Мәдәни җомга

Мөхәммәт Мәһдиев асфальтлы иткән Гөберчәк язучыны ничек хөрмәтли?

«Безнең авылдан бер генә герой да, бер генә космонавт та, бер генә академик та чыкмаган», — дип яза Мөхәммәт Мәһдиев Арча районы Гөберчәк авылы турында. Хәзер алай әйтеп булмый, чөнки ул авылдан Татарстанның халык язучысы чыккан. Авылда аның мирасын саклаган музей бар.

Гөберчәк авылының исеме ничек килеп чыккан?

 

Мөхәммәт Мәһдиев музее авыл эчендә үк урнашкан, анда кадәр асфальт юл керә. Музейның язучы туып-үскән йортның күршесендә урнашканын белә идем. Шуңа күрә янәшәдәге соры гына бер бина да язучы яшәгән йорттыр дип уйладым. Юк икән, анда элек мәктәп, аңа кадәр мәчет булган. Музей мөдире Халидә Габидуллина Мәһдиев йортының музейның икенче ягында булуын әйтте, тик сары рәшәткәле ишеккә йозак эленгән иде. Куе агачлар арасыннан ул бөтенләй күренми.

 

 

Гөберчәк исеменең килеп чыгышына бәйле берничә фараз бар. «Торналар төшкән җирдә» әсәрендә көлкеле формада авыл исеменең «гөбернатор» сүзеннән килеп чыгуы турында языла: «Безнең авылның исеме әллә шуннан Гөберчек булып киттеме икән?». Соңрак «Туган як авазы» мәкаләсендә Гөберчәк «Күп орчык» сүзеннән барлыкка килгән дип аңлата.

«1930 елгы документларда авыл Гөберчәк буларак теркәлгән. Аңа кадәр Кече Му дип аталган. Ул авылга Иске Му авылыннан килгән удмуртлар нигез салган. Удмуртлар агачларны кискәннәр һәм аларның төбе калган. Элекке сөйләм телендә шул агач төбе „гөберчәк“ сүзе белән аңлатылмадымы дигән фараз бар. „Гомерле чак“ сүзтезмәсеннән килеп чыккан дигән фараз да бар», — дип сөйләде Халидә Габидуллина.

 

 

Кем кайда яшәгән?

 

Мөхәммәт Мәһдиевнең «Торналар төшкән җирдә» һәм «Бәхилләшү» әсәрләрендә шушы авыл кешеләре тасвирлана. Кызганыч, аның әсәрләренә кереп калган буын кешеләре барысы да бакыйлыкка күчкән. Кемнең кайсы нигездә яшәгәнен музей мөдире күрсәтте. Мәктәпнең икенче ягында «чабата үреп көн күргән Вәли карт» нигезе урнашкан. Анда аның оныкчыгы гаиләсе яши, алар йортка яңа түбә ябу белән мәшгуль.

Вәли карт нигезе каршында — ат караучы Нургали нигезе. Анда матур бизәлешле йорт тора. «Сугыш вакытында үгезләр җигеп, кырда эшләде», — дип яза Мәһдиев аның турында.

Берничә йорт алдарак, урамның икенче ягында сары капкалы өй күренә. Ул нигездә Кәшфи прототибы булган Мөхәмәтнур Хәйбин яшәгән.

 

 

Музейның нәкъ каршысындагы яшел төскә буялган агач йортка Хәдичә түти нигезе туры килә. Ул өйне чит кешеләр сатып алган, шәһәрдән кайтып йөриләр икән.

Хәдичә түти күршесендә — авыл балаларына кеше бакчасыннан алма, кыяр җыеп ашаткан, китаплар укыган, сугыш вакытында окоп казып йөргән Зөлфия нигезе.

Аның каршында — Мөхәммәт Мәһдиев күршесендә ат караучы Миңнегали, аннан «төш юраучы» Гайшә, «әни янына кереп йөргән» Шәмсениса, «мунча ягучы» Камәр нигезләре тезелеп китә. Һәр нигездә диярлек хәзергечә матур итеп эшләнгән йортлар тора.

 

Музейда язучының нинди шәхси әйберләре саклана?

 

Музейга килеп керү белән элеккеге агач йортларга хас булган ис сизелә. Бина 2000 елның 6 июлендә ачылган. «Мөхәммәт абыйның васыятьнамәсендә шундый җөмләләр бар: „Минем туган нигеземне әдәби музей итеп төзесәгез иде“, — диелгән. Ул вакытта аның бертуган апасы Равия апа исән иде, шуңа күрә нигез-йорт биләмәсенә кертеп, шушы бина салынды», — дип аңлатты Халидә Габидуллина.

 

 

Ишектән үк юллар темасына багышланган залга эләктек. Мөхәммәт абый үз әсәрләрендә юлларны еш телгә ала. «Безнең авылга дөньяның дүрт ягыннан нәкъ җиде юл кайтып керә», — дип яза ул. Кыш көне авылга бер юл белән генә кереп була икән. Күренекле язучы бу авылдан чыкканга, анда асфальт юл да салынган.

Икенче залның бер диварында язучының әтисе Сөнгатулла абый һәм әнисе Рабига апаның сурәтләре эленеп тора. Сөнгатулла абый тумышы белән Сикертән авылыннан, ул Габдрахман Ишморатов салдырган мәчеттә мулла була. 1915 елда ул Саба районы Түбән Симет кызы Рабига апага өйләнә, 1916 елда нигезен торгыза. Сөнгатулла абзый беренчеләрдән булып, авылда умарталык эшен башлап җибәрә.

 

 

Сөнгатулла абзыйның бал кыргычы бүгенге көнгә кадәр сакланган. Рабига апаның шәхси әйберләреннән чәч тасмасы, алкалары һәм тарагы бар. Алардан кала, җиз акча савыты, агач пенал һәм кара савыты тора. Мөхәммәт абый туып-үскән чордагы йорт эчен чагылдырган почмакта язучының әнисе аның документларын саклаган кызыл кечкенә тартмачык, Рабига апаның уклавы, ипи калагы һәм агач савыты, «төш юраучы» Гайшә түтинең кызык алъяпкычы саклана.

Анда тагын такта чәй, май язу станогы, агач савытлар, лампалар, буяу савыты, каен тузыннан үрелгән агач савытлар һ.б. тупланган.

Бер почмакта Сөнгатулла абзыйның бал тәпәне, мәчеткә йөргән таягы. Рабига апаның кызыл читекләре, кыйммәтле комганы сакланган.

Бер почмак репрессия елларына багышланган. Диварда Сталин сурәте, идәндә ватылган пыяла… Сөнгатулла абзый күмәк хуҗалыкка керергә тели, тик аны «Син колхозны тарату өстендә пропаганда алып барасың», — дип гаеплиләр һәм бер елга төрмәгә утырталар. Ул аннан кайта, тик 1937 елның 19 декабрь төнендә аны янәдән алып китәләр. Соңыннан 1942 елда йөрәк параличыннан вафат булуы турында хәбәр килә.

 

 

Мөхәммәт абый кулына архив документлары эләккәч кенә аның 1938 елның 5 гыйнварында Казанның Черек күл төрмәсендә атып үтерелүе билгеле була. Әтисе караңгы, юеш төрмәдә аз вакыт кына газап чиккән дип яшь аралаш шатлана ул. «Шул көннән башлап, минем артымнан „халык дошманы улы“ дигән кара сакал ияреп йөрде», — ди ул.

Есенин белән Мөхәммәт Мәһдиевне нәрсә бәйли?

Икенче залда сул якта аның Арча педагогика училищесында алып йөргән чемоданы тора. Шкафларда аның китаплары, хәрби билеты, чит ил паспорты саклана. Пыяла витринада хәрби флотта хезмәт иткән вакытта кигән форма, чәйнек-чынаяк, сәгать саклана. Игътибарны иң нык җәлеп иткәне — Казандагы фатирыннан күчерелгән эш бүлмәсе. Анда фотосурәтләр, күзлеге, китаплар һәм китап басу машинасы тора. Өстәл янындагы урындык артында кара кәчтүм эленгән.

 

 

«Аның кайсыбер әсәрләрен рус теленә тәрҗемә иткәннәр, тик ул бу эшне туктата. „Татар телендә мин бирергә теләгән уй-фикерне тәрҗемәчеләр юкка чыгара“, — дип аңлата Мәһдиев моны. Хәзер кызы Гәүһәр Хәсәнова әтисе әсәрләреннән өзекләрне рус теленә тәрҗемә итә», — ди музей мөдире.

Музейда Сергей Есенин портреты булу сәер кебек. Уйлый торгач, аларның язу темасы бик охшаш булуын аңладым. Халидә апа да раслады: «Есенин поэмаларын татар теленә дә тәрҗемә иткән ул».

Халидә Габидуллина 14 санына кагылышлы фаразын әйтте: «Ул 1995 елның 14 июнендә вафат була, бер ел элек Балтач районындагы музейга язган җавап хаты сакланган, шигырь һәм мәкаләләренең күбесе дә шул дата белән билгеләнгән. Хатыны Лилия ханым да 14 июль көнне үлеп китте», — ди ул.

 

Авыл халкы язучыны ничек искә ала?

 

Халидә Габидуллина Мөхәммәт Мәһдиев биографиясен һәм авыл тарихын яттан сөйли. «Мөхәммәт абый иҗаты белән кызыксынучы һәм музейда эшли алырлык кеше бармы авылда?» — дип сорадым. Кызганыч, тискәре җавап ишеттем.

Мөхәммәт Мәһдиев халыкта язучы буларак билгеле, тик аның икенче ягы күләгәдә кала. «Хәзерге заман матбугатында аның галимлек эше яктыртылмый, өстәвенә, ул укытучы һәм тәнкыйтьче дә булган», — ди музей мөдире.

 

 

Күренекле язучының авылдашларыннан да аның турында сораштым. Башта гөрләтеп ремонт ясаган Вәли карт оныгы Фәрит Вәлиев янына кердем.

 «Торналар төшкән җирдә» әсәрен генә хәтерлим, эш күп, әсәр укырга вакыт та юк. Аның бу авылдан чыгуы белән бик горурланам. Ул булмаса, әйбәт юлдан йөри алмас идек. Мөхәммәт абый минем әтине укыткан. Хәзер Вәли карт нигезен саклап калу өчен тырышам», — диде ул елмаеп.

Кибет янына туктадык. «Торналар төшкән җирдә», «Бәхилләшү» әсәрләрен беләм. Авылда асфальт юллар булганы өчен аңа бик рәхмәтлебез. Әсәрдәге Зөлфия апа әтинең сеңлесе иде, без күршеләр булдык», — диде кибетче Гөлнара Зиннәтова

Кибет янына яшь егет килеп туктады. Ул Сикертән авылы егете булып чыкты: «Торналар төшкән җирдә», Кеше китә — җыры кала» әсәрләрен беләм. Безнең авыл исеме дә аның әсәрләрендә чагыла. Мөхәммәт Мәһдиев йорты каршында безнең бабай яши иде, җәйләрен гел шунда булдык», — диде  Ядкәр Идиятов.

 

Гөлүзә Ибраһимова

Интертат

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: