Мәдәни җомга

ҖӘМИТ АГА НӘСЫЙХӘТЛӘРЕ

Шундый кешеләр була: алар бер генә эшне дә җиңелдән, ягъни өстән-өстән генә үти белми, һәр гамәлен катлауландырып, тырышлык куеп башкара. Шушы гаделлеге аның көндәлек яшәешендә, хезмәтендә, иҗатында, башкаларга мөнәсәбәтендә дә чагыла. Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, Шамил Бикчурин исемендәге бүләк иясе, язучы Җәмит Рәхимовны якыннан белүчеләр, әдипне нәкъ менә шундый кеше...

Шундый кешеләр була: алар бер генә эшне дә җиңелдән, ягъни өстән-өстән генә үти белми, һәр гамәлен катлауландырып, тырышлык куеп башкара. Шушы гаделлеге аның көндәлек яшәешендә, хезмәтендә, иҗатында, башкаларга мөнәсәбәтендә дә чагыла. Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, Шамил Бикчурин исемендәге бүләк иясе, язучы Җәмит Рәхимовны якыннан белүчеләр, әдипне нәкъ менә шундый кеше буларак сурәтли. Язучы әсәрләренең нигезендә хыял-фаразлар түгел, ә бәлки аның архивларда казынып тапкан вакыйгаларга нигезләнгән тарихи дөреслек ятуы да бу сүзләргә дәлил була ала. Җәмит Рәхимовның теләсә нинди жанрдагы иҗатын: очеркмы, хикәяме, романмы ул, кайсын гына алып укысаң да, аның үтә дә җитди һәм тирән фикерле булуын, авторның үз халкын ихластан яратуын тоемламый мөмкин түгел. Әлбәттә, Җәмит аганың язучылык эшенә 30-40 яшьләрендә генә тотынуының да сере шундадыр. Үзе дә кара алтын чыгаручылар төбәгендә - Лениногорски районының Иске Шөгер авылында туып-үскән әдип башта нефтьчеләр арасында кайный, алар тормышын тирәнтен өйрәнә, аннары гына шушы данлы һөнәр ияләре тормышын чагылдырган әсәрләр язарга алына. Язучының каләм очыннан бер-бер артлы "Девон хәбәрчесе", "Тәвәккәл таш яра", "Өлешемә тигән көмешем", "Кыядагы чәчәкләр" кебек әсәрләр туа. Украина якларында йөреп кайтуы исә "Кобзарь - Тукай кунагы" дигән очерклар китабы дөнья күрүгә сәбәпче була. Ә инде язучының "Батырша" романын язу өчен нинди зур көч куйганын, таудай архив материалларында казынганын аңлау авыр түгел. Истәлек язмаларыннан күренгәнчә, ул үзе дә "Батырша"ны гомер эше итеп санаган.

Билгеле ки, Лениногорски төбәге кешеләре бу якларны һәр язмасында диярлек данлаган, очеркларында анда яшәүчеләрне зурлаган әдипне ихлас ярату, ихтирам белән искә ала. Керкәле төп гомуми белем бирү мәктәбендә инде 3 нче тапкыр "Җәмит Рәхимов укулары" фәнни-гамәли конференциясе үткәрелүе дә шушы хакта сөйли. Быел әлеге җыен Бөтенроссиякүләм конференция рәвешен алды.

Мәктәптә укучыларның йөзендә ясалмалык, тәкәбберлекнең эзе дә юк. Сере тиз ачылды: уку йортында инде 15 ел буена татар халкының бөек мәгърифәтчесе, галим, педагог, тарихчы һәм дин белгече Ризаэддин Фәхретдиннең мирасын, аеруча әдәп-әхлак темасына язылган хезмәтләрен өйрәнәләр, аны пропагандалау максатында "Балкыш" тапшыруын (җитәкчесе - югары категорияле укытучы, Татарстанның Каюм Насыйри исемендәге бүләк иясе Сөгъдә Ямалтдинова) алып бара икән. Һәр балада галимнең "Балаларга нәсыйхәт" китабы бар, укучының иҗади эш дәфтәре булдырылган. Әлбәттә, бернәрсә дә юктан бар булмый. Мәктәп үзе дә Р. Фәхретдин киңәше белән Ситдыйк мулла тарафыннан ачылган кызлар мәдрәсәсе урынына салынган. Хәзрәтнең оныгы, бөтен барлыгын мәгариф эшенә багышлаган Галия апа Рәхимова - Җәмит абыйның җәмәгате - бүген дә балалар арасында. Аның һәр елны язын Керкәле тавында агачлар утырту кебек гадәте дә күптән инде укучыларга күчкән. Алар быел да бергәләп тау битендә яшь үсентеләргә яңа тормыш бирде.

Мәктәп директоры Әкрам Гыйләҗев искәртеп үткәнчә, узган елгы җыеннан соң уку йортында шактый үзгәрешләр булган: район башкарма комитеты карары белән мәктәпкә Галия һәм Җәмит Рәхимовлар исеме бирелгән. Хәтер мәгарәсенең бер бүлмәсе дә шуларга багышланган. Биредә язучының шәхси әйберләре: иҗатының, эш-гамәлләренең шаһите булган өстәл, язу машинкасы, ручка, сәгать, ваза, китаплары, газета төпләнмәләре кебек ядкәрләр кадерләп саклана.

Керкәле мәктәбе укучыларына Ризаэддин Фәхретдин мирасының шактый өлешен халыкка кайтарган галим Әнвәр Хәйридән дә дәресләр алырга насыйп булган. Мәктәптә Җ.Рәхимов укуларын башлап җибәрүче, оештыручы, аларның балаларга бик тә кирәкле гамәл икәнен аңлатучы да шушы галим булган. Хәзер инде җыенның үз үзенчәлекләре, йолалары барлыкка килгән. Ул быел да "Фатиха" сүрәсен уку һәм "Балкыш" тапшыруы белән ачылды. Аның "Иман иңсен күңелләргә", "Мәктәп тормышы", "Әдәби сүз" дигән сәхифәләре мәктәп тарихына, Җәмит аганың тормыш сәхифәләренә, галимнәребез эшчәнлегенә багышлап үткәрелде.

Тапшыруда бәян ителгәнчә, язучының радиодан поляк композиторы Огиньскийның сихри полонезын ничек яратып тыңлавы, икенче бервакыт гаиләсен Салих Сәйдәшевның "Совет Армиясе маршын"а игътибар иттерүе улы Наил өчен олы дәрес була. Шуннан соң үсмер шушы көйләрне уйнарга өйрәнә. Җәмит аганың конференциядә катнашу өчен Санкт-Петербург шәһәреннән махсус кайткан улы Камил милли моңнарыбызга бәйле бер вакыйганы искә төшереп үтте. Наилнең Огиньскийның полонезын, милли моңнарны җаннарны иңрәтеп уйнавы бер бәрелешне булдырмый калдырырга да ярдәм итә. Урта мәктәпне уңышлы тәмамлаган Наилне хәрби училищеда укырга күндерәләр. Бер көнне курсантлар зур кораб белән Польшага, практика үтәргә бара. Әмма поляклар россиялеләргә карата һәрвакытта да әйбәт мөнәсәбәттә булмый. Бәрелешеп китү ихтималы да чыга. Шунда Наил кулына баянын алып уйный башлый, поляклар да көйгә, халык моңына тартылып тынычлана, егетләребез сау-сәламәт кала. Бу вакыйгалар Җәмит Рәхимовның "Иң мөкатдәсе" хикәясендә чагылыш тапкан. Аның төп герое Фаил "Дөньяда милли хистән дә мөкатдәсрәк, милли горурлыктан да бөегрәк мәгърурлык юк!" дигән нәтиҗәгә килә.

1990 елда "Әлмәт таңнары" газетасын ачып җибәргән язучы Әсгать Салах пленар утырышта бер вакыйганы искә төшерде. Газетаны бар итеп, шуңа бәйле төрле мәшәкатьләр белән мәш килеп йөргән көннәрендә редакциягә, зур гына төен тотып, Җәмит ага Рәхимов килеп керә. Әдип үзе яшәгән төбәктәге авыллар тарихын язган икән, әмма аны Лениногорскида басмаганнар. Әсгать Салах, әлбәттә, материалны ышандырып алып кала һәм "Әлмәт таңнары"нда саннан-санга "Туган авылым" дигән очерклар бәйләмен бирәләр. Шунда гаҗәеп хәл була: халык газетага языла башлый, басманың тиражы 7,5 меңгә җитә. Әсгать ага бер нәрсәгә: язучыга "Батырша" романы өчен Г.Тукай исемендәге Дәүләт бүләге бирелми калуына үкенеч белдерде.

Урмышлы төп белем бирү мәктәбенең I категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы Сәгадәт Мифтахова да әдипкә бәйле хатирәләрне искә төшерде.

Лениногорски районында 1990 елда татар телендә мөстәкыйль "Заман сулышы" газетасы дөнья күрә башлый.

Бу басмада да беренчеләрдән булып Җәмит ага үз сүзен әйтә, район мәктәпләрендәге укытучылар һәм укучыларны әдәби яктан актив, җәмгыять тормышында кайнап торучылар булып яшәргә, телебездән, мәдәниятебездән аерылмаска чакыра. Ул мәктәпләр тормышын җанландырып, әдәби активлыкны көчәйтеп җибәрүгә бер этәргеч була.

Урмышлы мәктәбендә дә шушы елларда "Кыңгыраулар" иҗат түгәрәге оеша, укучылар төрле басмаларда иҗатлары белән күренә башлый.

Конференция эше "Җ. Рәхимов - тарихчы", "Җ. Рәхимовның иҗатын мин ничек күзаллыйм", "Җ. Рәхимов әсәрләренең тел һәм стиль үзенчәлекләре","Җ. Рәхимов - прозаик", "Җ.Рәхимов - публицист", "Җ. Рәхимов иҗатының тәрбияви әһәмияте" кебек секцияләргә бүленеп дәвам итте. Аларның һәркайсы укучылар һәм укытучылар өчен аерым үткәрелде. Мәктәп эскәмиясендә генә белем нигезләрен үзләштерүче бу балаларның язучының әсәрләрен чып-чын фәнни өйрәнүләрен, фикерләрен ачык һәм төгәл җиткерүләрен күреп шатландым. Бу инде конференцияләрдә чыгыш ясап чыныгу алган балалардан киләчәктә галимнәр, тарихчылар, әдипләр үсеп чыгачагына да ышаныч уята. Чөнки Җәмит ага Рәхимов укуларында алган беренче тәҗрибәләр, гыйлем юнәлешләре балаларны гомер буена озата барачак бит.

Сөембикә КАШАПОВА.

.Очрашудан күренеш.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: