Мәдәни җомга

«Олы юлның тузаны ла... »

«Олы юлның тузаны» көен кем генә белми бүген. Әлеге көйне дөньяның теләсә кайсы почмагында яшәгән татар үз итә, яратып, үзенә бер мәгънә салып җырлый. Ә бит «Олы юлның тузаны» көен Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, Татарстанның Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты, профессор Мәхмүт Нигъмәтҗанов - Түбән Новгород өлкәсенә экспедициягә баргач, магнитофон...

«Олы юлның тузаны» көен кем генә белми бүген. Әлеге көйне дөньяның теләсә кайсы почмагында яшәгән татар үз итә, яратып, үзенә бер мәгънә салып җырлый. Ә бит «Олы юлның тузаны» көен Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, Татарстанның Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты, профессор Мәхмүт Нигъмәтҗанов - Түбән Новгород өлкәсенә экспедициягә баргач, магнитофон тасмасына яздырып, ноталарга салып, җырчыларга тапшырган кеше. Бу көйне 1960 елларда Горький өлкәсенең Кызыл Октябрь районындагы Петрякс авылында Йолдыз ханым Алимова башкаруында язып ала ул.

Мәхмүт Нигъмәтҗанов гомеренең шактый өлешен халык иҗатын өйрәнүгә, барлауга, онытылган көйләрне табып, халыкның үзенә яңадан кайтарып бирүгә багышлады. Заманында СССР дигән дәүләтне аркылыдан-буйга үтеп, меңләгән үзешчән җырчылар һәм музыкантлар белән очрашып, иҗат җәүһәрләрен фәнни хезмәтләр һәм китаплар рәвешендә бастырып чыгаруга иреште.

Инде олы яшьтә булуына карамастан, кайсы төбәкләрдә булып, кемнәр белән очрашуын, игътибарга лаек нинди җырлар язып алганын бүген дә яхшы хәтерли. Әстерханнан кайтканда берничә генә көнгә ул Волгоград өлкәсенең бик борынгы, бай тарихлы Кече Чапурники дигән бик зур авылында туктала. Шушы авылга кайчандыр Пенза өлкәсеннән килеп урнашкан Фатыйма апа Баязитовадан «Чатырлар» дигән көйне язып ала һәм, Казанга кайткач, күренекле җырчы, Татарстанның атказанган артисткасы Галия Гафиятуллинага тапшыра һәм радиода магнитофон тасмасына яздыра. Галия апа ул көйне нәкъ Фатыйма апа Баязитова кебек оста итеп, бер генә авазын да үзгәртмичә җырлап, көйгә яңа сулыш өсти.

Мәхмүт Нигъмәтҗанов фольклор экспедицияләренә бары тик төп хезмәтеннән буш вакытларында йөри. Аның иҗаты, хезмәте, җитәкче буларак башкарган эшләре, әйтик, Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясенең сәнгать җитәкчесе булып эшләгән елларда керткән өлеше турында бик тәфсилләп сөйләргә мөмкин булыр иде.

Ул филармониядә эшләгән 1966-1973 елларны татар профессиональ музыкасын, халык иҗатын, рус, Европа композиторлары әсәрләрен тирәнтен аңлаган, бу өлкәдә мәгълүматлы, үткен телле тәнкыйтьче һәм галим талантының иҗади эшчәнлегенең чәчәк аткан чоры дип әйтергә була. Нәкъ шул чор М.Нигъмәтҗанов тәкъдиме белән филармониягә, дөресрәге, Татар дәүләт җыр һәм бию ансамбленә А.Ключарев, З.Хәбибуллин, Н.Исәнбәт, Ә.Нарыков, Ф.Гаскәров, Г.Таһиров кебек талантлы сәнгать әһелләре эшкә чакырыла һәм аларның эшчәнлеге чын мәгънәсендә фидакарьлек үрнәге була. Җитәкчегә, әлбәттә, филармониянең эстрада коллективларын яшь талантлар белән баету, үстерү кебек проблемалар тынгылык бирми. Яшьләр арасында конкурс игълан итеп, иң сәләтлеләрен сайлап, Мәскәүгә Бөтенсоюз эстрада остаханәсенә укырга җибәрә.

Кызганыч, алмаш әзерләү хәзер беркемне дә кызыксындырмый да, борчымый да. Филармониядә бүген эстрада коллективлары бөтенләй юк. Татарга чын мәгънәсендә профессиональ сәнгать кирәкми, күрәсең. Милли кадрлар әзерләү турында әйтәсе дә юк. Дөньякүләм билгеле маэстро дирижер Фоат Мансуровка лаеклы алмаш кайчан булыр?! Мондый сораулар бихисап.

Шунысы да мәгълүм булсын, филармониянең абруйлы сәнгать советы җитәкчесе буларак, М.Нигъмәтҗанов республикабызда музыкаль сәясәтне, репертуар мәсьәләсен, композиторларыбыз, шагыйрьләребез, җырчыларыбыз һәм музыкантларыбыз эшчәнлеген тиешле юлга юнәлтүгә ирешә. Ул елларда артистлар репертуарында төссез, мәгънәсез, түбән дәрәҗәдәге музыкаль әсәрләргә бервакытта да урын булмады. Бу чорда композиторларыбыз иҗат иткән гүзәл җырлар, музыкаль әсәрләр белән беррәттән, халык көйләренә дә игътибар шулай ук зур иде.

Мәхмүт Нигъмәтҗанов гаҗәеп кызыклы һәм каршылыклы тормыш юлы уза. Бөек Ватан сугышы башланган көннәрдә аларның гаиләсе Украинаның Кадиевка шәһәрендә яши. Әтисе - шахтер-стахановчы - командировкада була. Абыйсын һәм апасын армиягә алалар, ә 11 яшьлек Мәхмүт авыру әнисе белән оккупациядә кала. Әнисе вафат булгач, яшүсмер малай туган якларына - Саба районының Арташ авылына кайтырга җыенса да, язмыш аны Белгород шәһәрендәге балалар йортына китерә. Белгород фашистлардан азат ителгәч, Татарстанга кайта. Алты яшьлек бала вакытыннан бирле әтисенең гармунда уйнавын тыңлап үскән һәм үзе дә төрле уен коралларында оста уйнауга ирешкән Мәхмүтне музыка дөньясы көннән-көн ныграк тарта. 23 яшендә ул Казан дәүләт консерваториясенең теоретик-композиторлык бүлегенә укырга килә. Аны 1958 елда уңышлы тәмамлап, шунда эшкә кала. Шул елларда Мәскәүдән килеп дәресләр бирүче профессор Генрих Литинский Мәхмүт Нигъмәтҗановка киләчәктә зур иҗади өметләр баглап, аның сирәк очрый торган сәләтле, гаҗәеп талантлы музыка белгече булуы турында әйтә һәм аңа яшь белгеч буларак, тиешле игътибар, һәртөрле ярдәм кирәклегенә басым ясый. 1960-1967 елларда М.Нигъмәтҗанов Галимҗан Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм тарих институтында, соңыннан филармониядә хезмәтен дәвам итә. Мәхмүт Нигъмәтҗанов - җиде китап, бихисап мәкаләләр авторы. Күпкырлы галим буларак, ул Россия композиторлары берлегенең музыка белгечлеге һәм фольклор комиссиясе рәисе урынбасары итеп сайлана. Атаклы музыка белгече, сәнгать фәннәре докторы Гиппиус аның турында: «Татар халык иҗатын өйрәнүче, бөртекләп җыючы күренекле галим Мәхмүт Нигъмәтҗановның исеме, Россиядән тыш, чит илләрдә дә яхшы таныш. Ул башкарган хезмәт фәнни нигезгә корылган. Мәхмүт Нигъмәтҗанов татар халык иҗатын өйрәнү өлкәсендә кискен борылышка иреште. Татар халык җыр сәнгатенең традицион жанрларын һәм стилен яңача өйрәнүгә нигез салды», - дип язды. Бу чыннан да шулай.

Мәхмүт Нигъмәтҗанов, фольклорчы-галим, музыка белгече буларак, сәнгатебезнең, музыкаль культурабызның бүгенгесен, киләчәген истә тотып, милли кадрлар тәрбияләүнең мөһимлеген кайгыртып, гомере буе матбугат битләрендә, төрле гамәли конференцияләрдә, иҗади очрашуларда һәм башка әһәмиятле чараларда эшлекле тәкъдимнәре белән чыгыш ясап килде. Шул исәптән, балалар бакчасы һәм мәктәпләр өчен җыр укытучылары, татар музыкасын пропагандалаучы тәрбиячеләр булдыру хакында даими кайгыртучанлык күрсәтте.

Мәхмүт Нигъмәтҗановның эшчәнлеге, әйткәнебезчә, чит илләрдә, шул исәптән, Венгрия, Германия, Финляндия һәм Монголиядә, Казахстан, Үзбәкстан һәм башка төбәкләрдә киң танылды һәм хезмәттәшләренең югары бәясенә лаек булды.

Күпсанлы музыкаль-этнографик экспедицияләрдә катнашып, халык музыкасының 4 меңнән артык язмасын туплап, шулар нигезендә «Татар халык музыкасы»ның өч томлыгын чыгаруга иреште. Галимнең әлеге бәһасез олы хезмәте Татарстанның Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясенә лаек булды.

Мәхмүт Нигъмәтҗанов милли сәнгатьне үстерүдә, халыкны мәдәни агарту эшендә иң мөһим дип санаган чара -ул да булса сәнгать фәненең абруйлы үзәген, оешмасын булдыру. Бүген музыкаль сәнгатебез аяныч хәлдә икән - бу инде сәнгать, мәдәният белән идарә итүче компетентсыз кешеләр гаебе, халыкның рухи мәнфәгатьләренә битарафлык галәмәте. Моның өчен милләтенә, халыкка тугрылыклы хезмәт итә торган бай рухлы, киң эрудицияле шәхесләр кирәк, дип даими әйтеп килә ул. Мәхмүт Нигъмәтҗанов турында сөйләгәндә, аның «Татарстан» радиосы белән тыгыз иҗади элемтәсе турында әйтми мөмкин түгел. Аның тарафыннан музыка белгече, фольклорчы галим буларак әзерләнгән программалар тыңлаучы күңелендә матур, якты хис, онытылмас тәэсир калдырды.

Радионың сәнгать советы әгъзасы буларак та ул үзен принципиаль, ачык фикерле, гадел һәм эшлекле итеп күрсәтте. «Татарстан» радиосының музыкаль тапшырулар редакциясе юбилярны «Осталык һәм остазлык» программасында катнашу өчен студиягә чакырды, милләтпәрвәр галим белән бүгенге музыкаль сәнгатебезгә кагылышлы кызыклы гына әңгәмә үткәрде. Анда бик күп проблемалар күтәрелде. Шуларның берсе - музыкаль тәнкыйтьнең хәзерге хәле. "Бүген музыкаль тәнкыйть бармы, тәнкыйтьче нинди таләпләргә җавап бирергә тиеш?" кебек сорауларга М.Нигъмәтҗанов болай дип җавап бирде:

"Бу - киң проблема. Тәнкыйть дигән әйбер бик тирән мәгълүматлы булуны таләп итә. Тәнкыйтьче булу өчен махсус белем алырга кирәк. Кызганыч, бездә чын музыка белгечләре әллә ни күп түгел. Музыка буенча оста белгеч булу өчен халык иҗатын, аның бөтен якларын, бөтен катламнарын, төрле жанрларын, классик музыканы, полифонияне, гармонияне, симфоник оркестрны белергә кирәк. Шуларны белмичә, чын тәнкыйтьче була алмый. Халык музыка кораллары турында сүз йөрткәндә исә акустиканы, тарихны белү мөһим. Композиторларыбызны, аларның иҗатын белергә кирәк. С.Габәши, С.Сәйдәшев, Ф.Яруллин, М.Мозаффаров, Р.Яхинның композитор буларак камилләшү тенденциясен дә өйрәнү сорала. Шуларны белгәч, ниһаять, композиторның кыйбласын билгеләргә кирәк. Шул вакытта гына музыка белгече була аласың. Нәрсә ул милли музыка? Гади кеше аны кайбер вакыт фәнсез-нисез дә әйтеп бирә. Интуиция бар бит. Музыка сәнгате - интуитив сәнгать ул. Тәнкыйтьче булу өчен шулай ук бәйсез фикер йөртә белү дә, иман да кирәк. «Бу кеше миңа кирәк - мактыйм. Бу кеше миңа бүген кирәк түгел - мин аны яманлыйм». Тәнкыйть мондый булырга мөмкин түгел. Бик күп сыйфатларны таләп итә тәнкыйтьче булу. Ни кызганыч, бездә музыка тәнкыйте юк дәрәҗәсендә. Симфоник оркестр турында төпле рецензия юк. Нишләп? Чөнки симфоник оркестр турында рецензия язар өчен оркестрның нәрсә икәнлеген белергә кирәк. Уен кораллары ничек яңгырарга тиеш һ.б. Таләпләргә җавап эзләү мәҗбүри. Музыка тәнкыйте ул - аерым мөстәкыйль проблема".

Мәдәният министрлыгы каршында тәнкыйтьчеләр секциясе булырга, мәдәниятне үстерүне алар карарга тиеш. 1929 елда безнең бөек шәхесебез Газиз Әлмөхәммәтов: «Мактыйлар да мактыйлар, миңа бер файдасы юк аның. Бер заман, бәлки, безнең чын тәнкыйтьчеләр үсәр, алар эшлекле тәнкыйть сүзе әйтерләр», - дигән иде. Шуннан бирле инде 100 ел гомер үтте, ә музыкаль тәнкыйть өлкәсендә әллә ни үзгәреш күрмибез...

Рафаэль ИЛЬЯСОВ,
Татарстанның халык артисты.

. Мәхмүт Нигъмәтҗанов.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: