Мөддәте тулгач, матур булгач, җитешкәч...
Быелгы Г.Тукай премиясенә тәкъдим ителүчеләр арасында шагыйрь Рәниф Шәрипов исемен күрү бик сөендерде.
Ник дигәндә, бу тыныч кына, матур гына иҗат итүче, ничә дистә еллар кресло ярдәмендә генә хәрәкәт итәргә дучар ителгән нык холыклы ир-егетне, ниһаять, күреп алулары бик тә дөрес булган.
Унбер яшеннән ятим калып, Арча төбәгендәге Субаш-Аты авылындагы балалар йортында үскән егет армия хезмәтеннән менә шулай гарипләнеп кайта. Баренец диңгезенең дәһшәтле дулкыннары мохитендә ихтыярын чыныктырган, котып җилләренә каршы киң күкрәген куеп көрәшкән матрос каһарманга мондый хәлдә калу бик тә авыр булган. Әмма ул язмыш сынауларына бирешми: кулына иҗат каләме ала.
Тулы язманы «Мәдәни җомга» газетасының 28 март көнне чыгачак 12 нче саныннан укый аласыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев