, мин инде шуннан зарланам, Үзбәкстан белән чагыштырам. Татарстан һәрвакыт оттырышта кала. Бакый ага үзен чакырып кайтаруларын сөйли: «Рәссамнар берлегенә кереп киңәш итәм. Шуннан соң Сәнгать фонды директоры Макаровка керәм, ә аның җавабы бер:

- Мастерской юк. Әнә, Гагарин урамында склад бар, анда кайсыбер нәрсәләрне алырга була. Ә бер машина гипсны кая куясың, акчасы түләнгән, ташлап булмый бит.

- Эш шул гипс аркасында гына тукталамы?

- Әйе, - ди Макаров.

- Күпме акча түләргә соң?

- Бухгалтерия белә инде анысын.

Бухгалтериядә белештем дә акчасын түләдем, ул вакытта Үзбәкстаннан кайткан гына чагым бит, акча бар иде. Менә шулай остаханәле булдым. Остаханә генә түгел, гипс та булды, Макаров миңа гипс кирәген белми дә бит. Аннан соң Батыев булышты».

Мин Үзбәкстаннан институт тәмамлап кайтсам да, Рәссамнар берлегендә чит кеше, эш бирмиләр.

Бакый ага миңа үз тормышыннан бер вакыйга сөйләде: «Казахстанда вакытта булды бу хәл. Зур заводның территориясендә эш бар. Җитәкчесе минем таныш казах, тик эшне Рәссамнар берлегенең рөхсәте белән генә алырга мөмкин. Берлек аркылы исә зур суммадагы эшне миңа бирмиләр. Нишләргә? Уйлыйм! Казахлар каракүл тиресен бик яраталар. Тире кирәк! Сәмәркандта минем танышларым бар, телефоннан шылтыратам, табыгыз, дим. Һәм барып алып та кайттым. Казахка тирене күрсәтәм: «Ах шә-әп, ах җаксы!» - дип карап тора. Бик ошады моңа тире. Мин: «Әйдә, эшне миңа бирдер. Тиреләр синеке!» - дим. Шулай зур эш ала алдым. Дустым, эш табуның җаен табарга тырыш, шуның өчен сиңа сөйлим моны».

Бервакыт Бакый аганың эшләрен караганда, аңа: «Сезнең буяуны киндергә салуыгыз рәссам Шевченко эшләрендәге кебегрәк», - дип әйткән идем, ул: «Шулаймы? Дустым, мин бит аңарда укыдым. Ул постановканы куйгач, үзенең премиясен билгели. Конкурс оештырган сыман, иң яхшы язылган эшкә премия бирә иде. Мин аңардан премияләр алгаладым», - дип аңлатты. Һәм болай өстәп куйды: «Революциядән соң бер 5 ел халыкка шундый ирек бирелде, аны аңлатуы да кыен, андый хәл 100 елга бер буламы икән. Миңа Казанская школадан соң академиядә укырга туры килде. Анда француз мәктәбендә, импрессионизм, постимпрессионизм традицияләрендә тәрбияләнгән кешеләр укыта иде. Урыс сәнгать мәктәбенең иң югары баскычы булгандыр бу», - диде.

Б.Урманченың 85 яшьлегенә багышлап оештырылган шәхси күргәзмәсе Казахстан башкаласы Алма-Атада да булды. Аның соравы буенча, экспозицияне оештыру, ачуда катнашу өчен, Абрек Абзгильдинга булышырга дип, Рәссамнар берлегеннән мине җибәрделәр.

Ул чакта Бакый ага әйткән иде: «Анда минем Хәйрулла Мәхмүтов дигән бик әйбәт дустым бар, - дигән иде. Ул - урыс теле, тарихы буенча зур белгеч. Мәскәүдә чакта Фәннәр академиясе президенты, Мәхмүтов чыгыш ясар алдыннан, моңа әйтә: «Син инде, Хәйрулла, уйлап кара, бу кафедрада урыстан кала башка халык вәкилләре чыгыш ясамаган, әйдә, сине дә Семен Михайлович, дип атыйк», - ди. Бу шулай Семен Михайлович булып чыгыш ясый. Үзе Алма-Ата институтында аспирантура җитәкчесе, Олҗас Сөләйманов - аның укучысы. Хәйрулла үзенең «Слово о полку Игореве» буенча тикшеренүләрен халыкка җиткерергә ирек бирмәячәкләрен аңлап, аны Олҗаска тапшыра. Ә Олҗасның Союз күләмендә авторитеты бар, яза белә, яклаучысы - Кунаев үзе. Менә шулай «Аз и Я» китабы дөньяны шаулатты!»

Урманченың 90 яшьлеге, Рәис Беляев тырышлыгы белән, хөкүмәтебез тарафыннан бик матур итеп үткәрелде. Сынлы сәнгать музеенда ике катта эшләре куелды. Күргәзмә ачылышында партия өлкә комитеты беренче секретаре Гомәр Усманов бөтен җитәкчелекне, министрларны ияртеп килгән, арада Минтимер Шәймиев тә бар иде. Мәскәүдән СССР Рәссамнар берлеге җитәкчесе академик Таһир Сәлахов чакырылган иде. Ул бөтен күргәзмәне карап, күп эшләргә исе китеп, бик зур бәя бирде. Бакый аганың институттан соң кайтып эшли башлагандагы тәүге эшләреннән берсе - «Татар кызы». «Әгәр бу эш французларда булса, алар аны үзләренең «Хәзерге заман сәнгате» музеена куяр, һәм ул анда иң яхшы эшләрнең беренчесе булыр иде, скульптор буларак, Урманче СССРда беренче унлыкка керергә тиеш...» - диде Таһир Сәлахов. Юбилейдан соң - остаханә! Киләчәктә музей булдыру нияте белән Карл Маркс урамында 2 катлы, аерым, бик әйбәт өй тәкъдим итәләр. «Бу музей булачак, Урманченың бөтен эшләре шунда сакланачак!» - диделәр. Бик шатланды Бакый ага: «Канәфи дустым, минем мастерскойны барып карыйк әле», - диде. Бардык. «Тирә-ягында урын күп икән, моны койма белән әйләндереп алырга кирәк, скульптураны урамда, ачык һавада, кояш астында эшләргә бик әйбәт. Сәнгать училищесыннан да укучылар өйрәнергә килеп йөрерләр. Барысына да урын җитәрлек булсын», - дип, Оста планнар кора башлады.

Дөрес, остаханәне башта бирделәр дә аннары тартып та алдылар... Хөкүмәт тарафыннан бирелсә дә, көнчеләр, оятсызлар аны тартып алырга тырышты һәм үз теләкләренә иреште дә...

Рәссамнар берлеге Бакый Урманчега булышмады. Мәсәлән, Харис Якупов аны «Самодеятельный профессионал» дип атаган дип сөйлиләр иде. Бу - Евгений Зуев сүзләре. Зуев Урманчены бик ярата, аны зур рәссамга саный иде.

Ә инде 1987 елның 21 маенда минем шәхси күргәзмә ачылгач, барган сөйләшүгә тукталмый үтсәм, хатирә тулы булмас иде. Ул сөйләшүнең Флора ханым язып барган протоколы да бар. Профессор Яхъя Абдуллинның Мәрҗанине чалмасыз ясарга, кирәк дигән чыгышыннан соң, Бакый ага болай дип сөйләде: «Мәгаттәәсеф, мин бик хөрмәт иткән якын дустым Яхъя белән бәхәсләшеп башларга туры килә сүзне. Безгә булган килешебезне ташларгамы? Мин бервакыт Башкортстанда картина язганда кояш баеды, нинди төсләр белән ясарга икәнен киндер кырыена тиз-тиз язып куярга туры килде. Ә мин туганнан бирле өйрәнгән кадим хәрефләр белән яза идем. Башка хәреф белән яза башласам, кайсы хәреф язылырга тиеш икәнен уйлап торганчы фикер тарала. Бервакыт минем артымда ук, куркынып, берәү: «Абый, - ди, - ярамый бит!» Мин борылып карасам, 10 яшьләрдәге бер бала басып тора. Бу - 1935 ел. Хәреф алышынганга 5-6 ел гына узган. Мин балага берни дә әйтмәдем, әлегә хәтле шулай язам. Ул язуны хәзерге хәрефкә күчерүне улыма өйрәтеп куйдым. Шуның белән котылдым. Кирәк булса, ул мин язганны хәзергечәгә күчереп куя.

Чалмага кайтыйк. Чалманың Ислам диненә катнашы бармы? Булса, ни дәрәҗәдә. Әгәр без дәһриләр икәнбез, чалманың Ислам диненә бернинди катнашы юк икәнен таныйк. Ул бары эссе якта киелгән баш киеме. Безгә ул диннән бигрәк гыйлем белән килгән! Галим кешеләр аны күбрәк кигән. Шиһап хәзрәт университетка чалма киеп барган. Археология, тарих җәмгыятьләре утырышларында шуның белән утырган. Димәк, безгә халыкны чалмадан курыкмаска өйрәтү мөһим булыр. Ай мәсьәләсе дә булды бит әле. Кремль эченә алтынланган тәре кертеп утырттык бит. Ай утыртудан куркыргамы? Ай бит Ислам галәмәте түгел, ул - төрки халыклар символы гына. Нәкъ комган хәрефләре кебек. Ә бичара комганның ни гаебе бар? Ул шундый уңайлы юынгыч, юлда йөргәндә бәйлә дә куй билеңә. Чалмага ияләндерик халыкны. Мәрҗанинең чалмасыз фотосының оригиналы саклана миндә. Ләкин яланбаш, кәләпүшсез, чалмасыз килеш мин Мәрҗанине күз алдына китерә алмыйм».

1987 ел. Май аенда мин шәхси күргәзмәмне оештырдым, шунда 1984 елда «Казан һәм казанлылар» дигән күргәзмәдән алып ташланган эшләрне: «Борынгы Казанда Сабан туе», «Чичәннәр ярышы» һәм Бакый ага «Күрсәтмә, тез астыңа сугарлар», дигән эшне - «Казанда чукындыру»ны да элдем. Тарихи эшләрдән күргәзмәм кызык кына фикерләргә, хуплауга да лаек булу шатлыгы белән йөргәндә, хастаханәдә уянып киттем. Тез астына чынлап та суктылар. Монда да Бакый аганың ярдәме тиде - ул җибәргән мумие ярдәмендә сынган кабыргаларымны, сөякләремне ялгап, төзәтеп, хәл кертеп, мине ярты елда аякка бастырдылар.

Әгәр якташыбыз Н.Фешин сәнгатьтә үзенә генә хас ачышлар ясап, кабатлап та, күчереп тә ясап булмаслык әсәрләр иҗат итеп калдырса, Б.Урманче исә сынлы сәнгатьтә үзеннән соңгы рәссамнарга юл ачты. Аның әсәрләре әле дә төсләр чагылышы аша гади халык тормышын ачарга, тарих төпкелләренә төшәргә чакырып тора.

Канәфи НӘФЫЙКОВ,

Бакый Урманче бүләге иясе.

. «Бакый Урманче остаханәсендә Фәридә Кудашеваны тыңлый».

. «Бакый Урманче - сынчы».

Рәссам Канәфи НӘФЫЙКОВ эшләре.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев