Мәдәни җомга

МОҢЛЫ ГОМЕР ЮЛДАШЫ

Гомерен сәнгатькә багышлаган, сугыш афәтләрен кичергән, Берлинга кадәр барып җиткән мөхтәрәм шәхес турында күңелдә булган хисләремне җиткерәсе килә. Сүз гаҗәеп әдәпле зат, талантлы музыкант, педагог, җәмәгать эшлеклесе Мөбарәк Вазыйх улы Батталов турында. Ул 1912 елның 15 май иртәсендә Алексеевский районының Зур Тигәнәле авылында туа, 90 яшен тутырып Казанда дөнья куя....

Гомерен сәнгатькә багышлаган, сугыш афәтләрен кичергән, Берлинга кадәр барып җиткән мөхтәрәм шәхес турында күңелдә булган хисләремне җиткерәсе килә. Сүз гаҗәеп әдәпле зат, талантлы музыкант, педагог, җәмәгать эшлеклесе Мөбарәк Вазыйх улы Батталов турында. Ул 1912 елның 15 май иртәсендә Алексеевский районының Зур Тигәнәле авылында туа, 90 яшен тутырып Казанда дөнья куя.


Сугыш һәм хезмәт ветераны Мөбарәк Батталов гаҗәеп үзенчәлекле тормыш һәм хезмәт юлы үтә. Бала чагыннан музыка, җыр-моң белән мавыгып үсә. Алар өендә заманында патефон тәлинкәләреннән «Эшче», «Сания» операларыннан арияләр, халык көйләре яңгырый. Мөбарәк шуларны тыңлап үсә, 18 яше тулганда Казан музыка училищесына укырга килә. Ул вакытта училище директоры Александр Литвинов яшь егеткә оркестр бүлегендә гобой классында укырга тәкъдим итә. Аңа уку җиңел бирелә. Биредә ул Фәрит Яруллин белән таныша. Уку программасыннан тыш, гобойда халык һәм Салих Сәйдәшев көйләрен уйный башлый. Ходай биргән абсолют ишетү мөмкинлеге, музыкаль сәләте яшь музыкантка Ф.Яруллинның виолончельдә, йә булмаса, фортепианода уйнавына кушылып хәтта радиодан чыгышлар ясарга мөмкинлек бирә.

Гобой - бик борынгы, шактый мыжык тынлы уен коралы. Аның үзенчәлекле тавышы халык көйләрен уйнаганда аеруча моңлы яңгырый. Беренче татар операларыннан соң С.Сәйдәшев һәм башка татар композиторлары иҗатларында әлеге музыка уен коралына игътибар итә.

Мөбарәк Батталов Казан музыка училищесыннан соң Мәскәү консерваториясе каршындагы рабфакта укый, аннары Мәскәү консерваториясе каршындагы музыка училищесын, персональ стипендия алып, гел «бишле»гә тәмамлый. Көтмәгәндә башланган Бөек Ватан сугышы яшь музыкантның да бөтен планнарын челпәрәмә китерә. Сугышта ул радист-телеграфист буларак катнаша һәм сугыш юллары буйлап Берлинга барып җитә. Праганы, Берлинны азат итүдә күрсәткән батырлыклары өчен Дан ордены, медальләр белән бүләкләнә. Сугыштан соң Мөбарәк Батталов Казанга кайта, опера һәм балет театры оркестрына гобойчы итеп кабул ителә һәм лаеклы ялга чыкканчы, ягъни 30 елдан артык театр оркестрының иң ышанычлы, талантлы артисты була, гомере буе беренче гобой өчен үтә катлаулы партияләрне башкарып килә. Опера һәм балет спектакльләрендә, чит ил композиторлары, рус классиклары әсәрләрендә, татар композиторлары иҗатында гобой киң кулланыла. Әйтик, Дж.Вердиның «Аида» операсында гобойчы әсәрнең башыннан ахырына кадәр оркестрда бер үзе генә диярлек музыкаль фрагментлар башкара. П.Чайковскийның «Аккош күле» балетында да гобойга зур урын бирелә. Хәтта балет музыкасы гобойда «фа» авазы белән башлана. Мөбарәк Батталов бу һәм башка бик күп опера-балет спектакльләрендә гобой партияләрен тиңдәшсез оста һәм ышанычлы башкара. Оркестрда аның янында тагын ике музыкантны, ягъни ике гобойчыны күрергә мөмкин була. Шулай ук искиткеч талантлы гобойчылар Рәшит Таймасов һәм Мөбарәк Вазыйх улының шәкерте Идел Сөләйманов бер-берсен алмаштырып оркестрда уйнадылар. Оркестр коллективы, җырчылар, хор артистлары һәм театрның күренекле дирижерлары, баш дирижер Исай Шерман, Хәсби Фазлуллин, Җәләл Садриҗиһанов, Кирилл Тихонов, күренекле режиссер Нияз Даутов һ.б. мөхтәрәм гобойчылар төркеменең югары профессиональ музыкант булуларына сокланалар иде.

1957 елда Мәскәүдә үткәрелгән татар әдәбияты һәм сәнгате декадасында безнең театр да катнаша, Нәҗип Җиһановның «Алтынчәч» операсын алып бара. Әлбәттә, операдан тыш, бу көннәрдә оркестрга көн саен җаваплы чараларда уйнарга туры килә. Илаһи зур уңыш белән тәмамланган ункөнлек нәтиҗәләре буенча опера һәм балет артистларына ирешкән уңышлары өчен төрле-төрле мактаулы исемнәр, орден-медальләр бирелә. Ә 80 кешелек оркестр музыкантлары арасында фәкать гобойчы Мөбарәк Батталовка гына "Татарстанның атказанган артисты" дигән исем бирелә. Аны М.Батталов гомере буе горур йөртте. Чөнки ул елларда бу мактаулы исем бик югары, дәрәҗәле иде. Бу хакта вакытлы матбугат битләрендә гобойчы Батталов иҗатына, аның сәләтенә, осталыгына сокланып мәкаләләр бастырыла.

Гобойчы М.Батталов училищеда укыган еллардан ук С.Сәйдәшев белән яхшы таныш була. Бу танышлык, дуслык яшь музыкант өчен гаҗәеп онытылмаслык ядкәр булып саклана иде. Беренчедән, С.Сәйдәшев гобойчы егетне Академия театры оркестрында уйнарга чакыра һәм яшь музыкантның матди хәлен уңай хәл итәргә мөмкинлек бирә. Икенчедән, композитор симфоник оркестр өчен язган миниатюраларында гобойны еш куллана, һәм башкару өчен Мөбарәк Батталовны чакыра торган була. Мәсәлән, М.Фәйзинең «Галиябану» драмасына язган кереш музыкасында Галиябану көен гобойчыга тапшыра. М.Батталовның татар композиторлары белән иҗади дуслыгы моның белән генә чикләнми.

Мөбарәк Вазыйх улы театрдагы хезмәтен мөгаллимлек эшчәнлеге белән аралаштырып килде. Кайчандыр үзе укып йөргән Казан музыка училищесында гобойчыларны укытты. Алар арасыннан үтә талантлы һәм сәләтле Владимир Сорожкин, Идел Сөләйманов, Альберт Йосыпов, Наил Шәмсетдинов училищены тәмамлап, консерваториядә белем алды. Мин дә шулар арасында бар идем. Безнең дәресләр училищеда иртән 8 дән үк, ягъни театрда эш башланганчы индивидуаль тәртиптә үтте. Ул үзе белән гобоен һәрчак дәрескә алып килә иде: укучылары белән бергә күнегүләр башкара, программага кергән әсәрләрне уйнарга ярата. Күренекле композитор Александр Ключарев гобой һәм фортепиано өчен өч әсәр язган иде. Алар күләмнәре белән зур түгел, ә башкару өчен шактый катлаулы, байтак осталык таләп ителә. Дәресләрнең шактый иртә сәгатьтә булуына карамастан, еш кына композитор А.Ключаревның безнең дәресләргә кереп утыруын хәтерлим. Александр Сергеевич, үтә зыялы шәхес буларак, безне рухландырып, җылы сүзләр әйтеп китә иде.

Гаҗәеп сабыр холыклы, зыялы, ярдәмчел, күңеле тулы моңлы Мөбарәк Батталов гаиләсендә дә ихтирам-хөрмәткә лаек булып яшәде. Хатыны «сәхнә сандугачы» дигән мактауга лаеклы, кабатланмас Алтынчәч, Сәрвәр образларын сәхнәдә тиңдәшсез югарылыкта башкарган җырчы Рәисә Билалова белән ике кыз тәрбияләп үстерделәр. Башта олы кызын югалту, соңрак гомер иткән хатынын җирләү, әлбәттә, сугыш һәм хезмәт ветеранының сәламәтлеген нык какшатты.

Шунысы гаҗәп, татар сәнгатенә гомерләрен, талантларын багышлаган, сандугачка тиң җырчы, Татарстанның халык артисткасы Рәисә Билалова һәм гомере буе оркестрда гобойчы буларак хезмәт куйган Татарстанның атказанган артисты Мөбарәк Батталов исән вакытта дан-шөһрәт юллап йөрмәде, барына канәгать булып яшәде. Әмма йөзек кашына тиң җырчы, җәмәгать эшләре активисты, шәһәр Советы депутаты Рәисә Билалова һәм аның ире, талантлы музыкант-педагог, шулай ук киң җәмәгать эшлеклесе Мөбарәк Батталов турында киләчәктә искә алучы булырмы? Аларның исемнәрен мәңгеләштерүнең берәр ысулы табылырмы? Исән вакытларында ук онытылган, сәнгатебез тарихында тирән эз калдырган йолдызларны болытлар капламасын иде.

Рафаэль ИЛЬЯСОВ,
Татарстанның халык артисты.

.Рәсем Салих Баттал исемендәге Зур Тигәнәле Туган якны өйрәнү музееннан алынды.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: