Мәдәни җомга

“Мин шагыйрь генә түгел...”

Шулай дип язган бөек Габдулла Тукай.

Билгеле булуынча, 1886 елның 26 апрелендә дөньяга килеп,
1913 елның 15 апрелендә бакыйлыкка киткән бөек шагыйребез.
Шушы кыска гына гомерендә татар әдәбиятының классигы булырлык иҗади мирас калдырган Тукай. Ә яшәгән гомеренең эчтәлеген карасаң, дөньякүләм билгеле акыл ияләре белән бер рәттә торган фикер тирәнлеге һәм сокланып туймаслык гүзәл шигърият байлыгына юлыгасың. Татар әдәбиятында бу аерым бер феноменаль күренеш.
Г. Тукай, Сәгыйть Рәмиевка юнәлтелгән бер хатында, үзенең тормыш юлына нәтиҗә ясагандай “мин шагыйрь генә түгел”, дип язган.
Чыннан да, шагыйребез гаҗәеп бай һәм күпкырлы иҗаты белән, үзен балаларның рухи халәтен тирән аңлау сәләтенә ия психолог һәм педагог итеп тә, җәмгыятьтә барган үзгәрешләрне күрә һәм аңлый белә торган кыю сәясмән дә, җәмәгать эшлеклесе, акыл иясе итеп тә танытып өлгерә.

Заманында билгеле урыс шагыйре Е. Евтушенконың “поэт в России больше, чем поэт” дип белдерүен укыгач, Тукайның югарыда әйткән сүзләренә шул кадәр туры килгәненә аптырап калган идем.
Безнең илдә чын шагыйрьнең иҗатына шигърият итеп кенә карау ялгышлык һәм иҗтимагый хата икәненә әле булса инанып яшим. Тукайның иҗаты турында фикер йөрткәндә бу уйлардан читләшү бигрәк тә мөмкин түгел. “Дусларга бер сүз” шигыре басылып чыкканда шагыйрьнең әле 19 яше дә тулмаган. Ә шигырьдә бу яшьтәге кешеләрнең акылына хас булмаган фикерләү көче, милләтнең халәтен аңлау ти­рәнлеге, башка халыклар кебек булу өчен аяныч хәлдән чыгу юлларын күрсәтү үрнәкләре белән беррәттән, никадәр дәрт һәм көрәшкә өндәүнең сокландыргыч гайрәте ташып тора. Билгеле булуынча, 1905 елгы рево­лю­циядән соң илдә прогрессив юнә-лешле мәдрәсәләрдә тентүләр, кулга алулар була, типографияләр һәм китапханәләр ябыла башлаган. Шагыйрь бу вакыйгаларга үзенең карашын белдереп, “яңа киемнәрен ертып ташлап, ялангач чыгып йөгерер” хәлгә җитүе турында яза.
Г. Тукайның иҗат юлы турында сүзне дәвам итеп, күпләргә мәгълүм бер фикергә тукталып китәсем килә. Ул да булса һәрберебезнең гомере чикле булуы, кеше гомеренең ниндидер төбәктә һәм күпмедер вакыт эчендә башланып, кайсыдыр урында кайчандыр үтеп бетүе турындагы фикер. Ягъни, сүз вакыт турында. Вакыт, кайсы яктан карасаң да, бик кызыклы нәрсә. Аны тотып алып, сатып җибәреп тә, урлап, үзеңне аның хуҗасы дип игълан итеп тә булмый (бусы бүгенге көндә бигрәк тә аяныч хәлдер инде), юбилей белән котлап, бүләк итеп тә, агышын акрынайтып, тизләтеп тә булмый. Икенче яктан карасаң, вакытны файдалы, я файдасыз, күңелле я күңелсез итеп, эш белән, я эшсез уздырып булуы билгеле. Шулай ук, вакытка төгәл генә бәя бирү теләге һәрчак нинди дә булса капма-каршылыкларга барып терәлә: кем өчендер файдалы дип билгеләнгән вакыт икенче берәүгә бөтенләй файдасыз булып тоела. Әйтик, эш урынында вакытны тик утырып уздыруга уңай бәя бирүне күз алдына китерү дә авыр, әмма янгын сүндерүчеләрнең күпмедер вакыт “эшсез утыруы” аларның янып-пешеп эшләп йөрүеннән хәерлерәк. Шунысы бар: кемнеңдер гомере өзе­лә, вакыт аның өчен туктый кебек, әмма аның исеме дә, гомеренең нә­ти­җәләре дә үзеннән соң яшәвен дә­вам итә. Тукай белән дә нәкъ шулай. Аның иҗаты өчен вакыт туктамый, ул иҗат иткән әсәрләр дә, алар белән бергә авторның үзе дә яшәвен дәвам итә. Биредә мин вакыт төшен­чәсен әнә шул гомернең агышын, анда бул­ган төрле вакыйга­ларның араларын үлчәү берәмлеге буларак кулланам.
Социологик күзлектән чыгып караганда, биредә аерым игътибарга лаек нәрсәләр — ул да булса гомер­нең чикле булуы һәм узу тизлеге. Ягъни биредә вакыт белән бәйле ике нәрсәнең барыбыз өчен дә бертигез булуы бәхәссез: беренчесе — гомернең вакыты чикле булуы; икенчесе — вакытның үтү тизлеге телә­сәк-теләмәсәк тә шулай ук барыбыз өчен дә бер. Әмма вакыт­ның эчке микъдары сыйфаты белән дә, күләме буенча да һәркемнең үзенеке, үзенчәлекле, шуның белән һәр шәхеснең яшәү нәтиҗәсе башкалардан аерылып тора һәм аның шәхси ролен билгеләүгә нигез итеп карала.
Күп очракта бу мәсьәләне һәр шәхес үзенчә чишә, һәркемнең язмышы үз кулында, гомерен тәшкил иткән вакытны һәркем үзенчә файдалана дигән фикергә кайтарып калу гадәткә кергән. Әлбәттә, шәхеснең әлеге үзенә тапшырылган вакытның минутын, сәгатен, көнен, елын нинди шөгыльдә һәм нинди вакыйгалар белән тутырып уздыру аның үзенә бәйле. Ләкин шунысы мөһим: һәр кеше билгеле бер тарихи дәвердә, үзе яшәгән төбәкнең табигать шартларында, әйләнә-тирәсендә шул вакытта барган иҗтимагый-сәяси күре-нешләр эчендә, кешеләр арасындагы көндәлек мөнәсәбәтләрдән үрелгән чынбарлыкта бүген яшәп килә, бүген көн күрә. Әйтик, кемдер диңгез буенда дөньяга килеп, шунда гомерен уздыра икән, әлбәттә, кем булуына карамастан, аңа бирелгән вакытның микъдары да диңгез белән бәйле бу­лачак. Шуны да күздә тотыйк — аның вакытны уздыруының бүген-ге шәхси үзенчәлекләре узган гоме­ренең нәтиҗәсе нигезендә формалашкан. Һәм, игътибар белән күзәтсәң, аның бу үзенчәлекләрендә киләчәктә гөрләп чәчәк атып, тиешле җимешләрне бирәчәк сыйфатларын, тулысы белән булмаса да, күреп тә, тоеп та була. Нәкъ менә шул узган гомерендә, бала чактагы яшәү шартларында формалашкан гадәт­ләр, үсеш юлында җыйган яшәү тәҗ­рибәсе үзенчәлекләре аның холкы-ның нигезен тәшкил итә. Тик биредә Тукайга карата мәсьәлә безгә тагын бер ягы белән борылып баса: ничек соң бер үк тарихи чорда, бер үк табигать кочагында, бер үк иҗтимагый процесслар эчендә, бер үк вакытта туып-үскән күпме кеше арасыннан берсе генә үзенә тигән вакытны шул­кадәр олы әһәмияткә ия булган хез­мәт нәтиҗәсе белән сугаруга ирешкән икән дигән сорауга җавап табарга кирәк. Әлбәттә, бер мәкалә эчендә бу сорауга тулы җавапны табу мөм­кин дә түгел, моның өчен махсус эз­ләнүләр кирәктер. Шулай да, Г. Ту­кайның иҗат юлы үрнәгендә гипотеза формасында үземнең ике фикеремне әйтеп китсәм, бик олы гөнаһ булмас дип уйлыйм.
Беренчесе — шагыйрьнең шәхес булып формалашу шартларының үзенчәлеге. Булачак шагыйрьнең балалык еллары никадәр фаҗигале хәлдә үтүе күпләргә билгеле. Бер яше дә тулып өлгермәгән, кеше го­меренең нәкъ шул өлешендә иң кирәкле булган әти-әнинең күңел җылысыннан мәхрүм калып, ничә тапкыр кулдан-кулга, гаиләдән-гаиләгә күчеп яшәргә мәҗбүр булган сабый бала, “җиде-сигез яшенә кадәр өч-дүрт “ана”, дүрт-биш “ата” кулына кереп”, шул гаиләләрдә кешеләрнең бер-берсенә карата мөгамәләсен күреп, аларның үзенә юнәлтелгән мөнәсәбәттән аермалы булуын тоеп, бу хәл белән бәйле хис-тойгыларны кичереп үсә. Болар барысы да — аның табигатендә киләчәктә ачык күренәчәк фикер йөртү аермалыгы, күргән-белгәннәрен күңеле аша үткәрү, тойгыларын тыеп яшәү гадәте кебек үзенчәлекләр формалашуга нигез булгандыр да, күрәсең. Тирә-ягындагы кешеләрнең игътибарыннан мәхрүм сабый үз өлешенә тигән вакытын, күргәннәрен уй-тойгылары, “мин болай, шулай итәм дип”, төрле уйлар белән уздырырга мәҗбүр. Аның әлегә эчке кичерешләрен нинди дә булса хәрәкәт белән, “әтием, кадерлем” яисә “әнием, бәгърем” дип кочагына алып, ярату хисен күрсәтү мөмкинлеге юк, ә акыл гамәленә, рухи дөньясы формалашуга юл чикләнми. Ягъни кичерешләрне хәрәкәттә күрсәтү мөмкинлеге кысынкылыгы уй-фикерне эшләтү мөмкинлегенең киңлеге, рухи халәт­нең актив хәрәкәткә әйләнүе белән компенсацияләнә.
Икенче яктан, кешеләр теләсә-теләмәсә дә, вакыт үзенекен итә – акрынаеп та, туктап та тормый. Ә ва­кыт барышында бөтен табигать хәрәкәткә килә, үзгәрә. Бу хәл балаларны да урап үтми, алар да даими рәвештә халык әйтемендәге “бишек­тәге биш­кә төрләнә” дип билгеләнгән үзгәреш эчендә яши. Әлбәттә, биредә сүз, беренче чиратта, үз вакыты белән, ба­ла­ның тән төзелеше, я булмаса аның кыяфәте үзгәрү турында барса да, фикер моның белән генә чикләнми. Социологик эзләнүләр арасында зур игътибар бирелгән юнәлешләрнең берсе — ул да булса кешенең гомере агышында аның гаиләдә һәм җәмгыятьтә башкарган күптөрле функ­ция­ләренең, роль­ләренең үзгәреп торуы, бу үзгәреш­ләрнең шәхестә үзенчәлекле сыйфатлар формалашуы белән бәйлә­неш кануннарын ачыклау. Беренче карашка бу үзгә­решләр һәрберебезгә таныш һәм биредә бернинди катлаулылык та юктыр кебек. Тик менә, үзебезнең арада гына да кемнең дә булса яшәү юлындагы уңышларын үзебезнеке белән чагыштырып карарга теләсәк, бу юлда безне берен­че адымда ук хәтсез тирән, ә кайчак аңлап бетермәслек сораулар каршы ала. Әйтик, һәр шәхес үз тормышында яши, шул ук вакытта һәркем якынча бер үк үсеш юлы, үсеш ста­дияләре үтә. Мисал өчен, бүген “үсеш ста­дияләре” күпче­лек өчен кар бөр­тек­ләре кебек бер-берсенә охшаш: дөньяга килеп, гаилә куенында бер­ничә ел яшәгәннән соң, балалар бакчасы; соңрак мәктәп; аны тәмам­ла­гач эшкә урнашу, я булмаса югары уку йортында белем алу; армиягә барып, хезмәт итеп кайту; гаилә кору; нинди дә булса оешмада хезмәт итү... Бу тезмәнең азагы да һәркай­сыбызга яхшы билгеле — олы ихтирам эчендә уза торган хаклы ял... Кар бөртекләре кебек бер-берсенә охшаш, әмма ләкин нәкъ шул кар бөртекләре кебек үк беркайчан да бер-берсен төгәл һәм турыдан-туры кабатламый торган яшәү нәтиҗәсе. Тукай яшәгән чорда да кешеләр, азмы-күпме аермалы булса да, нигездә шундый ук гомер юлы узганнар: балачак, үсмерлек еллары, өлкән яшьтә, олы яшьтә гомер итү. Аерма һәр кешенең гомер юлының үзенчәлеге һәм эчке эчтәлеге.
Бу турыда уйлаганда Г. Тукайның “Ике эт” дигән мәсәле искә төшә. И. Крыловтан тәрҗемә ителгән бу мә-сәлдә Муйнак кушаматлы эт үзенең күптәнге дусы Актырнакның тәрәзә төбендә әйбәт мендәрдә утырганын күреп, хәлен сораша башлый. Әлбәт­тә, элегрәк алар икесе тиң көчек бул­ганнар, икесенә дә бер төрле эт язмышы бирелгән, икесе дә “ачлыктан аз гына үлмичә” яшә­гәннәр, икесе дә “абзар каравыллаганнар”. Тик менә кайчандыр бер-берсенә бик охшаган тормыш шартларында яшәп килгән этләрнең күпмедер вакыт үткәннән соң очрашу эпизодында аларның берсе “...байлыкта, рәхәттә тора, алтын-көмеш табаклардан гына ашый, ашап туйгач кәефләнә, хуҗаның хатыны белән уйный башлый...”, ә икенчесенең “...суыкка түзеп, ачлыкка чыдап, яңгырларда чыланып” хуҗага хезмәт итеп яшәргә мәҗбүр булуы ачыклана. Муйнакның, ничек шулай бәхетле тормышка ирештең, дип соравына Актырнак: “...мин арт аяк белән йөри алганым өчен шулай бәхетле булдым”, — дип җавап бирә.
“Дөньяда күп кеше арт аяк белән йөргән өчен генә бәхетле була”, — дип нәтиҗә ясый автор.
Һәр шәхеснең яшәү дәверендә баш­карган рольләре үзгәрү нәтиҗә­сендә аның тормышта биләгән урыны да, ул үти торган функцияләр дә үз­гә­рүен, нәтиҗәдә аңа яңадан-яңа рольләр һәм функцияләр үзләште­реп, элеккеләренең төшеп калуын социальләшү процессы дип атыйлар. Яшәешнең һәр этабында, әйтеп киткәнемчә, нинди дә булса хосусиятне кире кагарга, нинди дә булса яңа сыйфатларны үстерергә, яңа шартларга күнегергә кирәк була. Шул ук вакытта кешенең тормышны аң­лавы, шул аңлауның үзенчәлеге нигезендә үз алдына куйган бурычы аны нинди дә булса бер юнәлештә үз максатына ирешү юлыннан хәрә­кәт итүгә китерә. Г. Тукай үзенең бе­ренче басма шигырендә үк халкына, милләткә хезмәт итүне яшә­венең төп бурычы дип игълан итә. Халык үсеш алсын өчен, шагыйрь үзе генә түгел, башка яшьләрнең дә үз алларына шушы максатны куеп, мәгъри­фәт юнәлешендә хәрәкәт итү мотлак: “Гыйлем белән дөньяны кулда тотты япон, немец, француз; Без, аңсызлар, наданлык аркасында йоклап калганбыз... Мәгариф мәйданында без, татарлар, ат уйнатыйк”,— ди шагыйрь. Бары тик шул очракта гына татар халкы башка халыклар кебек үк белемле, башка халыклар кебек үк тормышта уңышка ирешергә, яңа биеклекләргә күтәрелергә мөм­кин: “Әйдә халыкка хезмәткә, хезмәт эчендә йөзмәккә!” – дип чакыра ул шәкертләрне. Бу чакыруны ул үзенең теләге итеп кенә түгел, яшьләргә, бигрәк тә шәкертләргә яшәү мәгънәсе һәм тәрәккыять өчен көрәшкә байрак формасында тәкъдим итә. Бу көрәш­нең иң изге һәм иң бөек максаты — “...хөр мәмләкәт — хөр Русия!” дип максатны ачыклый. Думада барган сәясәтне күзәтеп, үзенең сизгер һәм өлгереп җиткән сәясмән икәнлеген күрсәтә. Мисал өчен, Дәүләт думасы­ның бер сессиясендә килеп чыккан җәнҗалга мөнәсәбәте шуңа ачык дә­лил булып тора. Уфа депутаты бу сессиядә Русиядәге мөселман мәк­тәпләре хөкүмәт яклавын күрми дип чыгыш ясаганда, Дума әгъза­ларының кайберләре: “Русия­дәге тәртипләр ошамаса, әнә Төркиягә китегез”, — дип кычкырганнар. Әмма Тукай ки­чекмәстән теге кычкыручыларга “Китмибез” дигән шигыре белән: “Китмибез без, безгә анда мондагыдан эш кыен, мондагы ун урынына ул җирдә унбиш шпион... — Если лучше вам, туда сами пожалте, господа”, — дип җавап бир­гән. “Китмибез!” шигырен “зур иҗти­магый көчкә ия булган өчен” цензура җыентыктан алып ташлаган.
Тагын бер мисал итеп укучының игътибарын Тукайның “Сугыш һәм Дәү­ләт думасы” дигән әсәренә юнәл­тер идем. Бу әсәр Л. Памирцевның “Война и Дума” дип аталган, 1905 елда басылып чыккач та конфис­ка­цияләнгән брошюраның ирекле һәм шактый иркен рәвештә ясалган тәр­җе­мәсе — ул вакытта тыелган сәяси әдәбиятның иң көчле үрнәкләренең берсе дип санала. Аны РСДРПның Казан комитеты тарафыннан тәр­җемә итеп, халык арасына таратканнар. Тукай әсәрләренең алты томлык академик басмасын төзүче галимнәр авторның бу әсәрен язганда башка чыганакларны да куллануына игътибар иткән.
Ничек соң татарның ятимлектә, хәерчелектә гомер кичергән, университетларда белем алмаган бер баласы шигърияттә шундый зур мирас калдырган, үзен заманының сәяс­мә­не һәм билгеле җәмәгать эшлеклесе, балаларны тирән аңлый белгән психолог һәм педагог итеп таныта алган, дигән сорауга җавап, минем күзаллау буенча, тагын бер юнәлеш­тә ята кебек. Әлбәттә, Тукай акыл сәләте, рухи байлыгы, балачактан ук күзгә бәрелеп торган әйләнә-ти­рәсен күңел күзе белән күреп, һәр­нәрсәгә үзенчә бәя бирә белүе белән яшьтәшләреннән аерылып тора. Шул үзенчәлекләренә нигезләнеп аңа мәдрәсәдә укыганда ук башка балаларга укуда ярдәм итүне йөкләт­кән­нәр дә инде. Заманында укымышлы саналган муллалар нәселеннән икәнлеге белән дә, бәлки, аның фи­кер­ләү сәләте югары, рухи дөньясы киң булуны генетика нигезендә дә аңлатып буладыр. Әмма бу инде минем белем өлкәсе түгел. Мин үземә якын тарафка — шагыйрьнең яшьтән үк һәм гомере буе үзенең акылы һәм белеме өстендә эшләвенә басым ясыйм. Әсәрләрендә, хатларында ул сылтама ясаган, әсәрләрен тәрҗемә иткән язучыларның исемнәрен генә атап китсәң дә, күп урын кирәк булыр иде, мөгаен: А. С. Пушкин, Л. Н. Толстой, М. Ю. Лермонтов, Ф. И. Тютчев, И. А. Крылов, И. С. Тургенев... чит ил шагыйрьләре һәм язучылары Байрон, Гете, Шекспир, Фирдәүси һәм башка күп авторларның әсәрләрен уку гына түгел, тәрҗемә итеп, бас­тырып чыгарган.
Нинди дә булса текстны, бигрәк тә нәфис әдәбият әсәрен тәрҗемә итүнең никадәр авыр хезмәт икәне турында аерым мәкаләләр генә түгел, махсус китаплар язылган. Минем язманы тәрҗемә итү өчен иң беренче чиратта оригиналның төбенә төшәргә кирәк, аның тел үзенчәлекләренә, ав­торның фикеренә төшенергә кирәк-легенә аерым басым ясыйсым килә. Икенчедән, кем өчен тәрҗемә итү үзе олы бер әхлакый мәсьәлә, чөнки автор үз әсәрен икенче телгә тәрҗемә итәр өчен язмаган, аның үз алдында үзе куйган бурычы булуы бәхәссез. Бу яктан чыгып караганда Тукайның тәрҗемәләрендә авторга зур ихтирам белән сугарылган мөнәсәбәте күзгә бәрелеп тора — оригиналның эчтәлеге тулысы белән саклана. Шул ук вакытта тәрҗемә мөмкин кадәр татарчалаштырыла, татар теле үзен­чәлекләре кулланылып, текст татар баласына аңлашыла торган туган теленә күчерелә. Икенче яктан, әсәр­нең, мисал өчен, мәсәлнең балалар өчен тәрҗемәсе педагогик таләпләргә туры китерелә. Биредә “Ике күрше” әсәре игътибарга лаек. Тукай аны Крыловның “Музыканты” мәсәлен кулланып язган. Әмма ләкин Крылов китергән нәтиҗә:
“А я скажу: по мне уж лучше пей,
Да дело разумей”, дип бирелгән.
Ягъни Крылов биредә аракы эчүне инкарь итми. Әгәр тәрҗемә итсәң, якынча, әлбәттә, “...эчүең әйбәт, әмма эшең турында уйлап...” кебегрәк нәтиҗә килеп чыгар иде. Тукай, әлбәттә, бу карашны кабул итмәгән, шуңа күрә мәсәлнең бу өлешен тәрҗемә итмәгән. Шулай булуга карамастан, мәсәлнең төп фикеренә зарар китермичә: “...мин аларны аракы эчмәгәннәре өчен генә яратам” дип тәрҗемә итә.
Сәгыйть Сүнчәләйгә язган хатында үзенең: “...татарча, татар рухында, татар геройлары белән дөньяга бер “Евгений Онегин” чыгару” хыялы белән бүлешә шагыйрь. Билгеле ич, биредә Тукай тәрҗемә турында хыялланмый, татарча шул “Евгений Онегин” күләмендә, һәм шул тирән­лектә татар дөньясының үзенчәлеген ачып бирә торган әсәр иҗат итү турында шагыйрь хыялы. Бу турыда уй-хыял кору өчен, бөек урыс ша­гыйренең бу “урыс дөньсының энциклопедиясе” дип аталган дөнья­күләм әһәмияткә ия булган әсәрен укып кына калмый, иң элек аны җентекләп белү, аңлау кирәк, әлбәт­тә. Бу инде формаль рәвештә бүгенге университет программасын үтәп чыгып, диплом алуга юнәлтелгән уй түгел. Бу — табигатеңне тулысы белән рухи үсеш өчен сарыф итүгә әзерләнеп, үзеңне бу юнәлештә тиешле биеклеккә күтәрү өчен үз өстеңдә туктаусыз эш итү дигән сүз. Рухи дөньясының байлыгы, сәләте һәм булдыклылыгы, максатына омтылу көче белән Тукай, әлбәттә, бу хыялын тормышка ашырган булыр иде. Һәм татарның да “Фауст”ны иҗат иткән Гете кебек шагыйре булыр иде. Тик моның өчен Тукаебыз 83 яшькә кадәр яшәргә тиеш иде. Пушкин яшенә кадәр яшәсә дә, олы талант иясенә тәңгәл иҗат кешесе эшләп көн күрер өчен тиешле шартлары, фатиры гына булса да, патшаның үзеннән 30 мең сум күләмендә булмаса да, күпмедер ярдәм килә торган булса...
Бу соңгы сүзләрне язу минем тарафтан килешеп тә бетми, дөрес тә түгел, әлбәттә. Үткәнне кире кайтарып булмый. Әйтәсе килгән фикерем дә икенче: җәмгыятьнең Тукай кебек талантлы шәхесләрен вакытында танып, аларга вакытында ярдәм итүне аңлау дәрәҗәсенә халык үзе күтәре­лергә тиештер. Тик фаҗига югарыда әйтеп кителгәннәргә барып терәлә: мондый югарылыктагы мәсьәләне чишәр өчен шәхеснең үзенең әзер­леге, теләге, белеме һәм таланты булу гына җитми.

Равил Насыйбуллин,
социология фәннәре докторы,
Башкортстанның атказанган
фән эшлеклесе.

"Кызыл Таң"

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: