Мәдәни җомга

ОЛЫ ҺӘМ ЗАТЛЫ ШӘХЕС

16 сентябрьдә татар халкының танылган язучысы, Г. Тукай исемендәге Дәүләт бүләге иясе Атилла Расихның тууына 100 ел тула. Атилла Расих Төркиянең Истанбул шәһәрендә дөньяга килә. "Әти-әниләренең ничек Төркиягә барып чыгулары һәм шактый гына вакыт аннан туган илләренә кайта алмыйча газапланулары турында язучының 1996 елда дөнья күргән "Ишан оныгы" роман-истәлеге ачык...

16 сентябрьдә татар халкының танылган язучысы, Г. Тукай исемендәге Дәүләт бүләге иясе Атилла Расихның тууына 100 ел тула.


Атилла Расих Төркиянең Истанбул шәһәрендә дөньяга килә. "Әти-әниләренең ничек Төркиягә барып чыгулары һәм шактый гына вакыт аннан туган илләренә кайта алмыйча газапланулары турында язучының 1996 елда дөнья күргән "Ишан оныгы" роман-истәлеге ачык сөйли. Атилланың тууын әйтеп Төркиядән хат килгәч, аның мәшһүр бабасы Зәйнулла ишан Троицк шәһәрендәге мәчетнең метрика кенәгәсенә оныгын 1916 елда Троицкида туды дип язып куя, сәбәбен әйтеп тормый. Шулай итеп, Атилланың туган иле һәм елы дөрес теркәлми. Шул документлар белән ул гомер итә. Әмма яшәвенең соңгы елларында булса да, Атилла Расих дөреслекнең тантана итүен тели. Чынбарлыкны нигез итеп алып, аны исбатлап, 1995 елның уналтынчы сентябрендә Атилла ага үзенең 80 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. 1996 елның 9 маенда бу дөньядан китеп тә барды...

А.Расихның язган барлык әсәрләренә, алтмыш елдан артып киткән иҗат юлына игътибар белән карасак, аның кыенлыклар аша, әмма нык адымнар белән татар әдәбиятында урынын алуына инанырбыз.

1950 еллардан башлап әдипнең иҗаты активлашып китә. А.Расих җәмәгатьчелекнең игътибар үзәгенә баса, чөнки ул әдәбиятта шактый киң кулланылган шартлы алымнардан котылу юлында кыю адымнар ясый һәм шул өлкәдә җитди уңышларга ирешә. Кырыс хакыйкать, нәкъ тормыштагыча язарга омтылу А.Расих әсәрләренең фонын тәшкил итә, эчке пафосын, төп үзенчәлеген билгели. Бу үзенчәлек ул иҗат иткән әсәрләрнең тема-проблемаларына да, сюжет-композиция кору, образлар тудыру алымнарына да карый. Әмма язучы иҗатындагы бу тенденцияне гади натурализм күренеше итеп кенә карарга ярамый. Алай гына булса, аның әсәрләре уңыш казанмаган булыр иде.
А.Расих белән шәхси әңгәмәләр барышында, иҗатының башлангыч чоры турында искә алганда, язучы үзенә фатиха бирүчеләр итеп М.Җәлил һәм М.Әмирне санавын әйтә иде. Социаль яктан чыгышы үзе яшәгән чор идеологиясенә туры килмәгәнлектән, булачак язучыга белем алу юлында төрле каршылыклар аша үтәргә туры килә. Белем алуга булган ныклы теләге, ихтыяр көче ярдәмендә ул барлык киртәләрне ерып чыга.

Алга таба А.Расих әдәби иҗат белән фәнни эшне бергә алып бара һәм шактый гына уңышларга да ирешә. Шуны да ачыклап әйтергә кирәк, ул - озак еллар фән өлкәсендә эшләгән галим - авыл хуҗалыгы фәннәре кандидаты, доцент.

А.Расих үзенең иҗатын хикәяләр язудан башлый. Әгәр беренче хикәяләрендә автор башлыча юмор чараларыннан файдаланса, соңрак ул сатирага торган саен ешрак мөрәҗәгать итә. Бу өлкәдә аның "Каһәр төшкән тел" сатирик хикәясе аеруча уңышлы. Ул - А.Расихның сатира-юмор өлкәсендәге иң зур казанышы.

А.Расих фронтовик язучы, Бөек Ватан сугышының башыннан ахырына кадәр хәрәкәттәге армиядә булып, туган илгә һәм халыкка җаны-тәне белән бирелгәнлеге әсәрләрендә генә түгел, үлем белән күзгә-күз очрашканда да сыналган шәхес. Аның "Ютазы егете", "Якташларым", "Дошман тылында", "Сагынылган мәхәббәт", "Язылачак хикәяләр", "Фронтта Яңа ел" хикәяләрен, "Бәхет орлыклары" маҗаралы повестен бер тема сугышчыларның батырлыгын, ватанпәрвәрлек хисләрен күрсәтү, сурәтләү берләштерә. Автор бу әсәрләрендә гадәттән тыш хәлләрне, зур масштаблы вакыйгаларны тасвирлауны бурыч итеп куймый. Аларда без фронтта еш булган гади күренешләрне, геройларның табигый хисләрен тоябыз. Гап-гади сугышчылар зур батырлыклар эшли, илнең азатлыгы өчен үлемнән дә курыкмый. Сугышчылар арасындагы дуслыкны, бердәмлекне һәм дошманны җиңүгә булган ышанычны А.Расих үтемле итеп, хакыйкый образлар аша тасвирлый.

Әдипнең сугыштан соңгы иҗатына аның гыйльми-педагогик эшчәнлеге мәгълүм эз сала. Елдан-ел арта барган бу йогынты төрле формаларда чагыла. Баштарак ул әдипнең маҗаралары һәм фәнни-фантастик жанрга мөрәҗәгать итүендә күренә. "Бәхет орлыклары"ннан соң бер-бер артлы "Урланган хәзинә", "Хәвефле сынау" һәм "Сәхи бабай маҗаралары" дөнья күрә. Бу әсәрләре белән А.Расих сугыштан соңгы прозаның үсешенә үзеннән шактый зур өлеш кертә.

Маҗаралы әсәрләргә мәхәббәте А.Расихны тәрҗемә өлкәсенә алып килә. 1953 елда ул Д.Эрвильнең "Тарихкача яшәгән малайның күргәннәре" һәм 1959 елда А.Беляевның "Су кешесе" әсәрләрен урысчадан татарчага тәрҗемә кыла.

Алга таба А.Расих, үзенең яшьлек еллары вакыйгаларына нигезләнеп, "Дустым Мансур" романын (1949) иҗат итә. Бу тема язучыга якын, таныш, чөнки ул тормыш юлын эшче буларак башлап җибәрә. Роман социалистик идеология белән сугарылган булса да, беренче бишьеллыклар чорында яшь эшчеләр характерындагы психологик үзгәрешләрне сурәтләве белән кыйммәтле. Социализм төзүнең башлангыч чорында эшчеләр сыйныфына килеп кушылган яшьләр турында "Дустым Мансур" романы татар прозасында иң беренче булып сөйләде. Бу роман үз заманының мөһим идеяләрен чагылдыра, социалистик хуҗалыкны төзү процессында кешеләрнең аңында һәм яшәешендә туган тарихи үзгәрешләрне чынбарлыктагыча тасвирлый. "Дустым Мансур" романы үрнәгендә Г.Әпсәләмовның "Сүнмәс утлар", И.Газинең "Гади кешеләр" һәм башка әсәрләр язылды.

1960-90 елларда язучының әдәби эшчәнлеге активлаша, яңа сыйфатларга байый. Аның иҗаты татар прозасының сугыштан соңгы үсешендә зур роль уйный.

Актив гыйльми-педагогик эшчәнлеге А.Расихның тормыш белән бәйләнешен бермә-бер арттыра. Язучының "Ык суы буенда" дип исемләнгән повесте һәм "Язгы авазлар" романы шул хакта сөйли. Илленче еллар авылын яхшы белеп һәм бу турыда җитди уйланып язылган «Язгы авазлар» романы алтмышынчы еллар прозасының авыл турындагы иң уңышлы әсәрләрнең берсе булып танылды. А.Расих, татар язучыларыннан беренче буларак, авыл хуҗалыгында туган кыен хәлне тормыштагыча дөрес тасвирлый. Шуның белән беррәттән, татар әдәбияты өчен яңа булган терлекчелек темасын алып килә. Кызганычка каршы, кыю язылган бу роман үз вакытында дөньяга чыга алмады, догматизмнан арынып җитмәгән тәнкыйть әсәрне кабул итәргә һәм фатиха бирергә әзер булмый ул чагында.

Әсәрдә сугыштан соңгы еллардагы авыл хуҗалыгы белән җитәкчелек итү мәсьәләсе үзәккә куела һәм төп низаг төрлечә җитәкчелек итү алымнары бәрелешенә нигезләнә. Болар барысы да социаль-этик планда эпик чаралар ярдәмендә гәүдәләндерелә. Төп геройлар Солтан, Ифрат үз эшләре өчен янып яши. Алардагы бу сыйфатның тормышчан тасвирлануы -А.Расихның зур уңышы. Ә иң әһәмиятлесе - Солтан терлекчелекне фәнни нигездә үстерергә тели, шуның белән "Язгы авазлар" романында авыл хуҗалыгы турындагы әдәбият өчен яңа тип герой - фән белгече образы туа.

Авторның көчле ягы шунда, ул актуаль проблемаларны куя һәм оста, тормышчан итеп чишә дә белә. Гомумән, "Язгы авазлар" А.Расих иҗатының алтмышынчы еллар идеясе - шәхеснең әхлакый һәм әдәби яктан күзгә күренеп җитлегүе, яңа сыйфатлар белән байый баруы турында сөйли. Бу чорда А.Расих әсәрләрендә конфликтның роле үсте, әдип үзен динамик конфликт остасы итеп танытты. "Язгы авазлар" романында автор илленче еллар авылының мөһим мәсьәләләрен күтәрә һәм җанлы образлар аша зур ышандыру көче белән гәүдәләндерә. Проблемаларның актуальлеге, темасының яңалыгы белән бу әсәр татар прозасында үзенә лаеклы урынны алды.

А.Расихның конфликт төзү осталыгы "Ике буйдак" романында аеруча тулы һәм тирән чагылыш таба. Укучы аңларлык фәнни терминнар ярдәмендә, автор беренче булып, татар әдәбиятына фән дөньясын алып керде.

"Ике буйдак" романы язучының башка әсәрләреннән үзенең җыйнаклыгы, композиция ягыннан төзеклеге белән үрнәк булырлык әсәр. Сурәтләү алымнары, сюжет сызыклары - һәммәсе дә төп идеяне ачуга хезмәт итә. Фән кешеләренең рухын, максат-омтылышларын аңлау, конфликтларны дөрес билгеләү уңышка китергән.

А.Расих әсәрләрендә замандашларының гражданлык һәм әхлакый йөзе, яшәү максаты идеаллары турында уйлана. "Каһарманнар юлы" романында язучы бу җәһәттән тагын бер адым алга атлый. Әсәрдә геройларның каһарманлык сыйфатлары дөреслек өчен көрәштә ачыла. Хәбибрахман абзый һәм Альфред ватандашлар сугышы елларындагы хакыйкатьне торгызу өчен көрәшә. Бу көрәштә төп каһарманнардан нык ихтыяр көче, батырлык һәм принципиальлек сорала. Бер үк вакытта Хәбибрахман абзый белән Альфред сугышчан традицияләрне тыныч тормышта дәвам итүчеләр булып гәүдәләнә. Моның белән язучы буыннар бәйләнешен ача.

Язучы заманының алдынгы героен үзе яшәгән тормыштан гына түгел, үткәннәрдән дә эзли. "Ямашев" трилогиясе моңа мисал булып тора. Тарихи шәхес - Хөсәен Ямашевның биографиясенә кагылышлы фактларны дөрес бирергә тырышу, ягъни дөреслек принцибы бу әсәрнең нигезенә салынган. Автор архив материалларыннан киң һәм кыю файдалана, бу уңайдан А.Расих үзен әдәбиятчы гына түгел, тарихчы итеп тә танытты. Трилогиянең 1968-1982 еллар эчендә иҗат ителүе үзе генә дә сарыф ителгән көчнең бихисап күплеге турында сөйли. Әсәр совет чоры идеологиясе мәнфәгатьләрен үз эченә алса да, бүгенге укучы өчен тарихилыгы белән кыйммәтле.

"Сынау" романының үзәген җитештерү һәм әхлак проблемалары тәшкил итә, әсәрдәге геройларның һәркайсы җитди әхлак, сынауларында кала һәм сынаулар югалтуларсыз гына бармый. А.Расих бу романында геройларның гражданлык һәм шәхси сыйфатларын тормышчан характерлар аша ышандырырлык итеп тасвирлаган. Яшь буынны югары әхлак нормалары буенча тәрбияләү мәгънәсенең үтә кискен, җитди куелышы ягыннан "Сынау" романының әһәмияте дә бик зур.

Язучының Г.Тукай исемендәге Дәүләт бүләгенә тәкъдим ителгән "Язгы авазлар", "Ике буйдак", "Сынау" һәм "Ямашев" романнары татар прозасының үсешендә билгеле бер эз калдырган, проблемаларның үткенлеге, актуальлеге, геройларның тормышчанлыгы белән уйландыру көче ягыннан яңалык китергән әсәрләр булды.

"Елларны чигерсәм" автобиографик трилогиясе А.Расихның соңгы әсәре булды. Ул язучының тормышын, иҗатын күпьяклап тулыландыра. Трилогиянең беренче китабы "Ишан оныгы" дип исемләнгән. Бу роман-истәлектә авторның ишан оныгы, мулла улы булуы аркасында социалистик җәмгыять тудырган каршылыкларга каршы көрәше сурәтләнә.

Автобиографик трилогиянең икенче китабы "Кәгазьдәгеләр һәм хәтердәгеләр" дип атала. Әсәрдән өзекләр 1993 елда "Казан утлары" журналында басылды, әлеге аның аерым китап булып чыкканы юк. "Кәгазьдәгеләр һәм хәтердәгеләр" дә язучы укучыларны Бөек Ватан сугышының онытылмас авыр истәлекләре һәм үзенең сугыш чоры иҗаты белән таныштыра.

Роман-истәлекнең өченче өлеше - "Тыныч еллар күләгәсендә". Әсәрдә коммунистик идеологиянең иҗат кешеләренә булган басымы, гомумән, тыныч дип исәпләнгән елларда барган көрәш турында сөйләнә. Әсәр әле беркайда да басылмаган, кулъязма хәлендә.

А.Расихның "Елларны чигерсәм" документаль тормыш хроникасы тирәнтен уйландыра, бер генә бирелгән гомерне заяга уздырмыйча, халкың өчен файдалы кеше булып яшәргә чакыра. Трилогия тагын шул ягы белән әһәмиятле: автобиографик характерда булса да, тулы бер буынның әхлакый һәм рухи дөньясын, фикерен-карашларын сурәтли.

А.Расих әдәби процесста тәнкыйтьче һәм публицист буларак та гомере буе катнашты, Язучылар берлеге идарәсендә күп еллар нәтиҗәле эш алып барды.

Әдәбиятта һәм фәндә күп еллар эшләгән А.Расих беркайчан да үзенең дәрәҗәсен төшермәде, олы һәм затлы шәхес булып калды. Бу очракта аның үз карашларыннан, кыйбласыннан, яшәү һәм язу принципларыннан бервакытта да чигенми яши алуы күздә тотыла.

Равия ЗАРИПОВА,
филология фәннәре кандидаты.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: