Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шәхесләребез

ОНЫТМЫЙБЫЗ СИНЕ, ГАРИФ АБЫЙ!

Гариф Ахуновның тууына 90 ел Сиксән бишенче ел. Берничә хикәям төрле газеталарда басылган, үземнең исә язучы булу турында хыялланган чаклар. Чаллыдагы Язучылар оешмасы хикәяләремне берәр җыелышта тикшерү турында берничә кат тәкъдим ясаса да, бу адымга җөрьәт итми йөрдем. Әмма, көтмәгәндә, оешманың ул чактагы җитәкчесе Ризван Хәмид үз янына дәште. -...

Гариф Ахуновның тууына 90 ел


Сиксән бишенче ел. Берничә хикәям төрле газеталарда басылган, үземнең исә язучы булу турында хыялланган чаклар. Чаллыдагы Язучылар оешмасы хикәяләремне берәр җыелышта тикшерү турында берничә кат тәкъдим ясаса да, бу адымга җөрьәт итми йөрдем. Әмма, көтмәгәндә, оешманың ул чактагы җитәкчесе Ризван Хәмид үз янына дәште.

- Ноябрь ахырында Казанда яшь прозаиклар семинары була. Иң өметле каләм ияләрен генә чакыралар. Һәр авторның язмаларын ким дигәндә ике олпат язучы тикшерәчәк. Ун-унбишләп хикәяңне сайлап җый да миңа китереп бир...

Ике-өч көннән соң төп-төгәл ун хикәямне сайладым да Ризван абый кулына илтеп тапшырдым мин. Ә күңел дигәнең һаман кытыклана. Инде хикәяләремнең аерым җыентык булып чыгуын төшләремдә күрәм, өмет зурдан. Ләкин читтән күзәтеп булса да «әдәби иләүләр»не байтак күргән кеше бит, үз-үземә реальрәк бәяне дә бирергә тайчынмыйм. «Ун хикәядән нинди аерым җыентык чыксын инде? Тәбикмәк калынлыгы да булмаячак, аз бу».

Алдан уйлап йөргән сюжетлар хәттин ашкан, повесть язарга утырдым. Унҗиде көннән соң «Ир канаты» дигән повесть әзер иде. Хикәяләрем янына өстәмәкче идем, Ризван Хәмид минем папканы инде Казанга, Язучылар берлегенә илтеп тапшырган булып чыкты. Ятып калганчы атып кал, дидем дә, повестьны күтәреп, Казанга ук киттем. Минем папкага әле олуг әдипләр арасыннан «хуҗа» табылмаган икән, берлекнең яшь язучылар белән эшләүче консультанты Илдар ага Юзеев повестемны сүзсез кабул итте.

Бишенче декабрьдә, ниһаять, безне семинарга чакырып алдылар. Чаллыдан Альберт Сафин (инде мәрхүм), Ирек Садыйков, Владимир Юлаев белән бергә юлга чыктык. Безнең кебек «өметлеләр» унбиш кеше чамасы булып чыкты. Булачак «хөкемдарлар» арасында Әмирхан Еники, Гариф Ахунов, Аяз Гыйлә- җев, Мөхәммәт Мәһдиев кебек корифейларны күреп кан тамырларына боз йөгерде. Кайсыбызны кемгә бүлгәннәрен гомуми җыелыш барышында Язучылар берлеге рәисе Туфан Миңнуллин игълан итте. Үз өлешемә Гариф Ахунов белән Рашат Низамиев кебек «көмешләр» эләккәнен ишеткәч, өмет утым сүнгән кебек булды...

Гариф абыйны моңа кадәр берничә җыелыш-бәйрәмнәрдә күргәнем булса да, ул миндәй яшь язучы өчен буй җитмәслек олуг шәхес иде. Дистәләгән китаплар авторы, унике ел буе Язучылар берлеге рәисе, ун ел буе СССР Югары Советы депутаты, СССР һәм РСФСР Язучылар берлеге сәркатибе, әллә нинди бүләкләр лауреаты... Минем ише булыр-булмас "сызгалаучы" егетнең язмаларын укып вакыт әрәм итүен күз алдына китерерлекмени?! Хәлбуки, тормышта әнә шулай килеп чыкты. Язмаларымны Гариф Ахунов үзе укыган?! Күңе-лдә горурлану хисе пыскып ала, әмма аны шөбһәләнү, өметсезлек уты каплап китә. Аһ, Гариф абый хәзер минем язганнарны сүтеп таратачак, көл итәчәк инде!..

Мин фәкыйрегезне Бауман урамындагы Матбугат йортының кайсыдыр бер бүлмәсенә кертеп утырттылар. Яныма бер-бер артлы Гариф абый белән Рашат Низамиев кереп кул сузгач, янә тиргә баттым. Мин аларны белмим, алар мине, ничекләр итеп кенә пыр туздырыр болар?

Халәтемне сизеп алды бугай, Гариф абый сүзне танышудан башлады, нәсел-нәсәбемне сораштырып чыкты. Аннары ике җөмлә белән кереш сүз ясады, үзенчә канат куйды:

- Җыентык бар. Котлыйм.

Ә аннары... бер сәгать буе минем повесть белән хикәяләрне сүтеп җыйнадылар, иләнүне күрмәгән бер генә җөмләсе дә калмады шикелле. Башны түбән иеп, сүз дә әйтә алмыйча тик утырдым. Мине бу «экзекуция»дән коридорда ишетелгән ир-ат тавышлары гына йолып алды, ахры. Менә ишек каерылып ачылды, бусагада Ринат Мөхәммәдиев, Марсель Галиев, Мәгъсүм Хуҗин, Камил Кәримов, Мансур Вәли һәм тагын берничә язучыдан торган төркем пәйда булды. Бик төртмәле вә көрпәле итеп сораштыра болар:

- Ну, әдәбият өчен яңа исем ачтыгызмы, юкмы?

Марсель:

- Офыкта минем сыман тагын берәр даһи күренмидер, шаять?..

Разведка! Мин багана шикелле тик утырам. Җавап сүзен Гариф абый тота:

- Ачтык. Аерым җыентык әзер. Әйдә, танышыгыз.

Кияүгә бирәсе кәләшне тикшергән сыман күздән кичерделәр, кул кыстылар бугай, берсен-бер хәтерләмим. Кабат Тукай клубындагы йомгаклау җыелышына кереп утыргач та шушындый ук халәт дәвам итте. Семинарга чакырылган яшь язучылар арасыннан бер минем язмалар гына аерым җыентык булып тәкъдим ителгән икән. Моннан тыш, повесть белән өч хикәямне дә төрле газета-журналлар үзенә сорап алды.

Җыелышта минем язмалар турында Гариф абый чыгыш ясады. Шаккаттым: аерым бүлмәдә, күзгә-күз карашып утырганда язмаларымны бер иләктән алып икенчесенә салган Гариф абый, гомуми җыелышта, мине бөтенләй дә белмәгән ничәмә-ничә дистә өлкән язучы каршында, язмаларымны ялгыш та тәнкыйть сүзе белән телгә алмады. Бу - өлкән әдип, олуг шәхеснең томшыгы да ныгымаган каләмдәшенә канат куярга тырышуы булган...

Мин, әлбәттә, барча язмаларымны күтәреп кайтып киттем. Хәлемнән килгәнчә эшкәртеп чыкканнан соң гына җыентыгымны янә Гариф абый кулына, бу юлы инде фатирына илтеп бирдем. Шунда Гариф абыйның иптәше Шаһидә апа, улы Рәшит белән таныштым. Беркадәр вакыттан соң «Казан утлары» журналында Гариф абый язган сүз башы белән «Таныш тыкрык» дигән хикәям дөнья күрде. Безнең иҗат һәм гаилә дуслыгы шулай канат ярды.

Гариф абыйның мине якын итүенә безнең биографияләрдәге кайбер охшашлык та тәэсир итте бугай. Аның әтисе Ахунҗан белән минем Әмир бабам (әнкәйнең әтисе) - икесе дә колхозлар төзеп йөргән һәм аларның беренче рәисләре дә булган кешеләр. Ләкин нәкъ утыз икенче елның кышындагы ачлык вакытында икесен дә - берсен - Арча, икенчесен Башкортостанның Бүздәк районында - заманында кулак куштаннары булып йөргән пычрак җаннар суеп үтергәннәр. Ахунҗан бабайның кабере Арча районында, ә минем Әмир бабамның бу җиһанда бөтенләй кабере дә юк. Муенына таш бәйләп, хәшәрәт җаннар аны Төркәй авылы янындагы күлгә салган... Тагын бер охшашлык шул: минем әткәм Шәйхенур да илленче елларда Актаныш районында колхоз рәисе булып эшләп йөргән...

Мин Гариф абый белән унбиш ел буе аралашып яшәдем. «Нәзер» дигән китабымны нәшриятка әзерләгәч тә, кулъязмасын иң элек Гариф абый кулына илтеп бирдем. Андагы повесть һәм хикәяләремне дә ошатты ул, кереш сүз язарга, нәшрият белән сөйләшергә теләге барлыгын белдерде. Ахмаклык булгандырмы, тәкәбберлекме - мин баш тарттым.

- Бу - әдәбиятка сез җитәкләп керткән кебегрәк була бит инде. Кирәкми, Гариф абый. Әйдә, әүвәл үзем ерып карыйм.

Нәтиҗәсе шул: «Нәзер» җыентыгы нәшрият планыннан бер елга соңарыбрак чыкты. Ә инде нәшриятка тапшыру өчен «Татарларның яшерелгән тарихы», «Сәет батыр», «Татарлар Пугачев явында» дигән әсәрләрнең кулъязмалары әзерләнгәч, Гариф абыйның «хөкем мөһере» гаять кыска булды:

- Боларына минем сүз башлары, минем яклау кирәк түгел инде...

Ә үзе, барыбер, гомере буе яклады ул мине. Язучылар берлегенә кабул ителгән чакта юлламасын бирде һәм идарә утырышында чәчрәп яклап чыкты. «Сәет батыр» китабын тәкъдир итү кичәсе оештырылгач, ара ерак дип тормады, олы башын кече итеп, Чаллыга да килде. Казанның Камал театрында үзенең җитмеш яшьлек юбилеен үткәргән чагында яшь язучылардан бердәнбер вәкил итеп мине сәхнәгә чыгарды. Ә иң кыйммәте: ул әдәбиятта минем «һәм башкалар» исемлегенә эләгеп йөрүемне һич тә теләмәде.

Соңгы елларда без аена бер мәртәбә очрашкалап тордык һәм, Казанда кунарга туры килгән саен, мин фәкать Гариф абый белән Шаһидә апа янына гына туктый идем. Төнге унда керәмме, иртәнге икедәме, гаиләм белән киләмме, әллә ялгызыммы - ишекләре дә, йөзләре дә ачык. Ә бер гыйбрәтле истәлекне мәңге онытасым юк.

Туксан бишенче елда мине Төркиягә, Нәүрүз бәйрәменә кунакка чакырдылар («Сәет батыр» исемле китабым өчен миңа үзебездә бер тиен дә каләм хакы алу бәхете тәтемәгән иде, аның каравы, менә, төрекләр күрделәр дә, үз чыгымнарын тотып, унбиш көнгә кунакка дәштеләр; шуннан соң «Ходай юк» дип әйтеп кара инде). Шулай туры килде, мин нәкъ үземнең туган көнемдә Төркиягә очарга тиеш идем. Очкыч бик тә иртә кузгала, ә Гариф абыйлар фатиры аэропортка алып китәчәк автобус тукталышына үтә якын. Мин шуларның фатирында төн кунарга калдым.

Алар мине иртәнге дүрттә үк йокыдан уяттылар. Чәй кайнаган, ит-бәрәңгеләр инде тәлинкәдә. Аны-моны уйлап тору юк, юындым да килеп утырдым. Мәгәр карыйм: Гариф абый белән Шаһидә апа икесе тиң кухня уртасында аягүрә тора. Икесе дә җитмешне тутырып килә торган кешеләр бит инде, читен булып китте.

- Ә ник сез утырмыйсыз? - дим, һап-һоп итеп ризык йоткан аралаш.

- Безгә ярамый, без сине менә шулай, аяк өсте озатырга тиеш, - дигән гаҗәп сәер җавап кайтаралар.

- Анысы ни хөрмәткә?

- Бердән, бүген синең туган көнең. Икенчедән, син үз гомереңдә беренче мәртәбә чит илгә чыгасың, - диләр.

Ничек минем туган көнне истә тоткан алар? Шуны уйлап, хәзер дә таң калам. Ә алар мине янә шаккатыра.

- Син әле, мөгаен, аягыңда бик нык тормыйсыңдыр. (Югыйсә, миңа - кырык!) Монысы... бездән ярдәм.

Шалт өстәлгә төп-төгәл бер йөз доллар. Әлбәттә, мин карышам, чәбәләнәм инде. Ә аларның үз кырыгы кырык:

- Син - ерак сәфәргә чыгучы. Бездән шулай тиеш.

Алар җиңде. Мин Гариф абый белән Шаһидә апаның йөз долларын алып Төркиягә очтым. Аннан Шаһидә апага бүләккә ниндидер асылташлы йөзек алып кайттым. Ә Гариф абыйга аерым бүләк сайларга, гомумән, баш җитмәде. И-и, бу Мөхәммәт абый Мәһдиев тә төрттерә торган авыл мокытлыгы! Гариф абыйга үзе исән чагында нинди дә булса бүләк бирергә йә изгелекләре өчен рәхмәт әйтергә дә өлгермәдем шул мин!..

Ике меңенче елга аяк баскач та, күңелдә әллә ничә төрле өмет йөгереп йөрде. "Быел Гариф абыйга җитмеш биш яшь тула, кадер-хөрмәт күрсәтергә кирәк!" Хатын белән төрлечә хыялланабыз. «Бакчада җиләк-җимеш беркадәр өлгергәч тә, Шаһидә апа белән икесен кунакка алып килик. Дачага барып, шунда ял итәрбез, мунчалар кертербез». «Сентябрьдә, Гариф абыйның туган көнендә, иртән-иртүк аларның өенә барып керик. Аны иң беренче котлаучылар булыйк...»

И, самимилек, гадилек, беркатлылык! Һәм... и, катлаулы, и, аяусыз язмыш! Алтынчы июнь көнне радиодан тапшырылган хәбәр аяз көнне яшен суккан сыман ис-акылсыз итте! «Гариф Ахунов вафат. Көтмәгәндә. Хушлашулар иртәгә, Камал театрында...»

Икенче көнне, хатын белән Казанга барып җиткән чакта, иртәнге сигез тулмаган да иде. Язучылар берлегендә беркем дә юк, аптырап тик йөрим. Гариф абыйларның фатирына киттем. Башта йөз төрле уй. «Гариф абый вак язучы түгел. Фатирлары хөкүмәт һәм тагын әллә нинди дәрәҗәдәге җитәкчеләр белән тулгандыр, минем ише чит шәһәрдән килгән «шалапай»ны кертмәсләр дә инде».

Гариф абый яшәгән иске типтагы биш катлы «хрущевка» янына халык күп җыелган. Бернинди хөкүмәт машиналары да, җитәкчеләргә имешдәрәҗәлек, имешкирәклек, имешмөһимлек төсе бирер өчен генә ияреп йөри торган бер көтү сакчылар да күренми. Әкрен генә атлап өскә күтәрелдем. Гариф абыйларның фатир ишеге шыр ачык. Коридорда ук муеныма Шаһидә апа килеп сыена. Ул сулкылдый, минем бугазны да усал, кайнар төер китереп буган... Яннан, сүзсез генә исәнләшеп, хөкүмәт рәисе урынбасары Илгиз Хәйруллин чыгып китте.

Гариф абый - залда. Тимер элмәкләреннән салдырылган ишек өстенә көйләп яткырганнар. Йөзе ап-ак. Ябыкмаган да, шешенмәгән дә, һәрвакыттагыча. Гариф абый йоклый гына сыман... Мәчеттән чакыртылган мулла хушлашу догалары укый башлады. Язучылар берлеге идарәсеннән Фоат Галимуллин, Шаһинур Мостафин, Галимҗан Гыйлманов, Әхмәт Гадел, Данил Салихов белән һәммәбез дә аягүрә көе тын торабыз...

Камал театрына халык күп җыелган. Язучылар берлеге, Камал театры, филармония, Композиторлар, Рәссамнар берлеге... тулы көе монда. Кыскасы, Казанның бөтен иҗат каймагы. Матәм митингын оештыручылар, кылдай киерелеп, Илбаш килүен көтә. Байтагының кыяфәте үтә җитди, кайбер чиновниклар ишек төбенә чыгып баскан. Текә муенлы егетләр һәрбер карыш җирне энә күзеннән кичереп тыз-быз йөри, «бомба» эзлиләр болар, вәт әкәмәт!..

Миндә башка кайгы. Митингны оештыручы җитәкчеләр янына үтеп, берлек рәисе аша үземә дә сүз бирүләрен сорыйм.

- Гариф абый - безнең Чаллы оешмасын нигезләүче рәис. Аны төзү өчен, иң беренче чиратта, ул Мәскәүдә таран булып йөрде. Бөтен Чаллы исеменнән хушлашу сүзләре әйтергә хокукым бар.

Эт сөяге сыман җавап ыргыттылар:

- Митинг утыз минут кына барачак. Шуннан ары зур җитәкчеләрнең бер минут вакыты юк...

Әнекәйгенәм! Атаклы язучы белән хушлашу түгел, түрәләрне ялтырату өчен корылган кәмит икән бит бу!..

Дежур сүзләр чик-чамасыз булды. «Олуг әдип, бик шәп рәис иде... Депутат та булды... Җәмәгать эшлеклесе... Кисәк китеп барды...» Мин көткән сүзләрне әйтүче табылмады.

«Үзе исән чагында ук алтмышка якын китап чыгарган бердәнбер автор.

Унике ел буе берлек җитәкчесе булып эшләгән чагында йөз егерме (!) язучыга фатир алып биргән рәис. Берлекнең мондый таран-җитәкчене моннан ары мәңге күрәсе юк!

Мәскәү нәшриятларына юл ярып, этенең дә, бетенең дә әсәрләрен рус телендә «үзәктә» чыгарттыруга ирешкән депутат.

Татар әдәбиятын үстерү, пропагандалау өлкәсендә иң күп көч куйган, кабатланмас җитәкче. Беренче... Бердәнбер...»

Менә шушы сүзләрне әйтерләрме-юкмы дип, и тыңладым, и колакны суздым, әмма юкка булды. Туган ягы Арчада йә Казанда Гариф абыйның музеен булдыру турында тәкъдим әйтүче табылырмы дип көттем, аны ишетергә насыйп әйләмәде. Юк, үлеп күрсәткәч тә бөек әдипнең кадерен белүчеләр күренмәде. Тукай хәзер хаксыз, безнең заманда талантларның кадере бөтенләй юк икән. «Талантларны булмый кабатлап!» дип кычкырган Равил Фәйзуллин кисәтүен дә ишетүче-аңлаучы юк. Безнең милләт Кол Галие, Кол Шәрифе, Тукае, Исхакые, Мөхәммәте һәм... Гарифҗаны булганга күрә данлы-шанлы, кабатланмас икәнлеген тоючы юк икән...

Гариф абыйның җеназасын урыннан кузгатканчы, янында гел Аяз абый Гыйләҗев басып торды. Болай да нык авырый үзе, ә хәзер күзләрендә тоташ яшь кенә.

- Гариф, Гариф... Минем чират иде бит, нигә боздың?.. Гариф... Гариф...

Гариф абыйның гәүдәсен урамга алып чыгып, махсус машина эченә куйдылар да, су сипкәндәй, кайсысы кай якка торып йөгерделәр. Алдан әзерләп куелган автобуслар эченә этешә-төртешә керү мизгелләре... Аннан, тәрәзә-ишекләрне ачып, урамга кычкыралар:

- Шаһидә апа кайда?

- Кызлары Наилә кайда йөри икән?..

Озата баручылар, Арчадагы митингта катнашачак каләмдәшләре, укучылары дип аталалар болар. Араларында Гариф абый алдында бурычлылар чиксез. Аларның бик күбесен Язучылар берлегенә кабул итүдә ул булышты. Яртысына фатирны ул өләште. Шуның аркасында әллә кемнәр Тукай премияле, йомшак кәнәфиле, капиталлы, депутатлар булды. Үзләре андагы йортларның ишекләрен барып күрмәсә дә, Гариф абый Мәскәүдәге әллә ничә нәшриятта чыккан китапларны «бөек»ләргә үз куллары белән алып кайтып бирде... Болар арасында Гариф абыйларына чын күңелдән рәхмәт әйтә белүчеләр булды микән? Иң мөһиме: аның исемен-данын алдагы елларда хәтерләп һәм яклап йөрүчеләр табылырмы?..

Гариф абыйның гәүдәсе салынган махсус машина янында без аның шоферы белән икебез генә басып калган идек. Мин Гариф абыйның йөзеннән күземне алалмыйм. Бөтен гәүдәсе өстенә, хәтта машина идәннәренә дә шау чәчәк сибелгән. Гомер буе язып арыган кечкенә куллары җыерчыкланып, ап-ак булып тора. Ә йөзе тып-тыныч, күрәсең, бу дөньядан ул әҗәтләрен дә тулаем түләп киткән.

Шофер кузгалмакчы, юл чыкмакчы була. Мин тагын бер мәртәбә, соңгы тапкыр Гариф абыйның йөзенә текәләм дә акрын гына ишекләрне ябам.

Хуш, Гарифҗан абый! Бәхил бул син, остаз! Үзем исән чагында сине һич онытмам!

* * *

P.S. Гариф абыйның 70 яшьлек юбилей тантанасында Илбашыбыз Минтимер Шәймиевнең Камал театры сәхнәсенә менеп әйткән сүзләре хәтеремә төшә:

- Гариф Ахунов әдәбият эшенә кереп китмичә, әйтик, дин юлына аяк басса да, һич шикләнмим, җөмһүриятебезнең мөфтие дә була алыр иде. Мәгариф өлкәсенә китсә - министр, производствоны сайлап алса, генераль директор булмыйча туктый алмас иде. Чөнки Гариф абыйга кешеләрне үз артыннан ияртә һәм аларның кайгыларын үз җилкәсенә ала белү куәсе мул салынган.

Илбаш сүзләрен бизмәннәргә салам. "Котырган базар" каләм иясе өчен мул тормышка юлны буып куйды. Гариф абый заманындагыча йөз егерме түгел, язучы-әдипләргә сыңар фатирны да бушлай бирүче хөкүмәт юк хәзер. Татар әсәрләрен рус теленә тәрҗемә итү, татар язучыларының китапларын Мәскәүдә бастыру, "вак милләтләр" арасында әдәбият алмашу өлкәсенә килсәң дә - нәкъ шул ук хәл. Соңгы унбиш-егерме ел буена татарча поэма, повесть, роман, драмаларның рус теленә тәрҗемә ителү очрагы - бик санаулы. Татар әдәбияты Рәсәй сәхнәсеннән тибеп төшерелде. Унбиш-егерме ел элек Туфан Миңнуллинның "Әлдермештән Әлмәндәр"ен үзәк телевидение аша күрсәтәләр, Ризван Хәмид драмалары Рәсәйнең берьюлы өч-дүрт театры сәхнәләрендә уйналып тора иде. Әмирхан Еники, Аяз Гыйләҗев, Мөхәммәт Мәһдиев, Нурихан Фәттах әсәрләре рус телендә дөнья күреп, татар милләтенең йөзен бөтен Рәсәй алдында танытты. Хәзер татар язучыларының ни "кыйланып" ятканын хәтта үзебезнең күршеләребез удмурт, мари, чувашлар да белми...

Гариф абый заманнары, ай-һай, сагындыра!..

Вахит ИМАМОВ.

.Г.Ахунов М.Шәймиев һәм Ә.Еники белән.

.Гариф Ахунов хатыны Шаһидә белән.

.Ахуновлар гаиләсе.

.Күрше әдипләрнең гаиләләре белән дачада.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев