Мәдәни җомга

МИРАСХАНӘБЕЗ ХАДИМЕ

Күренекле галим Марсель Әхмәтҗановны без беренче чиратта археограф, әдәбият галиме, лингвист, фольклорчы, текстолог, тарихчы, этнограф, эпиграфист буларак беләбез. Марсель Ибраһим улы 1939 елның 26 мартында Лениногорски районы, Шөгер авылында дөньяга килә. Малайга 4 яшь чагында алар Арча районы, Яңа Кенәр авылына күченеп килә һәм шунда яши башлый. Марсель кечкенәдән үк...

Күренекле галим Марсель Әхмәтҗановны без беренче чиратта археограф, әдәбият галиме, лингвист, фольклорчы, текстолог, тарихчы, этнограф, эпиграфист буларак беләбез.

Марсель Ибраһим улы 1939 елның 26 мартында Лениногорски районы, Шөгер авылында дөньяга килә. Малайга 4 яшь чагында алар Арча районы, Яңа Кенәр авылына күченеп килә һәм шунда яши башлый.

Марсель кечкенәдән үк үзенең белемгә омтылуы белән аерылып тора. Бер караганда, бала-чаганы уеннан башка бер нәрсә дә кызыксындырмаска тиеш кебек, ләкин бу очракта башкачарак килеп чыга: кечкенә Марсель уенчыкларга караганда күбрәк китапларны үз итә башлый. Мәктәптә укыганда иптәшләре аны хәтта «прафисыр» дип үрти дә башлый. Еллар узгач, бу үртәүләре чынга аша, М.Әхмәтҗанов тора-бара чын профессорга әйләнеп, күп хезмәтләр язып, бөтен татар галәменә билгеле галим булып таныла.

М.Әхмәтҗанов үз гомерен татар әдәбиятен, тарихын, традицион мәдәниятен өйрәнүгә багышлый. Ул бер-бер артлы фәнни экспедицияләрдә катнашып, археографик материал, ягъни борынгы кулъязмалар һәм сирәк басма китаплар җыеп, Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты мирасханәсен баетып тора һәм бүгенге көнгә кадәр шул эшенә тугры кала.

Археографик материаллар нигезендә галим докторлык диссертациясен яклый. (Сүз уңаеннан, әле аның материаллары тагын берничә дистә докторлык диссертациясе язарга җитәрлек). Докторлык эшенең темасы "Татар әдәби мирасын өйрәнү проблемалары: әдәби чыганакларны барлау, тикшерү методы нәтиҗәләре" дип атала. Анда ул татар кулъязма китабының тарихын, үзенчәлекләрен билгели, урта гасырлардан килгән кече жанрларны ачыклый, археографик экспедицияләр барышында табылган яңа әсәрләрне, шул исәптән әдәби дастаннарны фән дөньясына таныта. Шушы игелекле эшнең нәтиҗәсе буларак, 1998 елда галимнең "Татар кулъязма китабы" дөнья күрә. Ул анда гаять кызыклы мәгълүматлар бирә, борынгы татар китабының тарихын анализлый; фәнни әйләнешкә яңа чыганаклар кертә; борынгы татар әдипләре тарафыннан иҗат ителгән әсәрләрнең таралышын, яшәешен һәм система буларак чагылышын билгели; археографик материаллар системасының аерым әсәрләрнең язылу максатын ачуга ачкыч икәнен күрсәтә; татар шәҗәрәләре системасы борынгы әдипләрнең тормышын өйрәнүгә чыганак икәнен исбатлый; татар әдәбиятендә әдәби халык дастаннары жанры барлыгын билгели; әдәбиятебез тарихында билгесез, яки аз билгеле шагыйрьләрнең мирасын әйләнешкә кертә; бу мәсьәләләрне чишү өчен йөзләгән текстларны хәзерге графикага күчереп, сүзлекчәләр һәм искәрмәләр аша текстологик яктан эшләп чыга; борынгы язма текстларны тарих белән, башка тарихи чыганаклар белән тыгыз бәйләнештә өйрәнү методикасын эшли; яңа әдәби ядкәрләрне башка кардәш әдәбиятләрдәге версияләре белән бәйләнештә һәм чагыштырып өйрәнү методикасын мисалларда күрсәтә һ.б.

XVIII гасыр татар әдәбияте тарихы М.Әхмәтҗановка кадәр җитәрлек дәрәҗәдә өйрәнелмәгән була. Бу озын дәверне тулырак ачу өчен басылып чыккан әдәби ядкәрләрнең текстлары гына җитми, билгеле. Шунлыктан галим, борынгы кулъязма китапларның һәм документларның әдәбиятебез тарихын өйрәнү өчен кыйммәте булуын аңлап, нәкъ менә бу өлкәдә армый-талмый эшләп, татар әдәбияте тарихын яңа фактлар, чыганаклар, әсәрләр белән баета, тулыландыра. "Әбелгазый Баһадир хан. Шәҗәрәи төрек" (2007), Афзал Таһировның "Сайланма әсәрләр: Роман, повесть, хикәяләр"е (2008), "Солтан Бибарс: Тарихи роман" һ.б. - аның зур күләмле күркәм хезмәтләре.

М.Әхмәтҗанов "XVIII йөз татар әдәбияте: Поэзия" һәм "XVIII йөз татар әдәбияте: Проза" хрестоматияләрен төзегән галим буларак та билгеле. Әлеге хезмәтләрдә урын алган әсәрләрнең күбесе аның тарафыннан табылып, әзерләнеп, текстологик яктан эшләнеп укучыларга тәкъдим ителде.

Өлкән яшьтә булуына карамастан, бүген дә ул борынгы кулъязмалар һәм сирәк китаплар эзләргә ел саен чыга. 1972-94 еллар дәвамында гына галим системалы рәвештә археографик экспедицияләрдә катнашып, Татарстанның 700дән артык торак пунктында 5000 чамасы кулъязма китап, документ, шәҗәрә туплый алган. Бүгенге көндә тапкан материалларының иге-чиге юк. Марсель аганың инде татарлар яшәгән бер генә төбәктә дә булмыйча калганы юктыр, мөгаен. Кыскасы, мирасханәдә тупланган бөтен материалларның өчтән икесе нәкъ менә аның тырышлыгы нәтиҗәсендә тупланган, дисәк тә, һич арттыру булмастыр.

Әле борынгы кулъязмалар һәм сирәк китаплар алып кайттың да, эш бетте түгел, аларның һәрберсен, нинди әсәр икәнен ачыклап, тәртипкә китереп, архивка тапшырырга кирәк. Шунысын да әйтергә кирәк, экспедицияләрдән табып алып кайткан борынгы китаплар сәламәтлеккә куркыныч яный торган тузан һәм бактерияләр белән капланган, кәгазь гөмбәчекләре белән зарарланган, тычкан-күселәр тарафыннан кимерелгән була. Марсель ага, бу эштән һич тайчанмыйча, һәр китапны үзе щеткалар белән чистартып, тузанын кагып, тышлап, кеше тотып укырлык хәлгә китерә.

М.Әхмәтҗанов борынгы халык авыз иҗаты ядкәрләрен халыкка кире кайтару өлкәсендә бик зур эш башкарган галим дә. Аның "Каһарман Катил. Дастан", "Угызнамә" (1998), "Дастаннар ватаны" (1999) исемле китаплары зур популярлык казанды. Аларда әлегә фәндә билгеле булмаган әсәрләр текстологик яктан эшләнеп, гарәп графикасыннан кириллицага күчерелеп, киң җәмәгатьчелеккә тәкъдим ителде.

Галимнең борынгы шәҗәрәләр табу, өйрәнү эшчәнлеге дә иң зур казанышларыннан саналырга хаклы. Ул - 500дән артык шәҗәрә табып, өйрәнеп, фәнни әйләнешкә керткән кеше. Аңа кадәр институт архивында татар шәҗәрәләре булмый диярлек. Галим кулъязмалардагы шәҗәрә текстларында буыннар саны 20гә, ә исемнәр саны 300гә җиткәннәрен дә табу бәхетенә ирешә. XIII гасырлардан башлап куелган кабер ташларында, кайбер очракта, мәрхүмнең икедән алып җиде буынга хәтле шәҗәрәсе язылып куела торган булган. Хәтта ХХ гасыр башында да андый эпитафияләрне очратырга мөмкин. Хәзерге кабер ташларында исә мәрхүмнең атасының исеме һәм фамилиясе генә күрсәтелә, бу инде гасырлар буе килгән әлеге традициянең бетүен күрсәтә.

Шәҗәрәләрнең татар халкында һәм безнең бабаларыбыз булган төркиләрдә, һуннарда ук төзелгәнлеге һәм аларның кадерләп саклаганлыгы билгеле. Чыңгыз ханның 30 буыннан арткан шәҗәрәсе дә үзе яшәгән вакытта - XIII гасырда ук төзелгән булган. Шуңа күрә бу традиция бик борынгыдан килә.

Русиядә генә түгел, хәтта бөтен дөньяда да татар шәҗәрәләре буенча Марсель агадан күбрәк белүче юктыр, мөгаен. Моның шулай икәненә инану өчен, аның китапларына гына да күз төшерү җитә: "Исследование татарских шеджере в источниковедческом и лингвистическом аспектах (по источникам XIX-XX вв.)" (1981), "Татарские шеджере" (1991), "Татар шәҗәрәләре" (1995), "1000 еллык татар нәселе" (2000), "Ахун авылының шәҗәрә китабы" (2006), "Нугай урдасы: татар халкының тарихи мирасы" (2002, 2009) һ.б.

Узган ел галимгә 10 китаптан торган "Татар шәҗәрәләре" хезмәте өчен фән һәм техника өлкәсендә Татарстан Дәүләт бүләге дә бирелде.

Татар этнографиясен, этник тарихын өйрәнү буенча да М.Әхмәтҗановның зур казанышлары бар. Ул Алтын Урда, Казан ханлыгы, Касыйм ханлыгы, Нугай Урдасында яшәгән татарларның тарихын төп чыганак итеп борынгы кулъязмалар һәм эпитафияләрне өйрәнеп һәм файдаланып, җитди хезмәтләр яза. Тарихны бозучыларга, фальсификацияләргә тырышучыларга аның дәлилле кырыс җавабы һәрвакыт әзер.

Шул рәвешле, бүгенге көндә галимнең 40ка якын китабы дөнья күргән, ә фәнни һәм тематик җыентыкларда, матбугат битләрендә басылып чыккан фәнни яки фәнни-популяр мәкаләләренең иге-чиге юк, алар меңнән артып китә.

Шунысын әйтергә кирәк, китапларының шактый күп өлешен ул үз хисабына бастыра. Башка җирдән ярдәм көтеп утырмыйча, хезмәт хакының яртысын галим үз халкының чын тарихын, мирасын халыкка кайтаруга сарыф итә.

Борынгы татар әдәбияте, тел тарихы, археография буенча яшь кадрлар әзерләүдә дә галимнең хезмәте зур. Алар арасыннан З.Мөхәммәтшин, Г.Зәйниева, С.Трофимова, М.Инсафутдинова, А.Сәлахов хәзерге көндә фән яки укыту өлкәсендә хезмәт куя. Мин фәкыйрегез дә аның шәкерте булуым белән горурланам.

Архив фондлары белән шөгыльләнүчеләрдән тыш, көн дәвамында, М.Әхмәтҗанов янына консультация алырга, киңәш сорарга да бик еш киләләр. Килүчеләр арасында гади авыл кешесеннән алып, илебезнең күренекле галимнәренә, чит ил кунакларына хәтле була. Ул беркемне дә кире бормый, һәркайсына хәл кадәри ярдәм итәргә тырыша.

Халыкара Төрки академия академигы, Татарстанның атказанган фән эшлеклесе, мөхтәрәм Марсель ага Әхмәтҗановны без бәйрәме белән чын күңелдән котлыйбыз, аңа саулык-сәламәтлек һәм татар галәмен яңадан-яңа фәнни ачышлары белән сөендереп торуын телибез!

Айдар ГАЙНЕТДИНОВ,
филология фәннәре
кандидаты.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: