Җирле тарихчы, Мәскәү Татар Штабы аксакалы Әхмәт Галимов башкаладагы татар әдәбияте, сәнгате проблемаларын күтәрде.
“1920-30 елларда Мәскәүдә татар тормышы гөрләп торган. Шул ук Муса Җәлил Мәскәүдә татарча журнал чыгарган, китаплар нәшер иткән, яңа буын татар язучыларын тәрбияләгән. Ә хәзер боларның берсе дә юк. Яңа буын татар шагыйрьләре юк. Булганнары да русча яза. Аннан соң күренекле шәхесләребезнең архивлары белән бергә татар-мөселман ядъкәрләре дә югала. Мисал өчен, Мәскәүдә яшәп иҗат иткән шагыйрь Әхмәт Ерикәй архивы кайда? Шундый аяныч хәлләр бик күп. Бу турыда уйланырга һәм конкрет эшләргә кылырга кирәк”-, дип чыгыш ясады 90 яшьлек аксакал.
Татарстанның Мәскәүдәге элекке вәкаләтле вәкиле Нәзиф Мириханов беренче чиратта Муса Җәлил иҗатының татар халкы тормышында уйнаган зур роле турында сөйләде. Аның фикеренчә, шагыйрь иҗаты инде 3-4 буынны тәрбияли. Ә Чулпан исеме – татарлар арасында бик популяр исем. “Мин үзем дә кызыма Чулпан исеме кушкан идем”-, дип белдерде Мириханов.
Элекке вәкил шулай ук Конституция, федерализм, төбәкләрнең хокуклары турында да искә алды. “Татарның хәле һәм киләчәге Конституциянең тулы көчкә эшләве белән турыдан-туры бәйләнгән”-, дип саный Нәзиф Мириханов.
Кичә барышында Мәскәү шагыйрьләре Лилия Сафина, Әнис Шәймарданов та шигырьләрен укыдылар. Шулай ук Татар Штабы активисты Салават Сөрмәтов Җәлил шигырьләрен яттан сөйләде.
Кичә ахырында шагыйрьнең кызы Чулпан Җәлил чараны оештыручы Әхәт Мөхәммәтовка рәхмәт сүзләрен белдерде. “Татар Штабы” Чулпан Җәлил белән яшьләр белән очрашулар оештырырга һәм шагыйрьнең туган көненә документаль фильм әзерләргә килеште.
Чыганак: Татар Штабы матбугат үзәге
Нет комментариев