Онытылмас талант иясе
Күренекле нәфис сүз остасы, конферансье, ТАССРның атказанган артисты Әзәл Яһудиннең тууына быел 21 декабрьдә 115 ел тулды.
Әзәл Бәдретдин улы Яһудин 1908 елның 21 декабрендә ТАССРның Әлки районы Яңа Чаллы авылында күп балалы гаиләдә дөньяга килә. Әти-әнисе Бибимахифәттәй һәм Бәдретдин хәлфә укытучылар була. Ул яшьтән үк белемгә омтыла, абыйлары белән башта мәдрәсәдә, аннары җидееллык мәктәптә укый. Шигырьләр иҗат итүче, гармунда уйнаучы абыйсы Әхәт Әзәлне дә үз артыннан калдырмый, гармунда уйнарга өйрәтә, алар мәктәптә үзешчән сәнгатьтә актив катанаша.
«Сәхнәгә мин драма артисты булып түгел, нәфис сүз сүз белән кердем дисәм, ялгыш булмас. Нәрсәдән, кайсы шагыйрьдән башларга? Бәлки Габдулла Тукайдандыр? Чөнки мин бөек шагыйрьнең шигырен телем ачылгач та, сөйли башлаганмын. Соңрак граммофон тәлинкәсеннән Габдулла Кариев язмасында «Ысул кадимче»дән ике юллыкны отып алганмын да, шуны теләсә кайда такмалап йөргәнмен», – дип искә ала Әзәл ага үз истәлекләрендә.
1927-1930 елларда ул Казан театр техникумында белем ала. Сабантуйда куелган «12 ел сөргендә» исемле спектакльдә катнаша. Беренче тапкыр зур сәхнәгә аяк басуы шуннан башлана.
1930 елда инде Әстерхан Татар дәүләт драма театрында профессиональ артист буларак иҗади эшчәнлеген башлый. «1930-1933 елларда Әстерхан Татар дәүләт театрында артист булып эшләдем. Театрга татар театр техникумының 4 нче курсында укыганда театр директоры чакыруы белән киттем», – дип яза Әзәл ага «Юллар истәлеге» кулъязмасында.
Әзәл Яһудин Казанга кайтып, 1935-1938 елларда Татар дәүләт академия театрының колхоз филиалында; 1938-1949 елларда Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрында эшли. Ул танылган классик язучылар В.Шекспир, Н.Гоголь, К.Тинчурин, Җ.Фәйзи һ.б. әсәрләре буенча куелган спектакльләрдә төп рольләрдә уйный. М.Әмирнең «Тормыш җыры»нда Басыйр, Т.Гыйззәтнең «Чаткылар»ында Шәриф, В.Шекспирның «Король лир»ында Шут, Н.Гогольнең «Ревизор» әсәрендә Бобчинский һ.б. дистәләгән театраль рольләре була.
Бу елларда ул булачак тормыш иптәше, җырчы һәм актриса Мәстүрә Абканаева белән театрда таныша. Мәстүрә ханым бик матур җырлый торган була, ул 1938-1945 елларда Татар дәүләт филармониясе эстрада бүлегендә һәм Татар дәүләт җыр һәм бию ансамблендә дә эшләп ала. 1935 елда алар гаилә кора, 1940 елда уллары Ринат туа. Бөек Ватан сугышы елларында Әзәл Яһудин тормыш иптәше белән бергә госпитальләрдә шефлык концертларында чыгыш ясый.
1950 елның 1 гыйнварыннан Ә.Яһудин иҗат эшчәнлеген Г.Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясендә нәфис сүз остасы буларак дәвам итә. Ул бирегә әзер репертуар белән килә һәм анда Г.Тукай, М.Җәлил, Ф.Кәрим, Һ.Такташ шигърияте, Г.Әпсәләмов, Г.Кутуй әсәрләре төп урынны алып тора. Заманында Татар дәүләт филармониясе Салих Сәйдәшевнең Урта Азия буйлап иҗат концертларын оештыра. Анда Рәшит Ваһапов, Әсма Шәйморатова, Фәйзи Биккинин, Илдар Мәҗитовлар катнаша. Шул уңайдан Нәкый Исәнбәт «Татарстан сәламе» исемле әсәрен иҗат итә. Әзәл Яһүдин әлеге әсәрне җыр-музыка белән баетып, концертларны шуның белән башлап, зур уңыш казана торган була.
Ә.Яһүдин филармониядә эшләгәндә Усман Әлмиев, Илһам Шакиров, Җәвәһирә Сәләхова, Зифа Басыйрова, Динә Сираҗетдинова, Флюра Сөләйманова, Гани Вәлиев, Вафирә Гыйззәтуллина, Татар дәүләт опера һәм балет театры артистлары Фәхри Насретдинов, Шәфика Котдусова, Венера Шәрипова, Мөнир Якупов, Зилә Сөнгатуллина һ.б.ның концертларын алып бара. Аның иҗатының күп өлеше Татарстанның халык артисты Рәшит Ваһаповның концерт бригадалары белән үтә. Ул аның концерт бригадасында нәфис сүз остасы һәм конферансье буларак элеккеге Советлар Союзының татарлар яши торган бик күп төбәкләрендә була, алар бергә меңләгән концертлар бирә.
Ә.Яһүдиннең репертуарында Г.Тукайның лирик һәм сатира әсәрләре, аның «Шүрәле»се, Һ.Такташның «Мокамае» һәм «Мәхәббәт тәүбәсе», М.Җәлилнең «Моабит дәфтәре»ннән шигырьләре, Ә.Фәйзинең «Гармун»ы, Н.Исәнбәтнең «Татарстан сәламе» һәм «Әптери абзый әкияте», Ш.Маннур, Ә.Давыдов, Р.Фәйзуллин, Г.Рәхим, Ш.Маннапов, Р.Гаташ, Ф.Яруллин әсәрләре дә киң урын ала. Шулай ук Г.Афзалның «Күрде безнең башлар» дигән юмор әсәре, Х.Туфанның «Соңгы мамонт» поэмасыннан «Башлана башлады» өзеге, Г.Әпсәләмовның «Алтын йолдыз» романыннан «Шаһиевның өйләнүе» дигән өзеге һ.б. бар. Ә инде Ф.Кәримнең «Кыңгыраулы яшел гармун»ы сүз остасының бик оста итеп озак еллар буе яратып башкарган әсәрләреннән була. Ул аны кыңгыраулы гармунында уйнап сөйләгән.
1976 елда хатыны Мәстүрә вафат булгач, моңсуланып йөргән көннәрендә ул җырчы Зәйтүнә Әхтәмова белән таныша һәм алар гаилә кора. ТАССРның атказанган артисткасы Зәйтүнә Әхтәмова гомере буе Г.Тукай исемендәге Татар филармониясендә эшләгән, Татар дәүләт җыр һәм бию ансамбле хоры җырчысы булган. Алар егерме елдан артык бергә гомер кичерә, әле лаеклы ялга киткәч тә иҗади эшчәнлекләрен туктатмый, төрле концерт-кичәләрдә чыгыш ясый. Әзәл ага гомеренең соңгы елларына кадәр Татар дәүләт фольклор үзәгендә һәм Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының сирәк кулъязмалар бүлегендә эшли, татар сәнгатенә, татар әдәбиятына галим, фольклорчы буларак та зур өлеш кертә. Әле шактый өлкән яшьтә булуына карамастан, 1993 елда Төмән өлкәсенә кадәр барып, онытыла башлаган бәет-мөнәҗәтләрне туплап кайта. 1997 елның көзендә туксан яшенә таба барганда, Әзәл ага бакыйлыкка күчә, Казанда Татар зиратында җирләнә.
Зәйтүнә апа Әзәл ага дөньядан киткәч тә, аны бик сагынып яшәде, аның турында сөйләгәндә күзләрендә һәрчак яшьләнә иде. Ул филармониягә бик еш килеп йөрде, Әзәл аганы искә алу кичәләрендә дә чыгыш ясады. 2010 елның көзендә Зәйтүнә апа да арабыздан китте. Әзәл аганың улы Ринат әфәнде бүгенге көндә Новосибирск шәһәрендә яши, Россиянең атказанган метеорологы, география фәннәре кандидаты. Милли җанлы шәхес буларак, ул җирле төбәктә төрле татар кичәләре, очрашулар оештыра. Әти-әнисе турында язылган истәлекләрен безгә дә җибәрде.
Г.Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясе музееның тәкъдимнәр дәфтәрендә нәфис сүз остасы, Татарстанның атказанган артисты Әзәл ага Яһүдиннең дә язып калдырган мондый юллары бар:
«Хөрмәтле, якын, газиз сәхнәдәш дуслар! Ниһаять, бөек шагыйребез Г.Тукай исемен йөрткән дәүләт филармониясендә дә музей ачу эшләре башланган. Бу эшкә алынган иптәшләргә мең рәхмәт. Хәерле юлга, чордашлар, яшьтәшләр, сәхнәдәшләр! Яктыртыйк филармониянең үткән авыр, данлыклы, героик юлын!»
Инде бу еллар эчендә архивта филармония тарихын яктырткан шактый гына бай мәгълүмат, кызыклы гына экспонатлар тупланды. Алар арасында Әзәл ага Яһүдиннең сәхнә эшчәнлегенең иң якты мизгелләрен язып барган сәхнәдәшләре, замандашлары турындагы юмор белән өретелгән «Артист язмалары» да бар. Бүген инде саргайган бу кулъязмалар музей архивында кадерләп сакланыла. Чөнки аларда сәхнә остасының күпкырлы иҗади эшчәнлеге һәм башка сәнгать әһелләренең үзенчәлекле, гыйбрәтле язмышлары сүрәтләнә. Бу истәлекле сәхифәләр 2002 елда Әзәл ага Яһүдин турындагы истәлекләр китабында да (мөхәррире: Шамил Маннапов, төзүчеләре: Рафаэль Сальмушев, Алсу Хәлилова) урын алган иде. Аларның кайберләренә күз салыйк.
«Артист язмалары»
Шәмәрдәннән Казанга ничә көнлек юл.
Сугыштан соңгы елларда тимер юлларда йөрү бик авыр иде. Без – танылган җырчыбыз Гөлсем апа Сөләйманова һәм берничә артист Саба районында концертлар уздыргач, Шәмәрдәндә поездга утырып, Казанга кайтырга ниятләдек. Ләкин Шәмәрдәнгә килгәч аптырап калдык, кая ул поездга утыру? Вокзал халык белән шыгрым тулы, кассага якын барырлык түгел. Ә көн кичкә авыша, вакыт үтә, нишләргә?..
Менә бүрәнәләр төягән вагоннар белән йөк поезды килеп туктады. Без бүрәнәләргә ябышып мендек тә, шулар арасына сырыштык. Гөлсем апа егылмас өчен бүрәнәне кочаклап бара. Шулай Арчага килеп, Арча-Казан поездына утырып, Казанга кайту нияте иде. Арчага җиткәч, поездга чаптык, ләкин без килеп җиткәнче соңгы поезд да китеп барды. Нишлисең? Арча вокзалында төнне уздырып, икенче көнне көндез генә Казанга кайтып җитә алдык. Шулай итеп Шәмәрдәннән Казанга ике көнлек юл икәнен белдек.
«Беркем сизмәде...»
Драма артистына сәхнәдә нинди генә рольләрдә уйнарга, кем генә булырга туры килми?! Таҗи Гыйззәтнең «Чаткылар» спектаклендә каз өмәсенә җыелган кызлар җырлап эшләгәндә Рокыя Ибраһимова аларга гармунда уйный иде. Менә берзаман Рокыя ниндидер сәбәп белән килә алмады. Хәзер нишләргә? Алып баручы Мәрьям апа Чанышева: “Ә ник аптырап калырга, безнең Әзәл безнең гармунда уйный ич, ул керсен гармун уйнарга кыз булып», – дип әйтте дә салды. Мине тиз генә кызларча киендереп, гәүдәне бераз үзгәртеп, толымлы чәч-парик кидереп, грим салып чыгардылар сәхнәгә. Уйнадым шул, беркем дә сизмәде бу хәйләне!
– Менә күрдеңме, кыз булу берни түгел, гармунда уйнарга өйрәнүдән күпкә җиңел ул, – дип, шаяртты соңыннан Мәрьям апа.
Борын...
Атаклы артист Ситдыйк Айдаров бик тапкыр, жор артист иде. Сәхнәдә берәр көтелмәгән хәл килеп чыкса, бер дә югалып калмый, җаен таба иде.
Әле дә хәтеремдә: бер спектакльдә аның шактый зур һәм озын борын ясап уйнаганы. Менә бервакыт уен барышында, «су эчәм» дип стаканны авызына китергән иде, ясалма борын стакан кырыена ябышты да калды. Ситдыйк ага «ә» дигәнче, борынны куптарып алып, күз йомганчы уз урынына ябыштырып та куйды. Тамашачылар сизми дә калды.
«Тенор да, бас та булып җырла»
Татар филармониясенә яңа килгән бер директорга җырчы килеп, эшкә керергә дип гариза бирә.
Директор:
– Нинди тавыш белән җырлыйсыз? – ди.
– Минем тавышым тенор, – ди җырчы.
Директор:
– Һе, әгәр дә сез менә концертның беренче бүлегендә тенор, икенче өлешендә бас тавыш белән җырласагыз, эшкә алыр идем, тенор белән генә филармониягә эшкә ала алмыйм, – ди, җырчыны шаккатырып.
Әллүкидән Зиләйлүккә...
Бер концертта җырчы Зифа Басыйрова «Әллүки» көен башкара. Җырның уртасында Зифабыз үзе дә сизмәстән Әллүки көеннән Зиләйлүк дип сузып җибәрде һәм үзе дә, аптырап, җырдан туктап калды. Аннары көлеп җибәрде дә «Әллүки!» дип яңадан җырлап китте һәм җырны бу көй белән төгәлләде.
Әтине арытмагыз
1947 елда Әгерҗе районына гастрольгә улыбыз Ринатны да алып чыктык. Ул һәрвакыт залда алдагы рәттә утыра.
Мин юмористик әсәрләр укыганда тамашачы көлә башлый. Ринат артка борыла да: «Көлмәгез! Әтигә комачаулыйсыз! – ди. Әсәрне башкаргач, халык гөрләтеп кул чаба. Ринат улым, тагын артка борыла да: «Кул чапмагыз, әтиемне арытасыз!» – дип ачулана. Менә ничек кайгырта иде минем турында улым Ринат!
Ерып чыктык
Бер гастрольдә янгынчылар сараенда чыгыш ясыйбыз. Котырып яңгыр ява һәм сарайның идәненә су керә башлады. Тамашачылар аякларын күтәреп суга чыланмаска тырыша. Су электр чылбырына үтеп, ут уйный башлады. Сәгыйт Алиевның гавай гитарасы эшләүдән туктады, хәйран гына җырлагач, мондый шартларда Рәшитнең тавышының да рәте китте. Ә концертны дәвам итү мондый чакларда кем өстенә төшә? Билгеле, алып баручыга – ягъни без бәндәгезгә. Уңышлы гына ерып чыктык тәки.
Исән калдым
1950 нче елларда Урал якларында гастрольдә йөрибез. Зур гына мәдәният сараенда концертны башлау өчен сәхнәгә чыгып баскан идем, өстән авыр пәрдә тимерләре белән ычкынып, нәкь минем алга дөбердәп килеп төшмәсенме! Халык беравыздан «Ах!» дип, котлары чыгып кычкырды.
Мин дә тиз генә аңга килеп, үземне кулга алдым, идәндәге пәрдәләр артыннан «Борчылмагыз иптәшләр, мин исән-сау, концертны дәвам иттерәбез», дип халыкны тынычландырдым. Сәхнә эшчеләре тиз генә сәхнә пәрдәсен, тимер-томырларны алды. Концерт алга таба күтәренкелек белән үтте.
«Татарча концерт күрсәтегез»
1958 елда, Усман Әлмиев бригадасы белән Урта Азиядә гастрольдә йөргәндә, Фирганә шәһәрендә концерт куябыз. Беренче бүлектән соң, сәхнәгә бер язу килде. Анда: «Сез, артистлар, кайчан татар концерты бирерсез?» – дигән сорау куелган.
Мин концертның икенче бүлеген башлап, сәхнәгә чыктым да, «Менә иптәшләр, безгә бер сәер язу килде, аны язган иптәш: «Сез кайчан татарча концерт бирерсез?» – дигән. Без сәгатьтән артык татар телендә чыгыш ясыйбыз, җырчылар татар җырлары җырлый, мин татар шагыйрьләренең әсәрләрен татар телендә укыйм, ә иптәш әлегә кадәр концертның татар телендә баруын аңламаган икән», – дип әйткәч, бөтен зал шаулатып кул чабып, залны яңгыратып көлде.
Җаен таба белсәң
Гастрольләрдә айлар буе йөрү артистларны бик арыта, талчыктыра. Шуның өчен алар үзара төрле шуклыклар, мәзәкләр уйлап, күңелләрен күтәрергә тырыша.
Бер гастрольдә Рәшит Ваһапов белән Динә Сираҗетдинова ядәч аерышалар. Ләкин һич кенә дә берсен-берсе ота алмый болар. Көннәр үтә. Рәшит концертның ахырында җырлый, соңгы җырны Динә белән бергәләп «Башмагым»нан дуэт башкаралар. Динә җырларга чыккач, Рәшиткә: «Тиреңне сөрт», – дип кулъяулык тоттыра. Һәм аның колагына «ядәч» дип пышылдый. Рәшит җырлаганда, билгеле, «Исемдә» дип әйтә алмый кала. Шулай итеп, оту өчен Динә тәки җаен таба.
Истәлекләрне Г.Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясе музее мөдире Алсу ХӘКИМОВА туплады.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев