Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шәхесләребез

Мирсәет Сөнгатуллин: Сәхнәнең акчага корылуына риза түгелмен

Татарстанның халык, Россиянең атказанган артисты Мирсәет Сөнгатуллин бүгенге көн татар эстрадасының акчага корылуына риза булмавын әйтте.

«Безнең кебек пенсия яшендәге җырчылар өчен теләктәшлек белдерү кирәк. Иганәчеләр яшьләргә булышырга тырыша. Әгәр дә ул талантлы, халыкчан, матур җырлаучы булса, хуп. Әгәр аның таланты юк икән, бер җырны бер атна буе яздырып, тавышын компьютердан «дөресләп», шул килеш, авызын ачып чыгып җырласа, бу – бер дә батмый инде», - диде ул «Татар-информ»га биргән әңгәмәсендә.

Мирсәет Сөнгатуллин фикеренчә, чын җырчы сәхнәгә чыгып җырларга тиеш, биергә дә, сөйләргә дә, уйнарга да тиеш түгел. «Элек концертны алып баручылар җырчыны, җырның исемен, авторларын игълан итә, ә җырчы бер сүз сөйләмичә чыгып җырлый иде. Анда инде җырчыга сүз калмый, ул чыга да җырлый. Җырчының бөтен уе җыр турында булырга тиеш. Монда ничек сикерим икән, дип, җырчы уйланырга тиеш түгел. Безнең чорда андый нәрсәләр юк иде», - диде артист.

«Мәскәү, Санкт-Петербургта спорт сарайларында зур концертларда Илһам абый, Әлфия апалар белән җырлаган булды, сәхнәгә чыккан бер җырчы да: «Шул җырны җырлыйм әле, авторлары – шул, шул», – дип әйтми иде. Бу эшне алып баручылар башкара иде», - дип искә алды ул.

 

 

Зилә Мөбәрәкшина

"Татар-информ"

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев