Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
Шәхесләребез

ӨЧЕНЧЕСЕ БӘЛКИ ШУШЫДЫР... (АУДИО)

Морҗа төтеннәре алтмыштан артмаган Кече Укмас авылыннан ХХ гасырда татар әдәбиятына, халыкның милли аңына ифрат көчле йогынты ясаган ике шәхес чыккан – Миргазиз Укмасый һәм Кадыйр Сибгатуллин. Өченчесе безнең Раил Садри булыр, кебек тоелып тора.

Раил Татарстан радиосына 2015 елда килде. Хәер аңа кадәр инде ул, практика узам, дигән булып, разведка ясап, мондагы бөтен серләрне белеп бетергән иде инде. Күптәге танышлары арасына килеп кергән диярсең, ул радио хезмәткәрләренең кем икәнен тавышларыннан таный иде. Баксаң, ул бала чагыннан Татарстан радиосын тыңлап үскән, мәктәптә укыган елларында ук Дания Гайнетдинованың балалар өчен әзерләнә торган тапшыруларында катнашкан, радионың  рухы, моңы белән сугарылып, әдәби каләмгә тартылган.

Казан дәүләт университетының журналистика факультетын тәмамлауга, штатка алынып эшли дә башлады. Менә шул чактан көн бетте безнең ише “карт” журналистларга. Артыннан ияреп өлгереп булмый егетнең: берсеннән-берсе шәп тапшыруларны коеп кына тора, кызыклы геройлар эзләп таба, безнең башка да килмәгән әллә нинди темаларны калкытып чыгара. Кыскасы, Раил белән бергә радиога яңа сулыш килде, чөнки ул безне яңача эшләргә, күбрәк эзләнергә, эфирны кызыклырак, эчтәлеклерәк итү турында ныграк баш ватарга мәҗбүр итте.

Турыдан-туры эфирдан соң КФУ студентлары - хәзер инде талантлы журналистлар Чулпан Гарифуллина, Рәфидә Галимҗанова, Ильяс Баһауов белән.

2020 елда ул радиобызның “Татарстан авазы” дигән интернет кушымтасын оештырып җибәрде. Газета укучылар беләдер, “Татарстан” телерадиокомпаниясенең сайтына кереп, радио битен ачсаң, күренеп кенә тора ул. Шуңа басасың да, планетаның теләсә кайсы ноктасында тәүлек буе рәхәтләнеп тыңлыйсың, телефоныңның аккумуляторы гына чыдасын! Көн яктысында радиобызның “Алтын фонды”ндагы җырлар яңгырый, кичкә таба тапшырулар, аннары төн буе спектакльләр тыңлап була. Менә шушы зур эшне Радил Садри берүзе алып бара. Программаларын да, плей-листларын да үзе төзи, үзенә эш куша һәм үзе үк башкара да.

Татарстан радиосындагы эшчәнлегенә килсәк, беренче елларда ул “Яшьлек аланы” тапшыруларының мөхәррире булды, эшче яшьләр һәм яшь иҗатчылар арасында абруй казанды. Шуның белән беррәттән, аңа “Татарстан дулкынында” программасында театр тормышын яктыртып бару йөкләнгән иде. Бу темага Раил шул дәрәҗәдә тирән керде ки, хәзер инде ул театр сәнгате белгечләре белән бер дәрәҗәдә фикер йөртә алучы... кем белә, бәлки иң зур журналисттыр.

                              Актерлар гаиләсе Сиринә, Айрат, Сәйдәш Мифтаховлар белән.

Татарстан Рәисе каршындагы татар телен һәм Татарстанда яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү комиссиясе ярдәме белән тапшырулар әзерләнә башлагач, Раил Садриның иҗаты яңа бер югарылкка күтәрелде. Беренче елны ул үзенә бик тә якын, таныш темага караган “Яшьлек сәхнәсе” дигән проект тәкъдим иткән иде. Аннары инде “Фәнсөярләр” клубы циклы белән дөньяны шаккатырды. Шаккатмаслык та түгел, чөнки ул “татар мәктәпләрен тәмамлап, туган телендә белем алган балалар киләчәктә төгәл һәм гамәли фәннәр өлкәсендә эшли алмаячак, гомумән, татар теле – фән теле түгел” дигән ялган фикерне төбе- тамыры белән җимереп ташлады. Аның тапшыруларында татар телендә фикер йөртеп, химия, физика, IT технологияләр, тарих, археология, этнография, астрономия, медицина кебек өлкәләрдә зур уңышларга ирешкән бик күп яшь галимнәр чыгыш ясады.

                                     Техник фәннәр кандидаты Фәнил Хәбибуллин белән

Комиссия ярдәме белән әзерләнгән “Безнең заман каһарманнары” документаль очерклар сериалы да халык арасында зур кызыксыну уятты. Шушы катлаулы заманда балаларына туган телдә милли белем һәм тәрбия бирүче ата-аналарның чын мәгънәсендәге каһарманнар булуын раслады автор. Татар теле һәм әдәбияты укытучыларына, тәрбиячеләргә багышланган “Фидакарьләр” проекты да тыңлаучыларыбыз арасында хуплау тапты. Әйе, бу кешеләрне олыларга, эре планда күрсәтеп, аларна җәмгыятьнең ихтирмын җиткерергә, эшкә дәртләндерергә кирәк иде, Раил менә шушы ихтыяҗны тоеп башлады бу хезмәтен. Соңгы ике елда “Фидакарьләр” тапшыруы иң алдынгы укытучыларның күрсәтмә дәресе рәвешендә оештырыла. Хәер, бу хакта узган санда язган идек инде. Ә инде 2024 ел дәвамында Раил Садри тарафыннан әзерләнгән “Күрше хакы” дигән тапшырулар сериясе турында сөйли башласаң, үзе бер кызыклы кыйсса булыр иде. Исеменнән үк аңлашыладыр, бу – күрше халыкларны санлап, аларның теллләрен өйрәнеп, гореф-гадәтләрен хөрмәт итеп көн күрүче гаиләләр турында. Киләчәктә әлеге проектка аерым бер мәкалә багышласак, дөресрәк булыр.

Башкортстанның һәм Татарстанның халык, Россиянең атказанган артисты Сәвия Сираева белән тапшырудан соң.

Раил Садриның тагын бер ягына сокланып туя алмыйбыз. Дөрес, Татарстан радиосын халык элек тә “иманлы радио” дип йөртә иде. Раил исә биш вакыт намазын калдырмый торган саф күңелле мөселман егет буларак, барыбызга да үрнәк күрсәтте. Җомга көннәрендә иртәнге алты белән сигез арасында эфирга чыга торган “Иртәнге нур” вакыйгалар манзарасына мөхәррирлек итеп, тыңлаучыларның рәхмәтен казанды. Алар бу программаны тапшыруны алып баручы Ленар Хамматов белән бергәләп әзерли, мөселман өммәтенең дә, башка дин вәкилләренең дә күңелләренә хуш килерлек хәбәрләр, яңалыклар турында сөйләгәннән соң, абруйлы дин әһелләребез катнашында әхлак тәрбиясе, гаилә, әдәп мәсьәләләренә кагылышлы әңгәмәләр үткәрелә.

Кай арада өлгерә, кайлардан вакыт табадыр, икенче бер карауда, безнең Раилебез баш-аягы белән әдәби иҗатка кереп чумган була. Соңгы елларда, радиоспектакльләр өчен әдәби әсәрләрдән инсценировкалар яза торгач, ул үзе өчен яңа бер юнәлеш – драматургия жанрын үзләштерде. Киләчәктә, әсәрләре театр сәхнәләрендә шаулап барган чакларда, чакыру билетыннан мәхрүм итмәс, дип өметләнәбез.

Укучыларны, бигрәк тә хатын-кыз җәмәгатен кызыксындыра торган җиргә җиттек – Раил Садри күптән түгел генә башлы-күзле булып куйды. Тормышта да, әдәби иҗатта да үзе кебек уңган-булган Тукай районы кызы Гөлфинә белән яратышып гаилә кордылар.

Кыскасы, менә шундый иҗатлы-иҗтиһадлы, иманлы тормышта яши Раил Садри.

                                              

ЧӘЧӘКЛЕ ЭФИР

Бу атнаның радиоэфирында язгы хисләр ташып, чәчәк исе килеп тора кебек. Ничек инде шулай булмасын, елның иң назлы бәйрәме, гүзәл затларыбызның көне якынлаша бит!

Бәйрәм уңаеннан тапшыруларны без дүшәмбе көнне язучы Гөлчәчәк Галиеваның “Газзәбану” әсәре буенча эшләнгән моноспектакль белән башлап җибәргән идек. Хатын-кызның гүзәллегенә, сабырлыгына, игелегенә мәдхия “Җыр – минем гомерлек юлдашым”, “Фидакарьләр”, «Яшьлек аланы» программаларында, көн саен 18 сәгать 25 минутта эфирга чыга торган кичке концертларда дәвам итте.

Ә инде бәйрәмнең йөзек кашы булырлык тапшырулар иртәгә һәм берсекөнгә тәкъдим ителә. 8 март көнне эфир “Рәхмәт, тормыш!” исемле әдәби-музыкаль композиция белән ачылып китә. Без аны танылган шагыйрә Гөлнур Айзатның шигырьләреннән һәм аларга иҗат ителгән җырлардан төзедек. Ассызыклап әйтик: өр яңа җырлар! Алар әле эфирда беренче тапкыр яңгырый, бу хәл тыңлаучыларыбыз өчен үзе бер бүләк булыр, дип уйлыйбыз.

“Мин әтине өйрәтәм” сериалыннан соң, 11 сәгать 25 минутта, Татар халык көйләре концерты эфирга чыга. Ул тулысы белән хатын-кыз җырчыларның чыгышларыннан төзелде. 13.10 да “Татарстан дулкынында” тапшыруында бәйрәм уңаеннан махсус әзерләнгән әдәби-музыкаль программа тәкъдим ителә. Иртәгә 15 сәгать 10 минутта исә сезне Бәйрәм концерты тыңларга чакырабыз.

“Мәхәббәткә мәдхия” спектаклендә катнашкан актерлар. 1993 ел.

Юк, хатын кызларыбызны котлау моның белән генә чикләнми әле. Тугызы көнне дә эфирда бәйрәм рухы дәвам итә. 11.10 сәгатьтәге “Ял концерты” да, 13 сәгать 10 минутта “Дөньяны мәхәббәт яшәтә” дигән юмористик программа да шушы рух белән сугарылган. Мәхәббәт турында сүз чыккач, яратуыбызны ахыргача әйтеп бетерик дип, 15 сәгать 10 минутта һәм 16 сәгать 10 минутта К. Тинчурин исемендәге татар дәүләт драма һәм комедия театрының драматург Эсфир Яһудин әсәре буенча куелган “Мәхәббәткә мәдхия”спектакленең радиоверсиясен тәкъдим итәбез.

Бәйрәмегез котлы булсын, кадерле хатын-кызларыбыз!Татарстан радиосы сезне үлеп ярата. Ышанмасагыз, тапшыруларыбызны тыңлап карагыз!

                                               Сәхифәне Нәсим АКМАЛ әзерләде.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев