Мәдәни җомга

ОЛЫ БҮЛЕККӘ ЛАЕК ХЕЗМӘТЛӘР

Профессор Азат Әхмәдуллин - татар әдәбиятен өйрәнүчеләр арасында драматургия буенча белгеч буларак танылган галим. Аның татар театры турындагы мәкаләләре һәм хезмәтләре узган гасырның уртасыннан башлап дөнья күрә, һәм алар буенча драматургиябезнең узган тарихи юлы турында тулы мәгълүмат алырга мөмкин. Милли драматургиябезне тарихи-теоретик планда һәрьяклап өйрәнү аның XIX гасыр ахырында тууыннан...

Профессор Азат Әхмәдуллин - татар әдәбиятен өйрәнүчеләр арасында драматургия буенча белгеч буларак танылган галим. Аның татар театры турындагы мәкаләләре һәм хезмәтләре узган гасырның уртасыннан башлап дөнья күрә, һәм алар буенча драматургиябезнең узган тарихи юлы турында тулы мәгълүмат алырга мөмкин.


Милли драматургиябезне тарихи-теоретик планда һәрьяклап өйрәнү аның XIX гасыр ахырында тууыннан башлап XXI гасыр башына кадәр үткән юлда җитди уңышларга ирешүе һәм аларны нәзари-эстетик яктан гомумиләштерү соралу белән билгеләнә. Аның сәнгати үзенчәлекләре, барыннан да бигрәк, башка әдәбиятләрдәге кебек сәхнә сәнгатенең нигезен тәшкил итүдә күренә. Әгәр дә татар театры үзенең беренче адымнарын узган гасырның башында гына ясый башлап та бер-ике дистә ел эчендә җитлегүгә ирешкән һәм бүген инде җитди уңышлары белән горурлана ала икән, монда милли драматургиянең дә бәһаләп бетермәслек өлеше бар. Шуңа күрә дә татар драматургиясенең тарихи тәҗрибәсен һәм үсеш юлын өйрәнү, аның иҗади казанышларын, үсеш юлындагы кыенлыкларны анализлау һәм гомумиләштерү татар әдәбият фәненең һәм театр сәнгатенең мөһим бурычларыннан берсе булып тора. Профессор А.Әхмәдуллинның хезмәтләре, күренекле драматург Фәтхи Бурнаш турындагы ике китабы, төрле җыентыкларда, вакытлы матбугат битләрендә басылган күпсанлы мәкаләләре һәм рецензияләре шул бурычны үтәүдә уңышлы адым дип каралырга лаек.

А.Әхмәдуллинның Татарстан Дәүләт бүләгенә тәкъдим ителгән китаплар сериясе сигез хезмәттән тора. Болар дүрт монография: урыс телендә басылганнары - «Татар драматургиясе: социалистик реализмның чыганаклары һәм формалашуы» (Мәскәү, 1983), «Татар драматургиясе: тарихы һәм проблемалары» (Казан, 2012); татар телендә дөнья күргәннәре - «Ничек сурәтләргә сине, замандаш? (Хәзерге татар драматургиясенең кайбер мәсьәләләре)» (1976), «Күңелләрне уятыр: хәзерге татар драматургиясе» (2007); дүрт тематик жыентык: татар телендәгеләре «Сәхнә әдәбияте һәм тормыш» (1980), «Дөреслеккә ирешү юлында» (1993), «Офыклар киңәйгәндә» (2002); урыс телендә - «Татар драматургиясенең офыклары» (1983).

Китапларның һәрберсендә драматургиянең билгеле бер чордагы үзенчәлекләре күрсәтелә. Күренекле драма осталарының иҗатлары яктыртыла, сәхнәдә уңыш казанган әсәрләр анализлана. Һәм, әлбәттә инде, татар драматургиясенең тарихына караган аерым теоретик проблемалар хәл ителә, гомумиләштерүләр ясала. Драматургиябезнең беренче чорында, мәсәлән, галим үзенчәлекле бер күренешкә, иҗади стильләр һәм алымнарның үзара тыгыз аралашуына игътибар итә, бу күренешнең сәхнә әдәбиятенә ничек тәэсир итүен ачыклый. Әлеге күренешкә «Татар драматургиясе: социалистик реализмның чыганаклары һәм формалашуы», «Дөреслеккә ирешү юлында», «Татар драматургиясе: тарихы һәм проблемалары» дигән хезмәтләрнең махсус бүлекләрен багышлый. Бу фонда сәхнә әдәбиятенең үсеш принципларын ачыклау өчен художестволы шәхес концепциясенең чагыштырма характеристикасы бик тә мөһим булуын раслый («Ничек сурәтләргә сине, замандаш?», «Сәхнә әдәбияте һәм тормыш» китапларында). Герой - яңалыкка ирешүдә төп көч, әдәбиятнең алга таба хәрәкәтендә иң беренче күрсәткеч, дип куя ул мәсьәләне. Г.Коләхмәтов һәм Г.Исхакый үз драмаларында героик характерның беренче үрнәкләрен бирәләр, аның асыл сыйфатларын күрсәтәләр. Аларда татар совет драматургиясенең эстетикасы һәм поэтикасы, аларның кайбер принциплары эшкәртелә башлый. Нәкъ менә әдәбиятнең бу төрендә яңа иҗат алымы формалашуның үзенчәлеге чагыла да инде. Әлеге күренешне автор, Ф.Энгельс «пролетар аскетизм» дип исемләгән күренештән аермалы буларак, «революцион аскетизм» дип атый. Һәм биредә герой үз халкының бәхете өчен үзен корбан итүгә барганы сурәтләнә, дип күзаллый. Бу тема тарихи-традицион планда да, яңа драматургиянең идея-эстетик принципларының киләчәге планында да зур әһәмияткә ия икәнен раслый.

Хезмәтләрдә милли драматургиянең тарихи үсеш юлындагы үзенчәлекләрнең тагын берничәсенә игътибар ителгән. Мәсәлән, баштарак бу юлда ике мөстәкыйль тенденциянең яшәве күзәтелә: иске дөньяны фаш итү (сатирик юнәлеш) һәм яңаны раслау (раслаучы юнәлеш), алга таба аларның бер әсәр кысаларында берләшүе. Нәкъ менә шул милли пьесаны яңа идея эчтәлеге белән, яңа стиль төсмерләре һәм яңа характерлар белән баета. Аерым алганда, комедиядә уңай герой барлыкка килә. Ул жанрның образлар системасын баетып кына калмый, ә тормыш чынбарлыгын тагын да тулырак чагылдырырга ярдәм итә.

«Ничек сурәтләргә сине, замандаш?» монографиясендә 1960-1970 еллардагы әсәрләр мисалында драматик конфликт проблемасы карала. Шул планда Р.Ишморат, Ф.Хөсни, Ә.Баян пьесалары анализлана. Галим фикеренчә, татар совет драматургиясендә, бигрәк тә аның беренче елларында конфликт классицизм чоры әдәбиятен хәтерләтә. Анда да шәхси теләк-омтылышлар үзәкләшкән, көчле дәүләт алдында артка чигерелә. «Әмма классицизм әдәбиятендә, - ди профессор А.Әхмәдуллин, - бу коллизия геройларның эчке кичерешләрен тиешенчә сурәтләү ярдәмендә хәл ителә. Бу бигрәк тә трагедияләргә хас. Башка сүзләр белән әйткәндә, герой-персонажның гомуми теләкләр алдында чигенүе, дәүләт мәнфәгатьләре каршында буйсынуы эзсез генә узмый, ә тирән психологик кичерешләр барлыкка китерә».

Безнең драма һәм трагедияләрдә исә бу проблема икенче характер ала: шәхси кичерешләр коллектив һәм революцион максат алдында һичсүзсез чигенәләр. Шулай булырга тиеш дип исәпләп, драма герое бер дә артык борчылмыйча, үзен корбан итүгә бара. Сыйнфый һәм революцион тәгаенләнгәнлек алга куелу сәбәпле психологизм татар совет драматургиясендә бик нык көчсезләнә. Психологик, эчке кичерешләрне сурәтләү бары тик мелодрама жанры карамагында гына калды. Ә психологизм мелодрамада үзенең артык гадилеге, өстән-өстән генә сурәтләнүе белән аерылып тора.

«Дөреслеккә ирешү юлында» дип исемләнгән китапта 1970-1980 еллардагы драматургия процессы анализлана, драматурглар иҗатында һәм аларның пьесаларында характерларның ничек чагылдырылуы күрсәтелә. Бу һәм башка китапларда татар драматургиясенең классик вәкилләре Г.Исхакый, Г.Камал, Ф.Әмирхан, Г.Коләхмәтов, К.Тинчурин, Ф.Бурнаш, Т.Гыйззәт, Н.Исәнбәт һәм башкаларның сәхнә әдәбияте үсешендә тоткан урыны, әсәрләренең үзенчәлекләре бүгенге әдәби-теоретик югарылыктан торып яктыртыла.

1985 елларның икенче яртысында, ягъни демократлашуның башлангыч чорында иҗтимагый фикер, аның бер чагылышы булган драматургия дә, кыска гына вакыт эчендә алга таба сикереш ясады. Н.Добролюбов ачкан, әдәбият демократик нигезләргә, халык тормышына һаман саен күбрәк якынлаша, дигән закон драматургиядә дә раслана бара, дип фикерли профессор. Бу чорда татар драматургларыннан Т.Миңнуллин, А.Гыйләҗев, Р.Хәмид, Р.Мингалимов, Ф.Садриев, Р.Батулла, С.Шәкүров, Ә.Гаффар һәм фикер ягыннан, һәм сәнгатьчә эшләнешләре җәһәтеннән күренекле пьесалар иҗат итәләр. Бу елларда алар сафына яңа буын драматурглары өстәлә (Ф.Бәйрәмова, Д.Салихов, М.Гыйләҗев, Р.Вәлиев, Ф.Галиев һ.б.).

А.Әхмәдуллинның «Офыклар киңәйгәндә» дип исемләнгән җыентыгына татар драматургиясенең һәм сәхнә сәнгатенең узган гасырның 90 нчы елларындагы үсеш процессын күзәткән мәкаләләре туплап бирелгән. Китапның беренче бүлеге нәкъ шулай - «Драматургия һәм театр сәнгате» дип атала да. «Әдәбият фәне һәм әдәби тәнкыйть» дип исемләнгән икенче бүлек татар әдәбияте тарихының, шул җөмләдән драматургиянең дә теоретик һәм методологик нигезләрен өйрәнүгә багышланган мәкаләләрдән тора.

Хезмәтләрдә совет чоры драматургиясенә хас булган кимчелекләр дә билгеләп үтелә (иҗтимагый мотивларны, сыйнфый көрәшне беренче урынга куеп, шулар белән артык мавыгу, ә кешегә шәхес буларак игътибар җитмәү, характерны сурәтләүдә психоанализны әдәбиятнең төп чарасы буларак тиешенчә кулланмау, дин һәм дин әһелләре белән кирәкмәгән төстә көрәшү, милли традицияләргә тиешенчә игътибар итмәү һ.б.).

Кыскасы, профессор А.Әхмәдуллин хезмәтләренең фәнни яңалыгы шунда - татар сәхнә әдәбияте беренче мәртәбә киң тарихи-теоретик планда, гаять зур күләмле материал җирлегендә өйрәнелгән, әдәбиятебезнең бу үзенчәлекле төре хакында аның тууыннан алып бүгенгесенә кадәр булган тарихи юлы турында тулы картина тудырылган.

Татарстан Фәннәр академиясенең мөхбир-әгъзасы, профессор А.Әхмәдуллинның республика Дәүләт премиясенә тәкъдим ителгән татар драматургиясе тарихына багышланган хезмәтләр сериясе бу бүләккә тулысынча лаек.

Тәлгат ГАЛИУЛЛИН,
ТР Фәннәр академиясе мөхбир-әгъзасы, профессор.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: