Минтимер Шәймиев: “Радик миннән рөхсәт сорап тормады. Мине урыныма утыртырга бер җөмләсе җитте”

Татарстанның Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев Г. Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрының “Әле...” проекты кысаларында биргән интервьюсында уллары белән булган вакыйгалар хакында истәлекләрен яңартты.
- Берсендә Радик миңа, ул вакытта өченче курста укый иде: “Диңгез флотына алалар, әти, мин барам”, ди. Миннән рөхсәт сорап тормады, хезмәт итеп кайтты. Институттан китеп, кайтып тәмамлады.
- Ул чагында чакырылышка егетләр җитми иде. Һәр төбәккә шундый бурыч җиткерелә иде. Без һәрвакыт аны үтәп килдек. Ул чагында мин әле обком секретаре булып эшлим. Мин әйттем Радикка: алалар икән алалар. Ул үзе сайлаган. Ул вакытта Германиядә хезмәт итәләр иде. Яшьләр анда да үтә иде. Син бәлки якынрак җиргә барырсың, дидем. Минем гомер онытасым юк, мине урынга утыртырга бер җөмләсе җитте. “Папа, а кто дальше поедет?”, диде. Бетте.
Айрат белән дә булды шундый хәл. Ул вакытта, бала Суворов училищесына керсә, гаиләнең баланы тотарга мөмкинлеге юк дип санала иде. Бу миңа мин Суворов училищесына керәм, ди. Боларны алдылар укырга. Очраклы рәвештә генә эләкмәде. Аңкау бизе бар иде, без ангина белән авырып гел интегә идек. Бу медицина тикшерүе узарга хастаханәгә барган. Ике бизең дә зур, берсен алганнан соң вакыт кирәк дигәннәр. Ул исә училищега документлар тапшыру вакытына сыешмый. Үз ихтыяҗы белән икенчесен дә алдырган. Моны мин дә, Сәкинә дә белмәде.
Хәзер моны алып киттеләр лагерьга. Училищеда тәртибе шундый. Моны “дневальный” иттереп куйганнар да, алыштырырга онытканнар. Бер тәүлек торган булган. Өлкәнрәк хезмәт итүчеләр ник икенче тәүлек торасың дип сорыйлар икән? Белмим, дигән. Син кем, каян килеп чыктың дип сорыйлар монардан. Минем әти шул, шундый эштә эшли дигән. “Син улым, күрәсеңме урамдагы кешеләрне, иректә йөриләр”, ди икән тегеләр. Бу ташлаган да, кайтып киткән.
Мин эшкә җыенып ятам, киендем. Айрат кайтып керде. “Опять двойка” дигән картина бар бит. Бу да шундый кәефсез. Ояла инде миннән. Нәрсә әйтим инде, бала бит. Карадым да моңа: “Отслужил?”. Аннан чыгып киттем эшкә. Айратның шуның белән хезмәт итүе бетте, - дип искә алды Минтимер Шәймиев.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
26 февраль 2021 - 06:10Вахит Имамов: Сталин мирасы1989 елда Кушнаренко районындагы халыкның фәкать 6 проценты гына башкорт булып язылса, елгыр Рәхимов чорының 2002 елында “башкортлар” саны янә 43 процентка җиткерелгән2400
-
26 февраль 2021 - 09:24Студентларны чүпне аерып җыярга өйрәтәчәкләр Моның өчен берничә уку йорты тулай тораклары арасында махсус бәйге игълан итеп, җиңүчегә коворкинг вәгъдә итәләр. Бәйгене “Мега” һәм “Леруа Мерлен” сәүдә үзәкләре Экология министрлыгы белән берлектә оештыра.1000
-
26 февраль 2021 - 09:03Рөстәм Миңнеханов Россия губернаторларының илкүләм рейтингында кабат беренче булды Мәскәү мэры Сергей Собянин – икенче, Свердловск өлкәсе губернаторы Евгений Кувайшев өченче урында.1100
-
26 февраль 2021 - 08:52Халыкара туган тел көненә багышланган айлыкта аеруча актив районнарны атадылар Айлык дәвамында Татарстанда 360 чара үткәрелгән.1500
-
26 февраль 2021 - 06:00“МӘДӘНИ ҖОМГА” № 7 (2021) Йөрәкләрнең безнең ни уйлавын Әйтеп бирә гармун телләре...1900
-
25 февраль 2021 - 15:43Буран эчләрендә буран Кышны бик яратам мин. Ябалак-ябалак яуган ап-ак карларын яратам... Әйтерсең лә бар җиһан акка төренгән... Безнең илаһи җаннарыбызны да пакьлек урап алган... Күңелдә рәхәт бер тойгы – аклык... Кышны рәхәт бер хисләр белән көтеп алам. Аның ишеп-ишеп яуган кары астында йөрергә яратам. Дуылдаган бураннары да үзенчә шомлы...5600
-
25 февраль 2021 - 15:37Бер ай эчендә онлайн-мәдрәсәдә белем алучылар саны 23 меңнән артып китте! Беренче татар онлайн-мәдрәсәсе эшли башлауга бер айдан артык вакыт узып китте. Бу вакыт эчендә онлайн-мәдрәсәдә белем алучыларның саны 23 меңнән артып китте! Аларның 7,43% – 18-24 яшьтә, 37,1% – 25-44 яшьтә, 51,8% – 45 яшьтән алып 55 яшьтән өлкәнрәкләр.4800
-
25 февраль 2021 - 12:40Әстерхан шәһәрендәге мәктәп янында Габдулла Тукайга бюст ачылды Татарстан Премьер-министры урынбасары, Милли Шура рәисе Васил Шәйхразиев тантанада катнашкан.5300
-
25 февраль 2021 - 12:35Әбү-Дабиның тәхеткә утырырга тиешле принцы Татарстанга 3 эшче төркем җибәрергә ниятли Рөстәм Миңнеханов IDEX 2021 халыкара күргәзмәсендә Берләшкән Гарәп Әмирлекләре һәм Татарстан арасындагы хезмәттәшлек мәсьәләләре хакында фикер алышты.6301
-
25 февраль 2021 - 10:41СалаваTIK - Әпипә Яңа видеоны карагыз, кушылып биергә һәм лайклар куярга онытмагыз!17300
-
25 февраль 2021 - 08:44"Авыл клублары төзек һәм матур гына түгел, тулы да булырга тиеш" Иң күңеллесе - авылларда клублар төзелүдер, мөгаен. Апас районы Түбән Биябашы авылында өр-яңа клуб барлыкка килгән. “2020 елда пандемия шартларында яшәсәк тә, бик күп эш башкарылды. Әмма президентыбыз әйткәнчә, биналарыбыз төзек һәм матур гына түгел, тулы булырга, мәгънәле һәм кирәкле чаралар белән үтәргә тиеш", - ди Апас районы башлыгы урынбасары Луиза Сафина.7100
-
25 февраль 2021 - 08:40Чаллы театры халык театрлары өчен «AYAZ.LAB» театраль лабораториясен башлап җибәрде Театраль лаборатория «Идел-йорт» фестивале кысаларында үтә.5500
-
25 февраль 2021 - 08:37Рөстәм Миңнеханов Мәскәүдә Кыргызстан Президенты белән очрашты Кыргызстан Президенты Садыр Жапаров бүген Россиягә беренче тапкыр килде.5300
-
24 февраль 2021 - 10:48Баулыда композитор Ганс Сәйфуллинны искә алдылар Баулыда танылган композитор, Татарстанның халык артисты, татар эстрадасының легендар шәхесе Ганс Сәйфуллинны искә алу кичәсе узды. Исән булса, 26 февраль көнне аңа 80 яшь тулган булыр иде.11900
-
25 июнь 2020 - 11:46“Мәдәни җомга” газетасының баш мөхәррире Вахит Имамов белән журналист Римзил Вәлиев сөйләшә.
-
17 декабрь 2019 - 14:00Хокук белгече - татарча кануннар турында
-
23 гыйнвар 2021 - 06:20Йөзендә – гөлләр назы Ул вакытта гармун яки баянга җырлау бик сирәк эләгә. “И-и, булсын иде бер баянчы”, – дигән чаклары күп була.28300
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Мәдәни җомга
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: Эл № ФС77-69873 от 29.05.2017
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Вахит Шәех улы Имамов
Адрес редакции: Декабристлар урамы, 2
эл.почта: m-jomga@mail.ru
Телефон редакции: (843) 562-11-02
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика